Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 март , 16:30

Сез безгә тере тарих

Ишек алларында әти-әнигә гомер теләп, пар имәннәр үсә.

Сез безгә тере тарих
Сез безгә тере тарих

Сез безгә тере тарих

Кадерле кешемә

Шушы көннәрдә Кодашта гомер итүче кадерле әниебез Гөлзия Әгълә кызы һәм әтиебез Рәфкать Әбелкәрам улы Хисмәтовлар күркәм бәйрәмнәре– бриллиант туйларын билгеләп үтте. Газизләребез бүген кавышкан яшь парлар кебек гөрләшеп дөнья көтә. Аларның бер-берсенә булган кайнар хисләреннән җылылык бөркелә.

Әтиебез – Түбән, әниебез Югары Кодашта туып-үскән. Бер елда укырга кергәннәр, мәктәптә әти белән әни паралель сыйныфларда укып белем алган, әмма бер-берсенә игътибар итмәгән. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, кичке сабантуйда очраштырган аларны язмыш. Тал чыбыгыдай нечкә билле, калын толымнары билләренә төшеп торган әнине әти биергә чакырган. Шул кичне үк озатып та килгән. 14нче июнь булган бу.

Әтиебез ятимлек, ачлык михнәтләре күреп үссә дә, төз, баһадир гәүдәле егет булып буй җиткергән. Ул бик тырыш, эшкә оста, бәләкәйдән гармунда уйнарга өйрәнә, җыр-биюгә дә бик маһир. Кулы нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп куя. Авиация гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Армиядән кайта, кием-салымы юк – кигәне бер гимнастерка. Ул Бәдрәш һөнәрчелек училищесына укырга керә, аннан баштан-аяк киенеп, механизатор таныклыгын алып кайта. Тракторчы булып эшли – кичен тузанга баткан килеш Гөлзиясе янына йөгерә.

Уңышлар җыяр чакта бәрәңге алырга булышырга килгән кызны дәү әниебез Йөзбикә пар мендәрләр белән каршылый. Шулай итеп, яшь гаилә учагы кабына. Мин шул кечкенә йортта дөньяга аваз салганмын. Ярдәм көтәр кешеләре юк: әтинең әтисе Әбелкәрам Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнинең әтисе авыру. Берсенә – 22, икенчесенә 23 яшь. Асаудыдан йорт сатып алып, сипләп, төзекләндереп, шунда яши башлыйлар.

Икесе дә «Урал» колхозында хезмәт сала. Әти кышын тракторчы, җәен комбайнда эшли. «Беларус» тракторында 60 гектар җиргә бәрәңге утырта, уңышы искитмәле була. Намуслы хезмәте өчен әтине 3нче дәрәҗә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. Соңрак Хезмәт даны орденына лаек була. МТМда хезмәт сала, эретеп ябыштыру эшләрен дә башкара. Аның белмәгән эше юк.

Без, ике балалары, авылда төпләнеп яшибез. Икебезгә дә өй салып керергә ярдәм иттеләр. Әти агач эшенә оста. Балалар үсеп таралганчы киездек басып кидерде. Мич сала.

Әниебез Гөлзия мәктәпне тәмамлаганнан соң, фермада сыер сава. Шул елларда аны ферма мөдире Сәет Бәшәров учетчик эшен алып барырга, отчетлар төзергә өйрәтә. Күп тә үтми, аны идарәгә бухгалтер итеп күчерәләр, энем тугач, склад мөдире булып эшли. Анда 14 ел эшләгәч, син кайда да булдырасың, дип, ферма мөдире итеп куялар.

Әнинең кулыннан да, теленнән дә килә. Кеше белән аралашырга белә, аш-суга оста. Утны-суны кичеп исән калганына шөкер итеп, дөньяның һәр көненә сөенеп, догалар укып яши ул. Ике яшьлек чагында ялгыш өстенә эссе үлән ашы каплаган. Дәваханәдә аны, исән калмас бу балаң, дип, кире кайтарганнар, Тәненә канат белән генә су тигезеп торган әнисе генә кызының исән калуына өметен өзмәгән.

Гомере булгач, ерып чыккан әни, тормышка теше-тырнагы белән ябышып, яшәү көче тапкан. Безнең әтиебез бәхетенәдер инде. Соклангыч, матур яшәде алар, олыгайгач бигрәк тә бер-берсе өчен «уф» итеп торалар. Туган йортыбызга кайчан килеп керсәк тә тәмле ризыклар белән сыйланабыз.

Алар яңа йорт салып чыккач, хуҗалыкта яхшы эшләгәннәре өчен колхоз рәисе Валериан Хуҗин бер умарта бал кортлары бүләк иткән. 1976 елдан алып шуларны үрчетеп, бүгенге көнгә кадәр үзләре умарталык тота. Бакчаларында алмагачлар, чияләр гөрләп чәчәк ата, көзләрен мул уңыш бирә. Ишек алларында әти-әнигә гомер теләп, пар имәннәр үсә. Әти аны 12 яшендә имән чикләвегеннән утырткан. Ул агачларга да инде 70 ел. Әти-әни дә туксанны ваклады. Озын кичләрдә әти гармун тарта, әниебез аңа кушылып матур итеп җырлый. Гәзит-журналлар яздырып укыйлар. Ялларда, бәйрәмнәрдә онык-оныкчыклар белән өй эче тагын да ямьләнеп, нурланып китә. Авылдашлар, дуслары, туганнары арасында да безнең әти-әни зур ихтирамга лаек кешеләр.

Һәрберебез өчен кадерле, газиз кешеләребез сез, әти-әни! Бриллиант туегыз белән тәбрик итеп, сезгә озын гомер, якты, матур тормыш, муллыкта, шатлыкта, пар канатлы булып, тиң-тигез гомер итүегезне телибез. Күкләрегез аяз, киләчәгегез кайгы-хәсрәтсез булсын. Безнең өчен сез тормыш маягы, киңәшче һәм сердәшче, оныкларыгызга тере тарих!

Иң изге теләкләр белән кызыгыз Рушания,

улыгыз Илгиз, киявегез Рәшит, киленегез Айсылу, онык-оныкчыклар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: