Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2023, 14:28

Дөнья матур бергә булганда

Гаилә – ул җылы учак, ныклы терәк, яшәешебез нигезе.

Дөнья матур бергә булганда
Дөнья матур бергә булганда

Яз – яңа тормыш бөреләнгән мизгел. Юкка гына 1 март – Башкорт гаиләсе көне дип аталмаган. Гаилә – ул җылы учак, ныклы терәк, яшәешебез нигезе. Ата-аналы булып үскән балаларны, алтын канатлы, ди халык.

Безнең районыбызда да үрнәк итеп куярлык гаиләләр бихисап. Һәм алар республикабызда үткәрелгән төрле форматтагы конкурс-фестивальләрдә катнашып,җиңү яулыйлар. «Үрнәкле башкорт гаиләсе» республика конкурсында Күрдемнән Сәхипгәрәевлар, Мостафиннар, Яңа Кайпаннан Камаловлар көч сынашты. Конкурсның төп максаты башкорт мәдәниятен, фольклорын үстерү, халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклаган һәм үстергән гаиләләрне ачыклау һәм дәртләндерү. Шуның өчен дә башкорт телен яхшы белгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары гаиләләре бу конкурста теләп катнашты. Законлы никахта торып, игелек­ле балалар тәрбияләп үстергән гаиләләр җиңеп чыкты. Конкурс онлайн форматта үтте һәм һәр гаилә жюри әгъзаларына үзе турында видеоролик тәкъдим итте. Әлеге гаиләләр «Үрнәкле башкорт гаиләсе», «Гаилә иҗаты», «Гаилә кәсепләре», «Гаилә кыйммәтлекләре» номина-цияләрендә көч сынашты.

Башкортстанда «Үрнәкле башкорт гаиләсе» ачык рес­публика конкурсы төбәкара ярышларына йомгак ясалды. «Аек авыл» республика конкурсы кысаларында үткән «Күрдем чишмәләре» фестивалендә исә районыбыз җиңүчеләре бүләкләнде. «Гаилә иҗаты» номинациясендә Күрдемнән Сәхипгәрәевлар гаиләсе 3нче урынга, Иске Кайпан авылыннан фермерлык белән шөгыльләнүче Камаловлар «Гаилә кәсепләре» номинациясендә 3нче урынга лаек булды. Шушы ук номинациядә Күрдемнән Мостафиннар гаиләсе җиңүче дип табылды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лариса Абдуллина җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: