Барлык яңалыклар
Иҗат
24 октябрь 2019, 13:03

Сөю хакы (Беренче өлеш)

Юк! Бу юлы түгел! Әле түгел... Әле…Фирүзә бу сүзләрне кычкырып әйтмәде. Яшен тизлегендә баш миен генә сызып үтте алар. Ул экранга төбәлгән табибның күзләренә карап тавыш-тынсыз ята бирде. Ә табиб, булачак ананың йөзендә курку катыш каушау күргәч, елмаеп җибәрде.– Курыкма, икене түгел, өчне дә рәттән табалар безнең хатыннар. Сезне бит иркәләп кенә көчсез зат диләр. Аның каравы, берьюлы ике уллы булачаксың!

Ир күзлеген кулъяулыгы белән сөртеп алды да сөйләнә-сөйләнә нидер язарга кереште.
– Ярый, ярый, борчылма. Бар нәрсәләре дә үз урынында, йөклелек әйбәт уза. Шулай булгач, сөенергә генә кирәк.
Әйтүе рәхәт тә ул. Элек “Синең игезәк малайларың булачак” дисәләр, чыннан да сөенер иде Фирүзә. Үзенең хатын-кыз икәнен белгән көннән башлап игезәкләр турында хыялланды бит ул. Ике тамчы судай бер-берсенә охшаган ике малай һәм бер кызчык табачакмын дип йөрде. Ә хәзер...
Мең төрле уй мең яктан йөгереп килеп, баш миенең нәкъ уртасында бәрелешкән, укмашып төйнәлгән кебек тоелды. Бу кабинеттан тизрәк чыгып китәсе, кайтасы, бүлмәсенә кереп бикләнеп, бар дөньясыннан качасы килде. Шуңа күрә табибның һәр сүзенә «аңладым, әйе», дигән сыман баш кагып утырды да хушлашу белән тышка ашыкты. Йөгерә-атлый кайтып җитте ул бүлмәсенә. Киемнәрен салып чөйгә элгәч, өстәл яныннан үтешли чәйнеген кабызып, диванга барып утырды. Гадәт буенча сумкасыннан телефонын алып карады. Смс та, ишетелми калган шалтыратулар да юк иде. Ә бүлмәдә барысы да элеккечә: кичә йоклап китәр алдыннан укып яткан журналы да, иртән ашыгып чыгып барганда ишектән генә үрелеп ташлап калдырган яшел шарфы да, хәтта билдә әйләндерә торган обручы да идәндә ята. Анысы ник төшкән икән инде? Стенадагы кадагында гына эленеп торса ни булган? Һәрчак кул астында булырга тиешле ноутбугы да ерак түгел. Хәер, аның кечкенә бүлмәсендә бер нәрсә дә бер-берсеннән ерак була алмый. Монда бер бала караваты куярга да урын юк бит. Фирүзә, егылып төшкәндәй, үз уеннан дертләп китте. Ул бит яңа гына УЗИдан кайтты! Читтән караганда гына барысы да элеккечә кебек, ә чынлыкта хәзер бернәрсә дә элеккечә булмаячак. Аның игезәк малайлары туачак. Урамда сабыйларын җитәкләп китеп барган хатын-кызларга шундый сокланып, көнләшеп карый иде ул. Ә менә хәзер үзе… Зур корсак белән җай гына атлап барган чагы да, сабыйларын күтәреп балалар тудыру йортыннан чыгып килүе дә Фирүзәнең күз алдыннан бер мизгелдә йөгереп үтте. Һәм, өзелгән кино тасмасыдай, туктап калды. Кем каршы алыр аны ишек алдында? Ике баласын ничек күтәреп кайтыр ул? Бу хыялның дәвамы юк. Инде җайга салынды дигәндә, барысы да янә чәлпәрәмә килде. Табиб кабинетында ук сулкылдый башлаган йөрәк әрнүе чигенә җитеп, Фирүзә кычкырып җибәрде. Юк, кычкыру булып яңгырамады аның җан авазы, яралы җанварның хәлсез үкерүенә генә охшады. Шуны гына көткәндәй, чак тыеп торган күз яшьләре ургылып чыкты. Кыз чарасызлыктан бөгәрләнеп төште. Диван аркасына кереп китәрдәй булып аяклары белән этенә-этенә, куллары белән япмасын тартып ертырдай булып тәгәрәп елады. Үрсәләнеп хәле беткәч кенә тынып калды. Буласы булган инде…
Ул бит шулай буласын белә иде. Шулай булырга мөмкин икәнен чамалый иде. Дөрес, авырга узу, аннан бигрәк игезәкләр табу аның планына кермәде. Тик табигать анысы белән исәпләшеп тормаган, күрәсең.
Тәртипле, акыллы, яхшы гаиләдән… Фирүзәне белгән һәр кеше аңа характеристиканы шундыйрак сүзләрдән башлый. Югары уку йортында белем алды, яхшы эше бар, кешелекле һәм кечелекле… Чибәрлектә дә күпләрнең хыялы булырлык кыз ул. Әбиләр әйтмешли, килмәгән җире юк. Бәлки шуңа күрәдер дә авылда калган дус кызларыннан: «Бигрәк бәхетле син» дигән сүзләрне еш ишетә. «Әйе шул!» – дип җаваплый да елмая ул аларга. Үзенең түм-түгәрәк бәхетле булуына үз-үзен ышандырырга тырышуы гына икәнен аңлап торса да... Ә аңлау ел саен туган көне якынлашканда аеруча нык көчәя. Быел аңа 29 тулды. Бу – чик иде. Бер-бер артлы кияүгә чыккан ахирәтләренең туенда ялгызы басып котлаган Фирүзә 25 яшендә үзенә шул чикне билгеләде. 30 яшен ул ялгыз кыз булып каршы алмаячак. Танышулар сайтларын карап, гәзит-журналдагы, радиодагы танышу игъланнарын актарып күп вакытын уздырды ул. Танышты, очрашты, әмма араларында күңеленә ятарлыгын таба алмады.
Ә Айрат аның тормышына көтмәгән яктан килеп керде. Авылдан китәргә дип юл чатына чыгып баскан иде Фирүзә. Читтәрәк туктап торган машинадан бер егет чыкты да: «Сез Уфага түгелме?» – дип дәште. Кыз уңай баш какты. «Менә бу абзый 250 сумга алып бара»,– диде егет, машина ягына ымлап. Көн чыдый алмаслык эссе булса да, кыз урыннан кузгалмады. «Юк, рәхмәт инде. 250 сумга мин Уфадан кире дә кайта алам әле», – диде тыныч кына. Егет аның янына ук килеп басты.
– Ә Уфага ничә сумга йөриләр?
– Күп дигәндә 150гә.
– Алай икән… Ә мин, беркатлы, риза булдым да кереп утырдым, – дип көлеп җибәрде егет.
– Попуткада йөргәнегез юкмыни?
– Юк, үз машинам белән йөри идем. Әле ремонтка бирдем.
– Бәрдегезмени?
– Юк, бәрмәдем, яз ватты. Йорт янына куеп кереп киткән идем, сигнализация кычкыра башлауга йөгереп чыксам, машинам кар-боз астында калган.
– Бәй, яз ватылганны әле сөйлиләрмени? Сез Шүрәле кебек.
Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Аның ихлас көлүеннән егет хәтта бераз уңайсызланды булса кирәк.
– Көлмәгез. Бер дә кызык түгел. Чит илнеке бит. Запчастьларын заказ белән генә кайтарталар. Шуңа әле булса эшләп бирә алмыйлар.
Шулай юк-бар сөйләшеп ярты сәгать чамасы торганнардыр. Ниһаять, нәкъ Фирүзәнең алдына кап-кара чит ил машинасы килеп туктады. Карайтылган тәрәзәсе төшүгә руль артында яшь егет утырганын күрде ул. Машинада башка кеше юк иде. Кызның йөрәген шикле курку чемердәтеп алды. Тик бер секундта үтте. Әллә ничә ел үткенче машинага утырып йөреп өйрәнгән иде инде ул йөрәк. «Исәнмесез, кая барасыз?» – дип сорады кыз татарчалатып. Ай буе авылда ятып, олы юлда урысларның да очрарга мөмкинлеген бөтенләй исеннән чыгарган иде. Шулай да машинадагы кеше бу сүзләрнең мәгънәсен чамалады булса кирәк. «Я еду в сторону Уфы», – диде. Шуны гына көткән Фирүзә юлдашына, “Әйдә, утыр, безгә бу!” дигәнне аңлатып, баш какты да, алгы ишекне ачып, кереп тә утырды. Машина яңа иде. Тәрәзәләре дә чиста, бардачогында да бер бөртек тузан юк. Җитмәсә, кондиционер эшли. Шуңа өстәп, матур музыка, иркен кресло... Челлә уртасында юлда йөргән кеше өчен тагын ни кирәк?! Кыз канәгать төстә Айратка борылып күз кысты. Егет аңа җавап итеп каш сикертте. Водитель дә ихлас кеше булып чыкты. Мәскәү кадәр Мәскәүдән машина алып кайтып бара икән. Чит төбәк номерларын күреп, чат саен буйлы таяк хуҗалары туктатса да, зарланмады. Өчәүләп илдәге юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшеп, көлешеп килделәр. Хәтта акча да алмады ул алардан. Ә попуткада бушка йөрү – юлчы өчен ярты бәхет. Кәефләре тагын да күтәрелеп китте. Җитмәсә, бер якта яшиләр булып чыкты. Сөйләшүләрен дәвам итеп җәяүләп атладылар.
– Карале, сине очрату бик яхшы булды бит. Син шулай юлыңда очраган бар кешегә дә уңыш китерәсеңме? Мөмкин булса, телефон номерыңны бир әле. Уңыш арты белән борылса, сиңа мөрәҗәгать итәрмен, – дип елмайды егет.
Фирүзә ялындырып тормады. Беренчедән, кем шалтырата дип тикшереп торучысы юк. Ә икенчедән… Үзе дә Айратны ошатты.
Беренче күрүдән гашыйк булу түгел иде бу, әлбәттә. Юк. Фирүзә, гомумән, андый гыйшык-мыйшыкка ышанмый. Бер күрүдән кешенең күңелен, эчке дөньясын ничек белеп булсын ди? Ә кешедә иң мөһиме – күңел матурлыгы, дип исәпләде ул һәрчак. Тик шул ук вакытта эчке дөньясы матур булса да, килеш-килбәте белән ерак китмәгәннәрне якын да китермәде. Бер күз карашы белән биш чакрымга этеп җибәрергә сәләтле иде. Иң көчле коралы да, иң күңелле уены да шул булды аның. Берәр егетнең үзенә читтән генә күз ташлап йөрүен сизсә, тегесе тәвәккәлләп сүз башлауга керфеген сирпеп, бозлы карашы белән бер генә уктала. Егет каушый, сүзен әйтә алмый ботала, кызара. Ә Фирүзә күзен дә алмый аңа карап тора бирә. Гадәттә мондый хәлдән соң егетләр икенче тапкыр аның янына килергә батырчылык итми. Әйе, тәүдә бу кызга кызык уен кебек тоелды. Тик тора-бара... Фирүзә ошамаган егетләрне ничек этеп җибәрергә белә иде, ә менә ошаганнарын ничек каратырга – монысын аңа әйтүче дә, өйрәтүче дә булмады.
Малайлар белән шаярып йөрү укытучы кызына килешми иде шул. 7 сыйныфта дәрес вакытында Динар белән ике җөмлә записка алышкан иде. Анысында да укытучы күреп калып, кәгазь кисәкләрен тартып алды. Тәнәфестә әнисенә чыгарып та бирде. Өйдә сафура бураннары купты. Бөтен гаилә йөзенә кара тап яккан кебек хис итте ул көнне Фирүзә үзен. Юкса, әллә нәрсә дә язмаганнар иде инде. «Син миңа ошыйсың. Әйдә, бергә утырабыз». «Син дә инде. Әйдә». Утыргандай булдылар… Шул көннән соң Динар тарих дәресендә рәттән берничә «икеле» алды. Белде микән ул аларны тарих укытучысы кызына записка язган өчен алганын?.. Белгәндер… Башка язмады бит. Калган егетләр дә Фирүзә белән дуслыкта сак булырга тырыштылар. Мәктәптәгеләр өчен ул һәрвакыт «укытучы кызы» булды. Шуңа өстәп, салкын карашы өчен сыйныфташлары аңа Боз дип исем куштылар...
Ә беренче мәхәббәтен Фирүзә вузга кергәндә очратты. Алмаз иде аның исеме. Бер үк уку йортының төрле факультетларына имтихан тапшырып йөргәндә таныштылар.
Ул көнне Фирүзә бүлмәдәге башка кызларга караганда иртәрәк кайтты. Беренче имтиханын тапшыру шатлыгыннан тәмле итеп ашарга пешерергә булды. Бар шартын китереп таба тутырып бәрәңге кыздырды. Студентларның “милли” ризыгы бит инде ул, өйрәнә торды, имеш. Кызлар кайтуга табын әзер иде. Утырышып бетүләренә Фирүзә табагачын тотып аш бүлмәсенә чыгып китте. Тик газ плитәсендә таба торган урын буш иде.
– Таба кая? – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. Аш бүлмәсендәгеләр берьюлы тынып калды. Башта күзләре шар булган Фирүзәгә, аннан газ плитәсенә карадылар. Эшнең нидә икәнен аңлагач, җилкә сикерттеләр дә үз эшләрен дәвам иттеләр. Бары тик күрше бүлмәдә яшәүче какча гәүдәле кыз гына:
– Кичә минем бәрәңгене шулай урладылар. Өске катта яшәгән егетләрнең эше ул, – диде.
Фирүзә өске катка йөгерде. Яңа гына кызган бәрәңге исе буенча кирәкле бүлмәне тиз тапты. Ишекне шакыды да, рөхсәт бирүләрен дә көтеп тормыйча, кереп басты. Тәрәзә каршындагы өстәл артында ике егет тәмләп бәрәңгене “сыпыртып” утыра иде. Кызның кулында табагач күреп, алар икесе дә ашауларыннан туктап калды. Ә Фирүзә берсүзсез өстәл янына килеп табаны алды да борылып чыгып китә башлады. Шулчак егетләрнең берсе:
– Тәмле булган, – дип әйтеп куйды.
Ачуыннан шартлар чиккә җиткән кыз кинәт туктап артына борылды. Егетләрнең кара чәчлесе шаярып утыра икән.
– Чын, тәмле, – диде ул Фирүзәнең усал карашына игътибар да итми. – Укырга керсәң ярар иде.
Әллә егетнең тутырып караган чем-кара күзләреннән оялды, әллә һич көтмәгән сүзләреннән каушады, Фирүзә әйтер сүзен дә әйтә алмый тизрәк чыгып китәргә ашыкты.
Икенче көнне егет аны тулай торак ишек алдында ике кулына ике туңдырма тотып каршы алды.
Укырга гына керә алмады Алмаз. Авылына кайтып китте. Ә көзен армиягә алдылар. Ул вакытта телефоннар юк иде әле. Хат языштылар. Матур язды егет. Назлы, җылы иде хатлары. Хисләре дә ихлас. Бәлки киләчәкләре дә матур булыр иде. Әгәр Фирүзә барысын да бозмаса...
Алмаз ул чакта ялга кайткан иде. Авылда әти-әнисен күрү белән очып-талпынып Уфага килеп җиткән. Назлы кочаклар, татлы үбүләр... Студентлар тулай торагының үз законнары бит, кичке ун тулганда вахтер егеткә чыгарга кушты. Кызлар комендант исеменә гариза язарга тәкъдим итте. Икетуган абыем дип язса, егетнең куна калуына бүлмәдәшләре каршы түгеллеген белдерсә, Алмазны калдырып була иде. Әмма Фирүзә язмады. Бишенче катта авылдашы яши. Әллә аның аша әнисенә ишетелер дип курыкты, әллә кызлар бүлмәдә булганда егет кочагында төн үткәрүне килештермәде. Егет кочагында дип инде... Ятарлар иде дә кочаклашып, үбешеп, шуның белән вәссәлам! Үзе теләмәсә, Алмаз артыгына үреләчәк түгел иде бит. Ул чакта ук белде аны Фирүзә. Әле дә белә. Уйлаган саен үзенең юләрлегенә аптырый, тик инде берни дә үзгәртә алмый. Ул төнне Алмаз туганнарында кунды. Иртәгәсен тулай торакка кагылып та тормыйча кайтып китте. Частенә барып янә хезмәт итә башлагач, Фирүзә аңардан гафу үтенеп хат язды. Гафу иткәндәй булды егет. Яңадан языша башладылар. Тик озакка бармады. Тора-бара Алмазның хатлары сирәгәйде, аннары бөтенләй килмәс булды. Фирүзә азрак елап алды да, егет беткәнмени дия-дия, сөйгәненнән килгән хатларны утка ягып, яңа хисләргә өметләнеп яши башлады. Тормышындагы беренче саф мәхәббәтен югалтканын ул чакта белми иде шул әле ул. Егетләр очрамады түгел, очрап тордылар. Тик берсе дә күңеленә үтеп керә алмады. Алмаз кебекләре булмады.
Айрат та аңа охшамаган. Шулай да нәрсәсе беләндер Фирүзәнең игътибарын җәлеп итте. Шуңа күрә телефон номерын гына түгел, аськасын да бирде. Егет озак көттермәде, икенче көнне үк бәйләнешкә чыгып, хәл белде. Ә тагын бер көннән очрашуга чакырды. Бик дулкынланып әзерләнде ул очрашуга Фирүзә. Көн-төн укыган хатын-кыз журналларындагы, бер киштә булып җыелган психология китапларындагы киңәшләрне, махсус тренинг-китаплардагы кагыйдәләрне кабат исенә төшерде.
- Чын хатын-кыз бәхет артыннан кумый. Ул бүген бәхетле булып яши.
- Чын хатын-кыз тормыш темпына яраклашмый. Аның үз темпы бар.
- Чын хатын-кыз өчен иң мөһим кеше – ул үзе.
- Чын хатын-кыз өчен җәмгыять фикере төп фикер түгел.
- Чын хатын-кыз юлында очраган кыенлыкларны җиңеп алга бармый, ул аларны урап уза.
- Чын хатын-кыз үз яшен ярата...
Хәзер көлке тоела. Ләкин үзе билгеләгән чиккә җитәргә туры финишка чыкканын аңлагач, хәтта “Мемуары гейши” киносын карап чыкты бит ул. Катетларның квадрат суммасы гипотенуза квадратына тигез булганын да, Беренче бөтендөнья сугышы 1914 елның 1 августында башланганын да, яктылык тизлегенең секундына 300 мең км. икәнен дә ул гомер буе беләдер кебек. Ә менә каршында торган егетнең игътибарын ничек җәлеп итәргә белми иде. Боздан эрергә, ир-егетләр яратырлык, теләрлек хатын-кыз заты булуын исбатларга туры килде. Ничек итсә итте, әмма үз дигәненә иреште ул. Һәрхәлдә Айрат янына барган кыз Алмаз белгән Фирүзә түгел иде инде. Күлмәккә туры китереп тоткан сумка, сумкага килештереп кигән туфли, лак белән җиңелчә катырып ясалган прическа, кычкырып тормаган, әмма матур итеп буялган тырнаклар... Хәтта хушбуе да аның зәвык белән сайланган. Әлбәттә, аңа карап Айрат соклануын яшерә алмады.
Матур үтте беренче очрашу. Башта парктагы күлдә көймәдә йөзделәр. Аннары аттракционда күңел ачтылар. Егет тормышындагы төрле кызыклы вакыйгаларны исенә төшереп көлдерде. Ә Фирүзә рәхәтләнеп көлде. Айратның үзенә сокланып каравын тойган саен очынып-очынып көлде ул. Журналларда кушылганча, “ялгыш” кына егетнең беләгенә дә кагылып алды, күзенә дә серле итеп карады. Башка чакта “эх” та итмичә үзе генә йөзгән көймәдән чыгарга курыккан булып, егетнең ярдәмен көтеп торды. Хушлашыр алдыннан Айрат: “Фирүзә, сине юлда күргәч үк әллә нишләдем. Ошыйсың син миңа”, – дигәч, бөтенләй кыюланып китте. “Син дә миңа ошыйсың. Бу очрашу соңгысы булмас, ахры”,– дип күз кысты да ишектән кереп югалды.
Әйе, чыннан да, ошады аңа Айрат. Алмаздан соң беренче кеше шулай ошады булса кирәк. Итагатьле тотты ул үзен. Күрешмәс борын кочакларга, үбәргә дә үрелмәде, сүгенмәде дә, простатиттан ни рәвешле дәвалаганнарын да тәфсилләп сөйләп утырмады. Бу яшенә җитеп нигә бер тапкыр да кияүдә булмавын да сораштырмады, бала табарга соңлыйсың дип, акыл сатып та утырмады... Сайттагы егетләр белән очраша торгач, боларның барысыннан да тәмам гарык булган иде кыз. Ә әле үзен бик бәхетле тойды. “Юк, ялгыз утырып калу турында уйларга иртәрәк әле, иптәшләр! Фирүзәне карт кызлар исемлегенә кертергә ашыкмагыз”, – дип бармак янады ул, стенада эленеп торган якыннарының фотосурәтләренә карап. Ялларда канатлангандай очып кына йөрде. Тик дүшәмбе көнне Айраттан хәбәр алгач, “шап” итеп янә җиргә килеп төште.
Аськадагы сөйләшү аның хатыны һәм 10 яшьлек улы барлыгын әйтүдән башланып китте. Фирүзә моны һич көтмәгән иде – утырган җирендә коелды да төште. Беренче эш итеп балдагын карады бит. Бармагында балдак түгел, балдакның эзе дә юк иде ләбаса!...
AIRAT (11:31:04 20/06/2010)
Син миңа ачуланма инде башта ук әйтмәгәнгә. Сине тагын бер күрәсем килде. Өйләнгәнемне әйтсәм, килмәс идең, шулай бит?
Firuza (11:31:08 20/06/2010)
Әлбәттә, килмәс идем.
AIRAT (11:31:13 20/06/2010)
Ачуланасыңмы?
Firuza (11:31:15 20/06/2010)
Юк, миңа нәрсә инде. Хәзер әйтүеңә рәхмәт
AIRAT (11:31:18 20/06/2010)
Мин алдашмадым, Фирүзә. Син миңа, чыннан да, ошыйсың
Firuza (11:31:20 20/06/2010)
Шуннан? Мин моның белән нишлим?
AIRAT (11:31:53 20/06/2010)
Белмим.
Firuza (11:32:02 20/06/2010)
Хатының теге көнне кайда иде?
AIRAT (11:32:04 20/06/ 2010)
Авылда.
Элекке гадәте буенча Фирүзәнең тозлап-борычлап нидер язасы килгән иде дә, тыелып калды. Алар паркта көлешә-көлешә йөргәндә, авылда берни белми утырган Айратның хатынын жәлләде. Шул ук вакытта эчке бер “мин”е үзен аклады. Әллә нишләп йөрмәделәр дә инде. Сөйләштеләр, көлештеләр – шуннан ни булган? Башка очрашмас. Ә Айрат һаман язды.
AIRAT (11:35:03 20/06/ 2010)
Нәрсә булганын үзем дә аңламыйм. Сине тукталышта күрү белән йөрәктә нидер кузгалды. Беркайчан да алай булганы юк иде.
Firuza (11:35:08 20/06/2010)
Хатының белән ничә ел торасыз?
AIRAT (11:36:10 20/06/ 2010)
10
Firuza (11:36:07 20/06/2010)
Начар яшисезмени?
AIRAT (11:36:09 20/06/ 2010)
Начар дип әйтмәс идем. Улыбыз үсә. Мин аны баламның анасы буларак хөрмәт итәм. Тик шуннан артык берни дә юк.
Firuza (11:36:13 20/06/2010)
Яратышып өйләнешмәдегезмени?
AIRAT (11:37:00 20/06/ 2010)
Ул чакта яратып дип уйлый идем. Хәзер белмим дә инде. Татар түгел минем хатын. Без хәтта никах укытмадык.
Firuza (11:37:28 20/06/2010)
Ә кем?
AIRAT (11:37:36 20/06/ 2010)
Чуваш
Firuza (11:37:40 20/06/2010)
Өйләнгәндә моны белми идең әллә?
AIRAT (11:37:51 20/06/ 2010)
Белә идем. Тик анда милләткә дә, дингә дә әлләни әһәмият бирмәдем. Хәтта әнинең “Их, балам!” дигәненә дә... Аннары, чувашга өйләнмим дип, баламны ятим калдыра алмадым. Ул миннән авырга узган иде.
Firuza (11:38:07 20/06/2010)
Банальная история!
AIRAT (11:38:14 20/06/ 2010)
Шулайрак килеп чыкты шул. Аның банальлеге әле дә дәвам итә инде. Минем хатын туганнар белән аралашырга яратмый. Әниләргә дә кайтмый... Менә ни өчен мин попуткаларда берүзем йөрим.
Айрат ул көнне күп язды. Ачылып китеп озак сөйләштеләр. Башка чакта ир-егетләрнең өйләнгән булуын белү белән бәйләнешне кырт өзеп куйган Фирүзә бу юлы әллә нишләде. Хәтта үзенең аны ошатуын әйтеп салганын да сизми калды. Ә Айрат шунда ук элеп алды. “Араларны өзми торыйк, аська аша булса да аралашыйк”, – дип үтенде. Кыз каршы килмәде. Айрат өчен түгел, үзе өчен кирәк иде бу аңа. Читтән торып кына булса да яратасы, яратыласы килде! Соңгы алган китап-тренингта да шулай кушылган бит. “Чын хатын-кыз һәрвакыт тонуста булырга тиеш. Янында партнеры булмаса, ул поклоннигын яки потенциаль сөяркәсен кыска бауда тотарга тиеш” диелгән. Шул җитәр кебек иде. Тик тора-бара кыска хатлар язышу түгел, сөйләшүләр дә җитми башлады. Көлгәндә кысыла төшеп нурлар чәчкән зәңгәр күзләрен күрәсе, үзендә аның карашын тоясы килде. Һәм бер көнне Айратның “Сагынам бит” дигәненә “Мин дә” дип җаваплады.
Теге чактан соң беренче тапкыр очрашты алар. Әмма бу инде бөтенләй башка очрашу иде. Елга буена төшәргә булдылар. Анда җиләсрәк тә, агач арасында күләгә дә. Дөрес, аулаграк җирне озак эзләргә туры килде. Эсседән әлсерәгән шәһәр халкы су янына күченеп килгән диярсең – аяк басар урын юк. Шулай да таптылар. Әйтерсең нәкъ алар өчен генә бер агач ауган. Утырырга бик уңайлы булды. Очрашу хөрмәтенә ачылган шәрабны салып, брудершафтка эчкәч, Айрат беренче тапкыр аны иреннәреннән үпте. Йомшак кына итеп, назлы итеп... Ә аннары сөйләшеп утырдылар. Җәйнең ни өчен шулкадәр эссе булуы турында да, яңгыр яудыргычны кайчан уйлап табачаклары хакында да... Сүзләр Фирүзә үзенең билендә Айратның кул җылысын тойгач кына тынды. Ул аларның футболка эченә шуып үткәнен дә, үзенең егет кочагына керүен дә сизми калды. Тик йөрәге тантана иткәндә, акылы бу хәлне кабул итүгә карышты. Айратны туктатмакчы булып нидер әйтергә дә теләгән иде – өлгермәде. Тегесе аның иреннәрен үзенеке белән каплады. Башын артка каерып иреннәрен аерырга да мөмкинлек бирмәде ул кызга. Көчле куллары белән кочагында кыса төшеп, үпте дә үпте. Фирүзә хисләренә карыша алмады. Назга сусаган күңеленә ләйсән яңгыр булып яуды бу үбү. Шул көнне беренче тапкыр Айратны яратуын аңлады. Татлы да, сагышлы да, гөнаһлы да хис иде ул. Баш миенең күзәнәкләрендә акылы “Ярамый!” дип бәргәләнде, ә күкрәгендә йөрәге “Ярат!” дип типте. Шулай үз-үзе белән бәхәсләшеп килеп җитте Фирүзә чираттагы туган көненә. Беренчеләрдән булып аны Айрат котлады.
AIRAT (09:31:04 08/08/ 2010)
Матурым, күз нурым! Туган көнең белән! Иң матур теләкләремне җиткерер өчен күрәсем килә сине.
Firuza (09:37:00 08/08/2010)
Минем дә инде.
AIRAT (09:37:04 08/08/ 2010)
Алайса, әйдә, очрашыйк! Кайсы кафега барабыз? Бәлки синең ресторанга барасың киләдер?
Firuza (09:37:07 08/08/2010)
Юк, кафе җитә.
AIRAT (09:37:10 08/08/ 2010)
Аннан соң сиңа кайтабызмы?
Firuza (09:37:26 08/08/2010)
Нигә “быз”?
AIRAT (09:37:29 08/08/ 2010)
Синең белән икәүдән икәү генә каласым килә, Фирүзә. Башка җирдә очрашканда әйтелмәгән сүзләр, үбелмәгән җирләр кала кебек.
Firuza (09:37:40 08/08/2010)
Кала микән?..
AIRAT (09:37:42 08/08/ 2010)
Минемчә кала, синеңчә ничектер, белмим. Син бу хакта уйлый тор. Очрашканга кадәр, сөеклем!
Фирүзә бу хакта уйларга курка иде. Күпме генә үзгәрергә маташмасын, тәнендәге кайсыдыр күзәнәге карыша. Ак туй күлмәген саф килеш киясе, бары тик иренеке генә буласы килә. Әмма вакыт аның файдасына түгел. Яшь бара дип кенә яратмаган кешесенә чыкса? Яраткан кеше белән булуның ничек икәнен ул беркайчан да белмәячәк! Якында гына кияүгә чыгарлык яратмаган кешесе дә юк бит әле аның. Ә гинеколог барган саен әрли. Бар хатын-кыз да шулай микән, әмма Фирүзә бер тапкыр аның янына кереп чыкканчы биш тапкыр теш яматырдай була.
– Син нәрсә уйлыйсың, кызый! Детородный возраст гомер буена сузыла дип беләсеңме? Яшьлек күз ачып йомганчы үтә дә китә ул. Ирем юк дип утыра торган заманмыни? Тап бер ышанычлы партнер. Яши башла! Якын арада шулай итмәсәң, үзең үк үкенәчәксең. Хатын-кызның сәламәтлеге тулысы белән ирләргә бәйле. Мин бу өлкәдә 25 ел эшләгән кеше. Кемнәрне генә күрмәдем, нинди язмышлы хатын-кыз гына очрамады. Әмма тулай торакларда сафлыгын саклап яткан авыл кызларыннан да кызганычраклары юктыр. Шундый итеп тәрбиялиләр икән, нигә авылыгызда тотып кияүгә бирмиләр соң сезне?! Эх, кулымнан килсә, кызларын урамга чыгарып тезеп, тулай торакларны шартлатып бетерер идем! Шунда ук яртысына ир табылыр иде, – дип тезеп китә пенсия яшенә җитеп килгән марҗа хатыны.
Барган саен ишеткәнгә микән, Фирүзә бу сүзләргә каршы берни дә әйтми. Аннары бәхәсләшеп кара син 6 бала анасы белән!
...Эш сәгате тәмамлануга бер кочак чәчәкләр күтәреп килеп җиткән Айрат янына атлаганда Фирүзә уйларының очына чыгып җитә алмаган иде әле. Бары тик кафеда сөйгәненең назлы карашына иркәләнеп, кулына кагылуына да эреп китәрдәй булып утырганнан соң тәвәккәлләде.
Беренче төненең барлык авыртуларын сөю хакы дип бәяләде кыз. Иртәгәсен Айрат иреннәреннән суырып үбеп, хушлашып чыгып китү белән торып утырды. Гомерендә беренче тапкыр, башын тезенә салып, әнисе белән серләшәсе килеп китте. Тик атказанган укытучы кияүгә чыкмаган кызы белән ничек итеп ир турында сөйләшеп утырсын инде?! Әтисе барысын да тыңлар иде, әлбәттә. Аркасыннан сөя-сөя, башыннан сыйпый-сыйпый тыңлар иде. Әмма әтиләр белән ул хакта сөйләшеп булмый. Фирүзә ноутбугын кочаклап идәнгә төшеп утырды. Гаепләми, мыскылламый-көлми киңәш бирерлек бер генә ахирәте бар. Кыз аңа хат язып салырга булды. Эшнең кайсы таба барганыннан хәбәрдар Миләүшә. Бары тик соңгы яңалыкларны язарга һәм киңәш сорарга кирәк. Фирүзә 29 яшенә җитеп, саклану чараларыннан ирләр презервативын гына белә бит. Ә кичә Айрат кесәсеннән аның төшеп калганлыгын күргәндә тулай торак бикләнгән иде инде. Кире уйласа, үзенең башка тиз генә тәвәккәлли алмаячагын чамалады кыз. Шуңа да ирнең: “Ансыз да саклануның табигый ысуллары бар. Ышан миңа. Син авырга калмаячаксың, сүз бирәм”, – дигәненә ышанды. Ләкин аңа гына ышанып калырга ярамый. Эш үткәннән соң эчә торган таблеткалар бар. Шуларның исемнәрен белергә кирәк. Ә Миләүшә беләдер. Бу өлкәдә ул Фирүзәгә караганда тәҗрибәлерәк. Хатын язып җибәрде дә җавап көтә башлады. Күңелен биләп алган куркудан арынырга теләп, бүлмәсен җыештырырга булды. Тик әллә кичә эчелгән шәрабтан, әллә хисләрдән таралган зиһенен җыеп ала алмады. Юарга дип алып чыгып барганда кулындагы фужерын төшереп ватты, суын алыштырам дип үрелгәндә чәчәкле вазасын аударды... Бүген эшли алмасын аңлагач, диванның бер почмагына менеп утырды да, тезләрен кочып, көтә башлады. Шалтыратып та карады ул, тик Миләүшәнең телефоны тотмый булып чыкты. Ә җавап төштән соң гына килде. Эх, шул чакта оялуын җиңеп, иртән үк даруханәгә барып, сатучылардан киңәш сораса, бәлки хәзер диванда үкереп ятмас иде...
***
...Фирүзә торып утырганда кояш күптән баеган, эңгер-меңгер төшкән иде. Ул як-ягына карап алды да барып янә чәйнеген кабызды. Ә бит ул чакта таблеткаларның исемен Интернеттан гына да карап булган!!! Кинәт башына килгән уйдан Фирүзә пошкырган төсле көлеп куйды. Хатирәләр аша үтеп чыккан курку катыш каушавын басарга теләп, пультка үрелде. “Атналык яңалыклар” бара. Атна буе сөйләгән янгыннарны тагын кабатлап күрсәтәләр. Кемдә нинди кайгы инде... Кыз ике кулы белән эчен кочаклады. Юк, аның нарасыйлары кайгы була алмый. Юк, юк! Кем генә нәрсә генә димәсен, алар аның тормышындагы иң зур шатлыгы булачак. Фирүзә бар көченә уйларын киләчәккә куды, тик алар һаман-һаман үткәннәргә борылды...
Шикләрен гинеколог раслап кайтаргач, кичекмәстән Айрат белән сөйләшергә булды. Ул белергә тиеш иде. Тәүдә кыска шалтырату җибәрде. Бернинди хәбәр дә булмагач, очрашу сорап смс яза башлады. Ләкин туктап калды. Хатыны укыса? Айрат “Безнең аралар күптән суынган, бала хакына гына бергә яшибез”, дисә дә, кем белә бит. Фирүзәнең кеше гаиләсенә тавыш-гауга кертәсе килмәде. Иртәгәгә кадәр көтәргә булды. Сөеклесе гадәттә аськага эшеннән керә. Иркенләп очрашу турында сөйләшеп була.
Башта иртәгәсе көнне, аннан эш сәгате беткәнен Фирүзә чак көтеп алды. Алар гадәттәгечә паркта очраштылар.
– Исәнме, аккошым! – Май кояшы кебек балкыган Айрат кызны кысып кочаклап, ирененнән суырып үпте. – Шундый сагындым сине. Күз алдыңа да китерә алмыйсың!
– Бәлки китерә аламдыр, – Фирүзә тыйнак кына елмаеп куйды. – Мин кичә сиңа шалтыраткан идем.
– Әйе, сөеклем, күрдем. Тик, зинһар гафу ит, җавап бирә алмадым, хатын янда иде.
– Шулайдыр дип уйладым инде.
– Ә нишләп шалтыратырга булдың? Бер дә шылтыратканың юк бит.
– Болай гына. Сагынып киттем.
Фирүзә хәлен ничегрәк әйтергә дә белмәде. Алимент алып ятар өчен махсус авырга узгансың дисә? Нигә саклану чараларын күрмәдең, син хатын-кыз бит дисә?
Дәшми генә читтәге эскәмиягә барып утырды ул.
Айрат аның нидер әйтмәкче булып азаплануын тойды, ахрысы. Янына утырып, күзләренә төбәлде.
– Барысы да яхшымы, аккошым?
– Ничек дип әйтим икән... Мин авырлы, Айрат.
– Ничек? – Бая гына кояш булып балкыган ирнең йөзендә елмаю әсәрәсе дә калмады. – Без бит сакландык!
– Ә беренче төн?
– Беренче төн...
Айрат кесәсеннән тәмәкесен тартып чыгарды. Ашыкмый гына кабызып, тирән суырып тарта башлады. Күлнең каршы ягында көймәсен бора алмый җәфаланган парны күзәтеп тынып калды. Бер тәмәкесен тартып бетергәнче шулай утырды. Әллә ни озак вакыт үтмәгәндер, бәлки. Тик кызга ул сәгатьләргә сузылгандай тоелды.
– Нишлибез хәзер? – диде ул тынлыкка чыдый алмый.
– Белмим, аккошым... Мин яратам сине. Тик гаиләдән китәргә мин әле әзер түгел.
– Ә мин ялгыз бала үстерергә әзер... – Фирүзә соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады, үксеп елап җибәрде. Бары тик әзер түгеллеген аңлатып башын чайкады.
– Фирүзә, матурым, кирәкми, елама. Кешеләр карый бит... – Айрат аны үзенә борып кочаклап алды. Чәчләреннән үбеп, тынычландырырга тотынды. – Бетте, кирәкми, елама. Без ни дә булса уйларбыз.
– Мин синең гаиләңнән китүеңне таләп итә алмыйм. Өйләнгән икәнеңне белә идем. Нәрсә эшләгәнемне аңлап тордым. Миңа 18 яшь түгел. Аборт ясатырга җыенмыйм. Бер генә үтенечем бар. – Фирүзә яшьләрен йота-йота, үзен кулга алырга тырышты. – Балага үзеңнең исемеңне бир. Ант итәм, алимент та, бер тиен акча да сорамаячакмын. Бары тик баламның атасының исеме булуын гына телим. Шуннан артык синнән берни дә кирәкми. Син моны эшләрсеңме?
Кыз кулъяулыгын уа-уа Айратның күзенә карап җавап көтте. Әллә шул өмет тулы карашыннан уңайсызланды, әллә аталык хисе уянды, ир аны янә кочагына кысты.
– Әлбәттә, кошчыгым. Ул бит минем дә балам.
Бу очрашудан соң Фирүзә адашып калган урманда кечкенә сукмак тапкандай тынычланып калды. “Барысы да яхшы булыр. Барысы да яхшы булыр” дип кабатлады ул үзалдына. Ләкин бу – тормышының чираттагы сессиясендә зачет кына булган.
Икенче көнне гадәттәгечә эшенә барып утырды ул. Компьютерын кабызып, аськасын кушты. Күпме көтсә дә, Айрат сетька кермәде. Телефоннан шалтыратуга да: “Извините, номер абонента не доступен” дигән җавап ишетелде. Бетте. Барысы да бетте. Ул юк. Фирүзә берара һушына килә алмый тын гына утырды. Ә кайдадыр эчтә, тирәндә күз яшьләре кайнап ургылыр чиккә җиткәч, сумкасын алды да чыгып китте. Кабул итү бүлмәсе янында секретарьның: “Кая киттең?” дигәненә: “Авырыйм” дип алдашты. Хәер, бу мизгелдә аның йөзенә карап моның чын булуына берәү дә шикләнмәс иде.
Беркемне дә күрергә, ишетергә теләмәде Фирүзә. Ишеген бикләде, телефонын сүндерде. Ике көн рәттән шулай тавыш-тынсыз түшәмгә карап ятты да ятты. Аның бу халәте тагын күпмегә барыр иде – билгесез, тик өченче көнне сайтларга да, аськага да кермәгән, телефонын да алмаган ахирәтен эзләп Миләүшә килде. Күршеләреннән Фирүзәнең өйдә икәнен белгәч, ишекне ачтырганчы шакыды. Берничә көн элек кенә бәхеттән балкыган, тилереп очып йөргән дусты урынына тонык шәүлә күреп:
“Нәрсә булды сиңа???” – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул.
Ахирәтен күрүгә Фирүзәнең инде кипте дигән күз яшьләре янә ташып чыкты. Ниндидер җитди проблема барлыгын сизсә дә, Миләш башка сорау бирмәде. Дустын кочаклап диванга барып утырды да елап туйганын көтә башлады. Аннан соң да кызлар кочаклашкан килеш бераз тын гына утырдылар әле.
– Я, булдымы? – диде, ниһаять, Миләүшә. – Хәзер барысын да сөйлә инде.
Фирүзә түкми-чәчми соңгы яңалыкларны сөйләп бирде. Табибта булуын да, Айратның эз югалтуын да, авылга кайтырга куркуын да – барысын да.
– Э-э-эх, Фирүзә-ә-ә! – дип сузды, кыз тыңлап бетергәч. – Синең кебек акыл белән яши торган кеше дә мондый хәлләргә тарый ала икән. Ярый инде мин булсам: башта эшләдем, аннан уйладым шул дияр идем. Нәрсә дип кенә әйтергә икән сиңа?.. Нинди адымга барганыңны белә идең бит. Мондый мөнәсәбәтләрнең ахыры һәрвакыт бертөрле бетә инде. Ул – синнән, син аннан кирәген алдыгыз. Хәзер сагышына әзер бул.
– Сагышына гына түзәр идем. Башкасына әзер түгел мин. Миләүшә, минем бит бары тик сөеп-сөеләсем генә килде! Үземнең дә, баламның да язмышын аркылы-торкылы сызып ташларга теләмәдем бит...
Фирүзәнең ике күзеннән янә мөлдерәп яшь ага башлады.
– Я, ярый, тынычлан. Барысы да җайланыр әле.
Кешене тынычландырырга теләгәндә әйтелә торган бу җөмләне аптыраганнан гына әйтте дә Миләүшә уйга калды. Ә аннары кинәт исенә төшкәндәй:
– Аборт ясатмыйсың! Уйлый күрмә! – дип өстәп куйды.
Андый адымга барырга җыенмаса да, дустының җитди тоныннан куркып, Фирүзә баш какты.
– Баламның исемсез булуын гына теләмим мин. “Уйнаштан туган” дип караячаклар бит аңа.
– Нигә исемсез?
– Әтисе юк бит.
– Менә монысын хәл итәргә кирәк шул.
– Ничек хәл итәсең аны? Исемне сатып алып булмый!
– Ә ник булмый? Бүгенге ир-атларга акча бирәм дисәң, исемнәрен түгел, әллә нәрсәләрен сатып җибәрерләр.
Ул чарасызлыктан стенага менәрдәй булып өзгәләнгәндә ахирәтенең шаярып утыруына Фирүзәнең ачуы чыкты.
– Юк сүз сөйләп утырма әле!
Тик Миләүшә шаярмый иде.
– Син аңлыйсыңмы – бу бит шанс! Фирүзә, бүгенге көндә бер кеше дә зур суммадан баш тартмый. Барысын да дөрес итеп башкарып чыгарга гына кирәк. Документально килешү төзеп. Берәр егетне табабыз да фамилиясе белән исемен сатып алабыз. Минем таныш юрист бар. Документ төзибез. Син алимент сорамаячаксың, ул соңыннан картайгач баладан алимент сорамаячак дип. Кан туганнар түгел дип.
– Әйе, аннары акча кирәк булган саен шул документын күтәреп миңа килсен өченме?
– Юк, әйе, алай булмый. Әйтәм бит монда бөтен якларын да карар өчен юрист кирәк. Син иң мөһиме аңла – бу шанс.
– Әни белсә, үтерәчәк мине.
Әнисен уйлаган саен йөрәге дерелди башлаган кебек тоела иде Фирүзәгә. Аның белән сөйләшүне күз алдына да китерә алмый.
– Әле әйтсәм, ул бит аборт ясаттырырга да күп сорамаячак. Бервакыт: “Кайчан кияүгә чыгасың? Бала табарга соңлыйсың бит”,
дип үзәгемә үткәч, “Бала табар өчен кияүгә чыгу мәҗбүри түгел, болай гына алып кайтыйммы соң?” – дип шаяртмакчы булган идем. Күрсәң син аны ул чакта. Күзләреннән ут чәчрәгән кебек тоелды. Теш арасыннан: “Алып кайт менә! Икегезне дә бәреп үтерермен”, – дип ысылдады...
Инде йөзеп китте дигән көймәләре янә комга терәлгән кешеләр кебек кызлар тагын тынып калды. Тик озакка түгел.
– Ә сез туй үткәрерсез. – Миләүшә тагын җанланып китте.
– Ничек инде?
– Шулай. Нәрсәсе бар аның? Синең белән мин генә утырабыз бит ул: “Эх, кияүгә барырга иде!” – дип хыялланып. Ә кешеләрнең исе дә китми: баралар да кайталар, баралар да кайталар. Без сыйныфташлар белән очрашу үткәрдек быел. Беләсеңме, сыйныфта 10 кыз идек. Икебез әле кияүгә чыкмаган, ә бишебез аерылып өлгергән дә инде.
Аннары, киләчәктә берәрсен очраткач, туйлап кияүгә чыгып торалмыйсың бала белән. Ә ак күлмәк киясең килә синең, мин беләм.
Миләүшәнең сүзләрендә ниндидер мәгънә барлыгын тоеп, Фирүзә уйга калды. Ятып калганчы, атып кал, диләрме әле? Бу, чыннан да, шанс иде. Туры килгән кеше генә табарга кирәк. Ә акча... Теләсә кайсы банкта кредит бирәләр. Бала да каравы, кредит та түләве җиңел булмас, әлбәттә. Ләкин анысына гына чыдар ул. Иртәгәдән кредит алырга банк эзли башлаячак. Ә Миләүшә егет эзләячәк. Кызлар проблеманы хәл итәр юл табуларына сөенеп, елмаешып куйдылар да чәй хәстәрен карый башладылар. Ике көн эчендә беренче тапкыр Фирүзәнең нык итеп ашыйсы килде.
Егет эзләүне үз өстенә алганда Миләүшәнең күз алдында бер генә кеше тора иде – сыйныфташы Денис. Начар егет түгел ул. Тик әле булса буйдак. “Ник өйләнмисең инде?” – дигән сорауга һәрвакыт: “Синең кебекне очрата алмыйм”, – дип җаваплый. Әллә шаярта, әллә, чыннан да, ошата ул Миләүшәне – аңламассың. Үзе бер кыз артыннан икенчесен алыштыра. Уфаның кайсыдыр сакчылар оешмасында эшләп йөри булса кирәк.
Вакытны әрәм итмәс өчен икенче көнне үк Миләүшә егеткә шалтыратырга булды. Телефоннан гына сөйләшеп булмый торган зур йомыш төшүен, очрашырга кирәклеген әйтте. Көтмәгән-уйламаган җирдән Миләшне күрүгә бер каушаса, аның тәкъдимен ишетүгә бөтенләй югалып калды Денис.
– Миләүшә, син нәрсә? Кайдан килде синең башыңа мондый ахмак уй? – диде ул, күзләрен зур ачып.
Тик кыенсыну Миләүшәнең уенда да юк иде. Сыйныфташының холкын һәм җиңел акчадан беркайчан да баш тартмаячагын белә ул. Шуңа күрә иң зур судларда утырган олпат судьялар да тын калып тыңларлык телмәр әзерләп килде. Денисның авызын да ачтырмый шуны сөйләп чыкты да, уйларга ике көн вакыт биреп, хушлашты.
Ә бу вакытта Фирүзә башкаланың эреле-ваклы банкларында процентлар белән танышып йөрде. Саннарны ишетеп, чәчләре үрә торса да, кире чигенү теләге тумады. Үзе өчен түгел, туачак баласы өчен эшли бит ул аны. Якынча 500 меңгә әзерләнде кыз. Миләүшә аша тапкан юрист та шуннан очсыз булмаячак диде. Һәрхәлдә соңгы берничә очракта нәкъ шул хакка сөйләшкәннәр. Шуңа өстәп, туй мәшәкатьләре, юристка хезмәт хакы. Ак күлмәк кайгысы калмаган иде Фирүзәдә. Өстенә кигән джинсы-футболкасында гына да ЗАГСка барып кайтырга риза булыр иде. Тик әти-әнисенә моны ничек аңлата ул? Бердәнбер кызын туйсыз гына биреп җибәрергә, иң беренче чиратта, әтисе каршы булачак. Аннары бер өер туганнары да “гулять” итәргә туй көтеп утыра.
– Туйда кергән акчаны һәркем үз ягыныкын үзе ала дип сөйләшергә кирәк булыр инде, әйеме? – диде дә Фирүзә уйларыннан арынып, ахирәтенә карады. Алар Денис белән очрашуга китеп бара иде.
– Шулай кирәк, әлбәттә. Аз булса да, файда булыр.
Кинәт моның әлегә бары хыял икәне исенә төшеп, Фирүзә боек кына елмаеп куйды.
– Тумаган биянең билен сындыра яздым бугай инде. Денис ризалашмады да бит әле. Ә бөтенләй ризалашмаса? Кемне табабыз без?
– Ризаштырырбыз, борчылма. Син, иң мөһиме, бөтен өметең һәм ышанычың бары тик аңарда икәнен күрсәт. Ул бит ир затыннан. Яклыйсы килмәс микәнни? – Миләүшә ахирәтен юатам дип бигрәк беркатлы сүз әйтеп куюын үзе дә сизеп калды һәм өстәп куйды. – 500 меңгә дә?
Алар икесе дә көлеп җибәрде.
Кафега кергәндә Фирүзәнең йөрәге чыгардай булып типте. Менә монда, менә хәзер аның киләчәге хәл ителергә тиеш иде бит. Кызларны күрү белән читтәге өстәл артындагы егет сәлам биреп кул күтәрде. Фирүзә шунда ук аның Денис икәнен аңлады. Яхшы киенгән, чәчләрен артка каратып тараган бу егет бик сөйкемле тоелды аңа.
–Исәнмесез, – дип торып басты ул, кызлар өстәл янына килеп җиткәч.
– Сәлам, Денис. Таныш булыгыз: бу – Фирүзә, – диде Миләүшә дустына күрсәтеп. – Ә бу – Денис.
Фирүзә уңайсызланып кына егеткә кулын сузды.
Үзен бер үк вакытта башкода да, адвокат та итеп тойган Миләүшә сүзне ерактан уратып йөртеп тормаска булды.
– Иптәшләр, мин сезнең икегезне дә яхшы беләм. Сез дә мине беләсез. Әгәр кемдер бу килешүдән зыян күрерлек булса, мин бу эшкә алынып та тормас идем. Тик бу очракта сез икегез дә отачаксыз гына. Әйдәгез, килеп туган хәлнең бөтен нечкәлекләрен уртага салып сөйләшик, киңәшләшик.
Сөйләшү озак барды. Юрист әйткән бөтен нюансларны да исәпкә алырга тырыштылар кызлар. Егет тә киләчәктә сорау тудырырлык пунктларны калдырмаска тырышты. Туй өстәмә чыгымнар таләп итә дип, хакны тагын да күтәрмәкче иде. Ләкин Миләүшә каты торды. Фирүзәнең артыгын түләргә физик яктан мөмкинлеге юклыгын, әгәр кредитны түли алмаса, асылынып үләчәген, ә үлгәч бу килешүнең мәгънәсе бөтенләй калмаганын кулларын болгый-болгый аңлатты ул. Нәтиҗәдә, Денис ризалашты. Юрист белән берлектә килешү төзеп, эшне рәсмиләштереп куясы гына калды.
Анысын да озакка сузмадылар. Егет кире уйлаганчы дип, бер атна дигәндә документларны әзерләп бетерделәр. Рәсми рәвештә туачак сабыена фамилия сатып алып кайткан көнне гарьләнүенә түзә алмый буыла-буыла елады Фирүзә. Тик бар күңеле белән рәнҗесә дә, Айратны каргый алмады. Бары тик аны күрәсе килде. Бер генә тапкыр очратып, күзләренә карыйсы килде. Әмма бер шәһәрдә яшәсәләр дә, күрешмәделәр.
Ә Денис белән туйлары гөрләп үтте. Тормышындагы иң зур спектакльгә хыялында йөрткән күлмәкне тектерде кыз. Дөрес, беленә башлаган корсагын яшерерлек итеп үзгәртергә туры килде. Тик аннан күлмәк әлләни зыян күрмәде. Ул көнне ЗАГСка килгән яшь кәләшләр арасында иң чибәрләрнең берсе булгандыр әле. Кичен мәҗлестә генә үзен уңайсыз тойды. Төрле открыткалардан күчерелгән булса да, чын күңелләреннән матур теләкләр әйткән туганнарының күзләренә карарга оялды. Җитмәсә, кызмача булып алган кунаклар арасыннан әле берсе, әле икенчесе тота да “Әче!” кычкыра. Алар кычкырган саен басып үбешергә кирәк. Дениска рәхәт ул, мәҗлес башланганчы ук кыюлык өчен бер-бер артлы ике-өч рюмканы йотып куйды да, чын туенда йөргән кебек күңел ачты. Һәрхәлдә, Фирүзәгә шулай тоелды инде.
Мәҗлес таралгач, яшьләрне аерым йортка куна җибәрделәр. Бер түшәктә икесе ике мендәр кочаклап, икесе ике якка карап ятты. Бу – зөфәф төне иде. Бары тик үзе генә калган чакларда, йоклар алдыннан татлы хыялларга бирелеп, ничә тапкыр күз алдына китерде икән аны кыз?! Менә ул җайлап кына фатасын ала, аннан ире аның чәчендәге чәчәк-шпилькаларны алырга, аннан күлмәген салырга ярдәм итә... Ә Денис аның ягына борылмады да. Кулы белән ялгыш кына да тиеп китмәде, хәтта. Фирүзә мендәрен кочаклап, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешнәде. Айрат белән үткәргән тәүге төнен исенә төшерде. Аның назлы кулларын, иреннәрен... Алар башка беркайчан да кабатланмаячак, беркайчан да...
Килен булып төшкәннең икенче көнендә үк Уфага җыена башладылар. Кайнә тиешле кеше: “Балам, шәһәрдә сандык кирәкмәс, калдырасызмы әллә?” – дисә дә, әнисе әзерләгән бирнәсен машинага чыгарып салды яшь хатын. Сандыгын да, парлы мендәрләре белән матрас-юрганын да... Ярый, үз ягында бүләккә кергән әйберләрен әнисенең ай-ваена карамый туган йортында калдырды. Бөтенесен дә кечкенә бүлмәсенә китереп тутырса, үзенә керергә дә урын калмас иде. Әйберләрен бушатышкач, килешүдә язылганча акчаның бер өлешен алды да Денис үз бүлмәсенә кайтып китте. Фирүзә янә ялгызы калды. Калган тормышлары да килешүдә каралганча дәвам итте. Бүлмәләрне югалтырга теләмибез дигән сылтау белән икесе ике җирдә яши бирде. Ара-тирә кунакка килеп чыккан туган-тумачасын ышандырыр өчен Фирүзә Денистан юыну-кырыну әйберләрен, бераз киемен сорап алды. Үзенекен аңа бирде. Аның туганнары да егетне чынлап өйләнде дип уйлый иде бит. Хәтта бер тапкыр ялгызы гына авылына кайткач, әнисе ачуланган үзен. “Башкача болай итеп йөрмә. Кайтасыз икән – парлашып кына!” – дигән. Шуннан соң авылга кайту-китүләрне килешеп эшләргә булдылар. Инде җайланып килә иде бит тормышы. Ниндидер бер эзгә салына башлаган иде... Ә хәзер...
***
...Фирүзә оеп яткан җиреннән торып ут кабызды. Инде ничәнчегә чәйнеген кайнарга куйды. Аннан көзге каршына борылып басты да, корсагына карады. Аның иң изге теләге кабул булган: анда учка гына сыярлык пар сабыйлары ята.
– Газизләрем, – диде Фирүзә, аңлатып бетерә алмаслык җылы бер хис күңелен биләп алгач. – Сабыйларым минем. Сез – икәү. Сез беркайчан да минем кебек ялгыз булмаячаксыз. Яныгызда һәрвакыт туганыгыз булачак. Сез бернидән дә курыкмагыз. Барысы да яхшы булыр.
Булачак ананың татлы сөйләшүен бүлдереп, ишек тә шакып тормый, Миләүшә килеп керде.
– И, берәүне инде, бәбие белән сөйләшә бит ул!!! – Кыз ихластан ахирәтен кочаклап алды. – Көнләшеп тә куям мин сиңа.
Фирүзә яшерен эш эшләгәндә тотылган кеше кебек оялып елмайды. Тик дустын ни өчен чакырганлыгын исенә төшереп, бик тиз җитдиләнде.
– Көнләшерлек түгел шул хәлләр, Миләүшә.
– Ни булды?
– Мин УЗИда булдым. Игезәкләр, диделәр.
– Игезәкләр?! Синең игезәкләр?! Менә шәп!!! Котлыйм! – Миләүшә ахирәтен кочаклап әйләндереп алды да диванга утыртты. – Туктале, нәрсәсе яхшы түгел? Син үзең игезәк тә игезәк дип хыялландың түгелме?!
– Хыяллана идем... Тик Дениска ничек әйтергә моны?
Шунда гына эшнең нидә икәнен аңлады Миләүшә.
– Да-а-а, менә монысы проблема, – диде ул, сузып. – Әйтми ярамый. Вакыты җиткәч, бөтенләй баш тартуы бар. Хәер, әле дә кире чигенергә күп сорамас.
***
Сыйныфташының холкын яхшы белгән Миләүшә суга караган кебек әйткән. Хәбәрне ишетүгә Денис күкерт кебек кабынып китте.
– Сез нәрсә?! Без ике балага сөйләшмәдек!
– Кем белгән аның шулай булачагын, – Миләүшә мөмкин кадәр басынкы тавыш белән сөйләргә тырышты. – Тыныч кына сөйләшик әле, Денис.
– Монда сөйләшеп торасы юк.
– Кире чигенергә соң инде. Хакын гына яңадан сөйләшик тә куйыйк.
– Юк, җаныкаем, әле соң түгел. Ә аннан, чыннан да, соң булуы бар, дөрес әйтәсең. Бетте. Мин килешүне таркатам. Туй акчасын кайтарып бирермен. – Егет ишеккә таба атлады. – Сау булыгыз.
Денис килеп кергән минуттан башлап куркуыннан өнсез калып җавап көткән Фирүзә аның чыгып китә башлавын күреп сикереп торды.
– Юк, Денис, зинһар, тукта. Китмә. Телисеңме алдыңа тезләнәм?
Ирексездән бәреп чыккан күз яшьләренә буылып елый-елый Фирүзә аның юлын бүлеп каршына тезләнде.
Моны көтмәгән Денис каушавыннан туктап калды.
– Кит әле, Фирүзә, нәрсә эшлисең?
– Минем башка чарам юк, Денис. Таркатма килешүне. Күпме телисең, шулкадәр сора. Гомерем буе түләрмен, әйт хакыңны!
– Күпме телим? Күпме телимме? – Фирүзәнең кыланышы егетне кыздырды гына. – Тагын шул кадәр! 500 мең! Юк, һәр балага – 500, шуңа өстәп паспорттагы печать өчен тагын 500 мең!
Миләүшә урыныннан сикереп торды.
– Син нәрсә!!! Мәңге түли алмаячак ул андый хакны! Акылыңнан яздыңмы әллә?
Денис бүлмә буйлап арлы-бирле йөрергә кереште. Үзе йөргән саен ярсый барды.
– Кем акылдан шашкандыр монда! Үзегезгә кара да миңа кара: я кем шашкан? Нәрсә эшлисез соң сез?
– Ай, эчем! – Ишек янында елап утырган Фирүзә кинәт эчен тотты. – Әникәе-ем!
Денисны ничек тынычландырырга белми баскан җирендә катып торган Миләүшә ахирәтенә таба ташланды.
– Фирүзә, нәрсә булды? Нәрсә? Нишлим? Су биримме?
Чынаяк алып, чәйнектән су агызды. Анысы кайнар булгач, суыткычны ачып эзли башлады. Анда да су юк иде.
Маңгаена салкын тир бәреп чыккан Фирүзә, иреннәрен кысып, күзен йомды.
– Тукта, хәзер үтә. Курыкма, үтә ул. Икәү булгач, вакыт-вакыт “урын бүлешеп” алалар.
Булачак ана елмайгандай итте. Куркуыннан яшьләре бәреп чыккан Миләш ахирәтен кочаклап янына тезләнде. Урта бер җирдә каушап басып калган Денис та тәрәзә янындагы утыргычка барып утырды. Бүлмәдә тынлык урнашты.
– Я ярый, – диде Денис бераздан. – 100 мең өстәрсең. Анысына, ичмасам, көчең җитәдер бит?
Фирүзә эндәшмәде.
– Җиткерерсең. Мин кушмадым сиңа өйләнгән ирдән бала табарга. Бар нәрсәнең дә хакы бар бу дөньяда.
Егет идәндә утырган кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карап алды да саубуллашмый да чыгып китте...
(Дәвамы бар)
Автор : Эльмира Ибраһимова
Читайте нас: