Тәтешле туфрагында үскәннәр
Сагындыра икән үткәннәр
Фәрзәнә Исмәгыйлева
Канатланып оясыннан очкан кошлар да үз оясына бер генә тапкыр булса да кайтып әйләнә. Кеше язмышлары да шулай, балачагында тәгәрәп үскән урамнарын, белем алган мәктәбен, туган йортын калдырып читләргә китә. Һәм шәһәр тормышы аны тулысы белән биләп ала. Кемгәдер шул кадерле мизгелләрне искә төшереп, йөрәкләрне әрнеткән балачак, үсмер чакка алып кайткан авылына кире кайту бәхете тәти, ә кайберәүләргә юк.
Рәмзия Кәшәпова Югары Тәтешледә туып-үсә. Кызганычка каршы, кыз туганчы ук әтисе вакытсыз вафат була. Әмма ул бәхетле йолдыз астында дөньяга килә. Күрдемдә гомер итүче әтисенең абыйсы Саһман һәм аның тормыш иптәше Римма Рәмзияне үз кызлары кебек кабул итеп тәрбияләргә булышалар. «Мин ике әни белән, сөеп-сөелеп, кадерле бала булып үстем. Римма апаларның ике уллары бар, аның бик кыз алып кайтасы килгәндер, күрәсең. Шуңа күрә ул мине бик ярата, кибетләргә керсәк, матур күлмәкләр алып бирә, курчаклар бүләк итә, җитәкләп мәктәпкә алып бара иде. Әни күкрәк сөтен биреп үстерсә, рухи азыкны миңа Римма апа биргәндер. Аның изгелекләрен гомергә дә онытасым юк. Еш очрашып кына булмады, дөнья мәшәкатьле бит. Ә соңгы баруымда «мама Римма» җәймәндә ята, кеше танымый иде инде. Мин килгәч, ачылып сөйләште, бәлки ул минем килүне генә көтеп яткандыр. Кызым, дия иде бит», – ди Рәмзия ханым. Шушы хәлләрне искә алганда Рәмзия апаның күзләре яшьләнә. Инде әнисе Кадрия апаның вафатына да күп еллар үткән.
Мәктәптә укыганда биергә, җырларга ярата Рәмзия. Бу сәләт аңа әнисеннән килгән, күрәсең. Әнием бик матур җырлый иде, дип хәтерли ул. Югары Тәтешле 1нче мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Уфа дәүләт университетына укырга керә. Укытучылар династиясен дәвам иткән Рәмзия Кәшәпова аны уңышлы тәмамлый һәм шунда ук эшкә кала. Якты йөзле, ягымлы бу кызны кафедрада хөрмәт итәләр, ул тиз арада коллективта үз урынын таба. Аннан соң ул ректоратта әйдәүче белгеч булып хезмәт сала. Озак еллар социаль педагог эшен алып бара, ятим калган студентлар белән эшли. Аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Изгелекләре бүген үзенә әйләнеп кайта Рәмзия апаның: аны туган көне белән котлыйлар, хәл белешеп киләләр, шалтыратып торалар. Син безнең икенче әни булдың, дигән сүзләрен ишетү генә ни тора. Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны ул Рәмзия Әрхәм кызы.
Бергә укыган Марат исемле егеткә кияүгә чыгып, бәхетле гаилә коралар. Тормыш иптәше физика укытучысы булып, үзе университетта эшли. Мәхәббәт җимешләре булып уллары һәм кызлары дөньяга килә. Әти-әнисен сөендереп, бик матур, тәрбияле булып үсеп, югары белемгә ия була алар. Ләйсән программист, һөнәри тәрҗемәче, матур җырлый, аккордионда уйный. Үзаллы иҗат иткән җиде әсәре бар. Ә Артур биергә ярата, румбо, самбо, Латин Америкасы халыклары, бал биюләре белән мавыга, Һиндстан тарихы белән кызыксына. Балалары үз тормышлары белән яши, әниләре белән җәен бергәләп ял итәргә ярата алар. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Марат Фәнил улының гомере кыска була. Бөтен дөньяга җылылык бөркеп, якты нур чәчеп яшәгән тормыш иптәше кисәк китә. «Әни язмышын кабатлыйм, иртә тол калдым. Әмма беркайчан да тормышка зарланып елап утырмадым. Кулым эш белә, хезмәтемдә хөрмәт итәләр. Әни дә, елаганчы көл дә куй, дия иде. Елап утырып ни файда. Аннары еш кына, җырлама, кызым, җырчы кеше бәхетсез була ул, ди иде әни. Минемчә ул сәләт тә бөтен кешегә дә бирелми. Язмыш ни язган шуны үтәбез», – ди Рәмзия апа.
Әйе, кул кушырып уфтанып утыра торган кеше түгел якташыбыз. Мохтаҗларга ярдәм кулы суза, елаганнарны юата, адашып барганнарга туры юл күрсәтергә әзер. Яшьтән миләүшә гөлләре үрчетү белән мавыга ул. «70 төп гөлем бар. Нинди генә сортлар юк анда, эшемдә дә тәрәз төпләре гел гөл белән тулы булды. Әнә шундый хоббием бар минем. Гомумән, гөлне ничек тәрбиялисең, ул шулай үсә, балалар да шулай ук», – дип сөйләп үтте ул. Аның яраткан тагын бер шөгыле: дөнья гизеп, чит илләр белән танышып йөрү.
Лаеклы ялга туктагач та әле эшен дәвам итә Рәмзия Әрхәм кызы. Кем декрет ялына китә, кайсы педагог авырып айлар буе эшкә килә алмый. «Рәмзия Әрхәмовна, ярдәм ит», – дигән сүзгә күнегеп беткән. Сүзләрен тыңлап, яраткан эшенә теләп бара. 2017 елда беренче тапкыр шигырь иҗат итә башлый ул. Караса, ана телендә сөйләшсә дә, язу какшый икән бит. Яңадан татар-башкорт телләрен өйрәнеп, өстәмә дәресләр ала Рәмзия апа. Әнисенә, туган ягына багышлап берничә шигырь иҗат иткән ул.
Әңгәмәдәшемнең дөньяга булган якты карашына, кешеләрне яратуына, тулы канлы тормыш алып баруына сокланып утырам. «Елына 3-4 тапкыр булса да Тәтешлегә кайтырга тырышам, сагынам. Уфага укырга кергәч, әни минем өс-башымны нык карады, матур модалы әйберләр генә кидерде. Бервакыт 70 сумлык бик матур туфли алып җибәргән. Ул чакта хезмәт хакы 80 сум иде. Тырышты, зур кеше булыгыз, диде. Ә мине университеттагы хезмәттәшләрем «эталон моды» диләр иде, бу әниемнең көче, аның тәрбиясе, аның йокысыз төннәре, кылган догалары. Соңгы елларда әти ягыннан нәсел җепләрен барлыйм. Туганнар белән аралашуы шундый рәхәт, – дип сөйләвен дәвам итә ул. – Балалар бөтенләй икенче төрле. Без бик дөрес яшәгәнбез, хәзер киресенә өйрәнергә кирәк. Еш кына автобусларда йөрим бит. Элек яшьләр урын бирә иде, хәзер өлкәннәр. Без коммунистик рухта тәрбияләнгән буын, шуңа язмышыма рәхмәтлемен», – дип, бүгенге көнгә рәхмәтле булып, дуслары, студентлары, ике бертуган сеңелләре белән аралашып, булганына шөкер итеп, үзенә ныклы һәм төпле белем биргән укытучыларына рәхмәтле булып яши Рәмзия Әрхәм кызы.