Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2023, 14:35

Укытучы хатирәләре

Детдом директоры Шәрипов урынына Күрдемнән Мирсаяпов килә, аның урынына Нуриханова бара икән, дигән сүзләр ишетелеп калды.

Укытучы хатирәләре
Укытучы хатирәләре

Укытучы хатирәләре

Истәлекләр

Нәгыймә Нуриханова

Мин Борай районы Яңа Дүсмәт авылында туып, 9 яшемдә генә укырга кердем. 3нче сыйныфны тәмамлаганда Бөек Ватан сугышы башланды. Иң авыры 5-7 сыйныфларда укыганда булды. Җиденчене «отличница» булып тәмамладым.

Теләгем укытучы булу иде, шуны тормышка ашырыр өчен Бөре шәһәрендә укытучылар әзерләү училищесына юл алдым. Мактау грамоталары һәм «5»ле билгеләремне карап, имтихансыз гына кабул иттеләр. Уку авыр, русча белмибез диярлек. Дөем ятакта тормыш шартлары бик начар. Мин аена 100 сум түләп, фатирга кердем. Соңгы елда гына гомум торакка күчтем. 3нче курста аена 180 сум стипендия бирәләр, чиреккә «2»ле чыкса, стипендия юк. Укыйбыз, тырышабыз, методичкаларны ятлыйбыз. Безне детдом балалары укыган татар классына беркеттеләр. Аларның дәресләрен, укытучыларның ничек дәрес алып баруларын карыйбыз, кайткач методист белән анализ ясыйбыз. Беркөн укытучы дәрес алып бара, бер бала кызыл чөгендер ашап утыра, куллары, авызлары кып-кызыл, пычранып беткән. «Апа, мә кәҗәңә алып кайт», – дип, кабыгын, калдыкларын укытучыга таба атып бәрде. Без, авыл балалары, болай да була икән дип утырабыз. Дәрестән чыккач кына фамилиясен сорадык, Юмадилов икән.

Бераздан үзебез дә дәрес бирә башладык. Юмадилов укыган сыйныфта миңа да дәрес бирергә туры килде. «Табигатьтә су әйләнеше» дигән тема әзерләдем. Мин сөйлим, Ходайның рәхмәте класста бер тавыш та юк, аңлап утырган кебекләр. Сөйләп бетердем, инде нишләргә? Укытучы, тыңламаслар, шуңа дәресеңә материалны кыска бирәм, дигән иде. Үзем аңлаткан материалны укучылардан сорарга булдым: кем сөйләп бирә ала? Куллар югары күтәрелде, бер укучы сөйләп тә бирде. Мин Юмадиловка эндәшәм: «Син дә бер кат укып бир әле, кайткач, укып торасы да калмас», – дим. Аз гына кыймылдамый торды, ни эшләр икән, дип аны күзәтәм. Акрын гына басты, бик шома итеп укымаса да, укып чыкты. Ул утыргач та кыңгырау шалтырады. Бер кыз җитез генә басты да: «И, бу апа дәресне әйбәт бирде инде», – дип кычкырып җибәрде. Менә шулай башланып китте укытучы һөнәрем.

Методист дәресемә «4»ле куйды. Дәреснең вакыты артып калды, дип аңлатты ул. Шулай һәр көн укыта башладык. Класс саен 50ләп күз сиңа карап тора. Бөтен фәннәрне дә укытып чыгасың. Җыр, рәсем дәресләре кебекләрне укыту аеруча күңелле. 3нче курста ике атнага практикага җибәрделәр: ике егет, ике кыз Бөре районы Лачентау авылына бардык. Әле дә туйганчы икмәк ашаганыбыз юк, талон белән 500 грамм ике атналык ипи алып бирде училище. Таныш студент кызның әнисенә алдан фатир белештек. Егетләребез бәләкәй чана таптылар. Чанага китапларны, әйберләрне салып бәйләдек. Егетләр аларны алмаш-тилмәш тартып бара. Бөре егете шулкадәр ябык, бәләкәй генә, ә Михайлов дигәне гәүдәгә нык керәшен егете иде. Лачентауга барып кергәнче чананы алар тартып барды да, авылга кергәч, безгә калдырып алдан шылдылар. Эшләдек, тырыштык, укытучының үзеннән яхшырак эшләсәк тә, «5»ле куймады. Практикабызны «4»кә үтеп, исән-сау училищега кайттык.

Училищены тәмамладык. Мәгариф министрлыгы вәкил­ләре килеп, юлламалар бирделәр. Безнең теләкне исәпләү юк. Мин Борайда калырга телим, анда урын бар, «Юк, син Тәтешлегә барасың, анда көтәләр», – диделәр. Күз яшьләремә дә игътибар итүче булмады. Дипломны бер ел эшләгәч, эш урыныннан белешмә белән генә алып кайттым. Сугыштан соңгы заманда бу документы булган чын укытучылар бик кадерле иде.

Өскә кияргә телогрейка, агач чемодан, аңа мендәр кысып бәйләп, юлга чыктым. Авылдан-авылга ат белән эшкә йөрүчеләр утырта. Көн буена тырыша-тырыша Балтачка килеп җиттем. Менә шуннан Тәтешлегә инде, диләр. Караңгы төшкәч, бер йортка кереп, хәлләремне аңлаткач, хуҗалар кундырып чыгардылар. Икенче көнне тагын шулай атлы, җәяүле Тәтешлегә килеп җиттем. Әни әйтеп җибәргән иде: безнең анда Ак әби бар икән. Яшь чагында Борайдан килен булып төшкән. Кызлары Фәүзия апа сугышта булып кайткан. Иң беренче аларны эзләп таптым. Мине үз балаларыдай кабул иттеләр.

Икенче көнне РОНОга килдем. Аның җитәкчесе Гыйлемшин Малик иде. Ул бигрәк әйбәт кеше булды, ягымлы, бөтен яхшылыкны үзенә җыйган иде. Безне ихлас кабул итте. Менә сезгә урыннар, сайлагыз, коридорда кешеләр күп, алардан сорашыгыз, дип, берәм-берәм авылларны тезеп китте. Өшкөш, бу ошамый, «көш» дип куарлар, дим. Иске Чокыр исеме дә ошамады. Аук – баллы авыл, чебене күптер инде, дип уйлыйм. Алай булгач – детдом. Булды, җитте, дидем. Урман эчендә утырган бәләкәй Асавды авылында балалар йорты урнашкан иде.

Җидееллык мәктәп. Завучы Беркутов дигән кеше. Ул оста баянчы. Мәктәп гөрләп тора. Миңа 28 укучы бирделәр. 21 бала детдомнан, 7се авыл балалары. Акыллы гына күренәләр. Шулай да мин тәнәфескә чыгып кергәнче бәләкәйләр тавышланып яталар. Рәшит исемле малай ягарга кертеп куйган утынның берсен алганда үзенә суга. Йөгереп килдем дә: «Рәшит, миңа да сук», – дидем. Шак итеп утынны бәрде. Алдагы дәресләрдә бертавышсыз утырды. Мин янына килеп-килеп китәм, берни кушмыйм. «Рәшит, дәресләр беткәч, минем янда калырсың әле», – дидем. Калыр микән, дип борчылам. Аңа 9-10 яшьләр тирәсе иде. Калды. Мин азрак үз тормышымны, әтиемнең Мәскәүне саклаганда үлүен сөйләдем. Рәшит тә ачылып китте: «Поезд вагоны астында тартма бар иде, мин шунда ятып, озак килдем. Бер станциядә мине таптылар, чыгардылар. Кеше төсе калмаган: пычракмын, тузанлы. Бастырдылар, мин ауып киттем – ач идем. Без Ленинградта идек бугай. Үземчә әнине эзләргә җыенганмындыр... » Рәшит белән без бик озак сөйләштек, дуслашып та киттек.

Балаларның яшәү урыны элекке мәчет. Төштән соң, дәрес хәзерләү вакытларында көн дә киләм. Үзем дә туганнарымны, әниемне бик сагынам, шуңа балалар янына ашыгам. Кызлар бөтенләй ияләште, син безнең әни, безнең туган, диләр. Балалар йортында безнең районнан бер Борис исемле малай гына бар иде. Калганнары ерактан килгәннәр. Укучыларым җырлар ярата иде. Мари кызы Лиза җырлаганда урамнан узып баручылар туктап тыңлый, шундый моңлы һәм көчле иде тавышы. Сурәтләрен әле дә саклыйм шул балаларның.

Көз көннәре җитте, ризык табарга кирәк. Яңа Тәтешледә яңа арышны тарттырып, колхозчыларга биргәннәр, шунда барып карагыз, бәлки сатучы да булыр, диделәр. Кеше саен кереп сорашып, яңа арыш оны табып, бер пот он күтәреп кайттык.

Менә замана! Хәзерге яшь буынга сөйләсәң, ышанмый алар. Кышны да үткәрдек, яз җитте. Беркөн Малик ага Гыйлемшин. «Кая әле минең кызлар?» – ди. «Менә мин», – дим. «Үскәнсез, балаларны үстергәнсез, рәхмәт. Авырлыкларны җиңеп матур яшәп ятасыз», – дип, укытучыларга рәхмәт белдерде ул.

Дошманны җиңдек. Көннә­ребез җайлана бара. Үткән авырлыкларны сөйләргә генә калсын. Яшәргә өйрәндек, хәтта вакыт җитми. Мине үзем белән яшьле кызлар да, апа, дип йөртә. Күршедә генә Әхтәм исемле яшь егет тора. Мин җитешмәгәндә, ул да дәфтәрләрне тикшерергә булыша. Үзем дә карап чыгам, әлбәттә. Беркөн билгеләр дә куйган ул. Мәктәптә дәфтәрләрен тараттым, бер бала елап утыра. «Ник елыйсың?» – дим, «Апа, «4»лене ямьсез итеп куйгансыз», – ди. «Елама, икенче алай итмәм», – дим.

Өсте правление, асты клуб итеп яраклаштырылган бер бинада кичке уеннар, концертлар үтә. Урак өстендә генә клуб тынып тора. Баянистыбыз Беркутов яшьләрне бер дә тик торгызмый, көн дә репетициягә йөрибез. «Айбик» дигән пьеса белән Тәтешлегә барып 1нче урын алып кайттык. Беркутов үзе завуч, үзе баянчы, үзе артист та иде.

Җәяүләп күрше авылларга спектакльләр куеп, акча эшләп йөрибез. Балтач районы Сикиязга да бардык. Мин анда бергә укыган Зәки исемле егетне очраттым. Өс-башын ныгыткан, килешле пальто алып кигән. Тиз генә булса да үткәннәрне искә алдык.

Яз иде, боз китә. Мин үзебез­нең класска килеп кердем. Зәки тәрәзәгә карап утырган, башка беркем дә юк. Зәки, битеңне юдыңмы бүген, дидем. Ашамагач, нигә юасың аны, диде теләми генә. Ач иде ул. Күп гаиләләрнең чеметеп кабарга икмәге юк иде шул. Менә шушы аңлата инде безнең тырышлыгыбызны, өметебезне өзми яктылыкка тартылганны. Белем алдык, эшлибез, яшибез, дип сөендек.

Хәзер инде әниемнәргә дә акча җибәрәм. Авыл халкы белән дусбыз, балаларның да тамагы тук, киемнәре җылы. Беркөн, монда тагын бер малайны китерделәр әле, дигәнне ишетеп калдым. Эндәшмичә генә йөри бу малай, үзеннән бәләкәйләрне терсәге белән генә этеп җибәрә. Өч сәгать укыгач, балалар ашарга керә. Мин дә учительскаяга киттем. Укучылар, Юмадилов ашарга кермәде, диләр. Безгә кирәкми ул, китсен, дигәннәре дә бар. Бер атна үтте. Мин таныдым бит аны, азрак күзәтеп йөрим әле, дим. Теге кызыл чөгендер кабагын укытучыга ыргыткан малай бит ул, ничек онытасың инде?! Дәрескә килсәм, бер генә кара савыты да юк. Бу дәресне караларны тапкач, азактан үткәрербез инде, дим. Малай зур булса да, елап җибәрде. Миңа карап: «Нигә мине якламыйсыз? Мин сезне беләм ич, рәсемегезне тактага элеп куйдыгыз, миннән укыттыгыз да әле», – ди. «Ә, ә танымаганмын бит, Юмадилов, – дигән булдым. – Менә хәзер дуслашабыз, бәлки караларны да табып бирерсең. Хәзердән алып мин синең белән дус. Бөтен класс белән дус булырбыз», – дип елмайдым. Кара савытларын берәм-берәм карга тыгып җыйган икән, үзе алып бирде. Адәм баласын тиргәп, куркытып акыл кертеп булмый шул. Ул да үзен яратуларын өмет итә, ышаныч эзли иде.

Шулай балалар белән дус-тату булып эшләп йөрим. Детдом директоры Шәрипов урынына Күрдемнән Мирсаяпов килә, аның урынына Нуриханова бара икән, дигән сүзләр ишетелде. Минем бер дә моңа исем китмичә генә йөреп торам. Класс журналларым, документларым бар да тәртиптә. Ялга каршы кичләтеп ат белән бер ят ир килеп керде – мине Күрдемгә алырга килгән икән. Әйберләремне салдым да, чанага чыгып утырдым. Детдом балалары ишетеп калган, ялангач йөгерешеп чыктылар. Ат кузгалды, укучыларым кычкырып елыйлар. Инде мин дә күз яшьләренә батып елыйм. Гомерем буе шул күренеш күз алдымнан китмәде...

Башымның бернәрсә дә уйлый белми торган чагы булгандыр инде. Нинди дәресләр укытачакмын, кемгә барып керәчәкмен – берни белми Күрдемгә барып кердем. Бар мөлкәтем: чемодан, бер мендәр дә, китаплар. Капка төбендә безне бер чибәр генә хатын каршы алды. Исеме Рәсимә икән, башлангыч сыйныфлар укыта. Өй эче чиста, матур, түрдә зур карават, чаршау корылган. Нәрсә ашыйбыз, ничек яшибез, дигән караш белән аңа төбәлдем. Укытучыларга ай саен 12 килограмм он бирәләр икән. Мин ай саен 1 килограмм майга акча бирәм, дим. Җиткән шулар, диделәр. Апа бик әйбәт булды. Мине үз гаиләсенә җылы кабул итеп алды. Мин дә, үз чиратымда, аларга вак-төяк эшләрне башкарырга булышам. Күрдем – зур авыл, анда кибет, клуб бар, суд та, сельпо да, дәваханә дә үзләрендә. Яшәргә, эшләргә бөтен мөмкинчелекләр дә бар.

Дәресемне кереп караучы да юк. Дәрестә балалар тып-тын утырып тыңлыйлар. Җыр, рәсем, сызым дәресләре укытам. Көчең җитәме, дип белешүче дә юк. Беркөн Разыя апа: «Син класска кереп китәсең, мин ишек төбендә тыңлап, язып барам. Бик әйбәт аңлатып, матур сөйлисең. Балалар йотлыгып тыңлый», – ди. Бик яхшы дип бәяләде ул хезмәтемне. Разыя апаны укучылар да, хезмәттәшләре дә, халык та ярата, ул – авылның йөзек кашы.

Бер ай сизелми дә үтте, кышкы каникуллар да җитте. Моннан детдомга 30 чакрым, диделәр. Киттем, бер җирдә дә туктап тормый җәяүләп барып кердем. Балалар шул элекке мәчеттә такталар белән бүленгән бүлмәләрдә яшиләр. Мине тәрәзәдән күреп калган балалар күтәрмәдән атлап тормады, берәм-берәм карга сикереп уратып алдылар. Юмадилов та артымнан килеп кочаклады. Бу балалар сугыш ачысын күргән, ишеткән, якын кешеләрен югалткан, инде кемнең дә булса аны яратканын өмет иткән ятим-ятимәләр иде. Әлбәттә, андый балаларны үзең чынлап яратсаң гына, тыңлатып була. Күп сөйләштек, елаштык, һәм шушы очрашу соңгысы булды. Алар белән ел ярым гына эшләсәм дә, гомер буена хәтеремдә уелып, исемнән чыкканнары юк.

Беркутов белән дә очраштык: «Синең урының шул детдом балалары янында иде, беткән мени укытучы», – дип, шелтәсен белдерде. Шулай да соң, ул вакытта мин Күрдем мәктәбендә кирәк булганмындыр инде, дим. Аннан соң үземә сүз куйдым: быелгы уку елын тәмамлагач та Бөре педагогия институтына укырга барам, дидем. Хыялларым тормышка ашты, укырга кердем. Гомерем укучылар арасында мәктәптә үтте. Миңа бүген 94 яшь. Үткәннәр барсы да исемдә, йөрәгем түрендә.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: