Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 октябрь , 09:57

Әткәй-әнкәй истән чыгамы соң… Резеда Сафина

Безнең буын белә инде почтальон хезмәтен.

Әткәй-әнкәй истән чыгамы соң… Резеда Сафина
Әткәй-әнкәй истән чыгамы соң… Резеда Сафина

9 октябрь – Бөтендөнья почта көне

Әткәй-әнкәй истән чыгамы соң…

Резеда Сафина

Еллар үтеп, үзебезнең балалар үсеп килсә дә, күкрәк сөтен имезеп, җылы кочагына алып назлап үстергән әнкәйләрне сагыну хисе арта гына бара. Аларның яратып пешергән тәмле ашлары, һәрвакыт әйтә торган сүзләре, йөрешләре, чигәләрендә бераз агарып торган чәчләре, дөнья көтеп сырланган куллары күз алдыннан китми.

Минем әнием Мәхмүдә Вәлинур кызы Гыйльфанова гомерен хезмәткә, туган халкына багышлаган кеше булды. Ул бик матур итеп җырлый, биергә дә оста иде. Кечкенә чагымда аларның әти белән җырлаганнарын хәтерлим.

Безнең әни Бөек Ватан сугышы башланган елда, әтисе сугышка киткән сентябрь аенда дөньяга килгән. Вәлинур әтиләре яу кырында хәбәрсез югалган. Картыебыз Зәйнәп Гайнаншина берүзе дүрт баланы ачлыктан, ялангачлыктан саклап, исән-сау аякка бастырган. Гаиләдә иң кечесе булса да, әни кече яшьтән кирпеч сугу заводында көч салган, фермада сыер савучы булып эшләгән. Тормыш иптәше Робинзон Рәхим улы белән дә шунда танышкан алар. Кияүгә чыгып, мине дөньяга тудырган, аннан энем Ришатка гомер биргәннәр.

Әниебез 1960 елдан алып лаеклы ялга туктаганчы район элемтә үзәгендә хат ташучы булып эшләде. Безнең буын белә инде почтальон хезмәтен. Авыл урамнары буйлап йөреп, һәр йорт капкасында эленгән тартмаларга гәзит-журналлар, хатлар салып китә ул. Бик җаваплы иде аларның эшләре. Йорт саен кереп, пенсия акчасын тарату да алар өстендә булды. Яңгырмы, кармы, буранмы – почта таратылырга тиеш. Әнинең чүпрәктән теккән акча капчыгы бар иде. Ул акчаларын таратып кайткач, кат-кат чутлый торган иде. Бик тырыш булды, шулкадәр эшен яратып, төгәл башкарды ул. Кешеләр дә аңа яхшы мөнәсәбәттә булдылар. Чәй эчерми чыгармыйлар иде.

Әни сөйләшергә иренми, һәркем белән уртак тел таба. Шуның өчен дә аны берничә чакырылыш авыл Советына депутат итеп сайладылар. Ә ул вакытта депутат эшенең җаваплылыгы икеләтә зур булды. Ялгыз калган өлкәннәрнең сораулары буенча йөрсенме, урам коесы буенчамы, башка мәсьәлә беләнме – ул барын да аткарып чыкты. Элек бит күрше-тирә мал өчен дә тавышланып китә, ир-белән хатын арасы бозылган чаклар да була иде.

Әниебез көн дими, төн дими, халык арасында булды. Гәзиткә язылу чорында һәр йортка кереп йөри. Мәктәптән кайткач, мин дә аңа булышырга чыга идем. Ул елларда почтаны Куедадан алып кайталар иде, еш кына соңга калына. Әни кичке тугызларга кадәр почта тарата. Ә бервакыт әнигә урамда йөргән хуҗасыз этләр ябышкан, сумкасын умырып ертканнар, киемнәрен өзгәләгәннәр.

Эш булгач, төрле чаклары булгандыр инде. Аларның һәркайсын ничек хәл иткәнен хәтерләмим, без Ришат энем белән кечкенә идек әле. Ул бик сабыр, әдәпле кеше булды. «Безнең бер кабым ипигә тилмергән чакларыбыз күп булды. Ипикәйнең кадерен белегез, бервакытта да ризыкны әрәм-шәрәм итмәгез», – дип өйрәтә иде әнием.

Әтиебез Робинзон Рәхим улы гомере буе водитель булып руль артында йөрде. Үскән чакта аны сирәк күрә идек. Кичен рейслардан соң кайта, ә иртән без уянып торганчы чыгып китә. Әти ике тапкыр ВДНХга барды. Урып-җыюда катнашып, бронза медаль белән бүләкләнде. «Кем эшләми – шул ашамый», – бу аның яраткан әйтеме булды. Ул ялга да туктамый эшли иде. Эшләсәң акчасы була, бер ай буе өйдә ни эшләп ятмак кирәк, дип әйтә иде. Шулай булуга карамастан, алар әни белән икешәр сыер, үгез, сарык­лар асрадылар. Иртә таңнан авыл урамнарыннан көтү үтә иде. Аннары әниләр, сөтле чиләкләрен тотып, сөт җыючыны көтеп торалар.

Әнинең авыр почтальон сумкасын асып, гәзит-журналлар таратып йөрүе әле дә күз алдымда. Лаеклы ялга туктагач, якыныбыз, бик каты авырып, аяксыз калды. Кайбер табиблар, озак яшәмәс инде, дип кайтарды. Әнине югалтасы килми, мәңге яшәтәсе килә. Аның сызлануларына кушылып йөрәгем әрни иде. Мин аны Мәскәү табибларына алып бардым. Ярдәмнәре зур булды, терелеп аякка бас­ты һәм тагын 24 ел матур итеп яшәде, оныкларын үстерергә ярдәм итте.

Әти-әнинең, дәү әни-дәү әтиләрләрнең тормышы белән кызыксынып, алардан бик күп мәгълүмат алып калдым, дип сөенәм. Картыем Минхәят укырга-язарга белмәгән. Китап укырга яраткан җиңгие аларның балаларына роман геройлары исемнәрен куштырып җыйган. Шулай итеп, гаиләдә Рафаэль, Робинзон исемнәре барлыкка килгән. Әтинең әтисе Рәхим дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аның да язмышы тарихка кереп калган. Әтиләрен кулак дип сөргенгә озатканнар. «Нинди кулак булсын, үзебезнең кибет бар иде. Кешегә ачка үлмәскә эш биргәннәр», – дип властьне тиргәп ала иде дәү әти. Бәхетле үстек, әтиле-әниле, дәү әти-дәү әниле булдык, урыннары оҗмахта булсын.

Үзем Югары Тәтешле 1нче мәктәбен тәмамлап, Самара техникумында элемтәче һөнәрен үзләштердем. Районда АТСта 27 ел электромеханик булып эшләдем. Ринат Гаделгәрәй улы белән гаилә корып, ике балага гомер бирдек. Әлеге вакытта Гүзәл кызыбыз Башкорт дәүләт медицина университетында, Нияз улыбыз Удмурт дәүләт университетында югары белем алалар. 2005 елда үзаллы эш ачып җибәрдек. Тырышсаң, бар да була. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм, балалар интернатларына, янгыннан бәла-каза күргәннәргә дә ярдәм күрсәтәбез. Үзебез өчен кош-корт, мал тотабыз. Соңгы елларда ислам дине нигезләрен өйрәнү белән мавыгам. Әни дә олыгайгач намазга баскан иде. Әткәй-әнкәйнең рухларын шатландырып, бер дога укып куйсам да, күңелем була. Яшь чакта нык тырышсаң була ул. Беркемнән дә бернәрсә дә көтеп утырмагыз, дип тәрбияләделәр алар безне. Шөкер, шулай яшәргә тырышабыз.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: