М
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Тау артындагы басуда борчак җитешкән, торналар да төшкән, дигән хәбәр ишеткәч, урамда йөргән бертөркем малай-шалайга ияреп Эльза да борчак басуына китә. Яшел борчак шундый сусыл, шундый тәмле. Иртә таңнан кичкә кадәр урамда йөргән балалар туйганчы ашап, майка эчләренә тутырып, авылга юнәлә. Торналар да аларга күнеккән, курыкмыйлар, бодай басуында кунаклап, озын томшыклары белән кузакларын өзеп ашыйлар иде.
Инәң кайткан, дигән сүзләрне еш ишетә Эльза. Кем соң ул, инәй, аны ашыйлармы, кияләрме, аның белән уйныйлармы? Өч кенә яше тулып үткән бала картыйсыннан башка якын кеше белми шул. Күрше әбиләре тотып, шапылдатып сөяләр дә: «Инәңнең йөрәге таштыр, бахыркаем», – дип уфтанып куялар.
Эльза кайтып кергәндә ишек алдында аны картыйсы каршы алды. «Инәң килгән, кызым»… Инәсе матур күлмәкле, бөдрә чәчле чибәр апа иде. Чәчләре тузгыган, ялан тәпиләре каешланып каткан, яшенә күрә зур күлмәге дә пычранган, кулына борчак салынган бәләкәй генә төенчек тоткан Эльза аның янына барып басты. Бала күңеленең шушы минутта әнисенең кочагына сыенып сөеләсе, җылы сүзләр ишетәсе килгәндер. Ә әнисе: «Тәртипсез кыз икәнсең», – дип, аңа бүләк итеп алып килгән күлмәген дә бирми, коры гына кузгалды.
Бу кино да, хикәя дә түгел – бу гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ханым, өч бала анасы Эльза Шакированың балачагы. Әнисе белән беренче очрашуын менә шулай хәтерли Эльза ханым. Шук-лыгы белән үзенең тормышка чатырдап ябышуы, эчкерсезлеге, еллар буе туплаган акылы белән бүген ул 90ны ваклап килә. Яше барган саен үткәннәренә әйләнеп карый да, бала күңелендә бернинди җылы хисләр дә калдырмаган әти-әнисен аклар сәбәпләр эзли ул. Әтисе – яңа хатын, әнисе яңа ир табып гомер кичерәләр. Югары Тәтешледә яшәгән әтисе 3нче сыйныфка укырга керергә тиешле Эльзаны үзләренә алып килә. «Әни шул вакытта конференциягә килгән иде, ул миңа 18 сум акча биреп куйды. Мин китаплар ярата идем, бик күп итеп китаплар алдым, калганын өйдә матрас астына тыгып, яшереп куйдым. Әни әтигә акча биргәнен әйткән, күрәсең. Шул акчаларны, минем бурычым күп, дип, әти талап алды. Үги әни дигән кеше дә миңа сәерсенеп кенә карый иде. Картыйдан да кадерле кеше юк, дип уйлаганмындыр, качып кайтып киттем.
Картый бик юньчел иде. Бөтен нәрсә биктә, ул эшкә киткәндә мине бикләп куя, чөнки ияртеп йөрергә кием юк. Бер шулай ашыйсым килгәндер инде, чоландагы бик-ле ишекне ачып карыйсым килде. Кулымны тыксам анда ипи ята, тартып алдым – юка гына булып пешкән арыш икмәге. Мендәр астына куеп йоклап киткәнмен. Картый мине шул ипикәй белән суккалады да, кочаклап, ярсып-ярсып елады.
Әни Боргынбашта укыта. Үсә төшкәч, аның янына барам. Алар Сәвия апа белән мәктәп фатирында яшиләр иде. Кичкедә Сәвия апаның егете Әнгам абый килеп керде. Килгән саен миңа кәнфит, күчтәнәчсез килми. Үземнең кызым булырсың әле, дип кочаклап сөя, и-и, күңелләр эри иде. Әмма әни янында озак торып булмый, мин бәлки ялларда гына барганмындыр.
13 бала тәрбияләп үстергән, җиде улын фронтка озаткан картый мине чын кеше итәргә тырышты. Укысын, тормышта югалып калмасын, дигәндер.
Элек укытучыларны авылдан авылга йөртәләр иде. Бер елда әни Шулганда укытты. Әниең яңа әти тапкан, дигәч, без күрше апа белән аны күрергә киттек. Искитмәле матур кеше иде Исмәгыйль абый. Алар табын әзерләп, мине дә өстәл янына чакырдылар. Әни сап-сары булып пешкән, авыз суларын китереп торган бәрәңге боткасы салып, алдыма куйды. Әллә күбрәк, әллә ашыгып капканмын, авызым пешеп, тончыгып, өстәл артыннан чыгып киттем дә, Юрмиязбашка таба атладым. Шулганнан турыга Кустаревка аша кайтканым хәтердә. Ә өстә теге әни алып килгән кызыл күлмәк. Картый аны миңа бик сирәк кенә кидерә иде. Шул кызыл күлмәкне күрә-күрә, минем арттан алар да килеп керде.
Беркөн үги әтием мине алырга килгән икән, дип төш күрдем. Төшем чынга ашты. Ул мине килеп алды. Аякта чабата, башымда киндер яулык, өстемдә мунчала бавы белән бәйләп куелган картыйның сырмасы. Ул миңа бик озак карап торды. Үзләренә алып баргач, мине Свердловскига алып киттеләр, кием-салым алып кайттык. Исмәгыйль абый бик пөхтә, тыйнак, сабыр кеше иде. Ул миңа бервакытта да кычкырып дәшмәде, сукмады, какмады. Ә үземнең әтине миңа олыгайгач кына күрергә насыйп булды. Ул вакытта инде кызым Гөлнара үсеп килә иде. «Синең әтиең кайда?» – дип сорады кызым миннән. Җан тартмаса да кан тарта, диләр. Әтине эзләп таптым, ул Нефтекамада яши иде. Күрешүләр бик коры гына булды.
Хәзер аларны уйласам, артта калган балачагымның ачы буранлы истәлекләре куера. Гафу итәрлек көч кирәк. Әйе, ул көч табылды. Авылдашым Рәйсә Мортазина авыл бәйрәменә чакырды. Шунда ул миңа бик кирәкле, мәгънәле сүзләр әйтте: «Алар сине дөньяга тудырган, әти-әниеңнән сиңа сәләтләре дә күчкән. Нәгыйзә апа бик матур җырлый иде. Күпме баланы мандолинада уйнарга өйрәтте, күпме балага тәрбия бирде. Аннан соң язмышлардан узмыш юк инде, Эльза Фәмиевна». Әйе, еллар үткән саен бу очракта нәрсә эшләр идем, ни әйтер идем, кемгә барыр идем, дигән сорау миемне телгәли. Әнине ничек тә яклыйсым, кичерәсем килә. Бәлки яшәргә урыны булмагандыр, бәлки башка сәбәпләр булгандыр, дигән уйлар дулкынында йөзәм», – дип балачак хатирәләре белән бүлеште Эльза ханым.
Исмәгыйль абый вафат булгач, Эльза апа олыгайган әнисен үзләренә алып килә. Кайтам, Исмәгыйль янына кайтам, дип тындырмый, Чургылдысына кайтып китә Нәгыйзә апа. Шунда яшәп дөнья куя.
Язмыштан узмышны табарбыз, дип җырларда җырланган кебек, ятимлектә, ярлылыкта үскән Эльза бәхетенә юлны үзе яра. 8нче сыйныфка ул Аксәет мәктәбенә укырга килә. Укуында тырыш, җәмәгать эшләрендә дә актив, тиктормас Эльза булачак тормыш иптәше Илдус белән дә шушы авылда очраша. Ничек таныштыгыз, дигән сорауга, сугышып, дип җавап бирә ул. «9нчы сыйныфта инде арабызда җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килде. Армиягә озатып калдым, дүрт ел моряк булып хезмәт итеп кайтты. Ә мин үсеп, ныгып тордым», – ди Эльза апа.
Аксәет мәктәбен уңышлы тәмамлагач, Эльза Фәми кызын Җиремҗи мәктәбенә укытырга куялар. Мәчет бинасында башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхтәрәмә Шәймәрданова белән алар дүрт класска белем бирә. Ул аңа укыту серләрен төшендерә. Шул елдан алып мөгалимәнең тормышы мәктәп белән бәйләнә дә инде. Укучылар белән эшләү бик мавыктыра аны. Спектакльләр куялар, концертлар, фестивальләр, спорт ярышлары – барсының да уртасында кайный Эльза Фәмиевна.
Тормышка чыккач, Аксәет мәктәбендә пионервожатый эшен алып бара ул. Читтән торып Бөре педагогия институтына укырга керә. Урманнарда йөреп, болыннарда җиләк җыеп үскән табигать баласы биология фәнен сайлый. Киленнәрен үз кызлары итеп кабул иткән кайнә-кайнатадан да уңа ул. Илдус Гата улы акыллы һәм хәстәрлекле тормыш иптәше була. Әле булса ул аның белән горурланып яши. «Беркем төзәтә алмаган техниканы бер генә карап чыга, майлаган арба сыман йөреп китә иде. Шуның өчен аны «техника докторы» дип атадылар. Илдус тырыш һәм үз-үзенә бик таләпчән кеше. Армиядән кайткач авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Әмиров колхозының төрле тармакларында хезмәт салды», – ди Эльза ханым тормыш иптәше турында. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала туа. Өйдә өлкәннәр булгач алар да каралган, тамаклары тук, өсләре бөтен. «Илдусның әтисе бик яхшы тегүче иде. Ул миңа да, балаларга да бар өс киемен үзе тегеп бирде», – дип хәтер йомгагын сүтә Эльза ханым.
Укытучы кешенең ярты гомере мәктәптә үтә. Онытылмас минутлар аз булмагандыр. «Нык хәтердә калганы: элек малайлар дәрескә ап-ак күлмәктән йөри иде. Беркөн укучым ертык трико, пычранып беткән футболка белән килеп утырган. Күз йөгертеп алу белән аны класстан куып чыгардым. Һәм үземнең ялгышымны аңлап, тиз генә артыннан чыктым да аны кочаклап алдым. «Бүген ашадыңмы?» дигән сорауга ул «юк» дигәнне белдереп башын чайкады. Белеп торам: өендә эчкән әти-әнисе. «Ярар өеңә кайтып өстеңне алыштыр да, класска шакымый гына кереп утырырсың», – дидем. Берни булмагандай тактага дәреслек язам. Класс тып-тын. Бераздан акрын гына атлап укучым килеп керде, ап-ак күлмәк, чиста чалбар кигән. Борылып карасам, кызлар балавыз сыгып утыра. Минем дә күзләр яшьләнде, кабат тактага борылдым. Балага шулвакыт бер җылы сүз җитте бит, дип үземне тынычландырдым».
Тормышта бит төрле чаклар була. Мәкалә героемның да тынгысыз, әмма кызыклы һәм фәһемле гомер юлында бормалары да, сикәлтәләре дә күп була. Мәктәп тормышы – үзе бер дөнья. Тырыш, сүзендә нык торган укытучыны коммунистлар партиясенә кабул итәләр. Егерме ел дәвамында ул пропаганда эшен алып бара. Ел саен Уфада академиядә белемен камилләштереп кайта, үз өстендә эшли. Табиблар, икътисадчы, җитәкчеләр, сугыш юлы үткән ветераннар алдында нәрсә сөйләргә, ничек әзерләнергә – ул барсын да уйлап эш итә. Гәзит-журналларны күпләп укый. 1985-1987 елларда Аксәет авыл Советы башлыгы булып эшли. Ветераннар аны хөрмәт итеп, «безнең комиссар» дип йөртәләр. Әмма кайда гына эшләсә дә күңеле мәктәпкә тарта аның. Укучылары да еш кына: «Апа, сез булмагач, мәктәптә ямь юк, кайчан киләсез инде укытырга?» – дип учакка ялкын өстәп торалар. «Эльза Фәмиевна, укытучы булмасагыз, кайсы юлны сайлар идегез?» – дигән сорауга да ул: «Сатучы, бухгалтер була алмыйм, җырларга, биергә яратсам да артист та булалмас идем. Агроном да булалмам, чөнки уңыш табигать шартларына бәйле, медик та булалмас идем. Укытучы һөнәре – ул минем язмышым», – диде елмаеп.
Бар гомерен туган иленә, халкына, балаларга багышлаган коммунист йөрәкле укытучы. Хезмәт елларында үстергән бакчаларын, ачык йөзле, шат күңелле, эчкерсез укучыларын истән чыгармый. Шушы мәктәп тормышында янәш атлаган хезмәттәшләрен, яшьнәп үткән яшьлек елларын сагына Эльза Фәми кызы.
Чәчкән орлыкларыңның шушы яшьтә җимешен тату – үзе зур бәхет ул. Эльза һәм Илдус Шакировлар үзләренә лаеклы алмаш үстереп, бүгенге көндә балалары, оныкларының уңышларына сөенеп, аларга дөрес тәрбия биргәннәренә инанып, горурланып яши. Алар барсы да югары уку йортларында белем алып, зур урыннарда җитәкче, әйдәүче белгеч, табиб, инженерлар булып хезмәт сала. Үзе ана назы күрмәгән ханым балаларына, оныкларына буыннар чылбыры булып, бар йөрәк җылысын биреп үстергән, күрәсең.