Барлык яңалыклар
Иҗат
6 сентябрь 2019, 16:41

Көзге яфрак

Җиргә көзге яфрак өзелеп төште. Аяк астындагы миллионлаган яфракның берсе. Тик ул әле кояшка үрелеп үскән агычыннан җиргә багып туймаган иде. Ә саксыз җил рөхсәт сорап тормады: үз бишегенә салды да, тибрәтә-тибрәтә очыртып алып төшеп китте. Яфрак, әйтерсең дә, соңгы тапкыр, соңгы биюен башкаргандай талпынды. Җирдә аның кебек иптәшләре бихисап иде. Хәтфә юрган булып түшәлгәннәр дә, хәрберсе үз уена чумган

...Әле кайчан гына яз иде. Җылы тиргә батып, кар астыннан елмаеп май чыкты. Кояшның саран нуры һәрбер агачны сыйпап үтте, бөреләрне уятты. Табигать әле ярыйсы гына сынады аларны: бер туңдырды, бер эретте. Инде генә бөреләнәм, дигәндә, саксыз адәмнәр килеп кәүсәсен тиште, яшәү сутын агызды. Ташны, асфальт түшәлгән юлны тишеп чыккан үләннәрдән үрнәк алып, яфраклар да моңа гына бирешмәде. Җәйләрен аларны сайрар кошлар иркәләде, оя корып балалар чыгарды. Бик бәхетле көннәр кичерде шул каен яфрагы. Гашыйк парларның серен дә бары ул гына белә иде. Татлы хәтирәләрне яңартканда, ул үзе янында гына эшләпә кадәр чаган яфрагын шәйләде. Ул да бит җәй буе көтүчесенә эссе кояштан ышык бүләк итте. Көтүченең кызы килгән көннәрне ул аеруча тырышып башын иде. Аңа якынрак булырга омтылды. Әнә, миләшнең чагу яфрагы да монда. Тик ул җирдә озак ятмас, бигрәк матур шул. Аны кем дә булса алыр, корытыр һәм матур бер панно ясар. Яфрак бу миләш яфрагына сокланып та бетә алмады, берәү аңа терәлеп үк узды һәм туфлиенә ябештереп китте. Бераз үткәч, чыршы төбенә төшеп калды ул. Шаулап утырган энәле купшыга башын күтәреп карады һәм кызыгып куйды: «Их, нигә генә без дә синең кебек мәңге яшел түгел икән?! ». Ә чыршы горур, үткән-барга сер биреп тормый. Яфрак аңа сүз катып караган иде дә, ул тавышланма, дигәндәй, «ш-ш-ш», - дип шаулап кына куйды.
Яфрак тынып калды. Җил аны ераграк алып киткән шул. Бәлки үз агачы төбендә ятса да рәхәтрәк булыр иде. Көзге симфония кыштыр-кыштыр дәвам итте. Күпме генә яңа коелган яфраклар астында күмелеп калырга теләмәсә дә, көче җитмәде яфракның.
Ә беркөн килеп тышка уйнарга чыккан кызчык «Әни, кара әле, нинди матур яфрак!», -дип аны кулына алды һәм иң кадерле әйбер тапкан кебек җайлап кына кесәсенә салды. И-и сөенде яфрак. Алтын төскә керсә дә, коелып төшкән булса да, ул әле дә кемгәдер кирәк икән бит.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: