Барлык яңалыклар
Иҗат
24 октябрь 2019, 17:59

Ялгышларны булмый төзәтеп

..Юллар, юллар инде ничә еллар,Аерыла алмыйм сездән мин...Радиодан агылган моңга кушылып җырлый-җырлый Галинур машинадан сикереп төште. Кызу-кызу атлап кибеткә юнәлде.Тәм-томнар җыеп, колач җитмәслек карбызны култык астына кыстырып, йөгерә- атлый әйләнеп тә чыкты. Их, шушы татлы минутлар.Тиздән өенә кайтып җитәчәк. Ничек генә арытмасын озын юллар, юл йөрудән мәңге туймас ул.

Машина җене аңа кечкенәдән, әтисеннән күчте. Рульгә буе җитмәгәндә абыйсы Газинурның алдына булса да утырып боргаларга тырышыр иде. Әтисенең яныннан бер генә дә китмәс иде дә бит, тик ул гына һәрвакыт каядыр ашыга... Армия сафларыннан кайтуга ерак юлга йөрүче машинага утырып алган иде,инде менә 12 ел, иншалла, илнең кайсы төбәкләрен генә әйләнмәде.Юл йөреп өенә әйләнеп кайткан чаклары, иң бәхетле вакытлары аның. Өендә яраткан хатыны, алмадай ике улы көтүе ирне һәрчак канатландырып тора, кайтканда аның җаны машинадан алдарак йөгерәдер сыман. Галинур алган күчтәнәчләрен урнаштырып, ипләбрәк утырды да көзгегә күз салды. Зөлфиясенең ике улын кочаклап төшкән, көзге читенә кыстырылган сурәтенә карап, елмаеп куйды. Алар өчен җанын бирергә дә әзер ул. Шушы өч пар күз карашы һәрчак озата баралар, каршы алалар, ерак юлларда аерылгысыз бер иптәш булалар аңа.Үзеңне сагынып көтеп торучылар барын белүдән дә артык бәхет юктыр адәм баласына. Озын йөк машинасы сак кына кузгалып, койрыгын боргалап-боргалап алды да, хуҗасына буйсынып олы юлдан җай гына китеп барды.Юллар, юллар...Күпме җырлар җырланган да, күпме уйлар уйланган бу юлларда. Ул узен каршы алырга йөгереп чыгучы ике сабыен күзаллап көлемсерәп куйды. Узе дә нәкъ шундый иде бит.Әтисенең куян күчтәнәче алып кайтуын түземсезләнеп көтә иде. Аның машина исе сеңгән киемнәре, көчле куллары һәрчак тансык иде. Әтисе ерак юлдан кайткан көн бәйрәм булыр иде аларда. Көне буе әнисенең йөзеннән елмаю китмәс, токмачлы ашы, камыр ризыклары әзер булыр. Әтисе генә бераз кырысрак холыклы, ачылып китмәс караңгырак чырайлы.Әнисе белән дә дорфарак сөйләшә. - Әтиегез арыган, - дия торган иде әнисе андый чакларда. Нинди булсада әти-әти инде ул,әтиле булуның рәхәтлекләре! Ә шулайда һәрчак караңгы чырайлы түгел бит аның әтисе. Әнә күршедәге Ләбибә апа белән ничек шаярып сөйләшә. Инде күпме вакыт үтсә дә, тагын бер вакыйганы оныта алмый Галинур. 10-12 яшләр чамасы булгандыр, әтисе юлдан кайтуга, үзе белән йөрткән урын-җирне җилләтергә кушты. Малай йөгертеп юрганын койма башына элде, мендәрен күтәреп алса, аптырабрак китте. Мендәр астында җете кызыл төстәге челтәрле хатын-кыз лифчигы ята иде. Колакларына кадәр кызарып чыккан малайны әтисенең тавышы сискәндереп җибәрде. – Маңка малай булма, борыныңа ис керергә вакыт. Ул тиз генә лифне эләктереп машинасының өстәге шүрлегенә атты. Әлбәттә, бу хикмәтне саф күңелле үсмер бала аңлап бетермәде ул чакта. Бары еллар узып үзе ерак юлларга йөри башлагач кына табылды аңа җавап. Адым саен юлларда басып торган төнге күбәләкләр кызыктырмады, әтисе белән булган хәл дә ниндидер ялгышлык кына булгандыр кебек тоелды аңа. Шулчак уйларын бүлеп, кесә телефоны шалтырады.Әнисе икән.
-Әйе, әни, мин юлда, исән-сау, берәр сәгатьтән кайтып җитәм, - дип тезеп китте Галинур. - Улым, - әнисенең тавышы калтыранып китте.
- Әни, ни булды, әни, әллә елыйсың инде? Галинур машинасын юл читенәрәк китереп туктатты.
- Улым, Айрат чирләп китте бит әле...Зөбәйдәнең тавышы өзелеп калды...Син исән-сау гына кайтып җит инде...
Айрат Галинурның сөеп туймас сабые. Беренче мәхәббәт җимешләре. 9 яше генә тулып килсә дә, гел әтисенең кул арасына кереп килә. Әнисенең дә олы ярдәмчесе. 3 яшьлек энесе Азатны нинди олыларча сабырлык белән карый ул. Ни булды икән? Ә нигә Зөлфия шалтыратмады? Ир хатынының номерын җыйды. Сүндерелгән. Ата йөрәге кысып куйды. Алдагы юлны ничек уткәнен дә хәтерләмәде Галинур. Машина бәйдән ычкынгандай чапты да чапты. Юлдагы чокыр-чакырларны да сизмәде ир. Көзге кырыена кыстырылган сүрәт очып әйләнде дә, әкрен генә ирнең тезенә төшеп ятты...
Ул авыл башына килеп кергәндә күз бәйләнә башлаг
ан иде инде.Ара-тирә утлар да кабынган. Менә аларның йортлары, капка ачык, әти кеше ялт итеп капка ягына карап алды, Айрат йөгереп чыкмаганмы, янәсе.
Тавыш-тын юк. Ул тиз генә күчтәнәчләрен алып өйгә ашыкты.
- Хәзер, улым, терелерсең , егет кеше чирләп тора ди мени. Үле тынлык. Ишекне ачуга әллә нишләп китте ир. Елап шешенгән Зөлфиясе күкрәгенә килеп капланды. Берни аңламаган Галинур түрге якка күз ташлады. Уртада улы ята. Аны тирәләп кешеләр утырган. Кече улы Азатны кулларына күтәргән әнисенең йөзе ап-ак булган. Ул көч-хәл белән кузгалып улы янына атлады.
-Сабыр бул, балам, Айратыбыз юк инде бүтән.
Күз аллары караңгыланган Галинур бер мәлгә аңын җуйгандай булды. Әтисенең шәүлә кебек кенә гәүдәсенең тышка чыгып баруын шәйләде. Тез буыннары бушап, кулындагы карбыз дөпелдәп идәнгә төшеп ярылды. Күз алдында меңләгән кызыл шарлар пәйда булды.Бәләкәй улының ачыргаланып елаганына айнып китте ата. Бер кулы белән әнисе белән улын, икенче кулы белән хатынын күкрәгенә кысып өнсез калды.
...Сабыйның гәүдәсен Ташлы тау чокырыннан күрше авылның аучысы Салихҗан табып алды.Чокырга ташлаганда баланың җаны да чыгып бетмәгән булган бит, югыйсә. Сабый шуышкан, куллары белән тырмашып чокырдан чыгарга тырышкан. Канга батып тырналып беткән бармаклары шул турыда сөйли иде.
-Мәктәптән кайткач, уйнарга гына чыкты бит, дип үрсәләнде үз-үзенә урын таба алмаган Зөлфия. Аннан соң башка күрмәдем. Күп елаудан тотлыга-тотлыга сөйләгән, баласын югалтудан бөрешеп калган бу хатынның хәле аяныч иде.
Икенче көнне, бу вәхшилектән куркуга калган авыл халкын тагын да пошаманга салып, баланы соңгы күргән кеше буларак, Зөлфияне кулга алдылар. Хәзергә сораулар күп, җавап юк иде.
Зираттан сабыйны җирләп кайткан халык әкрен генә өйләренә таралышты. Әтисе дә авыр гәүдәсен сөйрәп күршедәге йортларына атлады. Авыр уйларыннан арына алмаган Галинур бакча буендагы эскәмиягә килеп утырды. Көне дә бүген нәкъ аның күңеле кебек кара болытлы.Иртәдән үк яңгыры явып үтсә дә, ачылырга исәбе юк. Җирдәге кеше хәсрәтләренә кушылып күк гөмбәзе дә елый сыман.Ничек икән анда хатыны? Зөлфияне улын озатырга да чыгармадылар. Хәзергә аның белән сөйләшергә дә рөхсәт юк. Соңгы ике-өч көн эчендәге вакыйгаларны йөрәк тә, акыл да кабул итә алмый. Бәхет белән бәхетсезлек бик янәшә йөриләр икән шул. Бакчадан абыйсы Газинурның шаркылдап көлгәне ишетелде. Их, абый, Галинурның йәрәге чәнчеп куйды.Ул әкрен генә кузгалып бакчага керде. Алмагач кәүсәсенә сөялеп шырык-шырык көлгән абыйсының чигәләре буйлап күз яшьләре ага иде. Галинур нәкъ балачактагыча абыйсының күкрәгенә килеп капланды. Их,абый,син мине җил-яңгыр тидерми үстердең, ә мин сине саклый алмадым.
Армия хезмәтенә китеп җиде ай үткәч кайтардылар Газинурны. Армиягә озаткан өрлектәй улын танымады ана. Бетеренеп, кыйналудан акылы зәгыйфьләнеп кайтты егетнең. Дәвалаулар да артык нәтиҗә бирмәде. Тән яралары төзәлсә дә, акылы алга китмәде. Артык хисле, елар чакта көләр, көләр чакта елар, сөйләшмәс булып калды абыйсы. Бары күрше Газизә әби генә,терелә бу улың, Зөбәйдә килен, терелә,иншалла, күзләрендә нур бар, дип әнисен юатып килә. Бүген дә аның барысын аңлап чын күңелдән кайгыруы иде. Кулларында гына күтәреп йөртеп үстерде бит ул энесенең улын. Хәзер менә ул юк, юк...
Кечкенә Азатны җитәкләп өйдән чыккан Зөбәйдә апа улларына эндәште:
Әйдәгез, балалар, өйгә чыгыйк әле. Галинур ишекне йозакка бикләп, әтиләренең күршедәге йортына таба атладылар. Берничә көн генә шау-гөр килеп , бәхет ташып торган Галинурлар йорты ятимләнеп аларны озатып калды.
Ишек алдыннан кузгалып чыккан җиңел машинада әтиләре Кадерҗан әкрен генә кузгалып түбән очка төшеп китте...
... Инде өченче көн бер сорауга да төпле җавап ала алмаган тикшерүче, алып китегез, дип кычкырды. Шапылдап ябылган тимер ишек, шалтыраган тимер ачкычлар тавышы Зөлфиянең бәгыренә үтте. Ярым җиргә баткан зиндан бүлмәсенең укшыткыч исе тынны кысты. Шушы җан өшеткеч күренешнең бер генә уңай ягы - хатын берүзе иде. Ул шушы бүлмәгә бикләнеп кеше күзләреннән кача алды,тик үз-үзеннән генә кача алмады.
Салих абый бе
лән Фидания апаның бер бөртек кызлары иде Зөлфия. Соңлап кына алып кайткан мәхәббәт җимешләрен булдыра алганча назлап, сөеп кенә үстерделәр, ләкин артыгын иркәләмәделәр.Кечкенәдән кул арасына кереп, эшсөяр булып үсте кыз. Ике ул үстергән күршеләре Мөдәрис абый белән Сания апага да бик тансык кыз булды ул. Ут күршеләр бер -берсенә гел ярдәмләшеп яшәделәр. Сания апасы инсульт кичереп ярым хәрәкәтсез калгач та Зөлфия Мөдәрис абыйсының беренче ярдәмсесе булды. Олы уллары Себер якларына эшкә китеп, кече уллары хәрби хезмәттә булганлыктан, ата-ана икәү генә иделәр.
Артык чибәрлеге булмаса да, ягымлылыгы бар иде кызның.Инде классташ кызлары чыш-пыш сер сөйләшәләр,кайсысының күз атып йөргән егетләре дә бар. Зөлфиянең генә артык мактанырлыгы юк әле. Еш кына көзгегә күз сала башлаган кызына Фидания апа да игътибар итте.Түгәрәкләнеп килгән гәүдәсенә,төртеп чыккан күкрәкләре өстенә төшеп яткан калын толымына сокланып карады ана.Кызның үзенә генә йөзендәге сипкелләре дә,кызгылт-сары чәчләре дә бик ошамый шул. Аяклары да артык юан бугай. Көзгегә карасаң - мең гәеп табыла, кызлар шулай шул инде.
Көзге эшләрне бетереп кышка әзерләнгән мәл иде. Көзнең саран кояшы көндезләрен бераз җылытса да, кичкә пыскаклап яңгыр ява башлады. Җылы мунчага кергән Зөлфия чәчләрен таратып салып, мәтрүшкәле хуш исле каен себеркесен пешекләп чабынмакчы гына иде алгы ишекнең келт итеп ачылып-ябылганы ишетелде.Әнисе нидер оныткан ахыры дип уйлап кыз ишекне ачса, яңгырда күшеккән Мөдәрис абыйсын күреп артка чигенде.Мөдәрис тә эчкә үтте.Кыз чабынган себеркесен кысыбрак кочаклап аның күзләренә текәлде. Сагыш та, ялвару да ,сөю дә бар иде бу күзләрдә.Ир сак кына кызны үзенә тартты да, күтәреп ләукәгә утыртты.Кыз карышмады. Табигать үзенекен итте.
Кызым, ис тиеп исерә күрмә тагын, - тышкы яктан әнисенең тавышы ишетелде. Зөлфия тәрәзә чыбылдыгын ипләбрәк япты.
Әйе, исерде кыз, күрше абыйсының назларыннан, кайнар иреннәреннән, көч-күәтеннән исерде. Бу аларның икесе генә белгән серләре иде. Тормыш ничек бар - шулай дәвам итте. Ике ызан арасында күршеләренең сарайларына ук терәлеп торган кара мунча аларның сөюенең тере шаһиты иде. Җәй айларында Мөдәрис абыйсына булышырга урман буендагы умарталыкка да еш килгәләде кыз. Яшерен сөю татлы , бик татлы иде шул. Ир уртасына җитеп акыл туплаган Мөдәрис абыйсы гына чама хисен җуймады. Аталарча кайгыртучанлык белән яратты Зөлфиясен. Кыз, мәктәпне тәмамлап, сатучылыкка укып кайтты. Ике генә чакрымдагы Каенлык авылында сатучы булып эшли башлады. Армия хезмәтен тутырып кайткан Галинур белән дә шунда таныштылар алар...
Яз башлары иде. Зөлфия Мөдәрис абыйсына умарталар урнаштырырга булышырга урманга төште. Көн төшкә авышкач ял итәргә утырдылар.Кызны күз карашыннан аңлаган ир аның нидер әйтергә җыенганын чамалаган иде инде.
--Мине кияүгә сорыйлар, - диде кыз кыюсыз гына. Мөдәрис кызны тартып үзенә якынрак утыртты.
- Сине яраткан кадәр мин беркемне дә ярата алмаячакмын, Мөдәрис абый. Кыз сулкылдап елап җибәрде.
- Сеңлем, яратырсың, яхшы кеше булса, гаилә кор,балалар үстерегез, әти-әниеңне оныклар белән сөендер. Ир, аталарча ихласлык белән кызның чәчләреннән сыйпады. Мин сине бик теләсәм дә, бәхетле итә алмам инде...
Яхшы гаиләгә килен булып килде Зөлфия. Матур гына яшәп киттеләр. Күңелендә күбәләкләр очмаса да, ул ирен үзенчә яратты. Беренче уллары тугач та куршедәге йортны сатып алып башка чыктылар. Галинуры тырыш, гаилә җанлы. Кешедән артык булмаса да, ким дә яшәмәделәр. Инде икенче уллары да тугач дөньялары бөтенләй түгәрәкләнде.
Декрет ялыннан чыгып эшли генә башлаган чагы иде Зөлфиянең. Кичкә таба гына кибеткә Мөдәрис килеп керде. Хатыны Сания апа гүр иясе булганга бер атналап кына узгандыр. Соңгы көнгә кадәр карап,тәрбияләп озатты ул хәләл җефетен. Бераз тартылып та киткән кебек .Ә күзләре... их шул күзләре...Зөлфияне тилерткән күзләр бит алар. Онытылды кебек иде, юк, онытылмый икән.
- Мин сине шундый сагындым, Зөлфия. Мәхәббәтне бикләп куеп булмый икән. Гомерлек чир икән ул мәхәббәт дигән нәрсә.
Шул кичне соң гына Мөдәрис Зөлфиянең т
әрәзәсен шакыды. Сирәк кенә булган очрашуларга да алар бик бәхетле иде.
Айның тулып түбә кыегына менеп кунаклаган бер төнендә, ай яктысында озак борсаланып йоклый алмый яткан Кадерҗан, тәмәкесен кабызып ишек алдына чыкты. Күгелҗем генә таң беленеп килә. Шылт иткән тавыш та юк. Шул вакыт күрше йортта сак кына ишек ачылып ябылганы ишетелде. Кара шәүлә бакча ягына таба атлады. Кадерҗан коймага сеңде.Ул арада матаен кабызып Шәүлә умарталык ягына менеп китте. Эшнең нидә икәнен аңлаган ир мәче тизлеге белән күрше йортка атылды.Мөдәрис нидер онытты, ахры, дип уйлаган Зөлфия тиз генә келәне тартты. Каршында ерткыч җанвардай басып торган кайнатасын күргәч имәнеп китте. Ул арада ир хатынны бөтереп алып идәнгә салды. Аңына килгән хатын бар көченә тарткалаша,чәбәләнә башлады. Кичтән савып керткән бер чиләк сөт дөбердәп тәгәрәп китте.Аңа ияреп чолан буйлап чыелдап чапкан тычкан тавышы кушылды.
---Башкаларга яраган, миңа ярамыймы әллә? Ир авызыннан килгән укшытырдай истән хатын башын читкә борды. Кайната киленен бар көченә идәнгә кысты.
Хаҗәтен үтәгән ир ничек пәйда булса, шулай ук юкка да чыкты. Яңа гына назлы ир кочагыннан чыккан Зөлфия ни булганын да аңлап бетерә алмый - әллә тәненең , әллә җанының әрнүенә түзә алмыйча сулкылдап куйды.Тузгыган чәчләрен, сөттә йөзеп йөргән эчке күлмәк итәкләрен җыеп көч-хәл белән торып басты да, бу шакшылыктан ничек котылырга белми арырак утырган бер чиләк салкын суны башына каплады.
Бу атнаны ничек уткәргәнен Зөлфия үзе генә белә.Тәне генә түгел,җаны да тапталган халәттә иде ул. Бүген-иртәгә ире кайтып җитәргә тиеш. Ничек тә үзеңне кулга алырга кирәк. Олы улын мәктәпкә озатып йорт эшләренә кереште. Иң беренче мунчасын хәстәрләп куйды, ишек алларын себергәләп алды. Үзе янында бер туктаусыз тәтелдәп булышып йөргән кече улы Азат бераз кәефен күтәреп җибәрде. Хәлләрен белергә кергән кайнанасы Зөбәйдә килененең суырылып калган йөзенә карап:
- Килен, эшнең бетәсе юк, ятып ял ит әле бераз, авырып торган кебек син, Азат улымны үзем алып чыгыйм әле, диде.
- Рәхмәт, әни, идәннәрне генә юып чыгыйм инде.
Иелеп идән юып йөргән җиреннән кемдер килеп арттан кысып кочаклады.Тураерга да өлгермәде шома кул итәк астына үрмәләде. Укшыткыч ис килеп бәрелгәч кенә кемлеген шәйләде Зөлфия. Йотардай күзләре белән текәлгән кайнатайның чигенергә исәбе юк иде. Хатын юеш идән мунчаласы белән бар көченә ирнең чыраена сылады. Моны көтмәгән Кадерҗан котырган бүре сыман хатын өстенә ташланды.
Күп күрдем мин синдәйләрне дип, бөтереп алып, киленен диванга салды.
Тарткалашып, көрмәкләшеп Айратның кайтып кергәнен сизмәделәр, ни кызганыч көчләр тигез түгел иде шул. Шушы тамашаның шаһиты булган сабый күзләрен зур ачып, терәлеп каткан иде. Ул кисәк кенә чыгар якка борылды. Аңына килеп өлгергән дәү әти ерткыч тизлеге белән бала артыннан ташланды. Өстәлдәге кулына эләккән иң беренче әйбер,телефон заряднигының шнуры белән сабыйның муеныннан эләктереп үзенә тартты...
Инде өченче көн өн белән төш арасыда Зөлфия.Бер ялгышлык икенче фаҗигага китерде. Ул үзенең сөюенә баласының гомерен корбан итте. Аның яшәргә хакы бармы? Иренең, әти-әнисенең, изге күңелле кайнанасының күзләренә ничек карар?
Әни, әниии....улы Айрат тавышы.Чакыра...Ул көн дә таң беленгәндә чакыра.
Киләм, улым, улыыыым....Мөдәрис, син дә мондамы ни....?
Зөлфия таң алдыннан үзенә кул салды. Ул әле Ташлы тау чокырында яңгырлы юлда матае белән капланып Мөдәриснең җан биргәнен белми иде.
Салкын кышлар үтеп,җир йөзенә ямьле язлар килде.Шау-гөр килеп кошлар кайттты, оя корып бала чыгардылар. Якты дөньяга кемдер килде, кемдер китте, язны җылы җәйләр алыштырды. Яшәү үз көенә дәвам итте. Инде көннәр көзгә авышып сары яфраклар салмак кына җилдә тибрәлеп җиргә коелалар. Кук йөзендә кара болытлар куерганын шәйләп мөлаем йөзле ханым белән чәчләре вакытыннан алда агарган ир зират капкасына борылдылар. Алар белән рәттән шактый олы кыяфәттә, бер ел эчендә ярыйсы буй йөгерткән сабый атлый.Кабер ташындагы ике пар күз карашы аларны күздән югалганчы озатып калдылар.
Үзләренең тыкрыкларына борылуга, Зөбәй
дә апа каршысына килүче Газинур белән Әнисәне абайлады. Почта таратучы кыз Газинурның бәләкәйдән дуслашып армиягә озатып калган беренче мәхәббәте иде.
Зөбәйдә апа,ул мине таныды, таныды, - диде Әнисә күз яшьләренә буылып.
Көтелмәгән хәлдән барысы да югалып калдылар.Зөбәйдә апа өмет белән улының күзләренә карады. Аның каршында нәкъ элекке ачык карашлы, кояштай елмаюы белән Газинуры басып тора иде.Бу шатлыкны мин дә күрми калмыйм дигәндәй кара болытларны ертып җир йөзенә кояш нурлары сибелде. Талгын җил болытларны офыкка таба куалады.
Юлчы дала буйлап юыртып килгән атын алга куалады. Кара болытлар аларны бастырып килә иде. Наа, малкай, юлчы камчысын уйнатып алды. Чабып килгән аттан куркып кара каргалар төркеме тирә якка чәчелде...
... Авылыннан чыгып киткән Кадерҗан,кешеләрдән качарга теләпме,әллә үзеннәнме машинсын куды да куды.Тимер аты аны Ырымбур далаларына китереп атты.Шунда бер хатынга йортка кереп үзенчә бәхетле генә яшәп китте.Тагында “бәхетлерәк” тормыш хатынның улы төрмәдән кайткач башланды.Кулдагы машина ачкычы да ычкынды,йодрык та ярыйсы ашалды.Исемсез,нәселсез әдәмне хатын да яклап маташмады,улы ягына авышты.Шактый ук йодрык ашаган,акылына зәгыйфлек килә башлаган ир “кайтам”,”кайтам”,дип еш кына чыгып китә башлады.Бу юлы да оекчан гына”кайтам” дип китеп барган иргә Сәкинә артык пошынмады.
--Җилдән килгән,җиде ят,кайтасың икән бар кайт,дип озатып калды.Кадерҗан әҗәлен Ырымбур далаларында тапты.Каргалардан калган бер сыңар күзе пыяладай күк гөмбәзенә төбәлгән кеше үләксәсе юл буенда аунап калды.
Җир йөзен шакшылыктан юарга теләгәндәй көзге яңгыр койды да койды.
Ислам
Читайте нас: