Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 март 2023, 08:56

Алда зур эшләр көтә

Искегә карап ята торган чак түгел.

Алда зур эшләр көтә
Алда зур эшләр көтә

Җаваплылыгы чикләнгән Крупская җәмгыяте хезмәткәрләренең гомум җыелышы үтте. Анда район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов катнашты. Көн тәртибендә җәмгыять рәисе Вәсил Бәдертдиновның үткән елга йомгаклау отчеты, лаек­лы ялга чыккан хезмәт ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү һәм алдагы елга эш проектын, бизнес-план раслау кебек сораулар каралды.

– Үткән елда эпидемиологик хәлләр катмарлы булу сәбәпле, җыелышлар булмады. Әмма ни генә булмасын, күзгә-күз карап сөйләшүгә ни җитә, – дип башлады Вәсил Бәдертдинов үз чыгышын.

2022 ел һава шартларының яхшы торуы, хезмәтчәннәрнең тырышлыгы белән басучылыктан мул уңыш җыеп алынган. Басучылык, малчылык тармагында 331 миллион 632 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Сөт продукциясенә караганда итне азрак җитештерсәләр дә, халыкка ашлык, карабодай, бал, кымыз, печән сатудан, пилорама, тегермән тарттыру хезмәте күрсәтүдән керемне 110 процентка үтәгән крупскаялылар. Сөт сату узган хуҗалык елы белән чагыштырганда 126 процентка арттырып үтәлгән. Хуҗалык искергән, эштән чыккан техникаларын металлоломга тапшырып, яңа техника алуга ирешкән.

«Яңа технологияләр белән эшләве җиңел булуына өйрәнеп киләбез. Даими ярдәм тоеп яшибез, хөкүмәт дотацияләре һәм район субсидияләренең ярдәме зур. Үткән ел кергән субсидиянең күләме 50 процентка күбрәк булды. Савым сыерларның токымын яхшырту максатында, нәселле таналар алдык. Сөт җитештерү өстендә эш алып барыла. Шулай ук технопаркны яңарттык. Өч заманча яңа тырма, печән эшләү өчен пресс-җыйгыч алдык. Язгы чәчүгә чыгарга ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Чәчү орлыклары үзебезнең басуларда үскән игеннән, анализлар үткән, кулланырга әзер тора. Печән орлыклары да җитәрлек күләмдә. Үткән ел безнең хуҗалыкта эшләр ырамлы барды, фермаларның түбәләре калай белән яңартылды», – дип, башкарган эшләргә йомгак ясады хуҗалык рәисе.

Әйе, крупскаялылар бу елны да ышанычлы адымнар, якты өметләр белән каршылый. Эшләсәң, эш карышмый. Искегә карап ята торган чак түгел, яңарыш чорында яшибез. Вәсил Бәдертдинов үз чыгышында бик күп саннарга тукталып үтте. Акчаны таба белгән кебек, аны тота да белергә кирәк. Акча санаганны ярата, ди халык. Кайдан, ничек аз чыгымнар белән артым алырга, хуҗалыкны тагын да ныгытырга, хезмәткәрләрнең эшләрен уңайлырак итәргә, хезмәт хакларын күтәрергә һәм вакытында түләргә – менә шуларны күз уңында тота алар.

Икенче булып авыл биләмәсе башлыгы Энҗе Бәдертдинова сүз алды. Ул биләмәдәге башкарылган эшләр белән таныштырды. «Бүгенге көндә җиде егетебез махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл халкы хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм күрсәтүдә бердәм булды, егетләребезнең югалтуларсыз кайтуларын телибез.

Кашкак авылында яңа ФАП ачылды. ППМИ программасына кушылып, «Беларус» тракторы белән печән чапкыч алдык. Әле безнең Шулган авыл Советында берничә проект эшләп килә. Авыл старосталары Фәнир Низаметдинов, Фәдис Солтангәрәев, Альмир Шәйхетдинов бик җанлы эш алып бара. Соңгы вакытта янгын чыгу куркынычын кисәтү өстендә профилактик чаралар үткәрелә. Күп балалы, олы яшьтәге, мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләргә извещательләр таратыла. Алдагы елда Кашкактагы үзәк күперләрне яңарту проблемалары тора, сметалары булдырылган», – дип, алдагы елда башкарыласы эшләрне аткарып чыгуга ышаныч белдерде ул.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов та үз чыгышын крупскаялыларга рәхмәт сүзеннән башлады. «Крупская җәмгыяте районда иң зур һәм алдынгы хуҗалык, сезне һәр җирдә үрнәк итеп куярлык. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү тармаклары иң авырларның берсе. Соңгы елларда хөкүмәтебез авыл хуҗалыгын үстерүгә зур булышлык итә. Тырышып, дәртләнеп эшләгән кешегә ярдәм итәсе килеп кенә тора. Хезмәт сөйгән хуҗалык кешеләре белән эшләве рәхәт, җиңел. Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Кашкак халкы клуб сорый, гәрәбашлылар юлларын эшләп бетерүне үтенә, минем теләк: ферма алларын, юлларын төзекләндереп, асфальт салу. Алдагы елларда барсын да бергәләп эшләп чыгарбыз.

Игенче, малчы хезмәте табигать шартларына да, эшче көченә дә бәйле. Шуның өчен Шулган мәктәбендә агрокласс ачтык. Хәзердән балаларны авыл хуҗалыгындагы эшләр белән кызыксындырып үстерергә кирәк. Туган җирне, туган якны яратып, өстәлгә ризыкның ничек килгәнен белеп, күреп үссеннәр. Киләчәк буынны нинди итеп тәрбияләү безнең кулда. Шуның өчен барлык проектларда да күмәк катнашып, бердәм булып эшләргә кирәк. Проблемалар бар һәм күпкырлы. Замана белән бергә атларга тырышабыз, шуның өчен алдагы көннәрдә авыл Советы биләмәсендә халык җыелышы оештыруны тәкъдим итәм, халык фикерен дә ишетәсем килә», – диде район хакимияте башлыгы Фәнүр Рәфис улы.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: