Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!
Эльвера Абдуллина–БАЙГАЗИНА
Галәмнәр алиһәсе
Хатын-кызлар нәфис назлы чәчәк,
Бик сак кына кулга алыгыз.
Елмаюы балкый кояш сыман,
Күңеленә назлар салыгыз.
Хатын-кызлар галәм алиһәсе,
Алар бигрәк чибәр, сөйкемле.
Ә күзләре янар йолдыз аның,
Йөзе тулган аем шикелле.
Хатын-кызсыз дөнья булмас иде,
Тумас иде сабый балалар.
Ил тоткасы алар – ныклы терәк,
Күңелләргә наз-моң салалар.
Хатын-кызсыз гөлләр чәчәк атмас,
Ятим булыр авыл, калалар.
Серле сандык, моң чишмәсе алар,
Балалар, дип яши аналар.
Төн йокламый бишек җырын көйләп,
Сабыйларын назлап багалар.
Тормыш җиле кагылмасын, диеп,
Сабыйларны яклар, сагалар.
Гаилә учакларын сүндермичә,
Ут һәм ялкын өстәп торучы.
Сөйгәненә яр һәм тугры дус,
Тату, матур гаилә коручы.
Ялгызлыктан кош та сайрый алмас,
Сайраса да алар бик сирәк.
Бар дөньяны бизәр, ямьнәр өчен
Җир шарына һаман сез кирәк.
Хатын-кыз ул яшәү мәгънәсе дә,
Хатын-кызлар сулар һавасы.
Галәмнәрдән йолдыз чүпли-чүпли,
Ак бәхетләр булып явасы.
Яшәешнең сылу гөле дә ул,
Сабырлыкның ныклы үзәге.
Моңлы былбыл, назлы яз да алар,
Хатын-кыз – ул тормыш бизәге.
Ләйсән КӘШФИ
Әнинең яратуы
Рәхмәт, әни, ярый әле синең
Назлы гөлен булып үсмәдем,
Гөнаһсызга кемдер кыерсытса,
Барып орышмадың үзләрен.
Киресенчә мине тирги идең,
Миннән эзли идең хатаны.
Күз күгәреп, борын канагач та,
Синнән яклау-аклау тапмадым.
Башкаларның ата-аналары
Дер селкетер иде дөньяны;
Директоры калмас, сельсоветы,
Шаулап торыр иде Җир шары!
Ә син, әни, минем яраларны
Сыйпамадың, тозлап бәйләдең.
Шелтәләрен алтын акыл икән,
Яши-яши шуны шәйләдем.
Яратуың тирән булган синең,
Еллар аша калкып чыгарлык.
Бүген кирәк булды син каныма
Күзең йомып салган чыдамлык.
Давылларга каршы торалуым —
Синең бүләк, әни, кадерлем.
Үксеп-үксеп бәргәләнер чакта,
Син биргән көч саклый бәгырьне.
Яратуың көчле булган икән,
Чакрымнардан тоям мин аны.
Чатнамаслык итеп чыныктырдың,
Каян белдең, әни, дөньяны?
Рәхмәт, әни, сөя белүеңдә
Олы бәхетемнең серләре.
Кырауларда шаулап чәчәк атам,
Таш яуса да, шиңмәс гөлләрем.
Сәрия РӘХИМҖАНОВА
Син онытма, балам!
Челләләрдә эчәр суың бетсә,
Чык суларын җыеп эчерүче,
Авырлыкка түзеп, ахырында —
Шатлык чишмәсенә төшерүче.
Сулар һаваң бетсә — ул яныңда,
Күкрәгеңә ятып тын өрүче.
«Давылларда адаштым бит», — дисәң,
Төнлә торып каршы йөгерүче.
Кайгы-хәсрәт басса юлларыңны,
Дәрья булып акса каршыга,
Чыгар күпер эзләп җәфаланма.
Кирәк икән басма, кирәк икән күпер –
Ана кеше әзер! Була барысы да!
Шатлыкларың булса, сөенечтән,
Җиденче кат күккә сикерүче.
Син онытма, балам, ана бала өчен
Мең кат үлеп, мең кат терелүче!
Фәнил Миңнегалиев
И, Илаһи изге гүзәл затлар!
И, Илаһи изге гүзәл затлар,
Бәхет-шатлык сезгә юраем.
Һәммәгезгә тыныч, матур тормыш,
Ана бәхете бирсен Ходаем.
Бар теләгем: тормышыгыз күге,
Торса икән бары язлардан.
Язмышыгыз сезне аермасын,
Мәхәбәттән, сөю, назлардан...
Сезне котлап, сезне данга күмеп,
Яңгыратасым килә җир шарын...
Сездән гүзәл, газиз, кадерлерәк,
Бу дөньяда нәрсә бар тагын?!
Әнкәйләрнең бөеклеген данлап,
Һәйкәл куяр идем кайда да...
Кулларымнан килсә, кояшыма,
Барча йолдызларга, айга да.