Барлык яңалыклар
Иҗат
26 сентябрь 2019, 14:12

Әни булырга теләүчеләр табылган...

Калдырма, әни!" повесте белән әдәбият сөючеләрнең күңелен яулаган яшь язучыга әни булырга, вафатыннан соң варисы ясарга да теләк белдерүче бар.

«Калдырма, әни!" повесте белән әдәбият сөючеләрнең күңелен яулаган яшь язучыга әни булырга, вафатыннан соң варисы ясарга да теләк белдерүче бар.
Моңа кадәр аны Чакмагыш районыннан бер апа эзләп тапкан һәм уллыкка алырга теләген белдергән.
Хәзер инде шундый ук тәкъдим белән Стәрлетамак районыннан мөрәҗәгать иткәннәр. Анда яшәче ананың бердәнбер улы вафат булган. Айгизне ул үзенең улы кебек күрә икән, үз вафатыннан соң аңа барлык мөлкәтен калдырачагын да әйтә.
Кайчандыр алар дүрт бала ятим калган. Аларны берничә тапкыр балалыкка алырга да теләгәннәр, әмма туганнар аерым-аерым яшәргә теләмәгән һәм үсеп җиткәнче Сермән балалар йортында яшәгән. Анда күргәннәрен тасвирлаган повестьны укып, кем генә еламады икән. Күз яшьләре белән генә түгел, йөрәге белән...
Анда тасвирланган газапларны күреп тә, күңелендә кешеләргә, тормышка мәхәббәтен саклаган Айгиз аңа әни булырга теләүче апалар белән яхшы мөнәсәбәттә яши, аларның хәлләрен белеп тора.
дип хәбәр итә Резида Вәлитова.
Читайте нас: