Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 ноябрь 2022, 10:25

Кулда булсын тормыш тезгене

Мин аларны пар күгәр­ченнәргә охшатам

Кулда булсын тормыш тезгене
Кулда булсын тормыш тезгене

Гәрәй нәселенең дәвамы булган Ситдыйковлар күпләргә таныш. Зат затка тарта, дигәндәй, алар арасында укытучылар, инженерлар, югары урыннарда хезмәт салганнар бихисап.

Шулар арасында Кодашта гомер итүче Фәнир ага да бар. Сиксәнне ваклаган гаилә башлыгы тормыш иптәше Фәридә апа белән матур, җитеш тормышта яшиләр. Аларның гомер юлы нәкъ җырдагыча: беребез өчен беребез кирәк, дип үткән. Нинди генә хәлләр килеп туса да – икесе бергә.

Фәнир ага да, Фәридә апа да Кодашта туып-үскән. Яшьлек елларында авыллары икегә бүленгәнлектән, алар бер-берсеннән аерылыбрак торганнар, күрәсең. Кечкенәдән актив, җор сүзле, гармун уйнарга, җырларга оста булып буй җиткергән егет армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач кына, кызның йөрәген яулый.

Яңа гына парта артыннан чыккан Фәридә Масһар кызы туган мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Ул вакытта балаларның да күп чагы, сыйныфта 20-25әр укучы. Алар белән эшләве үзе авыр, үзе күңелле. Укытучы һөнәре күңеленә кергән Фәридә читтән торып Бөре педагогия институтына укырга керә. Танышып йөрүләренә озак та үтми, егет кызга тәкъдим ясый. Мин яшь бит әле, укыйсым килә, дип карый Фәридә. Мәхәббәте ташып торган Фәнир, ай-ваена карамыйча, аны сорап бара. Никах көттерми, ди халык. Шушы көннән алып 54 ел вакыт узганын сизми дә калган тиздән зөбәрҗәт туйларын каршылаучы мәхәббәт кошлары.

Мин аларны пар күгәр­ченнәргә охшатам. Бер-береңне аңлап яшәү – нинди олы бәхет! Шушы җылы ояда күз нурлары Эльмира туып, матур тәрбия ала. Кызларының язмышына төшкән шатлыгын да, кайгысын да бергә күтәрергә туры килә аларга. Ике оныклары әтисез калып, аларга да күңел җылысы биреп, тәрбияләп үстерергә булыша Ситдыйковлар. Бүген аларның дүрт оныкчыклары үсеп килә. Эльмира да олыгайган көнендә үз бәхетен очратып, Азамат белән күркәм пар булып яшиләр.

Фәридә апа белән Фәнир абыйның яшьлекләренә тагын әйләнеп кайтыйк әле. Кодашлыларның авылга яңалык кертүгә, төзекләндерүгә күп көч салган колхоз рәисе Валериян Дәүләт улы Хуҗинны мәңге онытасылары юк. Фәнир абыйның хезмәт юлы да аның белән бәйле. Армиядән кайтып, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге ала. Урып-җыю чорында комбайнчы, комплекс бригадиры булып эшли. «65 гектарда бәрәңге үстереп, алты-җиде вагон уңышны хөкүмәткә тапшыра идек. Ир-егетләр аны Куедага илтеп, төяп озата. Һәр бригада ун гектар мал чөгендере үстерә, аны чокырларга салып саклыйбыз. Кышын сыерларга ашатып, мул сөт алу өчен шулай тырыштык. Колхоз районда беренчелекне бирмәде ул заманнарда», – дип искә ала Фәнир Мөхәмәтгәрәй улы.

Берничә елдан аны малчылык буенча автомеханик итеп тәгаенлиләр. Әрибаш дуңгыз фермасы, Кәрдәвеш, Түбән һәм Югары Кодаш фермаларын механикалаштыруда төп эшләрне оештыра. Шул ук вакытта, хәвефсезлек техникасы буенча инженер буларак, Нефтекамадан газ баллоннары кайтаруны тәэмин итә ул.

2000 еллар башында авыл йортларына зәңгәр ягулык керә башлый, тормыш та җиңеләя. Тиктормас гаилә башлыгы мәчет төзүгә, күпер салуга, чишмәләр төзекләндерүгә үз өлешен кертеп, күп саваплар ала. Намуслы эшләгән хезмәткәрләрне бер атнага Һиндстанга туристик сәяхәткә җибәрәләр. Фәнир абыйга да чит ил күрергә насыйп була. Шулай ук эшләгән дәверендә Ленинградка да барып кайта. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй, ди халык. «Тарихка ничек кенә кара яксалар да, үткәнебез матур булды», – ди Ситдыйковлар.

Хезмәт елларында авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнашкан баянчы, гармунчы, җырчы Фәнир Ситдыйков Галимов Сәлам премиясе лауреаты да була. Мандолинада оста уйнаган Фәридә апа белән авылның мәдәни тормышы уртасында кайныйлар. Икесе дә иҗади талантлы кешеләр буларак, спектакльләрдә дә уйныйлар, концертларда да катнашалар. Музыка укытучысы Ләүзә Байгазина җитәкчелегендә Мәләвез, Уфа, Нефтекамада үткән иҗади конкурсларда җиңү яулап кайта алар. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, олыгайган көннәрендә ансамбль составында «Мин яратам сине, тормыш!» республика бәйгесендә 2нче урынны алдылар. Моннан тыш, районда үткән «Уйнагыз, гармуннар!», «Әри буе сандугачы» конкурсларында да катнашып, призлы урыннарга лаек була Фәнир абый.

Ситдыйковлар гаиләсе район гәзитенең алыштыргысыз укучылары. «Коммунизмга», «Җитәкче», «Тәтешле хәбәрләре»н гомер буе яздырып, яратып укыйлар. Алай гына да түгел, һәрберсен җыеп, беркетеп саклыйлар. «Элегрәк поч­тальонка килгәнен күреп, икебез ярыша-ярыша гәзит алырга чыга идек, бүген дә шулай. Кайсыбыз алдан эләктерә. Аннары ике битен Фәнир, икесен мин өтеренә кадәр укыйбыз. Шуннан укыган мәкаләләрне уртага салып тикшереп алабыз. Гәзит укучы буларак, бүләк тә отканыбыз булды. Киләсе елга язылып куйдык инде, аны телевизорга алыштырып булмый», – ди Кодаш авылының ихтирамга лаек Ситдыйковлар гаиләсе.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: