Исән-сау әйләнеп кайтыгыз.
СВО: Әниләр һәм тормыш иптәшләре
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Кем язмышына нәрсә язылган бит бу тормышта. Өлкәннәр әйтмешли: маңгаеңа ни язылган булса… Әйе, безнең буын ир-егетләренә дә үз го-мерләрен аямый дошманга каршы торырга туры килә. Әле бит Бөек Ватан сугышы авазы да тынып бетмәгән.
Күрдем авыл Советыннан 11 егет мобилизация белән һәм 10 ир-егет үз теләкләре белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Ә тагын читтә яшәгән сигез ир-егетне исәпкә алсак – барлыгы 29 кеше бүген ил сагында тора.
Алар арасында Күрдем авылыннан Руслан Кәримов та бар. Ул 2022 елның сентябрь аенда махсус хәрби операциягә юллана. Аны яратып йөргән кызы Лилия озатып кала. Лилия Шулган авылында яшәүче Ралина һәм Марсель Хәмәтнуровлар гаиләсендә туып-үскән. Кечкенәдән тырышып яхшы билгеләренә генә өлгәшеп белем туплый, мәктәп елларында бию түгәрәгенә йөри. Балачактан үзен медицина белән бәйләргә хыяллана Лилия. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Пермь фармакадемиясенә укырга керә ул. Анда да тик яхшы билгеләренә генә өлгәшеп, быел дүртенче курска барган. «Студент тормышы күпкырлы, укудан тыш әллә ни майтарып булмый, җиде төрле химия, мең төрле дару үләннәренең кеше организмына йогынтысын өйрәнәбез, практика вакытыбыз да урманда үтә», – дип мавыгып сөйли ул. Әмма теләге булган кеше башкаларга ярдәм итәргә дә вакыт таба. Лилия анда волонтерлык белән дә шөгыльләнә.
Руслан Риза улы белән алар укыган чакларында ук Шулган мәдәният йортында танышалар. Егетнең кара чәчләре, очкын чәчеп торган кара күзләре, җиңел аралашуы әсир итә кызны. Руслан машиналар төзү колледжында белем ала. Ул эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлый һәм хезмәт юлын нефтьчеләрдә башлый. Әнисе Резеда ханым кебек җырларга ярата. «Ул һәрвакыт җырлап йөри, эшләрен дә җырлый-җырлый башкара, автомобильләр төзәтергә ярата», – ди сөеклесе турында Лилия.
Әйе, Руслан үзен төрле конкурсларда сынап карый. Ә 2022 елда аны махсус хәрби операциягә мобилизациялиләр. Тагын бер елдан яшьләр тормышларын бергә бәйли. Җәйге матур көндә, Руслан Риза улы кыска вакытлы ялга кайткан август көнендә, алар законлы никахка керә. Һәм тагын аерылышу. Студент Лилия укырга, ә Руслан исә хәрби бурычын үтәргә китә. «Ярый әле телефон бар, Руслан вакыты булган саен шалтырата. Бөтен эшем: уку һәм Русланны көтү инде минем. Тормыш иптәшем махсус хәрби операциядә булгач, төп стипендиягә өстәмә дә бирелә, матди ярдәм дә бирделәр. Тизрәк бетсен иде инде бу мәһшәр», – ди яшь килен, моңсуланып.
Моңсуланырга урын бар, әлбәттә. Күптән түгел Русланның газиз әнисе Резеда вакытсыз вафат булды. Әтиләре Риза Җәдит улының ике улы да хәрби операциядә. Раил дә үзе теләп контракт буенча махсус хәрби операциядә. Без киткәч аңа булышыр кеше дә калмый, дип борчыла яшьләр. Авыр хәл, берни дә әйтеп булмый. Югарыда әйтелгәнчә, маңгаеңа ни язылса…
Русланның ике тапкыр үлемнән калуын да сөйләп алды Лилия. Беренче тапкыр ул кыска вакытлы ялга кайтып киткән чагында аларның блиндажларын шартлаталар, хәрби хезмәттәшләре һәлак була. Бу юлы да автомобильгә утырып алгы сызыкка барырга җыенганда әнисенең үлем хәбәрен җиткерәләр һәм Руслан авылына кайтып китә. Ә ул утырасы автомобильгә дошман снаряды төшеп шартлый, барсы да һәлак була. Икенче юнәлештә булган туганы Раил дә снаряд ярчыгы тиеп яралана. Тор-мышына куркыныч янамагач, егет тагын сафка баса. Күз алдына китерсәң, чәчләрең үрә торыр. Әле бит гәзит битләренә дә Руслан һәлак булды дип ялгыш басылып чыкты. (Безнең игътибарсызлык аркасында киткән мондый төгәлсезлек өчен чын күңелдән гафу үтенәбез). Өлкән кешеләр моны яхшыга юрый, димәк гомере озын була, ди алар. Чынлап та, Руслан бәхетле йолдыз астында туган, күрәсең, шулай гына була күрсен. Шулай гына.
Без серләшкән арада урманнан Руслан да кайтып керде. 20 кубометр агач бүлеп бирделәр, киткәнче әтигә утын хәстәрләп куябыз, дип йөрүе. Быел йортларына зәңгәр ягулык кертүгә ирешкәннәр. Шунысы да бик зур ярдәм. Малга ашлык та, печән дә юнәтеп куйдык, әтигә булышучы волонтерлар булсын иде, дип уфтанып та куйды ул.
Яшь парларның бер дә аерылышасылары килми, күзләре моңсу, ә хәрби кешенең сәгате-минуты кадерле. Анда аны иптәшләре көтә. Күптән түгел генә Руслан дроннар белән эш итәргә укыган. Мылтык тотып, ура, кычкырып дошманга барып булмый хәзер, заманча сугыш бара.
Җомга көн якыннары Руслан Риза улын тагын махсус хәрби операциягә озатты. Хәерле юллар булсын. Хәерле генә…