Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 июль 2023, 15:12

Алар күңелендә яктылык

Кальтәүдән Флорида Шәйморатовага тиктормас, кыбырдык сыер эләкте

Алар күңелендә яктылык
Алар күңелендә яктылык

Авыл хуҗалыгында

Фәрзәнә Исмәгыйлева

«Агро-Танып» хуҗалыгында район савучылары, малларны ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри бәйгесе оештырылды. Традициягә әверелгән бу чара  районда  инде 46нчы тапкыр үткәрелә.

Бәйгедә катнашучыларны  һәм килгән кунакларны район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов котлады. «Мондый бәйрәмнәрне үткәрү хезмәткәрләрнең рухын күтәрә, үзара хезмәттәшлекне арттыра, һөнәри осталыкны, алдынгыларны ачыкларга ярдәм итә, хезмәт кешесенә уңай караш тәрбияли. Уңышлар сезгә,  хөрмәтле авыл уңганнары», – диде үз чыгышында Фәнүр Рәфис улы.

Конкурс дәүләт флагын күтәрүдән башланды. Бу хокук 2022 елда «Крупская»да үткәрелгән конкурс җиңүчеләре  – баш зоотехник Тимур Бәдерт­динов һәм ясалма орлыкландыру операторы Альмир Шәйхетдинов, «Агро-Танып» хуҗалыгы савучысы Маруся Рафыйковага тапшырылды. 

Беренче турда савучылар күмәкләшеп теоретик мәсьәләләр чиште, ярдәмгә хуҗалык зоотехниклары да кушылды. Икенче турда савучылар сөт саву аппаратын сүтеп җыйды. Аларның кулларына күз дә иярми, прокладкалар, коллектордагы нечкә һәм калын шланглар, гайкалар, шөрепләр тиз арада өстәл өстенә тезелде һәм шул ук тизлек белән җыелып та куйды. Еллар дәвамында тотып эшләнгән эшне кызлар күз йомып та сүтеп-корырга әзер иде. Бу ярышта да кызлар сынатмады.

Өченче турга ак халаттагы савучылар ферма эченә узды. Анда конкурсантларны «Голштин» нәселле олпат гәүдәле сыерлар каршы алды. Кызларга аппарат белән сыер савып, сауган сөтнең күләмен үлчәү бурычы куелды. Берәүнең бәхетенә күрә кымшанмый да тора торган акыллы сыер эләксә, Кальтәүдән Флорида Шәйморатовага тиктормас, кыбырдык мал эләгеп, берничә тапкыр саву аппаратын җайларга туры килде.

Монда да сыер савуның үз нечкәлекләре бар: җиленне җылы су белән юып, массажлап, аппаратны кабызыр алдыннан аз гына җилен башыннан сөт чыгарырга кирәклеген күрсәттелә.  Монысы инде сөткә тузан, чүп кермәсен өчен һәм сөт килүен тикшерү чарасы буларак башкарыла. Аппаратларны алгач, тагын җиленнәрне йодлы препаратлар белән майлап кую шарты куелган. Тиешле хәрәкәтләр эшләнде һәм савучылар, сыер телен белгән кебек, сылап-сыйпап, чиләк-чиләк ак күбекле сөт савып алды.

Район  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрасе тарафыннан оештырылган бу ярышта утыздан артык савучы, унбиш малларны ясалма орлыкландыру операторы һәм унбер зоотехник катнашты.

Конкурс нәтиҗәләрен чыгарган арада Кальмияр мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы уеннар оештырып, бүләкләр өләште. Хуҗалар ферма йортында кайнар чәй һәм тәмле пәрәмәчләр әзерләгән иде.

Гомумән,  «Агро-Танып»  хезмәткәрләре йөз кызартмый, бәйрәмне күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. Районның мәдәни, спорт чараларында, дини һәм календарь бәйрәмнәрдә халыкка рухи дәрт өстәүче мәдәният сарае автоклубында иртәдән кичкә кадәр җыр-моң тынып тормады.

Иң дулкынландыргыч минутлар – ул җиңүчеләрне игълан итү. Конкурсантларны хакимият башлыгы Фәнүр Шәйхисламов  һәм «Танып» шифаханәсе директоры Кәшшаф Җамалетдинов котлады. Җиңүчеләр ике төркемгә бүленде. Беренче төркемдә 1нче урынга «Агро-Танып» хуҗалыгы савучысы Маруся Рафыйкова, 2нче урынга «Крупская» җәмгыяте савучысы Надежда Әхмәтнурова лаек булды. «Киров» хуҗалыгыннан Нәзимә Сәгыйтова 3нче урынга чыкты.

Икенче төркемдә «Әмиров» хуҗалыгыннан Ләйсән Хәйретдинова 1нче, «Рассвет» хуҗалыгыннан Ганна Гыйлемшина 2нче, «Колос» җәмгыяте савучысы Фларида Шәйморатова 3нче урын яулады.

Зоотехниклар арасында «Колос» җәмгыяте хезмәткәре Радик Әхмәтов 1нче урында, «Дэмен» җәмгыятеннән Григорий Гыйлемҗанов 2нче, «Рассвет» хуҗалыгынан Эдуард Дәүлиев 3нче урынга чыкты. Сыерларны ясалма орлыкландыру операторлары арасында «Агро-Танып» хуҗалыгыннан Ольга Моратшина 1нче урынга лаек булды. 2нче урында «Крупская» җәмгыяте операторы Альмир Шәйхетдинов, 3нче урында «Рассвет» хуҗалыгыннан Фәнил Фәхтинюров. «Танып» санаторие директоры алдынгы урыннар алучыларга санаторийда ял итү өчен сертификатлар тапшырды.

Шушы бәйрәмнең шатлыгыннан көн үткәне дә сизелми калды. Ә фермаларда савучыларны яңадан сөтлебикәләре көтә иде.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: