Барлык яңалыклар
Иҗат
24 июль 2019, 18:17

Ничек җавап бирерсең?

Колагына ишетелә башлаган тавышлар аны куа-куа урманга алып барды.

Аларның кырын эшләре барысына да мәгълүм иде. Карап торырлык чибәр гармунчы ир, төскә-биткә башкалардан берни белән дә аерылып тормаган, гаиләсе, балалары өчен җан атып яшәгән бу хатынга ничек караган да, ничек аны үзе белән "кәҗә сукмагы"ннан алып китәлгәндер... Ире үлгәч, ныклап якынайды алар. Сөяркәнең кунып калган чаклары да ешлады.
Хатыны турында уйларга вакыт бармени?! Ир ләззәт кичте. Ә хатын сыкрап кына түзде дә түзде. Ир бирмәкнең җан бирмәк икәнен ул үз башыннан кичерде.
Еллар узды. Ике хатынга бер ир чирләп үлеп китте. Ә сөяркәсенә сәер тавышлар ишетелә башлады.
Алар иске татар телендә сөйләшә. "Угылыңны үтер!" дигәннәре дә бар... Кайчак үзләре дә күренеп кала - кеше башлы зур күселәр.
Үләр алдыннан алар аны сөяркәсенең хатыныннан гафу үтенергә тезләндерде. Ул яшәгән йортка кадәр артына тибә-тибә куып алып бардылар. Тезләнде хатын, гафу сорады. Әмма аны гафу итүче генә булмады.
Шул ук тавышлар аны урманга алып итте. Хатын шунда адашып үлде...
Яшерен мәхәббәт хакны югары куя шул. Түләп бетерерсеңме?
Кызыл таң гәзитеннән
Читайте нас: