Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2023, 15:04

Акылыбыз аек булсын

Безнең тарих, безнең дан

Акылыбыз аек булсын
Акылыбыз аек булсын

«Аек авыл» республика конкурсы кысаларында үткән «Аек акыл» фестиваль-марафонында катнашучы Күрдем авылы үткән атнада Башкортстанның төрле районнарыннан кунаклар кабул итте.

Безнең тарих, безнең дан

Бәйрәм Атнабай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Кунаклар игътибарына шагыйрь, мәгърифәтче Гарифулла Киеков һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган «Безнең кан, безнең тарих, безнең дан» дип аталган ачык дәрес тәкъдим ителде. Аны 3нче сыйныф укучылары белән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Мостафина үткәрде. Дәрестә Әнгам Атнабаевның шигырьләре укылды, аның тормыш юлына сәяхәт ясалды.

Аннан соң мәртәбәле ку­нак­лар күренекле якташы­быз Әнгам Атнабаев музеенда түгәрәк өстәл янына җыелды. Фикер алышулар«Аек авыл» конкурсының оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Илһам Бикбулатов, галим, филология фәннәре докторы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миңнегали Надерголов, РФ һәм БРның журналистлар союзы әгъзасы Азат Кинҗәбулатов, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, тарих фәннәре кандидаты, журналист Салават Хәмидуллин, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты вәкиле, «Акбузат» журналы баш мөхәррире Лариса Абдуллина, БРның атказанган артисты, виртуоз курайчы Роберт Юлдашев, хезмәт ветераны Фидәлия Мостафина, тарих һәм крайны өйрәнү музее директорлары Айсылу Шәрифҗанова һәм Эльмира Әбелкәрамова, Күрдем авылы ак сакалы Мәгъдән Атнабаев һәм бертөркем ата-аналар катнашлыгында үтте. Анда туган телебезне үстерү, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү проблемалары каралды. Галимнәр, тел белгечләре башкорт теленең әһәмиятен күтәрү турында сөйләде.

Онытылмас шәхес

Шул ук көнне Гарифулла Киековка һәйкәл ачу тантанасы үтте.

Танылган шагыйрь, тарихчы, публицист, мәгърифәтче, дин белгече Гарифулла Киековка һәйкәл ачу тантанасына бик күп халык җыелды. «Хатыйп мәчете» имам-хатибы Рәшит Заһитов Коръән аятләре укып, тантананы ачык дип белдерде. Һәйкәл ачу хокукы «Мегабит» оешмасы директоры Камил Ибәтуллинга, Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисаповага һәм Мәгъдән Атнабаевка бирелде. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов милли мәдәниятебезне үстерүгә, күренекле шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән күрдемлеләрне, килгән кунакларны истәлекле көн белән тәбрикләде. «Аек авыл» республика конкурсында җиңеп чыгарсыз дигән теләк белдерде.

Яшәү чыганагы –челтер чишмәләр

Аннан соң кунакларны җиде күзле «Хәзрәт чишмәсе» каршы алды. Һәркем аның шифалы суын тәмләде, җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче чишмә суын якыннарына күчтәнәч итеп алды, борынгы чишмәнең хозурлыгына сокланып, аның тарихы белән танышты. Ел саен биредә 14 май көнне Сөхбәт җыены оештырыла. Җир-суларыбызга, туган төбәгебезгә мәдхия җырлана. Халыкның табигать биргән олы байлыгы ул җиде күзле «Хәзрәт» чишмәсе.

Югарырак, биегрәк, көчлерәк!

«Аек авыл» конкурсы кысаларында Башкорт ырулары арасында спорт ярышлары оештырылды. Анда Яңавыл районының «Уран ыруы», Куеда районының «Гондыр» һәм Күрдем авылының «Табын ыруы» командалары көч сынашты.

Ярышлар башкорт халкы­ның милли мәдәниятен һәм рухи әхлакын пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне җәелдерү, башкорт ыруларын берләштерү максатында үткәрелде. Спорт уеннарын, ярышларны тренер Олег Хәмидуллин алып барды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиде күзле чишмә чәе, өстәлдә башкорт балы

Төштән соң исә кунаклар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Җиде күзле чишмә чәе» тамашасында җырлап-биеп күңел ачты, шифалы үләнле чәйләрдән, татар-башкорт халыкларының милли ризыкларын авыз итте. Ә шушы вакытта Күрдем мәдәният йорты сәхнәсендә Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Күрдем чишмәләре» шигърият фестиваль-конкурсының сайлап алу туры барды. Кеше китә – җыры кала, ди халык. Олы шәхес, туган халкыбызның мәшһүр улы Атнабайның рухы, иҗаты безнең белән!

2002 елда старт алган фестиваль-конкурс төбәкара бәйрәмгә әверелде. Быел бирегә Караидел, Аскын, Яңавыл, Балтач, Куеда районнарыннан, Яңавыл, Ижау шәһәрләреннән Атнабай иҗатын сөючеләр килде. Конкурсның иң яшь башкаручысына 6 яшь булса, иң өлкән шигырь иҗат итүче 76 яшьтә иде. Шулай ук фестиваль-конкурста җыр-моңга гашыйк якташларыбыз да көч сынашты. Алар жюри әгъзалары игътибарына Әнгам Атнабаев шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тәкъдим итте.

Беренче турда катнашырга 146 кеше теләк белдергән булса, шуларның 86сы икенче турга чыкты. Шушы бәйгечеләрнең иң-иңнәрен сайлап алу мәртәбәле жюри әгъзаларына йөкләтелде.

Шагыйрә һәм тәрҗемәче, «Акбузат» журналының баш мөхәррире, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Абдуллина, «Кызыл таң» гәзитенең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова, РФнең һәм БРның атказанган сәнгать эшмәкәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәис Исмәгыйлев, БРның халык артисты, виртуоз курайчы Роберт Юлдашев, БРның атказанган артисткасы, нәфис сүз остасы Зилә Әбделманова, БРның һәм ТРның халык артисткасы, Уфа «Нур» татар дәүләт театры актрисасы Резеда Фәхруллина, Республика халык иҗады үзәге бүлек мөдире Эльвира Дәүләтбердина, БРның атказанган артисты, «Аргымак» этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов һәм Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Лиза Фәтхуллина карарлары буенча җиңүчеләр билгеләнде.

«Күрдем чишмәләре-2023» шигърият фестиваленең Гран-при хуҗасы Балтач районы Тушкыр авылыннан килгән шигырь язучы Гөлшат Ихсанованы бүләкләү өчен сәхнә түренә район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов күтәрелде. Ул эшкә уңган, җыр-моңга бай шигърият сөюче күрдемлеләрне, килгән кунакларны олы бәйрәм белән котлады.

Шулай ук ул Күрдем авылының хөрмәтле кешесе, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты Мәгъдән Касыйм улы Атнабаевны «Тәтешле районын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» медале белән бүләкләде.

Һәр елдагыча якташыбыз, бөек шәхес, БРның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге премиясен тапшыру матур традициягә әверелде. 2023 ел лауреатлары булу бәхете ике кешегә елмайды. Алар район тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Айсылу Шәрифҗанова һәм Болгар авылында туып-үскән биш китап авторы, хезмәт ветераны Венера Шәйхисламова.

Конкурстан һәр катнашучы дипломнар һәм бүләкләр белән таралды.

16 яшькә кадәр үзләре иҗат иткән шигырь сөйләүчеләр:

1нче урын – Ева Гыйльметдинова, Түбән Балтач,

2нче урын– Эльвина Шәе­хова, Югары Тәтешле,

3нче урында – Эмма Әх­мәтова, Җиремҗи.

II төркемдә үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләүчеләр:

1нче урын – Әнис Шәймәр­данов, Яңавыл районы, Максим авылы,

2нче урын – Лариса Фәйзрахманова, Ялгызнарат,

Эльвира Ахунова, Югары Тәтешле,

3нче урында – Мәүзә Латыйпова, Аскын районы,

Рима Нургалиева, Гәрәбаш,

Флидә Фәткыева, Югары Тәтешле.

 

Әнгам Атнаевның шигырьләрен укучылар арасында

16 яшькәчә төркемдә:

1нче урын – Эмиль Даһиев, Күрдем,

2нче урын – Дарья Байдимерова, Яңавыл районы,

Эльмира Шәрәфеева, Югары Тәтешле,

3нче урында –Аиша Шәмсет­динова, Күрдем,

Әлфия Гаязова, Шулган,

Искәндәр Нисапов, Югары Тәтешле.

 

16 яшьтән өлкәннәр:

1нче урын – Зәһия Галимова, Караидел районы,

2нче урын – Филүсә Нурлыгаянова, Яңавыл районы һәм Вәсилә Хәбибрахманова, Аскын районы,

3нче урын – Чулпан Җиһангирова, Акбулат,

Нәзинә Хөснимәрданова, Балтач районы,

Наилә Шәфыйкова – Югары Тәтешле.

Шигърият фестиваленең Гала концерты ихлас күңелдән ургылып чыккан шигъри юллар, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Әнгам Атнабаев премиясе лауреатлары Мәгъдән Атнабаев, Фидәлия Мостафина, Лиза Фәтхуллинаның, Күрдем китапханәчесе Элида Кәрамованың, К.Маркс исемендәге авыл хуҗа­лыгының, Күрдем авыл Советы биләмәсенең махсус бүләкләре белән номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде. Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат ителгән җыр ярышында җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә виртуоз курайчы Роберт Юлдашев чакырылды.

1нче урынга Күрдем мәдә­ният йортында оештырылган «Хәзинә» вокал төркеме ия булды.

2нче урында Кодаш авылыннан Алсу Кәримова һәм Илзидә Галиуллина дуэты һәм Гәрәбаш авылыннан Линуза Раянова.

3нче урынга Балтач районы Сәйтәк авылыннан «Йолдыз­лар» дуэты һәм Ра­илә Нуриәхмәтова, Венера Кама­летдинова, Фидая Туктамышеваның трио чыгышы, районара мәдәни ял үзәгенең «Умырзая» фольклор төркеме лаек булды.

Сәхнә түренә бер-бер артлы котлаучылар, чыгыш ясаучылар күтәрелде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова, район Советы рәисе Марат Садертдинов, Күрдем авыл биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова, жюри әгъзалары, якташыбыз, нәфис сүз остасы Зилә Әбделманова, К.Маркс исемендәге АПК рәисе Өлфәт Гәбсәламов, Корылтай вәкилләре Тәтешле җиренең кунакчыл, данлыклы шәхесләргә бай булуын, халыкның бердәм­легенә сокланып, шигърият конкурсы кысаларының киңәюен билгеләде.

Зур, чагу, фәһемле бәйрәм оештыручы күрдемлеләргә «Аек авыл» республика конкурсында җиңү яуларга насыйп булсын!

 

 

 

 

 

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: