Барлык яңалыклар
Иҗат
6 август 2019, 18:56

Килмешәк

«Килмешәк»Зәйнетдин карт калтыранган сул кулы белән урындык башына, уң кулы белән таягына тотынды. Гәүдәгә ябык, җиңел генә күренсә дә, карт сөякне кыймылдатып йөрүләре бик авыр аңа. Тагын бераз гомерем булса иде, нинди начар вакытларда яшәдек: ачлык та күрдем, сугыш та үттем, инде байлыкта яшибез дип сөйләнә һаман яшәүдән туймаган 95 яшьлек Зәйнетдин.

Зәйнетдин карт калтыранган сул кулы белән урындык башына, уң кулы белән таягына тотынды. Гәүдәгә ябык, җиңел генә күренсә дә, карт сөякне кыймылдатып йөрүләре бик авыр аңа. Тагын бераз гомерем булса иде, нинди начар вакытларда яшәдек: ачлык та күрдем, сугыш та үттем, инде байлыкта яшибез дип сөйләнә һаман яшәүдән туймаган 95 яшьлек Зәйнетдин. Авыз эчендә калган бер теш төбе белән әвәләп, бер ризыкның да тәмен табып ашамый, элекке кебек шатырдатып чәйнәп ашамагач аны. Сиксәндә дә әле тешләре тезелеп тора иде, әллә күз тидерделәр, тешең үзеңнекеме, дип сорыйлар иде аңардан. Картайтты инде, карттайтты. Ә узган гомер ул менә, уч төбендәге кебек кенә, барысы да хәтердә.
Алты яшь чагында әтисе Исламгали карт белән колхоз сарае түбәсен ябарга дип камыш кисәргә килде алар. Көзге салкын көн, инде арбаны өеп тутырганда гына, әтисе бил тиңентен салкын бозлы суга чумды. Шул килеш тә әле камыш кисеп арбаны тутырмый кайтырга кыймылдамады. Якындагы авылда бер кешенең мунчасына кереп төн кунып, иртәгәсен кире кайттылар. Шул көннән алып әтисе маңдымый, бертуктаусыз бума ютәл белән интекте, һәм күп тә үтми, гаиләсен калдырып үлеп тә китте. Исламгали башыннан да күп үткән иде шул, ачлыгын да күрде, ялангач та булды. Бер бәхетең булмаса, пешкән алма бул. Зәйнетдиннең әнисе – бай мулла кызы булган Әсмабикә эшкә бик сүлпән, дүрт баланы чаклы-чоклы аякка бастырды. Олы улы сугыш башланган көннәрдә үк фронтка китте, һәм шул китүдән хәбәрсез югалды. Энесе белән кечкенә сеңлесен әнисенең туганнары тәрбияләргә булышты. Туган-тумачалары бердәм ярдәмчел иде. Ике ат сыер, күтәрмәле йортта торган дәү әтисен кулак, дип сөргенгә җибәрделәр, Зәйнетдин кечкенә иде әле ул чакта. Балачактан иптәшләре белән колхоз эшенә җигелгән Зәйнетдинне дә 17се тулар-тулмас армиягә алдылар, хәер аның туган көнен, елын, төгәл генә әйтеп булмый иде, укырга-язарга белмәгән әнисе аны, улым син юл тиресләнгәндә тудың, ди торган иде. Туу таныклыгына моны кем ничек аңлый, шулай гына язып куйган булырга тиеш. Уфа шәһәрендә сержант мәктәбендә хәрби белем ала ул, малайлыктан Зәйнетдин шулай чыга. Аларны җыеп беренче украин сугышына итеп кушалар. Күпне күрә яшь солдат башыннан үткәннәрен ул гомере буе сөйли, сөйләп бетерә алмый. Сугышка кергәндә авылда үскән мулла оныгы гел Аллаһны исенә төшерә. Исән кайтсам, биш вакыт намазымны калдырмас идем, дип Ходайдан ярдәм сорый ул. Дошманга каршы атакага күтәрелгәндә янындагы иптәшләре чебен кебек кырыла, колак төбендә генә сызгырган пуля ни хикмәт, аны урап үтә сыман
Дошманны куып Берлингача барып җитә ул. Җиңүне шунда каршылый. Сугыш туктаса да хезмәтен дәвам итә. Украинаның Харьков шәһәрендә Катерина исемле кыз белән таныша. Катнаш гаиләдә Валентина исемле кыз туа. Икенче елга уллары Валентин дөньяга килә. Катеринаның зур булмаган йортында яши алар. Берсеннән берсе кадерле балаларның телләре «папа» дип ачыла. Яшьлек егәрлеге белән генә кавышкан Катерина иренең русча начар сөйләшүен дә яратмый, аны төрлечә мыскыл итә. Дөресен генә әйткәндә Зәйнетдин бик яхшы итеп русча сөйләшергә дә белми, һәрбер яңа сүзләрне җентекләп өйрәнә бара иде. Кулында балтасы уйнап торган оста ир, кемгә чолан эшли, кемгә тәрәзә просы суга – әз булса да акча таба. Сугыштан соң биш ел вакыт шулай үтә. Хатынының яман сүзе гаиләсен ике баланы калдырып китәргә мәҗбүр итә. Озак еллар кызы белән ике арада хатлар йөри. Кызы кияүгә чыга, улы өйләнеп, балалар үстерә. Ара ераклыгы гына түгел, дөнья мәшәкатьләре дә күп булу сәбәпле, аларга күрешергә насыйп булмый.
Фәрзәнә Исмәгыйлева. Ахыры алдагы санда.
Зәйнетдин күрше авылга кайтып, водитель булып эшкә керә. Ипи пешерүче булып эшләгән кызга гашыйк була. Сугыштан кайткан баһадир кебек иргә тагылучы хатыннар күп була әлбәттә. Әмма ул Фәһимәне сайлый, һәм алар яшәргә кайнаталарына кайта. Фәһимә үз авылында сатучы булып эшләгән чорда аның кибетен талыйлар. Аның тормышында кара тап булып калган бу вакыйганың сәбәбен ул еллар узгач белә, пенсия яшенә җиткән авылдашы: сине без төп башына утырткан идек, авыл егетләрен иш итмәдең эре булдың, килмешәк алып килдең авылга, дип мактанды. Авыл егетләренең шуклыгыннан соң Фәһимә әтисенең сыерын сатып, кибеткә бурычын түләде. Моның өчен аны атасы гомер буе «безне сыерсыз калдырдың, дип гаепләде. Бик гадел иде Мөфтах карт. Үзе авылда рәис булып эшләгәндә халык ачтан үлмәсен, дип аларга ашлык таратты. Моның өчен аны төрмәгә утырттылар. Ә елап күзләре сукырайган әнкәсе белән энеләрен, сеңлесен аякка бастыру Фәһимә өстенә калды, көнне төнгә ялгап дөнья йөген тартты ул. Әмма бирешмәде. Әтисенең гаепле түгел икәнен исбатлаган документлар артыннан йөреп, аны кайтартты. Болай да күпне күрде әтисе: беренче герман сугышында иптәше белән дошманга әсирлеккә төшкәч, аларны зур дуңгызлар янына ябып куялар, Агач сарайга ут төртеп чыгып кача ике дус, алардан качып сербларга барып сыенмакчы була, ә тегеләре безне аттырасыз, дип аларны кабул итмиләр, эзләрен югалтыр өчен су эченнән бара алар. Каты авырып полякларга барып юлыга. Поляклар исә, безгә эшче көчләр дә кирәк, ирләр дә бик кирәк, бездә калыгыз, гаилә корыгыз, дигән тәкъдим ясыйлар. Авылда гаиләбез бар, дип кайтыр юлга чыга ике дус. Үзебезнең якларга кайткач, тагын тикшерү, тукмаулар, тән һәм җан җәрәхәтләре ала Мөфтах. Мең михнәтләр аша үтеп өч ай тулып узганда авылга кайтып керә ул. Әмма беркемгә дә үпкә тотмый, заманы шул була.
Фәһимә белән Зәйнетдин кавышкач Казахстанга эш эзләп юл ала. Ул заманнарда Казахстанга безнең яктан бик күпләр барып урнаша. Казахлар үзләре эш сөйми «эшче килә»дип безне шатланып каршы алды дип хәтерли Зәйнетдин карт ул елларны. Анда аякка басып, тын алып җибәрә алар. Бер-бер артлы уллары дөньяга килә. Әтиләре аларны үзе белән охотага алып бара. Олы улы бик сабыр булса да черки талавына түзә алмый, пипиләр ашый. еласыны китерә, дип тә бетә кычкырып елап та җибәрә. Ә кечкенә Илдус шук малай. Кепкәсен кыек салып киеп, Ленин бабай булам, дип йөри. Казах картлары аны бик ярата, ике халыкның дуслыгын аңлаткан исемне хуплыйлар. Килгән саен аңа бүләк алып киләләр. Кечкенә баланы кем яратмас. Инде яңа урында өйрәнеп төпләнеп яши генә башлаган татарларны борчуга салган хәбәр тарала. Тиздән кытай сугыш ача имеш, нишләрбез дип уйга кала алар. Шөкер кайтыр җирләре бар, әти-әнисе исән. Булган дөньяларын таркатып кире авылга кайтырга киңәш итәләр. Билгеле инде читтән кайткан кешене авыл куштаннары өнәми. Урын алып, йорт тергезмәкче була гаиләсе белән бабасында көн күргән Зәйнетдин. Беркөн Мөфтах картның йортына авыл каравылчысы килеп керә «Зәйнетдин, син монда йорт тергезмә» ди ул, тел төбе аңлашыла әлбәттә, аңа. Өйгә, дип кискән агачларына кадәр урлап китә явыз кешеләр. Әмма ул талашып йөрми, югалып та калмый, менә дигән йорт бетереп керәләр, бал кортлары үрчетеп җибәрә, бакча тутырып алмагачлар утырта, көнләшмәслек түгел шул. Акыллы уңган хатын белән дөньялары гөрләп тора. Аның белән җиде бала тәрбияләп үстереп аякка бастыра. Әйтүе генә җиңел, Фәһимәгә өйләнеп аларның авылында йорт тергезгән Зәйнетдингә көнчелләр килмешәк исеме тактылар. Кайда гына барса да «Килмешәк», дип тагылган исеме алдан йөреде. Әле балалары үсеп таралгач та, син кергеннән дә шундый акыллы балалар туар икән, дигән сүзләр ишетте ул. Күзләр тимәсен балалар бар да үз тормышлары белән яши, кешедән ким хур түгелләр. Бәлки артык җирләре дә бардыр. Һәр хәлдә Зәйнетдин карт алар белән горурланып яши.
Гомер буе умарта кортларыннан өзелмәде. Үзе җитешмәсә балалары карады..
авызлары балда-майда булды. Корт аерган, бал аерткан көннәре аеруча җанлы була торган иде. Кортлар да бит ризыкларын алганны яратмый. Бер умарта корт бик усал, юлында кемне очраса шуны чага, чагу гына түгел күче белән килеп сарый. Урамда уйнап йөргән малай-шалайның я күзләре шешеп чыга, я авызлары бәлеш кебек җәелә. Ярый ул вакытта аллергия дигән чире сирәк иде. Бәлки авылда андый авыручы бөтенләй булмагандыр да. Җәйге эссе көнне берничә умарта корты аера, бермәл арткы урамда яшәгән рус әбиенә күче белән ябышканнар, ашыгыч ярдәм шул булды, әбине бәйләп коега төшерделәр. Ә кортлар талаган аты шундук ятып үлде. Кечкенәдән атка атланып, елга кичкән малай чагын сагынып, колхоздан көлекәй алып үстергән иде, насыйп булмады Зәйнетденгә ат карарга. Ярый әле кешенеке түгел, үземнеке дип шатланды ул вакытта. Югыйсә килмешәкнең ни ишетәселәре билгеле иде.
Еллар үзенекен итә. «Килмешәк» дип тел чарлаган көндәшләр күптән гүр иясе. Ә килмешәк Зәйнетдин яши бирә. Яшь чагында авылда кул сызыкларыннан карап гомер юраучы Кәримә дә гомерең озын, балаларың күп була. Бал кортлары карап та бәрәкәт алырсың, дип юраган иде. Юраганы юш килде ахры. Пенсия яшенә җитеп вафат булган балаларын да җирләде. Хәер, карт инде аларның хәлен аңламый, аңларлык та түгел бала акылы кергән. Кайчагында чәбәләнеп үчти-үчти уйнап та ала, күзенә теләсә нинди әкәм-төкәмнәр дә күренә. Бәхетенә каршы ярый әле кызлары бар.«Балам, кызым, Заһидәм, Хәбибәм дип яратып эндәшә ул аларга. Аныкыча булмаса,мине апагызга итеп куегыз, яки апаеңа барам, дип пыртузынып алган була. Ярты сәгатьтә үтми сүзне икенчегә борып, май ашаган песи кебек әйткәнен оныта. Хәерлегә булсын. Балаларның гына аның белән сөйләшеп, аны тыңлап утырырга вакытлары җитми, эштән арып кайталар да әтиләре авыз ачканчы, үз бүлмәләренә кереп китәләр, әйткән сүз зәңгәр томан кебек һавада эленеп кала. Бик авыр шул чакларда. Кайчагында янына күршедә яшәүче Садрый кереп утыра. Зәйнетдин аның дивана икәнен белми тыңлый, дип уйлый, шуңа сөйләп эчләрен бушата. Кайчагында күршедә генә яшәгән яшь хатын да кергәли, куллы икәнен сизә карт бу хатынның. Ә тегесе аны күрми, дип уйлый. Үзенә әйтмәсә дә попугай сыман шул әйбереңне алды, монысын тотып карады, дип отчет бирә Зәйнетдин кызына. Хәйләкәрлеге бар инде алай. Бу холыгы аның карт әтисенә тарткан. Ат өстендә гармун тартып җырлап йөргән ул. Совет төзегән заманнарда акча сорап килүчеләр теңкәсенә тиеп акча даулыйлар икән, тегеләй дә болай да аңлатып карый икән бабасы, аңларга теләмиләр шулчак, и-и-и туганнар коены сатарга белешкән идем, килгәннәрдер инде, дип китеп барган дип сөйли авыл халкы. Дуслары белән Сталинны телгә алган өчен 14 ел төрмә шулпасын дә чөмергән ул. Аннан исән-сау әйләнеп кайткан бабасы, Сталинны үзен күрдем. Украинада Виннецада бухгалтер булып эшләдем, Сталинны икәү, дип сөйлиләр иде ул вакытта. Дөресме, юкмы, как дела Сашка, дип аркадан сөеп китә, дип сөйли иде бабасы. Гәраб телен, рус телен бик яхшы белгән алдынгы карашлы кеше иде мәрһүм.
Үткән елларын, башкарган эшләрен, балаларын берәм-берәм барлап көн үткәрә Зәйнетдин. Акыллы иде Фәһимәсе, задурлашып яшәде, беркайчан да җебеп, күз яше чыгарып тормас иде. Шуның өчен дә авыл ирләре көнләште шикелле Зәйнетдиннән. Авылда бер уңган хатын булды шул балаларының анасы. Әле дә әнә аны төшендә күрсә инәгез мине алырга йөридер, төшемә керде, дип иртә белән төш юрарга керешә. Начар яшәмәде Исламгале улы, бер кешегә яман сүз әйткәне булмады. Дөнья киң, яшәсеннәр, әмма һәр кеше үз гомерен яши, кешенекен алып өстәп булмый. Сугыштан соң биш вакыт намазын калдырмаган Зәйнетдин карт моны яхшы аңлый.
Фәрзәнә Исмәгыйлева.
Читайте нас: