Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 гыйнвар 2023, 10:25

Тыныч йокла, халык батыры!

Тәтешле районы курку белмәс улы – яугир Фәнис Хөсәенов белән хушлашты.

Фәнис... Бу исемнең менә инде ничә ай халык теленнән төшкәне юк. Район, республика, хәтта күрше өлкәләрдә гомер итүчеләр каһарман якташыбызның яу юлы турында даими хәбәрдар булып яшәде.

Шуңа күрә «Фәнис һәлак булган» дигән шомлы хәбәрне дә барыбыз да ышаныр-ышанмас кына кабул иттек, безнең «Василий Теркин» болай гына бирешмәс дип инандык. Социаль челтәрләр Фәниснең фотосурәтләре, аның хакында язмалар, җан авазлары белән тулды. Һәммәсе бар авыздан «Моның булуы мөмкин түгел, ул исән» дип кабатлады. Тик, кызганычка каршы, әлеге коточкыч шомлы хәбәр дөрес булып чыкты. Аяныч, чиксез аяныч... Эх...

17 гыйнварда район сыктый-сыктый каһарман улы Фәнис Әдип улы Хөсәеновны соңгы юлга озатты. Хушлашу митингында Республика Башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, Башкортстан хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы полковник Сергей Нетунаев, райондашыбыз – хәрби хәрәкәтләр инвалидларының республика оешмасы җитәкчесе Әлфит Нигъмәтҗанов, Башкорстан хәрбиләре аналары һәм хатыннары комитеты вәкиле Резеда Ильясова, мәрхүмнең укытучысы Мәрхәбә Акманаева, абыйсы Фидус Хөсәенов һәм авылдашы Хәлил Лотфуллин чыгыш ясады.

– Хөрмәтле тәтешлелеләр! Хәрби операция башлану белән меңләгән якташыбыз туган илебезне сакларга басты. Һәммәсе каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, геройларча хезмәт итә.

Сержант Фәнис Хөсәенов тәүгеләр­дән булып яуга киткән егетләребезнең берсе. Бик булдыклы, курку белмәс егетебезнең каһарманлыгы турында барыбыз да яхшы хәбәрдар. Тик, кызганыч, без аны мәңгелеккә югалттык.

Яугиребезнең әнисе хөрмәтле Фәридә Мәгъдәновна, Сез илебез данын якларлык курку белмәс яугир үстергәнсез. Рәхмәт сезгә. Без аның батырлыгын мәңге йөрәкләрдә саклаячакбыз, яшь буынга үрнәк итеп куячакбыз. Тәтешле районы хакимиятеннән Фәнис Хөсәеновның истәлеген мәңгеләштерү буенча эшләр башкаруын сорыйм.

Тыныч йокла, герой, син мәңгегә безнең йөрәктә», – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы якташ яугиребез Фәнис Әдип улы Хөсәеновны вафатыннан соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде.

*     *    *

Фәнис Әдип улы районыбызның Яңа Кайпан авылында 1998 елның маенда дөньяга килә. Актив, тиктормас малай булып үсә. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында тракторчы-машинист белгечлеге ала. 2016-2017 елларда Цхинвал шәһәрендә снайпер булып хезмәт итә.

Ә 2022 елның июненнән алып үз теләге белән Украинада барган махсус хәрби операциягә юллана, «Барс-17» доброволецлар батальонында хезмәт итә.

3нче сентябрьдә Фәнис «тел» алу өчен махсус биремгә җибәрелә. Аларга БТРда җиде кеше һөҗүм итә. Фәнис аларның икесен юк итә, берсен әсирлеккә ала, калганнары кача. Шуннан соң хәрби БТРны кабызып, әсирне үзебезнең якка алып чыга.

Ике көннән соң базаны утка тоталар. Снаряд бинага төшеп, Фәнисне һәм райондашыбыз Азат Мөхдуллинны яралый. Әмма үзенең яраларына карамастан, Фәнис җимерекләр арасыннан райондашыбызны алып чыгып, хәрби госпитальгә алып бара.

Тагын бер тәүлектән соң, кабаттан бәрелешләр була. Бу вакытта командирлары яралана. Аны да Фәнис бронетранспортерда алып чыга. Туган төбәген зурлап, БТРга Башкортстан-Уфа-Тәтешле-Яңа Кайпан дип язып, дошманның борынына чиртә.

Батырлыклар күрсәткән Фәнис 18 сентябрьдә туган ягына ялга кайта һәм берничә көннән өлешчә мобилизация чикләрендә махсус хәрби операциягә кушыла.

Ни өчен хәрби операциядә катнашырга булдың, дигән сорауга ул: «Мин үз Ватанымның патриоты. Минем өчен бу намус эше. Әни мине өйдә яшеренеп ятар өчен тудырмаган. Яугир якташларым – тәтешлелеләр белән без гел алгы сафта. Иптәшләремнең төшенкелеккә бирелмәвен, һәрчак позитив булуларын телим», – дип җавап биргән иде бер сөйләшкәндә.

– Фәнис Хөсәеновның 5 сыйныфта сыйныф җитәкчесе булдым. Ул һәрвакытта да алдан әйдәп баручы, актив укучы иде. Спорт ярышлары булсынмы, мәдәни чаралармы, һәрчак аларның уртасында кайнады. Чаңгы, көрәш ярышларында, җиңел атлетика буенча бәйгеләрдә уңышларга иреште. Шунсын ассызыклап үтәсе килә: ул олыны – олы, кечене кече итә белде, һәркемгә тәмле телле булды, туган авылын, аның кешеләрен ихлас яратты. Бу сыйфатларны тәрбияләүдә зүрәтисе Мәгъдән аганың, зүрәнисе Ираида апаның да зур йогынтысы булгандыр, – дип искә алды Илфир Гарифуллин.

– Фәнис тормышны өзелеп сөюче, һәрчак ярдәмгә килүче, төшенкелеккә бирелми, гел елмаеп-көлеп кенә йөри торган шат күңелле гади авыл егете иде. Әнисе Фәридәне, газиз кызы Әминәне үлеп яратты, алар өчен утка-суга да керергә әзер иде. Авылдашыбызның шундый зур батырлыгы белән горурланабыз, – дип, күз яшьләре аша хатирәләре белән бүлеште яңакайпанлылар.

... Елмаю һәм үлем. Бер-берсе белән янәшә куела алмый торган төшенчәләр. Фәниснең йөзендә һәрчак елмаю, самимилек, алдагы көнгә ышаныч һәм өмет иде. Ә инде нацизмга каршы көрәшкә баскан, күңелендә рух ныклыгы йөрткән бу егетнең җимерекләр арасында утырганда төшерелгән бер видеоязмасында күренгәнчә, үкчәсенә үлем басып килгәндә дә елмаюы, җырлап җибәрүе гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

Фәнис Хөсәенов районыбыз горурлыгы, халык батыры! Ул каһарман халкыбызның бүгенге курку белмәс вәкиле! Ул чын герой!

Тыныч йокла, халык батыры!
Тыныч йокла, халык батыры!
Тыныч йокла, халык батыры!
Читайте нас: