Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 декабрь 2023, 15:43

Сынаулардан сынмый сыгылмый

«Сәхиям бик әйбәт хатын булды, мин яхшы ир-ат булырга тырыштым.

Сынаулардан сынмый, сыгылмый...

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә НАЗАРОва

Сәхия апа Чургылды авылында гомер итүче сугыш инвалиды Рәүф Вәлиев гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Акбулат урта мәктәбен тәмамлап, Уфа медицина училищесына укырга керә. Әтисе иртә гүр иясе булу сәбәпле, әнисенә ярдәм итәргә авылга еш кайтырга туры килә аңа. Уфадан Яңавылга АН-2 самолетында оча, юл сумкаларын күтәреп, нинди транспорт очраса, шуның белән атлы-җәяүле кайтып-китеп йөри ул авылына. Ничек кенә булмасын, студент еллары сиздермичә генә үтеп китә. Фельдшер-лаборант һөнәрен үзләштереп, Тәтешле үзәк дәваханәсенә кайткач, яшь белгеч буларак Сәхия Рәүф кызына фатир бирәләр.

«Кабинет кечкенә, анализ бирүчеләр чиратының азагы күренми. Кайсы һушын югалтып ава, кайсы вакытка сыеша алмый, тиргәшеп чыгып китә. Ә лаборантның эше бик катлаулы. Микроскоптан кан тәнчекләрен, бәвел составын тикшереп утырырга кирәк. Төрле колбаларга салып, реакциясен тикшерү өчен азот һәм сера кислоталары куллана идек. Ә алар бик зарарлы. Ул елларда лаборантлар кичке дежурда тора иде. Йөри алмаган авыруларның өйләренә барып анализ алабыз. Төн уртасында милициядән конвой белән дә алып киләләр, психик авыру кешеләр дә очрады. Кечкенә балалар да шунда ук килә, барысын да көйләп, җайлап эшләдек. Хезмәттәшләрем белән дус-тату, бердәм булдык. Концертларда, җәмәгать эшләрендә катнаштык», – ди хезмәт ветераны исеменә лаек булган Сәхия ханым. Тырыш хезмәте өчен район хакимияте һәм дәваханә Почет грамоталары белән бүләкләнә ул.

Тормыш иптәше Нәгыйм Нурулла улы дәү әнисендә тәрбияләнеп үскән. «Дәү әнием бигрәк усал, таләпчән булды. Яраткан оныгы булсам да «смирно»га басып йөри идем. Аның йөзенә беркайчан да кызыллык китермәдем, тырышып укыдым, спорт белән шөгыльләндем. Үсеп, клубка йөри башлагач, дәү әнием таякка таянып, мине эзләп чыккан иде. Аннан алда кайтып җиттем дә, мин өйдә ятам, дәү әни, син төнлә ни эшләп йөрисең, дим. Үзенә шелтә ясагач, алай йөрүдән туктады. 94 яшендә дә бакча утап, җиләк җыеп йөри иде әле.

Безнең сыйныф укучылары яртысы гармунчы, яртысы җырчы иде. Бик актив укучылар булдык, үз сүзебезне дә җиткерә белдек. Авылларда концерт куеп, Мәскәүгә барып кайтырлык акча эшләдек. Укытучылар бик хәстәрлекле иде, спортка җәлеп иттеләр, гел алдынгы урында булдык», – ди Нәгыйм ага мәктәп елларын исенә төшереп. Армиягә кадәр Нефтекама һөнәрчелек училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Краснохолм нефть чыгару идарәсендә башлап җибәрә ул. Хезмәт итеп кайткач, Нефтекама электр челтәрләренә эшкә керә. Районда кирпеч заводы ачылуга, аны инженер итеп чакырып алалар. Озак еллар шунда хезмәт сала, аннан соң МСОда эшли.

1973нче еллар. Тәтешле мәдәният йортында концертлар, спектакльләр булып тора. Кинолар да шул бинада күрсәтелә. Ә аның янындагы ял паркында җәен кичке уеннар оештырыла. Парлашып алган яшьләр вальс әйләнә, «җебегән» уйный. Алар арасында Чургылды кызы Сәхия белән армия сафларыннан кайткан Тәтешле егете Нәгыйм дә бар. Нәгыйм сыздырып гармунда уйнаса, кыз исә моңлы тавышы белән таң калдырып, җырлап җибәрә. Шул вакытта яшь егетнең Сәхиягә күзе төшә дә инде. Яшьләрнең дуслыгы мәхәббәт булып бөреләнә һәм 1973 елның көзендә Нәгыйм Чургылдыга кыз сорап бара. Сәхия Рәүф кызының Тәтешлегә килен булып төшүенә быел 48 ел тулган.

«Сәхиям бик әйбәт хатын булды, мин яхшы ир-ат булырга тырыштым. Матур гомер юлы үттек. Тормыш иптәшем пешеренергә бик оста. Кул эшләренә тотынса, кулларына күз иярми. Кызларыбыз да әниләренә охшап, уңган булып үстеләр», – ди Нәгыйм ага. Ә күзләреннән кайнар яшь бөртекләре менә түгеләм, менә түгеләм, дип тора.

Ачы язмыш җилләре урап үтмәде шул Вәлиевларны. Кем уйлаган, йөрәк астыңда йөртеп тудырган, үсүләренә сөенеп, югары белем алырга булышып, туйлар уздырып, матур итеп кияүгә биргән кызлары бер-бер артлы якты дөньядан китеп барыр дип. Язмыш сынавы, күрәсең. Маңгаеңа ни язылганын беркем белми.

Эльмира белән Алсу мәхәб­бәтле, тату гаиләдә дөньяга килә. Берсеннән-берсе мөлаем, уңган, тырыш булып үсеп, буй җиткерәләр. Югары белем алып, бер-бер артлы кияүгә чыгалар, ана булу бәхетен татыйлар. Ике яшь гаилә гел бергә: ял җитсә мунчасын ягып, тәмле ризыклар пешереп, аларны әти-әниләре көтеп ала. Оныклар да бертугандай булып үсеп килә. Кода-кодагыйлар белән туганлашып, гөрләшеп яшиләр. Бар нәрсә балаларга булсын, дип, аларга булышалар. Кияүләр дә бабай туфрагыннан – бик әдәпле, тырыш. Үзләренең уллары кебек кабул итәләр аларны.

Әмма аяз көнне яшен суккандай, кара кайгылар Вәлиевларның ишеген кага. Алсулары бакыйлыкка күчеп берничә ел үтүгә Эльмираларын да мәңгелеккә югалта алар. Бала кайгысын бергә күтәрәләр, гаилә дуслары ярдәм итә. Сәхия апа кызлары рухларына көн дә догалар кыла.

Кайгы-шатлыклары белән тормыш дәвам итә. Әле үсеп аякка басасы оныклары бар: берсен мәктәпкә озатырга, икенчесен каршы алырга кирәк. Аларга бик кирәк, зур терәк Сәхия апа белән Нәгыйм абый. «Дәдәү йөгереп кенә тора. Кайчагында таксист кебек машинадан төшәлми дә кала идем. Әмма оныкларыма кирәк булуыма, дәдәү, дип өзелеп торуларына сөенеп йөрим», – ди Нәгыйм абый. Бүгенге көндә оныклары Карина – Уфа юридик институты студенткасы, ә Алина Пермь дәүләт медицина университетында белем ала. Камил белән Тимур 9нчы сыйныфта белем ала. Спорт белән шөгыльләнәләр, укуларында да сынатмыйлар. Алар белән горурлана дәү әни-дәү әтиләре, алдагы тормышлары яхшы булсын, гомерләре озын булсын, дип тели.

Әйе, Сәхия апа белән Нәгыйм абыйның яшәвенә ямь бирүче оныклары, якыннары булганга тормышлары мәгънәле.

Сынаулардан сынмый сыгылмый
Сынаулардан сынмый сыгылмый
Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: