Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 ноябрь 2022, 15:07

«Яшьнәп, янып яшәлде»

Туктатырсың, әнә 83 ел гомер үтеп тә киткән. Кире кайтарып кара...

«Яшьнәп, янып яшәлде»
«Яшьнәп, янып яшәлде»

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Яшь гомерне үтә, диләр,

Үткәнен күрсәң иде.

Үткән чакта тотып алып,

Туктатып булса иде.

Туктатырсың, әнә 83 ел гомер үтеп тә киткән. Кире кайтарып кара...

Тырыш хезмәт итә, балалар тәрбияли, дөнья казанында кайный торгач, чәчләргә көмеш йөгертеп, гомер көзләре җиткән. Кыткы-Елгада туып-үскән Фәния Муллаярованың Түбән Балтач авылына килен булып төшүенә дә 60 ел булган. «Кайнәм коймак коя, мин каз мае белән аларны майлап торам. Туган-тумача җыелып, безгә никах укыттылар. Гаилә тормышы шулай матур башланып китте», – дип яшьлеген искә ала ул.

Башта төрле эштә хезмәт куя: җәен утауда, печән хәзерләү, урып-җыюда катнашса, кышын трактор белән басуга тирес чыгаралар. 1975 елда Фәния апа фермада сыер сава башлый һәм лаеклы ялга туктаганчы шунда эшли. Дүрт тапкыр районга 3000челәр слетына барырга насыйп була аңа. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы Почет грамоталары, Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. «1982 елда районнан бертөркем алдынгы колхозчыларны Мәскәүгә экскурсиягә алып бардылар. Анда «Кораллы көчләр» музеена алып керделәр, әле дә күз алдымда тора. Икенче тапкыр Болгариягә юллама бирделәр, анда улымны җибәрдем. Эшләгән кешегә хөрмәт зур иде. Эшебез дә бар иде, күңел ачарга да иренмәдек, авыл халкы бердәм булып яшәдек», – дип дәвам итә Фәния апа.

Пенсиядәмен, дип кул кушырып өйдә утырмый ул: сигез ел дәвамында урындагы сугыш һәм тыл ветераннары рәисе буларак бик җаваплы эш башкара. Кайда гына хезмәт куйса да, нинди генә эшкә тотынса да, һәрберсен җиренә җиткереп башкара. Авылның җәмәгать тормышында, сайлауларда, концерт-спектакльләрдә катнаша. Кайчагында авыл яшьләре белән тирә-якта да чыгыш ясыйлар.

«Төн уртасында гына кайтып йокларга ятып, иртә таңнан, кояш чыкканчы, тагын фермага сөтлекәйләр янына ашыга идем. Шулкадәр ару-талуны белмәгәнбез. Өй тулы бала-чаганы ашатырга, кием-салымын ямарга, күз-колак булырга кирәк. Ипи тукып, утынны мичкә салып хәзерләп китәм, кайнәм аны пешереп, балаларга иптәш булып тора. Бигрәк тә ярдәмчел, акыллы иделәр. Күршеләрем Бибиса, Вәдига, Гаширә, Минкия, киленем Фәрига үз туганнарымнан артык булды. Беребезгә кунак килсә, өйдән өйгә чакырып кунак итә торган идек. Китеп беттеләр, урыннары оҗмахта булсын, – дип хәер-догаларын кыла Фәния апа. – Эх шул үткән гомерне 1-2 сәгатькә генә кайтарып булсын иде. Җәй айлары эш белән сизелми үтә, ә озын кышларда ялгыз башка бик ямансу. Район гәзитен гомер буе яраттым, яңалыклар, матур хикәяләр чыгып тора, көлә-көлә, елый-елый укыйм», – ди мәкалә героем.

Ул үзе дә 1961 елдан алып район гәзитенең авыл хәбәрчесе булып, бүгенгәчә фәһемле мәкаләләре белән укучыларны сөендереп тора. Тәрәзә төпләрен тутырып матур гөлләр үстерә, эч пош-канда алар белән серләшә һәм акрын гына җыр суза. Җырлап яшәгез, җыр күңелне яшәртә, дип киңәш итә ул безгә дә.

Фәния һәм Мөхәммәтрәвил Муллаяровлар 52 ел тату гомер кичерә. Ул эшкә оста, акыллы кеше була. Гомер буе механизатор булып хезмәт итә. Җәен печән, азык ташыса, көзен урып-җыюда комбайнда эшли. Кышын тракторчыга тагын эш табыла. Үсеп килгән улларын да тимер-томыр танырга, трактор-комбайн йөртергә өйрәтеп, еш кына ярдәмче итеп үз янына ала. Уллары ил алдында булган бурычларын үтәп армия сафларында хезмәт итеп кайткач, гөрләтеп туйлар ясап, олы тормышка озата алар. Ике уллары кайнар нокталарда үтә армия хезмәтен. «Ут йотып көтеп алдык, шөкер, исән-имин әйләнеп кайттылар», – ди Фәния апа. Дүрт уллары да туган авылында төпләнеп дөнья көтә, берсе генә читтә яши.

Хәзер ул ил сакларга киткән егетләребезнең исәнлеге өчен догалар кыла. Ил-көннәргә тынычлык теләп, озын кичләрен намазда утыра. «Раббыбыз биргән гомернең кадерен белегез, таза-исән чакта саулыгыгызны саклагыз. Эштән курыкмагыз – хезмәт кешене бизи. Гомер ике килми, уйнагыз, көлегез, кунакларга йөрегез, туганнар белән аралашып яшәгез», – дигән изге теләк-фатыйхаларын җиткерә Фәния Гыйльман кызы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: