Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 декабрь 2022, 12:01

Матур сөйләм осталары

, Конкурс ярыш кына түгел, аралашу, яңа эш алымнары уйлап табу, үз өстеңдә эшләү, һөнәреңнең асылына төшенү дә ул.

Матур сөйләм осталары
Матур сөйләм осталары

Район балалар һәм яшүсмерләрне реабилитацияләү филиалында төрле һөнәр ияләре эшли: медик, психолог, оештыручы, пешекче һәм башкалар. Шулар арасында балаларны матур, чиста сөйләмгә өйрәтүче логопедлар да бар.

14 ноябрьдә Логопедлар көне билгеләп үтелә. Быел да шушы уңайдан Нефтекама дәүләт социаль учреждениесе филиаллары логопедлары Айгөл Әхмәтҗәнова җитәкләгән реабилитация филиалында ярышка җыелды. Яңавыл реабилитация филианыннан 20 ел гомерен балаларга багышлаган I категорияле педагог-логопед Любовь Акулова, Иске Балтачтан югары квалификацияле педагог Альбина Галәветдинова, Нефтекамадан социаль өлкәдә өч дистә ел хезмәт салган Елена Синягина һәм шушы һөнәрне сайлап ике ел дәвамында хезмәткәрләрнең һәм ата-аналарның ихтирамын яулаган Тәтешле кызы Айгөл Солтанъярова катнашты.

Конкурс бик җанлы үтте. Балалар янында эшләгән хезмәткәрләр үзләре дә нәни балалар сыман сорау артыннан сорауга җавап эзләде: табышмаклар чиште, тизәйткечләр кабатлады, балаларның сөйләм теле буенча анатомияне дә искә төшерде. Ә үз эшләре турындагы видеороликларны логопедлар жюрига алдан тапшырган иде.

Нефтекама реабилитация үзәгенең директор урынбасары, логопедларның методик берләшмәсе җитәкчесе Альбина Мөнирова, Тәтешле реабилитация филиалы хезмәткәре Нурия Шәрифгалиева һәм бу чараны оештыручы, реабилитация филиалы җитәкчесе Айгөл Әхмәтҗәнова составындагы жюри әгъзалары конкурска нәтиҗә ясаганчы, алып баручы Эльвира Ахунова хезмәткәрләрне төрле уеннар, күңелле табышмаклар әйтеп, җырлар җырлатты. Яхшы нәрсә гел аз булып тоела. Безгә дә бу ярыш бик кыска кебек тоелды. Чөнки балалар белән шөгыльләнүче логопедларның күңеле дә нәкъ балаларча керсез һәм самими.

Матур сөйләмгә, дөрес уйларга өйрәтүче логопедлар арасында 1нче урынга Айгөл Солтанъярова чыкты, 2нче урында Яңавыл филиалыннан Любовь Акулова, 3нче урын Иске Балтачтан педогог Альбина Галәветдиновада. Үзен югары категорияле логопед итеп күрсәтергә өлгергән Елена Синягинага дәртләндерү призы тапшырылды.

Әйе, конкурс ярыш кына түгел, аралашу, яңа эш алымнары уйлап табу, үз өстеңдә эшләү, һөнәреңнең асылына төшенү дә ул.

 

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: