Общие статьи
29 август 2022, 06:10

Каныбыз, җаныбыз белән авылга бәйләнгәнбез...

Сабантуйны алып баручы якташыбыз Зилә Шәехова бер-бер артлы җырчылар, биючеләрне сәхнәгә чакырды. Җыр-моңнар белән кызыклы уеннар да үрелеп барды.

Шушы көннәрдә Болгар авылында «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәме гөрләде.

Авылның 100 еллык юбилеена әзерлек 2019 елда ук башланды. «Бердәмлектә көч» дип юкка әйтмиләр – туган җирен сагынган читтә яшәүчеләр, авыл котын саклаган яше-карты урамнарны чистартып, киртәләрне төзекләндерде. Чишмәләр чистартылып, киртәләп алынды. Мәчетле районында гомер иткән Болгар кызы Венера Шәйхисламова юбилей уңаеннан авыл тарихын, аның батыр улларының хезмәт юлын барлаган китап чыгарды.

Табигать кочагына чумып утырган авыл гөрләп торды. Сабантуй йолаларын искә алып, халыктан сөлге җыю оештырылды. Нәкъ элеккечә, сабантуй колгасына кем чиккән сөлге, кем кәшимир яулык, кем гади оек, носкилар элде. Финия Сәхипгәрәева оештырган фольклор төркеме чыгышыннан авыл халкы күтәренке кәеф алды. Бәйрәм имамнар тарафыннан мәңгелек йортыбызда ата-бабаларның рухларына багышлап Коръән аятъләре уку белән башланды. Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алып, обелискка чәчәкләр салынды. Аннан соң кунакларны сабантуй мәйданы каршы алды.

Агач тамыры белән көчле булса, халык үзенең үткәне белән көчле. Башкортстанның атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы Венера Шәйхисламова авыл тарихы белән таныштырып үтте. Ни өчен аның ике исемдә йөрүен аңлатты. Авылга беренче Болгар исеме бирелгән булган, колхозлашу чорында, Җиремҗи елгасы агып чыккан урын булганлыктан, аны I-Җиремҗибаш дип тә атаганнар. Ә халык телендә ул әле булса Болгар дип йөртелә.

Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова авылның күркәм гаиләләре – алтын туйларын билгеләүче Гөлсимә һәм Газнәви Кантугановлар, Зәнфирә һәм Наил Хуҗиннарны котлады. Болгарның иң нәни гражданнары Ясминә Вәлиуллина һәм Кәрим Габсаликовка һәм иң өлкән Ак әбисе Мөкәрәмә Солтангалиевага, бәйрәмдә борынгы авыл ишек алды күренешен булдырган Лилия һәм Илшат Әүбәкировларга, староста Эльмир Вәлиуллинга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов җыендагы барча халыкны бәйрәм белән котлады һәм үз үрнәгендә авылдашларын зур эшләргә әйдәүче Фәния Фәттәхетдинова һәм биш китап авторы, җәмәгать эшләре активисты Венера Шәйхисламовага Корылтай Почет грамотасын тапшырды. Болгарлыларга исә триммер бүләк итте район җитәкчесе.

Карл Маркс исемендәге хуҗалык рәисе Өлфәт Габсәламов гомерләрен терлекчелек тармагына багышлаган, авыр елларда сыер савучы булып хезмәт салган Фәгыйлә Фәрхетдинова, Зәйтүнә Әҗмиева, Мәүлия Гыймаева, Нәсимә Даутова, Эльвера Сөләймәновага һәм тагын бик күпләргә, намуслы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды. Башкортстанның Мәгариф отличнигы Тәгъзимә Бәһрамшина авылның мәгариф тормышын, беренче укытучыларны искә алып үтте.

Авылның почетлы гражданкасы, туган җиренә тугры калып, зур матди һәм рухи ярдәм күрсәтүче Фәния Фәттәхетдин кызына сокланмаган кеше калмагандыр. 90 яшьлек апа әле үз көчендә, сабантуйда йөгереп түгел, очып йөри. «Болгарым» дип аталган шигырен укып күрсәтте ул. Шушы шигырьгә көй язган талант иясе, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Салават Хәмзин аны тамашачыга тәкъдим итте. Сабантуйны алып баручы якташыбыз Зилә Шәехова бер-бер артлы җырчылар, биючеләрне сәхнәгә чакырды. Җыр-моңнар белән кызыклы уеннар да үрелеп барды. Аларны Фәридә Хәйретдинова, Зинира Фәрхетдинова, Эльза Зарипова, Гөлнара Ахунова һәм башкалар оештырды. Авылдашлар монда да бик актив булдылар: ат булып та чаптылар, «чаңгы» ярышында, аркан тарту, су ташу кебек бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр алдылар.

Бәйрәм табынсыз булмый. Бәйрәмчә бизәлгән тирмә янында күмер самавары кайнады, башкорт милли киемендәге кызлар кунаклар каршылады. Ямьле табигать кочагында, янгын хәвефсезлеге таләпләрен исәптә тотып, учак ягылды. Гөлназ Бәһрамшина, Рамил Зарипов, Түбән Сикияздан Вәсил Газизов сусаганнарга кайнар чәй, ачыкканнарга тәмле аш һәм плов әзерләде. Ерак һәм якын араларны үтеп туган авылына кайткан болгарлылар кояш баеганда гына таралышты.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас