Тәгъзимә Бәһрамшина
Мөселман дөньясының иң зур, иң күркәм бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәмен болгарлылар да зурлап үткәрде.
Авылда һәр гаиләгә якын туганыдай, олыларга киңәшче, яшьләргә үз эшләрендә дәрт өстәүче, балаларга Акәби булган Фәния Әхмәтнурова Аллаһ ризалыгы өчен мәрхүмә әнисе Хадыйка рухына багышлап корбан чалдырды һәм авыл халкын чишмә янында зур табынга җыйды. Күрдем авылының дин әһеле Әлфит Сибәгатуллин, күрше авылдан килгән имамнар, болгарның ир-егетләре урам башыннан тәкъбир әйтеп, догалар кылып килеп җиткәнче кунаклар да җыелды. Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова , табын хуҗабикәсе Фәния апа, авыл старостасы Илмир Вәлиуллин котлавыннан соң, имам хатип Коръән аятьләре укыды. Бердәм көч белән әзерләнгән ризыктан авыз итеп, күңелләрен сафландырды болгарлылар.