Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь , 16:17

Тормыш үзе моңлы бер җыр кебек

«Иң беренче мин Рәүзинәне  Гәрәбашта күрдем, урамда уйнап йөри иде. Шундый чибәр, азрак сөйләшеп тә тордык.Мин армиядән кайтканчы бу кыз матур булып үсеп, укуын тәмамлап тора инде, дип уйладым шул чакта

Тормыш үзе моңлы бер җыр кебек
Тормыш үзе моңлы бер җыр кебек

Тирәбездә яхшы кешеләр

Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Акбулатта гомер иткән Мөкыйм абыйның шигырьләрен укыгач, балачак, яшьлектәге беренче мәхәббәт хисләре искә төшә. Изге күңелле, сынауларны җиңеп баручы кеше генә мондый мәгънәле шигырьләр иҗат итәдер ул.

Акбулат авылында гомер итеп, туган колхозының төрле тармакларында хезмәт салган Мөкыйм абый ятимлектә үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтанов авылда беренче тракторчы буларак билгеле. Мөкыйм абый аны әнисе сүзләре буенча ныклы рухлы, көчле кеше итеп тасвирлый. «Аягына авыр тимер төшеп, өч тапкыр операция үткәргән әтием, шул килеш тә тракторына утырып, эшләп йөргән», – ди ул гомерендә бер тапкыр да күрмәгән әтисе белән горурланып. Янында булмаса да, әтисенең яхшы үрнәгендә тәрбияләгән аны әнисе. Кечкенәдән колхоз эшенә йөреп, хезмәт яратып үскән Мөкыйм Фәйзелхак улы Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумының механизация бүлегенә укырга керә. Ике курстан аны армия сафларына алалар. Үзләштергән белеме дә электрофикация, механизация белгече булу сәбәпле, Мәскәүдә электрик булып хезмәт итә ул. Ил алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, укуын дәвам итеп, бер елдан туган колхозына эшкә кайта. Хезмәт юлын механик булып башлаган Мөкыйм Фәйзелхак улы МТМ җитәкчесе, тракторчы, инженер булып, авыл хуҗалыгының бөтен тармакларында да эшләп чыга.

Тормыш иптәше Рәүзинә Рәшит кызы белән ул мәктәп елларыннан таныш була. «Иң беренче мин аны Гәрәбашта күрдем, урамда уйнап йөри иде. Шундый чибәр, азрак сөйләшеп тә тордык. Мин армиядән кайтканчы бу кыз матур булып үсеп, укуын тәмамлап тора инде, дип уйладым шул чакта. Фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгән бит уйларым. Авылга кайтып төшсәм, Рәүзинә сылу Сарапул медицина училищесын тәмамлап, Акбулат амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшләп йөри. Озын-озак очрашып йөрмәдек: әбиләр чуагында өйләнешеп тә куйдык», – ди Мөкыйм абый.

Гаиләләрен тулыландырып, ике ул алып кайталар – Юнир һәм Венерны. Икесе ике төрле характерлы. Юнир Урал дәүләт институтының инженер-программист бүлеген тәмамлый.  Бүгенге көндә ул хәрби хезмәттә. «Юнир улыбыз берничә тапкыр Сириядә командировкада булып кайтты, махсус хәрби операциядә катнашты. Безне борчымас өчен ул барсын да сөйләп бетерми. Әнисенең нечкә күңелле икәнен белә. Ә Венер улыбыз исә рәссам-бизәүче, электрик һөнәрләрен үзләштерде, агач эшенә дә оста, гомумән, кулы алтын аның, төрле эшкә булдыра. Ата-ананың бурычы – балаларны дөрес тәрбияләү, белем алырга ярдәм итү. Алар укыганда уникешәр эре мөгезле мал асрадык. Өчәр көн көтү көтә идек. Йорт төзегәндә акча җитми. Мал чалгач түләрмен, дип, урманчылардан агач алам. Шулкадәр ярдәмчел иде элек кешеләр. Авыл да гөрләп тора иде», – дип сүзен дәвам итә Мөкыйм абый.

Мөкыйм абый үзе дә эшкә уңган. 2005 елда алар яңа йорт салып чыгалар. Тәрәзә порысларын да үзе суга, бөтен вак-төяк эшен дә үзе башкара гаилә башлыгы. Ихатаны ямьләп, хуҗабикә Рәүзинә апа матур гөлләр үстерә. Әле бүген дә аларның ихатасы чагу гөлләр белән үзенә тартып тора. «Быел яңгырлы ел булганга, яшелчә-җимеш тә, чәчәкләр дә әйбәт үсәләр», – ди хуҗабикә. 

Тормышта һәркемнең яраткан шөгыле була. Берәүләр җырлый, икенчеләр кул эше белән мавыга, ә минем мәкалә героем шигырьләр иҗат итә. Шигырь кайчан яза башладыгыз, дигән сорауга Мөкыйм абый болай дип сөйләде: «7-8нче сыйныфларда укыганда ук стенгазета чыгара идем, шунда дүрт юллык шигырьләр яза башладым. Армиядә бер блокнот шигырьләремне алып юкка чыгардылар, элек тумбочкада андый нәрсә тотарга ярамый иде. Шушы хәл бик озак эчемне кырып торды. Аннан дөнья куып, шигырь язу онытылып та бара иде. Социаль челтәрләрдә һәвәскәр язучылар күренә башлагач, тагын дәрт кереп китте. Үзеннән-үзе башыма бер-ике җөмлә матур сүзләр килә дә, шуны эләктереп алып, тезеп китәм. Шигырь укучылардан мактау сүзләре ишеткәч, рәхәт булып кала. Бик күп шигырьләргә көй язучылар да табылды.  Зарема Әюпова, Мәскәү егете Фәрит Аббясов, Фәнүзә Җәләлова, тагын бик күп кешеләр сезнең шигырьгә көй яздым, дип шалтырата».

Мөкыйм абыйның тагын бер яраткан шөгыле – гармунда уйнау. «6нчы сыйныфта укыганда бер таныш абый, энем миннән булмый бугай, син уйна, дип, миңа кулдан-кулга йөреп, күрекләре тузып, тишелеп беткән гармунын бирде. Мин шул гармун белән уйнарга өйрәндем. Ә эшли башлагач, Мәскәүдән үземә яңа гармун сатып алдым. Тормыш иптәшем Рәүзинә бик матур җырлый, хорда катнаша, парлашып мәдәният йортында үткән концертларда, спектакльләрдә катнашып, конкурсларда чыгыш ясый идек. Бию коллективында биеп йөргән чак­лар да бир иде», – дип яшьлек елларын хәтеренә төшерә Мөкыйм абый.

Бу дөнья – сынау дөньясы, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлеге гаиләне дә язмыш төрлечә сыный. Әмма бердәмлек, елдан-ел ныгыган мәхәббәт хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә аларга.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: