Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 июнь 2023, 14:54

Телгә мәхәббәт уятучылар

Мәкаләм геройлары белән бер үк вакытта эшләвем белән горурланам.

Телгә мәхәббәт уятучылар
Телгә мәхәббәт уятучылар

Клара БАЙГАЗИНА

Безне, тел һәм әдәбият укытучыларын, хөрмәтләп, филологлар, дип атап йөртәләр. Сергей Ожеговның аңлатмалы сүзлегенә күз салыйк. Филология – халыкларның мәдәниятен өйрәнүче фәннәр җыелмасы, ул телдә һәм әдәби иҗатта чагыла. Филолог – галим, филология буенча белгеч.

Үз вакытында тел укытучыларының методик берләшмәсе белән җитәкчелек иткәнгә һәм район медаль комиссиясе әгъзасы булганга күрә, кайсы филологлар турында лаеклы рәвештә язарга мөмкин икәнлеген яхшы беләм. Тәтешледә хезмәт юлымны 1нче урта мәктәптә башладым, шуңа күрә ул миңа һәрвакыт якын.

Локманова Ирина Валентиновна 1953 елда Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә эшли башлый. Аннары 14 ел 2нче урта мәктәптә хезмәт куя. БАССРның атказанган укытучысы «Хезмәт ветераны» медале, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.

Укучыларның яраткан педагогы Ирина Валентиновна бик тырыш һәм ярдәмчел иде. Беренче елларда миңа ярдәм сорап еш кына аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ә ул бик теләп булыша иде. Аның рус телен һәм әдәбиятын яхшы белүе минем өчен зур байлык булды. Зур өй китапханәсе сокландыра иде.

Остазым озак еллар укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе булды, медаль комиссиясендә эшләде. Тормыш иптәше педагог Закир Локманов белән матур тормыш юлы үттеләр.

Садрыева Шәмсия Хәмәт кызы Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә 37 ел эшли. Төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм күп кенә Почет грамоталары белән бүләкләнә. Ныклы белемле, тырыш, укучылар һәм хезмәттәшләренең ихтирамын казанган искиткеч шәхес ул. Шәмсия Хәмәт кызы берничә тапкыр авыл һәм район халык депутатлары Советы депутаты итеп сайлана. Аның өчен чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар бәхетле вакыйгалар булып тора.

Сөянголова Рәмия Хәлил кызы Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә 1971 елдан хаклы ялга киткәнче белем бирә. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, БАССР Мәгариф Министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Укучыларының мәхәббәтен иң зур бүләк итеп саный ул.

Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүгә ир-атлар да лаеклы өлеш кертте. Алар Әхмәдуллин Рәшит Әхмәдулла улы, Гарифуллин Мөхәммәдхан Гарифулла улы һәм Гәрәйшин Григорий Михайлович.

Закирова Венера Шамил кызы – РФ гомуми белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, күп кенә Почет грамоталары белән бүләкләнгән югары категорияле укытучы. 30 елга якын 1нче урта мәктәптә эшләде, спортта, үзешчән сәнгатьтә актив катнашты. Даими рәвештә сыйныф җитәкчесе булып торды, факультативлар һәм түгәрәкләр алып барды. Аның укучылары – олимпиада җиңүчеләре, көмеш һәм алтын медаль ияләре.

Тышкы кыяфәте белән дә, эше белән дә матур, талантлы һәм тырыш Камалетдинова Лира Җәгафәр кызын искә алмыйча мөмкин түгел. Аның нәтиҗәле хезмәте күп бүләкләр белән билгеләнә. Бервакыт без бергә белемне камилләштерү курсларында булдык. Бу очрашуда мин юлдашымның оста педагог икәненә янә инандым.

Мәхмүтова Флүрә Васильевна Югары Тәтешле 1нче урта мәктәбен тәмамлап, гомере буе туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары, директор булып эшләде. Ул талантлы, үз фәнен, заманча технологияләрне тирән һәм камил белгән эрудицияле педагог.

Ирешкән уңышлары өчен район мәгариф бүлегенең, район хакимиятенең, укучыларны практик әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен РФ Мәгариф Министрлыгының Почет грамоталары, «БР Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе, мәгариф-патриотик проектларны тормышка ашырудагы уңышлары өчен Ю.А. Гагарин медале белән бүләкләнә, «Ел укытучысы» район конкурсы җиңүчесе була. 2015-2016 уку елларында 1нче урта мәктәп «Иң яхшы 200 авыл мәгариф оешмалары» исемлегенә керә.

Флүрә Васильевнаның укучылары күп тапкырлар мәктәп, район һәм рес­публика конкурсларында призер булдылар. Ул 7 алтын һәм 31 көмеш медаль иясе тәрбияли. Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик оешмасын җитәкләде. Район, республика медаль комиссиясе әгъзасы булды.

Балалар иҗаты үзәгендә туган якны өйрәнү буенча методист булып эшләгән елларда Кодаш урта мәктәбе кураторы булдым. Педагогларны, бигрәк тә рус теле һәм әдәбияты укытучыларын яхшы беләм.

Әхмәдуллина Венера Әнгам кызы белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Ул чирек гасыр тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләде. РФ халык мәгарифе отличнигы В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының һәм ВЛКСМ Үзәк комитетының истәлекле билгесе белән бүләкләнде.

Венера Әнгам кызы – районның иң яхшы педагогларының берсе. Ул халык уен кораллары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе дә. Бар гомерен мәктәпкә һәм җәмәгать эшенә багышлаган активистка бүген дә сафта – мәдәни чараларның уртасында кайный, Кодаш авыл Советы ветераннар советы рәисе булып тора.

Әхмәдуллина Рәзинә Хафиз кызы – җитәкче хезмәткәр, РФ халык мәгарифе отличнигы, РФ мәгариф учреждениеләренең мактаулы хезмәт­кәре, укучылар сөюен яулаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Күп еллар за­вуч һәм директор булып эшләде.

Район масштабында уңыш яулаган Нәкыя Хәлимҗанова (Бүлкайпан мәктәбе), Люция Гарипова (Ялгызнарат), Илүзә Гайнуллина (Аксәет) һәм Зилә Хәлимова (Акбулат) кебек филологларны атап үтәргә кирәк. Алар барысы да район медаль комиссиясе әгъзалары, үз эшләренең осталары, районның әйдәп баручы укытучылары булдылар.

Мәктәп инспекторы Шәйнурова Тәнзилә Касыйм кызын да билгеләп үтәргә кирәк. Вазыйфасы буенча ул катгый һәм таләпчән, әмма шул ук вакытта игелекле һәм ачык йөзле булды. Тикшерү вакытында да, медаль комиссиясендә дә аның белән эшләү рәхәт иде.

Сабанчина Светлана Минзариф кызы Бигәнәй урта мәктәбендә зур хезмәт салды. Оста педагог буларак төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Аның А. С. Пушкин иҗаты буенча искиткеч ачык дәресе әле дә хәтердә. Үзенә карата таләпчән, эшкә һәм тормышка гашыйк филолог иде.

Гомерләрен филолог һөнәренә багышлаган мәкаләм геройлары белән бер үк вакытта эшләвем белән горурланам.

Автор:
Читайте нас: