Барлык яңалыклар
Иҗат
21 август 2019, 17:52

Илфат Шәехов - атказанган!

Казанмыйча?! Аның кебек оста гармунчылар күптән казанырга тиеш иде бит бу исемне!Салават Фәтхетдиновның баянчысы, Тәтешле егете Илфат Шәеховка кичә "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

"Хөрмәтле дусларым! Сезнең белән куанычымны бүлешәсем килә! Кичә, көтмәгәндә генә, концерт барышында Татарстанның атказанган артисты булдым!
Минем шушы кечкенә хезмәтемә шундый зур бәя биргәннәре өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, Татарстан Мәдәният министрлыгына, җитәкчебез Салават Зәкиевичка, Ләйсән Рәсимовнага чиксез зур рәхмәтлемен! Алдагы көннәрдә, алдагы елларда да, республикабызга, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә ант итәм!
Шулай ук зур рәхмәтем яраткан тамашачыларга, гаиләмә, дусларыма, коллегаларыма!" - дип язган Илфат Шәехов.
Танылган баянчыны коллегалары, тамашачылар да котлаган: "Ысын күңелдән ҡотлайым, Илфат! Мәнфәғәтен күрергә яҙһын!", "Күптән лаек син моңа, абзый!", "Сиңа әллә кайчан бирергә иде инде, алайса, ике көнлек җырчыларга әллә кайчан бирделәр", - дигәннәр.
Бу хакта "Интертат.ру" яза
Читайте нас: