Гафурның кулы эшләде, ә уйлары моннан ике ел элек булган вакыйгага әйләнеп кайтты. Нәкъ кошлар җылы якка очкан алтын көздә чыгып югалды аның Юлиясе. Югалды, дигәне дөрес тә булмас, шәһәрдән кунакка кайткан бер кешегә ияреп чыгып китте ул. Ә бит бер-берсеннән башка яши алмас кебек яратышып өйләнешкәннәр иде алар. Ир дә, хатын да уңган – кулларыннан гөлләр тама. Юлия аш-су пешерергә оста, ә Гафур бакча үстерергә ярата. Көзге уңышны бергәләп җыя иде алар. Төрле хайван сурәтләре, әкәм-төкәмнәргә охшаган кишерләргә, бәрәңгеләргә карап, рәхәтләнеп көлерләр иде. Хатын юк, диеп тормады, Гафур быел да иртә яздан бакчасына яшелчә-җимешен утыртты. Җәй буе су сипте, утады, төпләрен йомшартты. Җәй уртасы җиткәч, тирес белән көл җебетеп, әчетеп сипте. Август аена бөтен бакчасы шаулап җимеш бирде.
Җимеш, дигәндәй, Юлия белән аның арасы балалары булмаганлыктан бозылды бит. Күпме генә дәваханә юлын таптасалар да, күпме генә әбиләрдән эч күтәртеп, им-том ясатсалар да файдасы булмады. Табиблар биргән даруларны эчеп, Юлия симерүдән башка файдасын күрмәде. Үз кайгысына күмелеп, кайчагында кулы рюмкага үрелгәне дә булгалады. Әмма ул үз-үзен кулга алырга көч тапты. Ә Гафурның читтә кызы үсә иде. Армиядән кайткач, кунакка килгән кыз белән очрашып йөреде ул. Бик оялчан иде Гөлназ, үлеп гашыйк булды ул Гафурга. Тик китәргә вакыт җитте. Үзенең авырлы икәнен соңрак аңлады. Ә Гафур бер атна ялга кайткан авылдашы Юлияне озатып йөреде дә, өйләнеп тә куйды.
Матур яшәделәр, яңа йорт тергезеп чыктылар. Икесенең дә килмәгән ягы юк. Тик менә бала булмавы бәгырьне телгәли. Шулай икәүдән икәү яшәп, җиде ел вакыт үтте. Туганнары аларга бала алырга да тәкъдим итеп карады. Үземнекен сөеп, тәрбиялисем килә, диде Юлия кырт кисеп. Ә бер бәйрәмдә туганнарына кунакка кайткан Байрас исемле ир белән танышты. Гафурга караганда әллә ни матур да түгел иде ул. Ләкин никтер Юлия аңа тартылды. Күрше авылга өшкерә торган әбигә барып кайтам, дип чит ир белән очрашты һәм, Байрасның тизгә генә кайтканын белгәч, аның белән чыгып китәргә булды. Күп уйланды Юлия, тамагына ашау үтмәде, йокысы йокы булмады, Гафурга әйтергәме-юкмы, дип баш ватты. Ир исә аның үзгәрүен сизенде. Әмма бала булмаганга шулайдыр, дип әллә ни әһәмият бирмәде. Бер көн эштән кайтуына өстәлдә яткан язуга күзе төшкәч кенә аңлады ул эшнең нидә икәнен. Үзен үтә ялгыз тойды ул. Йөрәге янса да, ярый китсә китәр, бәлки аның белән бәхетле булыр, дип үз-үзен юатты. Дөньясын, ирен ташлап чыгып киткән Юлиядән ике ел бер хәбәр дә булмады.
Быелгы ел яңгырлы булды. Гафур алган суганнарын түбә астына җәеп корытырга куйды – бүкәнләп куярга кирәк. Җыйган карлыганнарын да кайнатасы бар икән. Кибет ябылганчы, дип урамга атлады. Каеннар янында җыелып ала каргалар оча. Озын агачны бер-ике әйләнделәр дә, ботакларына кунып, нидер киңәшләшкәндәй, каркылдарга тотындылар. Каен яфраклары да тәлгәш-тәлгәш булып саргаеп бара. Быел көз иртә килер, ахры, дип уйлады ир. Көз әллә ничек инде ул, үзе муллыгы белән юандырса да, күңелләрне сагышка сала. Гафурның да өзелеп Юлиясен күрәсе килә. Сагына, юксына ул аны. Кайларда йөри икән? Карлыганнарын кайнатып, банкаларга тутырып куйды һәм «Юлдаш» радиосын ачты. Күңелләрне әллә кая җилкендереп моң агыла. Гафур акрын гына киенеп урамга чыкты. Төн. Караңгы. Кичекмәстән ирнең аяклары югары очка атлады. Җаны никтер тыныч түгел, нәрсәдер булыр сыман тоела. Авылны чыгып киткәнен дә сизмәгән, тукталышта басып тора икән. Акрын гына яңгыр сибәли башлады. Ул эре-эре адымнар белән өенә ашыкты. Ул ашыккан саен яңгыр тамчылары да шәбрәк төшә. Аяк астына карап кына атлаган Гафур капка төбендәге ут яктысына игътибар итте. Анда ниндидер шәүлә бар иде. Күршеләрнең сыеры керми калгандыр, ашап туймый, гел урамда куна, дип уйлады ул. Килеп җитүгә аптырап калды, капка төбендә бала кочаклаган Юлия басып тора иде.