Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 ноябрь 2022, 16:38

Күрше хакы...

Көтүдән кайтышлый ялгыш кына килеп кергән сарык-бәрәннәр дә бу йорттан кире чыкмый иде.

Күрше хакы...
Күрше хакы...

Әхлак

Фәрзәнә Исмәгыйлева

–Бу мин, Тәлгыя апа, таныйсыңмы? Әнәс мин, күрше малае, дип, егет яулыгын артка сузып бәйләгән күрше әбисе белән күреште. Күзләре сукырайган әбинең йөзе ап-ак, иреннәре дерелди иде.

– Ни хәлдә йөрисең, балам? – дип, сөяккә калган кулын күрешергә сузды.

– Кайттым әле менә, сиңа хәер керттем, мәрхүм әткәй белән әнкәйгә атап дога кылып куярсың әле, – диде ир уртасындагы күрше.

Ул чыгып китү белән менә түгеләм, менә түгеләм, дип торган күз яшьләренә ирек бирде Тәлгыя абыстай. Аның да улы шулай үскән булыр иде, күчтәнәчләр алып, инәкәем, дип кайтып төшәр иде. Йөгереп-йөгереп, эшләрен эшләп куяр иде. Гомеркәе кыска булды Фәритенең, бик кыска, үлгәнен дә белми калгандыр балакай.

 Биш бала арасында баш бала булып туган Фәрит кечкенәдән әти-әнисенең кул арасына кереп, ирләр башкара торган эшкә тотыныр иде. Сеңелләре сукыр әтиләре белән кул арбасына җигеплеп иртә яздан көзгәчә «уфалла» арбасы белән урманнан утын ташырлар иде. Күрше егетенең кереп чыгуы болай да яралы йөрәгенә тагын да  ут өстәп чыгып китте.

Әнәс белән Фәрит кечкенәдән бергә уйнап үстеләр. Эшләре булса да бергә башкардылар, окоплар, урман эчендә сәндерә ясап, үз куышларын булдырып уйнадылар, бер парта артында утырып укыдылар. Бу балаларга карасаң, беркайчан да аерылмаслар төсле тоела иде.

 Язгы матур көннәрдә укулар тәмамланган чак. Дусты белән шаярышып кайтып килгән Фәрит, сеңелесенең капка астыннан чыгып килгәнен күреп, елап тагын арттан иярә инде, дип, күрше абыйлар капкасына юнәлде. Тузанга батып, капка астыннан әле аягын, әле башын тыгып чыгарга маташкан сеңел әле генә күршеләр капкасына кереп киткән абыйсының ике колагын тотып йөгереп чыгуын күреп аптырашта калды. Фәрит ике кулы белән башын тоткан да, «ай, башым, ай, башым», дип кычкырып, үзләренең өй алдына килеп егылды. Ул арада ишек алдында булашып йөрегән әнисе йөгереп чыкты. Ни булганын да аңламый, баланы өйгә алып керделәр. Ә аның колагыннан сузылып кына кан агып төште. Ул вакытта кайда инде ашыгыч ярдәм машинасы. Күпме вакыт үткәндер, баланы ат арбасына салып, күрше авылда урнашкан дәваханәгә алып килделәр. Ә аның хәле начарланганнан-начарланды. Табиблар аны-моны уйлаганчы арбада ыңгырашып яткан бала мәңгелеккә күзләрен йомды. Нәрсә булганын белми аптыраган инәй белән әтәй өнсез калды. «Башына сукканнар, бу кадәр көчкә ат та чыдамас иде», – диде бала мәетен ярган табиб.

Фәритнең гомере 11 яшендә өзелде. Ут күршеләр булып торган Зәки карт өеннән чыкмас булды, сыйныфташы янына көненә биш керә торган Әнәснең дә бу йортка эзе суынды. Авыл халкы аптырашта калды. Зәки картны судка бир диючеләр дә булды. Әмма сукыр ир белән яшәгән Тәлгыя барын да Аллаһка салды. Тиргәшеп тә, ул шулай итте, дип сөйләп тә йөрмәделәр, кара кайгыларын эчкә йотып, тормыш көттеләр. Олы улларының вафатыннан соң гаиләдә тагын балалар туды.

Язмышлардан узмыш бармы соң ул? Кыз чагында Тәлгыя бик ачык итеп төш күрде. Тәрәзәдән карап тора, имеш, ә тышта сөрелгән җир. Тәрәзәне ачтым да сикереп төштем, ә анда икегә ярылган ай ята, дип әтисенә төшен сөйләде ул чакта. «И, балам, бик фәкыйрь генә кешегә кияүгә чыгып, гомерең авырлыкта үтәр», – дип җаваплады әтисе. Аның юраганы юш килде. Үзе мулла бит әле, ник начарга юрады икән, дип тә уйлаганы булмады Тәлгыяның. Барча авырлыкларга түзеп яшәде. Кызларын аш-суга, улларын ир-ат эшенә өйрәтте. Кешегә ягымлы булыгыз, кешенең энәсенә дә тимәгез, чит кеше алдында авызыгызда кара каныгыз булса да төкермәгез, дип үстерделәр алар балаларын. Дәү әтиләре килгән чакта шаярып, чыр-чу килеп торган өй эче тынып кала. Чөнки ерак дәү әтиләре биш вакыт намазын калдырмый. Балалар, бөтен дөньяларын онытып, аны карап торалар. Ә ул иелә-бөгелә кулларын күтәреп нидер укый да йөзен сыпырып куя. Оныклары үсә төшкәч, кызым, балаларны укытырга кирәк, кеше булсыннар, халык арасында йөзләре якты булсын, дип аларны укытырга үгетли.

Инәй белән әтәй каршыда яшәгән күршеләр белән аралашып яшәмәгәч, балалар да бу йортка аяк басмадылар. Зәки картның уйламый башкарган эшендә балаларының бер гаебе дә юк иде, югыйсә. Ул да бит үтерәм, дип сукмаган. Шаярып кайтып кергән балалар ни өчен ачуын китергәндер, анысын бер Аллаһ белә. Гаилә корып балалар үстергән Әнәс тә анык кына берни дә әйтмәде бу турында. Беренче иптәш малаеның, аннан соң Әнәснең колак төбенә биреп алды бит ул чакта әтисе. Әллә кызмача идеме, нәрсәгә дулагандыр.

Балалар үсеп таралгач, яшәр көче бетеп барганын сиземләгән Зәки карт Тәлгыяларга гафу үтенергә берничә тапкыр керде. Әмма сукыр күршесенең битараф йөзен күреп, сүзен әйтә алмый чыкты. Заманында гайрәтле иде Зәки карт, төшемле җирдә эшләде, юклыктан интекмәделәр. Көтүдән кайтышлый ялгыш кына килеп кергән сарык-бәрәннәр дә бу йорттан кире чыкмый иде. Ашаганнары бер хәрам булганга, кеше кергәнне дә яратмас иде. Хөснинурын бер тапкыр да эшкә чыгармады, анысы биш баласын тәрбияләп гел йортта булды.

Шулай да хәләл белән хәрам бер түгел, бер көн килеп, ул да саргаеп җәймәнгә калды. Авыр күтәреп эчәкләре уралган булып чыкты. Иренә каршы сүз әйтү түгел, күтәрелеп карарга да курыккан хатыны өч көн яныннан китми аны саклады. Әмма сугыш үткән Зәки картның якты дөньяда калган минутлары санаулы иде. Сусаган иреннәрен көч белән кыймылдатып акрын гына гөнаһларын ачып салды. Үзенең беренче баласын сугып үтерүе турында да ычкындырды: «Бервакытта да, үтерәм, дип сукмадыммм...» Янында утырган карчыгы, авызын кулы белән каплап, шаклар катып, ни әйтергә дә белми утырды. Җеназа вакытында ул да дөмекте, күпме рәнҗеш алды үз башына, диючеләр дә табылды.

Капка астынна гына йөри торган кыз да үсеп буй җиткерде. Яшь аралары ерак булса да, армия сафыннан йөреп кайткан Әнәс зәңгәр күзле күрше кызына гашыйк булды. Яшьләр бер-берсенә тартылды. Закирә мәктәпне «5» билгеләренә генә тәмамлады һәм шуңа аны күрше авылга укытырга чакырдылар. Өч ел вакыт шулай үтеп китте. Колхозда водитель булып эшәләгән Әнәс беркөн килеп аңа тәкъдим ясады. Җитәкләшеп урамда йөрү бер, ә дошманыңның улына кияүгә чыгу? Кызның башыннан яшен тизлегендәге шундый уйлар үтте. Закирәнең җавабы «юк» булды. Әнәсне ничек кенә якын күрсә дә әнисенең янган йөрәгенә ут өстәргә теләмәде ул.

Беркөн килеп Әнәс күрше кызына серен чиште: «Аллаһ үзе эшкәрткәндер күрәсең, син дөрес эшләдең, без барыбер тыныч яши алмас идек. Абыеңның үлемендә мин гаепле. Аның гел алдынгы булып, эштә дә, укуда да уңышларга ирешүенә көнләшеп, әтигә ошаклаштым. Безнең әти мәрхүм сукса үтерми дә куймый торган каты куллы булды... Фәритнең үлерен белгән булсам соң...»

Авылда бу фаҗигане белүчеләр бик сирәк калды. Калганы да олыгаеп хәтерләрен җуйды. Әмма баласын югалткан ата-ананың рәнҗеше Зәки картның балаларына, оныкларына төшә торды. Әти әзерендә ялкау булып үскән уллары да тормыштан уңмады. Оныкларының да бер бәхете булмады. Уйнаштан туган бала табып, читтә ташлап куйды, ике оныгы караклык юлында йөреп, төрмәгә эләкте.

Закирәләр бәләкәй арба сөйрәп, утын, печән хәзерләгәндә, тузанга, пычранып дөнья көткәндә, ак якалы күлмәкләрен киеп, капка төбендә көлемсерәп торган хәрам ашап үскән Зәки уллары берәм-берәм бөлгенлеккә төшеп, картаймыш көннәрен бик авыр кичерделәр. Ә авырлык белән хәләл ризыкта үскән Тәлгыя балаларының тормышлары уңышлы булды. Закирә сеңелләренә югары белем алырга булышты, энеләренә дә зур терәк булды.

Катаракта авыруыннан яшьли сукырайган Сабирҗанны, әтиегез, дип зурлап, балалары алдында олылап яшәде Тәлгыя апа. Яшьтән әтисеннән өйрәнгән намазларын да калдырмады. Юк кына эшне дә уртага салып киңәшләшеп, бердәм башкарды алар. Мунчаласын да салдылар, арканын да үрделәр. Сабирҗан белән Тәлгыя йортына хәрам кермәде. Күршеләре кереп кирәкмәгән сүз сөйләсә, 32 теш арасыннан чыккан сүз 32 кешегә җитә, балакайларым, кешегә кеше сүзе җиткермәгез, гайбәт йөртүдән дә зур гөнаһ юк, ди торган иде җиде бала анасы. Тәлгыя абыстай, берәм-берәм балалар үз тормышларын булдыргач, Сабирҗанының вафатыннан соң дистә еллар үткәч, ләә иләһи иллеаллаһ сүзе белән күзләрен йомды. Ә аның күңел рәнҗеше Зәки карт нәселенең тамырын корытырга дөньялыкта калды.

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: