Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 ноябрь 2022, 10:23

Батырлык – ул рухи матурлык!

Илебезгә һәрвакыт чит илләрдән куркыныч янап кына тора.

Батырлык – ул рухи матурлык!
Батырлык – ул рухи матурлык!

Клара Байгазина

Гәзит укучыларның мобилизациядән соң туган уйлары кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Аларның теләкләрен исәпкә алып, ватанпәрварлек хакында язарга булдым. Нәрсә соң ул ватанпәрвәрлек?

Илеңә тугрылык, мәхәббәт, үз халкың, ватаның өчен батырлык эшләү, үз-үзеңне аямый туган илне саклау ул. Китаптан укып, кинофильмнардан карап, бик күп батырлар турында беләбез. Зоя Космодемьянская фашистларга каршы көрәштә батырлык күрсәтеп, вәхшиләрчә җәзаланып үтерелә. Яшь кыз, халкы, туган иле өчен көрәшеп һәлак була.

Үз күкрәге белән амбразураны каплаган Александр Матросовның батырлыгын 191 хәрби ир-егет кабатлады. Алар арасында Миякә районында туып-үскән лейтенант Миңнегали Гобәйдуллин да бар. Үзбатырлыклары белән күпме кешене коткарып калган алар. Республикабызның башкорт атлы кавалериясе дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов, Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән райондашларыбыз – ӘмирХәйдәров, Николай Ведерников, Гәбделхай Сәетов, Миңнулла Бәдертдиновның каһарманлыгы алдында баш иябез.

Авылларда шундый гаиләләр бар. Акбулаттан алты бертуган Дәүләтхановлар, Ташкент авылыннан биш бертуган Хинсуровлар, Югары Тәтешледән Әхмәтҗановлар, Гариповларның берсе дә яудан әйләнеп кайталмаган. Мондый кешеләр бик күп. Алар туган ил, безнең бәхетле тормышыбыз өчен башларын салган.

Сугыш тәмамланган көнне бәйрәм итеп билгелибез, ә илебезгә һәрвакыт чит илләрдән куркыныч янап кына тора. Әвганстан, Чечен Республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган егетләребездә бар. Алар: Кодаштан Андрей Гәрәйшин, Аксәеттән Рәдим Мөхәмәдуллин, ЮгарыТәтешледән Айдар Лотфуллин, Ивановкадан Сергей Сәмиев, Түбән Балтачтан Ясон Милиатов.

19-20 яшьлек егетләребез илебезнең бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булды. Аларның исемнәрен мәңгеләштереп, үзләре укыган мәктәпләрдә мемориал тактаташлар урнаштырылды. Аларның батырлыклары турында укучылар класстан тыш дәресләрдә –  ватанпәрварлык сәгатьләрендә таныша. Райондашларыбыз кубогына спорт уеннарыүткәрелә. Украинада хәрби операциядә һәлак булган егетләребез Илгиз Усманов, Фиданур Җиһаншин, Фидәрис Әхмәтовның батырлыкларын онытырга хакыбыз юк.

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме анны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Батырлык ясаган райондашларыбызны онытмыйбыз. Дошман тылыннан иптәшен, дошман БТРын алып чыккан курку белмәс  Иске Кайпан егете Фәнис Хөсәеновка герой исеме бирүләрен сорап, имзаларҗыйдык. Мобилизацияләнгән егетләребезгә район халкы хәленнән килгәнчә матди ярдәм күрсәтәбез. Җиңеп кенә кайтыгыз! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, без сезне көтәбез! Тыныч дөньяларда күршергә язсын!

 

Автор:
Читайте нас: