Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 март 2023, 11:25

Илгә дан китергән кыю җаннар

3 март аның туган көне иде

Илгә дан китергән кыю җаннар
Илгә дан китергән кыю җаннар

Илгә дан китергән кыю җаннар

Менә тагын ямьле язлар җитте. Тиздән каңгылдашып киек казлар кайтыр. Алар артыннан дош­ман белән көч алышып, илебездәге тынычлыкны саклаучы солдатларыбыз кайтыр. Исәннәр кайта ул.

Бер ел эчендә Украина җирендә күпме яшь егетләребез батырларча һәлак булды. Аларның һәрберсенең газиз әти-әнисе, балалары калды. Ватанны саклаучылар көнендә яугирләрне искә алып, бик күп тантаналы чаралар оештырылды. Ә өченче март көнне Аксәет мәдәният йортында туганнары, якыннары, сыйныфташлары Илмәт авылы егете Илгиз Усмановның хәтер кичәсенә җыелды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова туган илгә лаеклы солдат үстергән Лилия Хәмзә кызы һәм Әнис Галимҗан улы Усмановларга рәхмәт сүзләре белдерде. Аксәет авыл Советы биләмәсе башлыгы Илшат Ибраһимов уллары, тормыш иптәшләре Украинада махсус операциядә булган хатын-кызларга сабырлык теләде. Сыйныф җитәкчесе Әкълимә Локманова Илгизнең мәктәптә укыган елларын искә алды. Басынкы, оялчан, тәртипле иде ишле гаиләдә үскән авыл малае.

Аксәет мәктәбе стенасында яугирләр Рәдим Мөхәмәдуллин, Илшат Фәхретдинов тактаташы янында тагын бер исем өстәлде – ул һәлак булганнан соң «Батырлык даны» ордены белән бүләкләнгән Илмәт авылы егете Илгиз Усманов. Киләчәк буынга тере һәйкәл итеп геройның үз партасы булдырылды. Аксәет урта мәктәбендә белем алган якташларыбыз, Ватаныбызның яуда батырларча һәлак булган тугры улларының исемнәре мәңге онытылмас. Киләчәк буыннарда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итәр.

Илгизне искә алу кичәсе тамаша залындагы халык күңелендә тирән эз калдырды, чөнки 3 март аның туган көне иде. Туган ил тынычлыгы өчен башын салган яугир Илгиз Усмановка нибары 24 яшь булыр иде.

Автор Миләүшә Әхмәтова, Аксәет авыл китапханәчесе

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: