Соңгы елларда районыбыз үзәгендә яңа парикмахер заллары эшли башлады. Ләкин стажлы парикмахерларга да сорау аеруча күп. Алар арасында Фәнәзия Шәмсиева да оста парикмахер буларак танылу алган һөнәр иясе. Аның бу өлкәдә салган хезмәт стажы 33 елдан артып киткән.
Бәләкәй чактан курчакларының чәчен кисеп, чәч кисүче, матурлык тудыручы булырга хыялланган Фәнәзия, парикмахер бүлмәсенең исен ярата идем, ди. Югары Тәтешле 1нче мәктәбен тәмамлагач, якыннары тәкъдиме буенча нефтьчеләр техникумына укырга керә ул. Әмма күңеле ятмый, ташлап кайта һәм парикмахерлар әзерләү буенча Уфа укыту-җитештерү комбинатына юллама ала. Бер елдан район үзәгендә урнашкан «Көнкүреш йорты»на эшкә кайта. Клиентлар күп, парикмахерлар әле генә укып кайткан яшь кызлар, коллектив тату, барсына да эш җитәрлек. Ул елларда ай саен мәҗбүри тәртиптә авылларга чыгып хезмәт күрсәтү каралган иде. Кешеләр җыелып көтеп тора. Күбесе химик бөдрәләтү ясата иде, ә бу күп вакытны таләп итә. Күбрәге попуткага утырып, якын авылларга җәяү атлый алар. Парикмахер кызлар эшләрен кичкә табан гына тәмамлап кайтырга чыга. Яраткан эш белән көн узганы да сизелми. Хәер, көн түгел, гомер үткәнен дә сизми каласың.
Фәнәзия Нигамәтулла кызы Илгизәр Юныс улы белән кавышып, өч балага гомер бүләк итә. Уллары Руслан, Айнур һәм кызлары Айгөл югары белем алып, үзаллы тормыш көтәләр. «Әле генә аларның да чәчләрен үзем кисеп, матурлап җибәрә идем. Хәзер биш оныгыбыз үсеп килә. Кызлар чәчләрен озын итеп үстереп йөриләр. Мәктәп елларында мин дә озын чәч йөртә идем. Чәчне үзгәртеп кисеп карыйсы килә, әмма башка әти-әни хуҗа, чәчеңне кистерәсе булма, дип каты гына әйтеп куялар иде. Гомумән, озын чәчкә караганда, кыска итеп киселгән чәч кешене яшәртеп җибәрә, аны тәрбияләү дә җиңелрәк. Буяр өчен дә, укладка ясар өчен дә уңайлы», – ди чәч кисү остасы.
Хәзер күбрәге модельный прическа ясаталар. Өлкәнрәк хатын-кызлар химик бөдрәләтүне хуп күрә, яшьләр исә асимметрия, каре итеп кистерергә, мелировка ясатырга ярата. Чәч тәрбияләү өчен бөтен шартлар да булдырылган, юка чәчләрне кабартып куяр өчен пропитка ясатырга мөмкин, яшьләргә вертикаль химик завивка да бик килешә. Үз-үзен карап йөртү – ул хатын-кызга гына түгел, ир-егетләргә дә матурлык өсти. Фәнәзия Нигамәтулла кызы ир-егетләрнең чәчен кисү өчен махсус белем алып кайткан.
Әйтүемчә, парикмахерлар бик күп, әмма бер кулга, бер остага күнеккән кеше гел бирегә килә. Элекке кебек чират юктыр, дип керсәм, залда дүрт хатын-кыз утыра. Шуларның берсе химик завивка эшләтә, икенчесе буятып, үз вакытын көтә, шул арада парикмахер бер ханымга модельный прическа ясарга да өлгерде. «Без инде Фәнәзиянең кулына өйрәнгәнбез, үзе мөлаем, үзе тиз һәм яхшы эшли», – дип останың алтын куллы булуын исбатлап, гөрләшеп алды клиентлар. Әйе, юкка гына парикмахерларны «матурлык тудыручы» дип атамыйлар. Алар яныннан бөтенләй үзгәреп, яшәреп чыгасың.
«Парикмахер эше – ул чәч кисү генә түгел, баш тиресенең һәм чәч структурасының нинди икәнен белеп, кемгә нинди прическа, нинди төс буяу килешә – шуны да йомшак кына тәкъдим итәргә белергә кирәк. Парикмахер – психолог та. Монда кешенең моң-зарын да тыңлыйсың, кирәк икән, киңәш бирәсең, кирәк чагында эндәшми генә тыңлау да җитә. Кыска вакыт эчендә клиентның күз алдында матурлык тудырасың. Минем яннан кешеләр елмаеп, канәгатьлек кичереп чыксыннар. Һәр хатын-кыз үзен чибәр, күркәм һәм кирәкле итеп тойсын»,– ди чәчтараш остасы, үзмәшгүль Фәнәзия Шәмсиева. Шуның өчен дә лаеклы ялга чыккач та, яраткан хезмәтен дәвам итә ул.