Синең белән кавышырга иде,
Алдан әзерләнгән келәттә.
Өзелепләр калган бер җыр сыман,
Синең белән кавышырга иде
Бикләнергә иде бер төнгә.
Башка берәү белән бикләде шул
Язмыш дигән усал бер җиңгә.
Синең белән кавышырга иде
Акланмады минем ак теләк.
Безнең кайнар сулышларны көтеп,
Карайгандыр инде ак келәт.
Синең белән кавышырга иде.
Һич тормышка ашмый шул теләк.
Җиңгә бикләп куйган ак келәттәй
Ачылмас ла инде бу йөрәк.
Балдагыңны зинһар күрсәтмә.
Кургаш сыман ята йөрәккә.
Умырыплар тешләп алыр идем,
Буем гына җитми терсәккә.
Әллә богау синең балдагың?
Сыгыла бит бугаз-тамагым.
Син үзеңне үзең алдасаң да
Мин үземне килми алдасым.
Сагышымны вакыт таратмый,
Беркемне дә йөрәк яратмый.
Бер кысармын, бер кочармын сине,
Бармагыңны кыскан балдактай.
Шагыйрьләр–хыялыйлар диләр,
Әйтсеннәр лә, шуннан ни-нәрсә?
Киңәйтәләр түгелме соң алар,
Кабызалар өмет хыялыйлар,
Йолдызларга китсә алар алып,
Торырсыз сез карап-шаккатып.
Хыялыйлар аркасында, бәлки.
Йолдыз парыгызны күрерсез.
Йөрәкләрдән йөрәкләргә сөю
Ай нурында төнлә үрерсез.
Шагыйрьләр–хыялыйлар диеп.
Тәкъдиремә әйтәм рәхмәтемне,
Каурый каләм биргән туганда.