Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль , 10:38

Ана йөрәге – Ватан сагында

СВО: әти-әниләр һәм тормыш иптәшләре    

Ана йөрәге – Ватан сагында
Ана йөрәге – Ватан сагында

Тәтешле районы халкы махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк бердәм булып алгы сызыкка ярдәм кулы суза. Ир-егетләребез Ватан сагында тынычлыгыбызны саклый; тылдагылар аларга мөмкин кадәр терәк була. Күптән түгел бу ярдәмнәр арасында һәркемнең йөрәген тетрәндергән, күңелгә тирән үтеп кергән вакыйга булды.

Бу – улы махсус хәрби операциядә һәлак булган ананың, райондашыбыз Гүзәлия Занинаның изге гамәле. Ул яугирләргә ярдәм итү максатыннан 500 мең сум акча бүләк итә.

Гүзәлия апа 1956 елда Югары Тәтешледә Вәгыйдә һәм Муллахан Хәсәновлар гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында 8нче сыйныфны тәмамлагач, Чайковский һөнәрчелек училищесында белем ала. Александр Павлович белән матур гаилә коралар, ике балага гомер бүләк итәләр. Заправкада, аннары 20 елдан артык дәүләт банкында намуслы хезмәт юлы үтә. Аның күңеле һәрчак район, илебез тормышы белән бергә тибә. Менә шундый олы йөрәкле ананың игелекле эше бар тирә-якны сок­ландырды һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның рәхмәтенә лаек булды.

Республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Радий Фәрит улы Гүзәлия ханымның бу батырлыгын телгә алды һәм: «Ярдәм итүгә омтылыш – безнең мәдәни кыйммәтебез. Ул халыкның иң тирән катламнарыннан чыга», – дип билгеләде.

Радий Хәбиров Гүзәлия Муллахан кызының әйткән сүзләрен залга да укып ишеттерде:

«Улымны инде кире кайтарып булмый, бу ачы хәсрәт минем белән гомерем ахырына кадәр булачак. Ләкин анда, салкын окопларда, хәзер меңләгән шундый ук уллар бар. Бу акчалар кемнеңдер коткаручысына, кемнеңдер саклаучысына әйләнсен иде. Мин аларны ихлас йөрәктән бирәм – без монда, без аларның артында, без һәрберсе өчен дога кылабыз. Әгәр бу ярдәм бер генә баланың да исән-сау әнисе янына кайтып җитүенә булышса – димәк, минем улым юкка һәлак булмаган. Аның йөрәге башка берәүдә тибүен дәвам итсен».

Гүзәлия Занина финанс ярдәмне Шәйморатов исемен­дәге волонтерлар штабына тапшыра. «Сезнең ярдәм – гади бер сумма гына түгел, бу – коткарылган гомерләр, сугыш кырында ир-егетләрне саклаучы ана фатыйхасы. Мондый аналар булганда халкыбыз җиңелмәс», – дип, зур рәхмәт сүзләрен җиткерде аңа волонтерлар.

Гүзәлия апаның язмышы ачы хәсрәт һәм зур югалтулардан тора. 1993 елда тормыш иптәшен мәңгелеккә югалта. Кызганычка каршы, аңа ике газиз улын да җир куенына салырга туры килә. 2022 елда кече улы Алексей каты авырудан вафат була.

Олы улы Дмитрий Занин махсус хәрби операциядә үз гомерен фида кылып, батырларча һәлак була. Дмитрий 1980 елның 8 маенда Чернушка шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләләре белән Югары Тәтешлегә кайтып төпләнә алар. Югары Тәтешле 2нче урта мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, ул Әрибаш һөнәрчелек училищесында водитель һөнәренә укый. Армия хезмәтен Әрмәнстан-Төркия чигендә пограничник булып үти. Армиядән кайткач, Уфада эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Сургут нефть компаниясендә эшли, шулай ук М12 автомобиль юлын төзүдә намуслы хезмәт сала.

Дмитрий бәләкәйдән изге күңелле, ярдәмчел, тырыш булып үсә. Авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә була.

Чын патриот буларак, Дмитрий Александрович илебезгә хәвеф янаганда читтә кала алмый. Зүрәнисенең бертуган абыйсы Сәгыйть Хәсәнов та Смоленск шәһәре янындагы сугышларда геройларча һәлак була һәм анда туганнар каберлегендә җирләнеп кала. Сәгыйть абыйсының язмышы һәм батырлыгы да Дмитрий өчен зур үрнәк булып, Ватан сагына басарга этәргеч бирә. 2024 елның 1 ноябрендә РФ Оборона министрлыгы белән хәрби контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юллана ул. Кызганычка каршы, Тәтешленең каһарман улы анда мәңгелеккә башын сала.

Гүзәлия Муллахан кызының, йөрәгендәге шушы ачы хәсрәт­ләргә карамастан, якташларыбыз турында кайгыртуы, башка аналарның балалары исән калсын өчен ярдәм итәргә әзер булуы сокландыра. Бу – ана мәхәббәтенең, фидакарьлекнең һәм миһербанлыкның иң югары күренеше!

 

Зинира ФӘХРИУЛЛИНА

Автор: Зинира Фахриуллина   
Читайте нас