

Тәтешленең иң тәүге мәчете нигезендә яңарыш алган «Гөлназ» мәчете ишекләре ачылуны халык дулкынланып көтте.
Бәйрәм тантанасына ут күршеләребез Аскын, Балтач, Караидел районнары имамнары җыелды. Яшьли һәлак булган кызы Гөлназ истәлегенә әлеге хозур, нурлы бинаны сафка бастырган эшкуар Айдар Харисов, Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Ибраһим хәзрәт Абзалетдин, район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, имам-ахунд Ибраһим хәзрәт, шулай ук мәчет тергезүгә үз өлешен керткән Камил Ибәтуллин дин кардәшләрне иман йорты ачылу тантанасы белән котлады, Ибраһим хәзрәт Айдар Рафаэль улына «Бердәмлек» медале тапшырды. Нәфис сүз остасы Фәрит Җиһангир башкаруындагы тәрбияви шигырьләрне халык тын калып тыңлады. «Гөлназ» мәчетенең имамы итеп бертавыштан Салават хаҗи Сабирҗанов сайлап куелды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында мәчетне котлап бүләк тапшыручылар да бихисап булды. Изге йортта беренче азан тавышы таралды, җәмәгать намазы укылды. Халык вәгазьләр тыңлады, тәмле пылаудан авыз итте, кайнар чәй белән сыйланды.
Мәчетнең бөтен күрке – дингә, иманга тартылган халык. Мөселманнар җыелган җирдә Аллаһны искә алсалар, ул җирдә фәрештәләр җыелыр һәм һәр догага «Әмин» дип торырлар, диелә бер хәдистә. Авылларыбызны нурлап утырган Аллаһ йортлары һәрбарчабызны афәтләрдән саклап торса иде. Зур көчләр салып төзелгән мәчетләребез мөслим-мөслимәләрнең гыйбадәт урыны булып, киләчәк буынны тәрбияләү үзәге булып та яшәсен иде.