Бик еш кына шулай зарланабыз:
Һай менүләр авыр үрләргә.
Җиңел түгел үрләү, ә шулай да
Түбән төшү авыр дәрәҗәдән.
Вазыйфадан, кеше күзеннән.
Түбәнлектә – томан, буламы соң
Тиңләп аны биек җир белән.
Үрләр–таулар... Ашкындырып сине
Тора һәрчак үзенә чакырып,
Баскан җирләр анда каты һәм нык,
Күңелләргә иркен, якты күп.
Юан беләк белән зур гәүдә.
Кешеләрнең көче, бөеклеге,
Бертуктаусыз үргә үрләүдә..
Уфтанмыйбыз шуңа, зарланмый һич,
Һай, авыр, дип үргә менгәндә,
Җиңел түгел үрләү, ә шулай да