Әни кешенең балаларын сөйләгәндәге хәләтен берни белән дә алыштырып булмый. Аның күзләре янып тора, йөзләре нурлы, үзе әле берсен, әле икенчесен искә алып, аларның үскәнен күз алдына китерә. Балалар, балалар, алар өйнең яме, алар тормышның мәгънәсе.
II-Җиремҗибашта яшәүче Лилия белән Илсур Шакирҗановлар да биш бала тәрбияли. Ишле гаиләдә балалар бер-берсенә иптәш, дус һәм терәк булып үсә. Үсә торалар, әни куеныннан оча торалар. Зур кызлары Эльвинага быел 18 яшь тула. «Беренче балабыз кыз була ул, дип, әтисе аңа туганчы ук исем сайлап куйган иде. Алтын көзнең чагу төсләре балкыган мизгелдә туган кызыбыз Нефтекама машиналар төзү техниикумында белем ала. Барабанда уйнау белән мавыга. Икенчесен каен җиләге пешкән чакта - ямьле июнь аенда тудырдым. Улыбызга исә Юнир, дип, исемне үзем сайладым. Араларында иң тынычы ул булды, акыллы, сүз тыңлаучан. Әтисе гел вахта ысулы белән эшләп йөри. Улым - минем зур терәгем, ярдәмчем. Быел ул да нефть колледжына укырга керде.
Өченчеләребез - игез кызлар. Нефтекама бала тудыру йортында ул көнне 25 хатын бала таптык. Аларга исемне бик озак сайладык – өйгә кайткач кына Әлфия белән Зөлфия дип кушарга булдык. Алар да кул арасына кереп бара, Күрдем мәктәбендә 5нче сыйныфта укыйлар, рәсем төшерү белән мавыгалар. Мин аларны район балалар иҗат үзәгенә йөртәм. Биюгә дә теләкләре бар, әмма гел йөртергә мөмкинчелек юк.
Кечкенә кызыбыз Назгөлгә биш яшь. Үзем Күрдемгә эшкә йөргәч, аны да шунда балалар бакчасына йөртәм. Белмәгәне юк, бик актив бала. Балалар барсы да тыңлаучан, эшсөяр булып үсәләр. Өченче бала тугач, бушлай җир участогы бирделәр. Адреслы социаль ярдәм белән сыер алуга өлгәштек. Әлеге вакытта «Ана медале» алырга документлар җыям», – дип тормышын сөйләп үтте Лилия ханым.
Лилия Шакирҗанова һөнәре буенча укытучы, әмма аңа рәхәтләнеп укытырга насыйп булмаган. Шуның өчен кайда кушсалар, шунда эшли. Беренче хезмәт юлын Ачы-Елга мәктәбендә башлый. Килен булып төшкәч, авылда укыта. Халык исәбе алуда катнаша, сайлау комиссиясе секретаре вазыйфасын алып бара.
Хатын-кызның өйдә дә эше күп: ашарга пешерү, кер ю, мал карау. Көн шулай үтеп китә, әмма эшкә йөрү ул бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа да хуҗалык рәисе эш тәкъдим иткәч, Лилия ике уйлап тормый бухгалтер эшенә тотына. Ә ике елдан инде «Марс Агро» җәмгыятендә баш бухгалтер вазыйфасын башкара. Үзаллы интернеттан укып өйрәнә ул эшкә.
Быел «Гаилә елы»на багышланган район спорт ярышларында катнашып 1нче урын яулаган Шакирҗановлар гаиләсе. Алар күп балалы гаилә буларак, район Сабантуенда да катнашты. Әтиләре Илсурның читкә китеп эшләве генә кыенлык тудыра. Нишлисең, гаиләне карарга кирәк. Дөнья бит бу. Әмма Лилия белән Илсур зарланмый, бакчада җиләк-җимешен үстерә, кура тутырып малын карыйлар. Район һәм авыл Советы үткәргән чаралардан да читтә калмый алар. Тулы тормыш белән яшиләр. «Тырышсаң, бар да була, балалар гына сау-сәламәт булсыннар. Алар бит безнең тормышыбыз мәгънәсе», – ди биш бала анасы Лилия Наил кызы.
Гөлнара САДРТДИНОВА, табиб-гинеколог.