Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2023, 11:10

Туган көйләрдә тибрәлеп

«Туган моңнар» район вокал конкурсы үтте.

Туган көйләрдә тибрәлеп
Туган көйләрдә тибрәлеп

Шушы көннәрдә район мәдәния тсараенда «Туган моңнар» район вокал конкурсы үтте.

Анда барлыгы 13 коллектив катнашты. Авыл мәдәният йортларында эшләп килгән хатын-кызлар вокал төркемнәренең һәрберсе җиңүгә өмет баглады. Татар-башкорт, удмурт телләрендә яңгыраган дәртле җырларны тамашачы алкышларга күмде. Нәтиҗәдә Яңа Тәтешледән «Надежда» вокал төркеме конкурсның иң югары бүләге – Гран прига лаек булды (җитәкчесе М. Низамова). 1нче урында ЮгарыТәтешле 1нче мәктәбенең «Вдохновение» төркеме (Л. Әхмәтова), 2нче урыннарда Вязовкадан «Җәйгор» (Д. Камалетдинова) һәм Кодаштан «Ләйсән» вокал төркемнәре (А. Фәрхуллина).

3нче урынга Кальмиярдән «Инвожо» (И. Шәйсламова), Беләштән «Карлыгач», (З. Хәтмуллина), Бигәнәйдән «Тыртолэз» – «Тулган ай» (А.Тарханова) төркемнәре чыкты. Ә Кальмиярдән «Сандугачлар» (Р. Фәрхетдинова) – «Җиңүгәашкыну», Ялгызнараттан «Ак калфак» төркеме (Л. Фәйзрахманова) – «Халыкгореф-гадәтләрен тергезү өчен», Кызылъярдан «Марзан» удмурт фольклор төркеме (И. Шәйсламова) – «Халыктрадицияләренсаклаганөчен», Акбулаттан «Вәрҗи моңнары» (Г.Гәрәева) – «Тамашачылар сөюе», Гәрәбаштан «Миләш» төркеме (Ф. Әсмәндиярова) – «Өмет» номинацияләрендә җиңүче булды.

Җырларда туган телебезгә, туган җиребезгә сөю, ихтирам тәрбиялибез. Матурлыкны, татулыкны моң аша күңелләребезгә сеңдерәбез. Сәхнә түренә чыккан үзешчән сәнгать сөючеләр кешенең тышкы матурлыгы белән бергә күңел матурлыгын да чагылдыра. Туган илебезне зурлаган җыр-моңнарыбыз тынмасын, йөрәкләрдән чыккан иҗади дулкыннар халкыбызның дуслыгын, бердәмлеген ныгытсын иде.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: