Барлык яңалыклар
Иҗат
19 сентябрь 2019, 16:47

иртә уңмаган кич уңмас

Язмышыннан бер уңмагач, уңмый икән кеше...Беренче мәхәббәт аңа 17 яшьтә, ямьле җәй башланганда килде. Беренче булса да, хисләр искиткеч көчле, кайнар иде. Шулкадәр “кайнарлык”тан Зәйнәпнең җәй ахырына күңеле болгана, тозлы-борычлы нәрсәләр ашыйсы килә башлады.

Язмышыннан бер уңмагач, уңмый икән кеше...
Беренче мәхәббәт аңа 17 яшьтә, ямьле җәй башланганда килде. Беренче булса да, хисләр искиткеч көчле, кайнар иде. Шулкадәр “кайнарлык”тан Зәйнәпнең җәй ахырына күңеле болгана, тозлы-борычлы нәрсәләр ашыйсы килә башлады. Яшьләр, җитәкләшеп, әти-әниләре янына хәлне аңлатырга, өйләнешергә теләүләрен әйтергә килгәч, кызның кызу канлы әтисе тыныч кына кала алмады: Зәйнәпнең яңагына эләкте, ә егетне хәтта муеныннан буып тотып алып, орыша-орыша селкетә башлады. Әнисе белән Зәйнәп аны егеттән көчкә тартып алганда “кияү” булырга тиеш кеше инде сулыш алмый иде...
Әтисе сигез елга төрмәгә утырды, ә берничә айдан Зәйнәп үзенә охшаган матур гына бер кызчыкны дөньяга китерде. Барлык күңелен баласына багышлап, мәхәббәткә инде өмет итмичә, ел артыннан еллар үтте...
Яшь, чибәр хатынга игътибар итүчеләр, әлбәттә, күп булды. Кызына сигез яшь тулганда Зәйнәпнең дә күңеле эреде, үзенә бик озак игътибар билгеләре күрсәтеп йөрүче берәү белән тормыш корырга уйлады. Марат, чынлап та, бик әйбәт кеше иде. Зәйнәп өчен “үлеп” торды, кызын да үзенең баласы кебек якын күрде, яратты.
Бергә яши башлауларының беренче генә ае иде. Матур бер җәйге көнне алар өчәүләшеп күлдә көймәдә йөрергә чыктылар. Бу вакыйгага иң нык сөенгәне Зәйнәпнең кызы иде. Кызчык бертуктамый сөйләнде, очынды. Менә ул әниләренә судагы балыкларны күрсәтергә дип түбән иелде һәм чак суга төшеп китми калды. Аны тотып калырга дип Марат белән Зәйнәп икесе бергә сикереп торды. Көймә капланды... Марат бик озак көймәне кире әйләндерергә тырышты. Зәйнәпнең, йөзә белмәүче кызын су өстендә тотарга тырышып, хәле бетте. Ниһаять, Марат көч-хәл белән көймәне әйләндерде, кызны, Зәйнәпне көймә өстенә мендерергә тырышты....
Зәйнәп бу хәлләрне соңыннан коточкыч төш кебек кабат-кабат искә алачак әле. Көймә берничә тапкыр әйләнде, бала елый, өлкәннәрнең тәмам хәле бетте, ә ярдәм итәргә беркем дә юк. Озак кына тырышкач, ниндидер могҗиза белән Марат Зәйнәпләрне көймә өстенә мендерә алды, ә үзе су төбенә китте...
...“Кара тол хатын” кушаматы белән Зәйнәп күптән килеште инде. Көннәрен яраткан хезмәтенә, кызына багышлап үткәрде. Гомер – аккан судай, кызы да мәктәп тәмамлап, югары уку йортына укырга керде, өченче курста укыганда ук кияүгә дә чыгып куйды. Җаны-тәне белән кызына хатын-кыз бәхете теләде Зәйнәп, “минем язмышны гына кабатламасын иде” дип янды. Теләкләре кабул булды, кызы ире белән бик матур яшиләр.
Ике бүлмәле фатирында ялгыз калган Зәйнәп тыныч кына картлыгын каршыларга җыенды. Ләкин кырык яшьлек матур хатын янына картлык килергә ашыкмады, аның күңел ишекләрен җимереп, янә сөю килде...
Илшат белән алар бер оешмада эшли иде. Бер корпоративтан соң ир Зәйнәпне озатырга теләде. “Хатының көтәдер, Илшат, бар кайт инде”, дип, Зәйнәп аны якын да китерергә теләмәде.
– Их, син нәрсә беләсең минем турыда! – дип, бәйрәмнән соң бераз кызмача ир аңа күңелен бушатырга тотынды. – Без бит күптән чит кешеләр кебек, ул әнисенең фатирында яши, мин – үземнекендә... Улыбыз өчен генә никахны таркатмыйбыз. Бала ай саен бер-ике атна минем янда яши. Малай кешегә әти шулкадәр кирәк бит, аның әле үсмер чагы...
Ышанды Зәйнәп. Илшат, хаклылыгын исбат итеп, аңа хәтта үз фатиры ачкычларын да бирде. Тик бер шарт бар иде: улы анда чакта Зәйнәп килмәскә тиеш...
Бер ел эчендә алар бер-берсенә өйрәнеп бетте. Зәйнәп Илшатның нәрсә ашарга, ничек ял итәргә яратканын белә, Илшат та бәйрәмнәрдә Зәйнәп яраткан чәчәкләрне алып кайта, ул теләгән бүләкләрне ясый иде. Тик менә шул аена бер вакыт аерым яшәп алулар Зәйнәпнең күңелен кырды. “Болай булмый, мин сөйгәнемнең баласы күңеленә дә юл табармын әле, безнең арада ниндидер серләр булырга тиеш түгел”, дип, “барырга ярамаган” бер иртәдә ул, матур киенеп, улына бүләкләр, күчтәнәчләр алып, Илшат янына китте. Зәйнәп сак кына фатирны ачып керде. Хуҗалар йоклый иде әле. Тавышланмаска тырышып, аш-су бүлмәсенә үтте, алар торуга тәмле итеп иртәнге аш хәзерләргә уйлады. Түзә алмыйча, Илшатның йокы бүлмәсенең ишеген ачып карарга булды. Ә анда, законлы хатыны белән кочаклашып, Илшат йоклап ята иде...
кызыл таң .Ләйсән Якупова.
Читайте нас: