Барлык яңалыклар
Иҗат
25 октябрь 2019, 10:35

Сөю хакы (Икенче өлеш)

Кызларның алдагы көннәре тагын 100 мең табу хәстәре белән үтте. Әле тегесе, әле монысы килеп чыгып торган заманда, Фирүзә банктан алган акча белән уйнарга курыкты. Ә Миләүшә башкача акча эшләү юлын күрми иде. Бик озак бәхәсләшкәч, ниһаять, бурычка биреп торып, процентлар эшләргә күндерде ул ахирәтен.

Күңеле тартмаса да, Фирүзә китаплар тезелгән стенканы барып ачты. Сумманы икегә бүлеп, ике җыентык тышлыгына яшереп куйган иде. Беренчесен алуга ук агарып катты. Авызын ачып нидер әйтмәкче булды – тавышы чыкмады. Тиз генә икенчесен тартып алды. Ике тышлык эчендә дә чын китаплар иде. Фирүзә тавышсыз гына стенка буйлап шуып төшеп идәнгә утырды.
– Нәрсә булды? Нәрсә? – дип, Миләүшә китапка барып ябышты. – Бәлки ялгышасыңдыр? Икенчесенә кыстыргансыңдыр? Кара яхшылап!
Фирүзә аны ишетмәде. Ике кулы белән чәченә ябышып үкерә иде ул.
– А-а-а-аааааа!
Миләүшә һаман китапларны актарды.
– Әйттем мин сиңа! Әйтем бит!!! Кеше бүлмәдә акча тотамыни?! Банкка салып тор, дидем! Ник тыңламадың?! Кризис, имеш! Акча яна, имеш! Менә янмаган!
Кызуы белән кулына ни эләгә, шуны алып томырды. Китаплар артыннан папкалар, фотоальбомнар идәнгә очты. Киштәләр бушап калгач кына хәлсезләнгән Миләш ахирәте янына чүгәләде. Тегесе куллары белән башын каплап тынып калган иде.
Тавыш-тынсыз, хәрәкәтсез бик озак утырды алар. Урамда тыз да быз чабышкан машина тавышы булмаса, бу мизгелдә җир йөзендә тормыш тукталып калган дип уйларга мөмкин иде.
– Шулай ук зур гөнаһ кылдыммыни? Минем хатамның ояты балаларыма төшәргә тиеш микәнни? Аларның ни гаебе бар? Уйнаштан туган атасызлар дип, бармак төртеп күрсәтерләр микәнни үзләренә? – Еларга теләсә дә, Фирүзәнең күз яшьләре чыкмады. Хәлсез үкседе генә ул. – Атасыз бала булмый бит. Мин генә гаеплемени? Миләүшә! Мин генә гаеплемени, әйт?!
– Белмим, Фирүзә. Бел-мим.
Миләүшә, чыннан да, ни дип әйтергә дә белми иде. Бу минутта аның “банкка сал, процентлары булыр” диюгә карамастан, йөз яшьлек әбиләр кебек бүлмәдә акча саклаган Фирүзәне кыйныйсы, “мине тыңламадың, хәзер теләсә нишлә” дип торып чыгып китәсе килде. Шул ук вакытта биш ел буе бер бүлмәдә яшәп, авылда калган әти-әниләрен сагынганда янәшә караватларда ятып, бертавыштан балавыз сыккан ахирәтен жәлләде. Теге чакта шәһәр тормышына күнегә алмый җәфаланганда Фирүзә аңа ярдәм итте, иң зур терәк булды. Укып диплом алганнарына да байтак вакыт узды, ә алар һаман көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп, атна саен очрашып торалар. Бертуган апасыннан да якынрак күрә шул ул аны. Шуңа да аның карынында яралып кына килгән ике гомерне өзеп, газап кичерүен теләми. Эчеңнән кырып алсалар да, җаныңда кала балаң! Теге чакта дөньяга тудырмаган сабыен әле булса төшләрендә күрә. Кыз итеп күрә... Ә чынлыкта кем булгандыр, ул аны беркайчан да белмәячәк...
– Акча табылыр. Балаларыңны гына сакла. – Миләүшә кызын юаткан ана шикелле Фирүзәне кочаклап чәчләреннән үпте. – Акчаны табарга була. Ә баланы сатып алып булмый.
– Рәхмәт сиңа, Миләш. Барысы өчен дә рәхмәт. Син булмасаң, мин акылдан шашкан булыр идем.
– Анысына булдырырсың син. Синең бөтен сумма тере акча килеш идеме?
– Юк, ике кредит картасы бар. Әмма анда 150гә дә җитми.
– Кем алды икән?
– Минем бүлмәгә Денистан башка кешенең кергәне юк.
– Ул рәтле генә сволочь, әлбәттә, әмма карак түгел, Фирүзә. Мин моңа ышанмыйм.
– Ә мин ышанам. Аннан башка кем алсын? Син мени? Әллә үзем үземне таладым микән? Юкка ул 100 мең генә өстәмәде инде! Күзеннән күренеп тора!
– Нәрсә күренеп тора? Кызганды ул сине! Аяк астында аунап елагач, кызганды! Сиңа күбрәк өстәсен идемени? – Миләүшә утырган җиреннән торып басты. – Син башта тикшер кем алганын, аннан гаепләрсең! Башта ук кеше әйткәнне тыңлап, банкка салсаң, берәү дә урламас иде!
Фирүзәнең күзләре янә мөлдерәмә яшь белән тулганын күреп, кыз тавышын йомшартты.
– Гафу ит. Аңлыйм, сиңа болай да рәхәт түгел. Тик тоттың да, Денисны гаепләп куйдың. Алай ярамый бит. Тикшерергә кирәк башта. Синең әниең дә туйдан соң берничә тапкыр килде...
Фирүзә дымланган күзләрен сөртә-сөртә идәндә тузып яткан китапларны җыярга кереште.
– Укытучы булса да, яратмый ул китап укырга.
– Яратмаса, актару уку дигән сүз түгел бит. Бәлки бүлмәдә ялгызы чагында эш юклыктан чокчынып барып чыккандыр?
Фирүзә һаман ышанмады.
– Миңа килеп урлашып йөрмәс инде. Акчаларны күргән очракта да сорар иде. Әни бит ул!
– Үги әни бит ул...
Миләүшә соңгы сүзләрне ишетелер-ишетелмәс кенә әйтте. Ахирәтенең үз әнисе аны тапканда вафат булганын да, әтисе Фирүзә бер яшьлек чагында күрше хатынына өйләнгәнен дә белә ул. Дусты Мәдинәне үз әнисе кебек якын күрсә дә, Миләш хатынның корылыгын холык үзенчәлеге дип түгел, ә иренең кызын үз баласыдай якын кабул итә алмавыннан дип саный. Студент чакта еш кайтты бит ул аларга кунакка. Барысын да күрде. Әле дә акчаны Мәдинә алганлыгына шикләнмәде.
Озак бәхәсләште кызлар. Ахыр чиктә Фирүзә авылга кайтып урарга булды.
***
Авыл, җәйге мәшәкатьләрдән арынып, тынып калган. Агачлар саргайса да, яфраклары бик коелып бармый. Җәй уртасында ук саргаеп кипкән үлән өстенә тегендә бер, монда бер яфрак ята. Аның каравы, урам каз мамыгына тулган. Кайбер капка аллары ап-ак. Әллә нинди күңелгә үтеп керә торган аяз тынычлык урнашкан авылда... Тирә-ягына карана-карана акрын гына атлаганда “Фирүзә кызым, ялгамыни? Исән генәмеү!” дигән сүзләрдән кыз дертләп китте.
Барысын да күреп, ишетеп, белеп кенә тора торган күрше әбисе койма ярыгыннан эндәшкән икән.
– Әйе, Факыйһәттәй, кайтып киләм әле.
– Әйбәт булган, балам. Исән йөрегез юлларыгызда. И, үзебезнең кызлар бит инде сез!..
Койма ярыгына әле бер, әле икенче күзен китереп баштанаяк карый-карый озатып калган бу күрше әбисен якын-тирәдә ЦРУ дип йөртәләр. Белмәгәне юк аның. Менә Фирүзәнең атна уртасында кайтып төшкәнен дә бүген бөтен урам, иртәгә авыл беләчәк. Радиоң да кирәкми. Бер карасаң, кемдә кемнең ни эше бар? Кайттымы ул, киттеме... Кияүгә чыгамы, ялгызы бала табамы... Юк шул, бу шәһәр түгел. Монда бөтенесенең дә бөтенесендә эше бар. Кинәт Фирүзә үзенең авыл тормышыннан аерылганын, бөтенләй башка болгавыр дөньяда яшәп ятканын аңлады. Кайчандыр биш ел гына укыйм да авылга кайтам дип чыгып киткән иде бит ул. Ә бәлки китмәскә кирәк булгандыр...
Аның шушы Факыйһәттәй янына утырып бәбкә саклаган беркайгысыз бала чагына кайтасы килеп китте. Ата каздан йөгереп качканда, тегесе аркасына кунып тешнәгәч, аның итәгенә ятып елаганы, “Булды инде, бетте инде. Арканың сызлавы үтә ул, балам, йөрәгең сызламасын”, – дип юатканы әле дә хәтерендә.
Сызлый, үзәкләренә үтеп сызлый шул менә йөрәге. Ә дәвасы кайда икәнен белми...
Тирән уйларга чумган килеш ачып җибәрде Фирүзә туган йортының капкасын. Шунда ук:
– Бәй, балам! – дигәнне ишетеп, карашын җирдән күтәрде.
Әтисе һәрвакыттагыча кипкесен кырын салып киеп алган да ихатада нидер эшләп йөри.
– Исәнме, әти!
Фирүзә тәүдә аны күрүгә шатланып, кочагын җәеп каршысына атлады.
– Исәнме, кызым! Кайтам дип сөйләнмәдең. Нишләп кайтырга булдың? Кияү кая? Ник хәбәр итмәдең тукталыштан каршы алыр идем...
– Борчылма, әйбәт кайтып җиттем. Денис кайта алмады, эштә. Әни өйдәме?
– Әйе, аш пешереп йөри.
Пөхтә итеп җыештырылган өйдә яңа пешкән икмәк исе чыккан. Аңа үрдәк ашы исе дә кушылган. Ишектән килеп керүгә өйдәге һәр ис аерым-аерым һәм шул ук вакытта берьюлы борынына килеп бәрелсә дә, Фирүзә борылып чыгып китмәде.
– Исәнме, әни!
Аның тавышын ишетүгә аш бүлмәсеннән кулларын сөртә-сөртә Мәдинә килеп чыкты.
– Фирүзә, бәй, кызым, көтмәгән идек үзеңне. Нишләп кайтырга булдың? Әллә бер-бер хәл булдымы?
– Юк, болай сагынып кына кайткан идем. Әллә ярамый идеме? Икәүләп “нишләп тә нишләп” диешәсез.
– “Нишләп” дими, гадәттә алдан хәбәр бирә идегез бит. Ярый, нишләп, ярамасын, ди.
Фирүзә түргә үтеп, иңендәге сумкасын диванга куярга гына өлгерде – пешкән ит исе күңеленә үк үтеп кереп, укшытып та җибәрде. Ул тиз генә авызын каплап чыгып йөгерде. Өйдәге аш исенә җайлап өйрәнгәнче, әти-әнисе йорт эшләрен караштырганчы, көн узып китте.
Ниһаять, кич җиткәч иркен сулап ишек алдына чыгып утырдылар. Авылдагы яңалыкларны, килем-китем, күрше-тирә карчыкларының саулыкларын сөйләштереп алдылар. Шунда, сүз иярә сүз чыгып, әтисе санаторийга барырга ниятләүләрен әйтте.
Сүзне ничек башларга белми аптырап торган Фирүзә:
– Акча кайдан табасыз? – дип сорады.
– Әниең ссуда алган.
Фирүзәнең өстенә салкын су койган кебек булды.
– Эх, әти! – дип кенә әйтте дә өйгә йөгерде.
Ул атылып килеп кергәндә, Мәдинә сериал карап утыра иде. Кыз утыргыч алды да, үзе белән экранны каплап, аның каршына барып утырды.
– Әни, сөйләшик әле. Сез санаторийга барырга җыендыгызмыни?
Мәдинә кинәт бирелгән сораудан каушады, ләкин бик тиз үзен кулга алып:
– Әйе, әтиең дә авырып тора. Гомер эчендә бер булса да барып кайтыйк, – дип елмайды.
– Акча кайдан алдыгыз?
– Ссуда алдым.
– Күпмегә?
– Ник төпченәсең ул? Күпмегә алса да ярамыймыни? Кит әле кино карарга комачаулыйсың.
Мәдинә телевизорның тавышын ныграк ачып, күчебрәк утырды.
– Әни, дөресен әйт, зинһар! Син ул акчаларны минем китаплардан алдыңмы?
– Ахмак сүзе сөйләп торма әле монда. Нишләп мин синең акчаңны алыйм, ди?
Фирүзә әнисенең кулындагы пультка үрелде, тик Мәдинә аны артына яшереп өлгерде. Кыз ярсып барып телевизорның шнурын розеткадан тартып алды.
– Әйт, дөресен!
Тавышка әтисе кереп җитте.
– Нәрсә булды? Ник шаулашасыз? Кычкырышканыгыз урамга ишетелә.
– Әнә кызыңнан сора. Рәхмәтен әйтергә кайткан. Туйлар үткәргәнгә, укытып кеше иткәнгә! – Мәдинә елап җибәрде. – Рәхмәте чиксез...
Үзенең дә күзләренә мөлдерәп яшь тулган Фирүзә өзгәләнеп кулларын уа-уа, аның янына барып утырды.
– Әни, әникәем. Мин синнән башка әнине белмим, тапмасаң да, мине син карап үстергәнсең. Үз әниемне белмәдем дә мин. Сиңа да, әтигә дә нык бурычлымын! Тик әле ул акчалар миңа кирәк!
Эшнең нидә икәнен аңламый басып торган ирнең сабырлыгы сынды.
– Туктагыз әле! Нинди акча бүлешәсез?
Хатын-кызлар тынып калды. “Кем әйтә” дигән кебек бер-берсенә карашып алдылар да кем беренче өлгерә шуныкы дөрескә чыккандай, икесе дә бертавыштан сүз башлады.
– Уфага кунакка килгәч, әни минем китап арасыннан акчаны алган!
– Мин алмадым, алып кына тордым. Эш хакыннан кайтарып куяр идем урынына. Атаң саулыгы өчен шулкадәр күпсенерсең икән. Барыбер ул акчалар сиңа әле генә кирәкми бит. Бездән яшереп, шкафыңа җыйгансың. Мине уйламыйсың икән, әтиеңне уйла әзрәк. Гомер буе син дип бөкрәеп бетте. Дәваланып алу артык булыр дисеңме әллә аңа? Кеше баласы акчасын да кайтарып бирә, путевкасын да таба. Ә син комак урынына шкафыңа җыеп ятасың!
– Җитте инде! – Ир һаман нәрсә турында сүз барганын аңламады. – Фирүзә, нинди акчалар? Күпме иде?
– 300дән артык.
Сумманы ишеткәч, Раил тынып калды. Шуннан файдаланып, Фирүзә тизрәк аш бүлмәсенә чыгып китәргә ашыкты. Шкафтан чынаяк алып, чәйнектән су агызды да озак итеп вак-вак йотымнар белән эчәргә кереште. Тик вакытны никадәр сузсаң да, сөйләшүдән качып булмый иде. Түр якка әйләнеп кергәч, Фирүзә дәшми-тынмый диван каршындагы креслога барып утырды.
– Кайдан алдың ул акчаларны?
Бу җитди сынаулы караштан балачактан ук курка иде кыз. Әтисе аның күзләренә карап, уйларын укыйдыр кебек тоела. Ничек кенә ялганларга теләсә дә, шул карашны күтәрә алмый чын дөресен сөйләп бирә иде.
– Минем акча түгел ул.
Башына беренче килгән сүзләрне әйтеп салды Фирүзә.
– Аны Дениска дусты биргән. Машинасын саткан да банкка салып тормаска булган. Барыбер тиздән яңасын аласы... – Кыз алдан уйлап куелмаган бу ялганның шома килеп чыгуына аптырады, ләкин кемнеңдер артыннан кабатлаган кебек туктап та тормый дәвам итте. Алдый торды, куерып килгән болыт арасыннан чыккан кояш кебек йөзе яктыра барды. Сүзләре ышанычлырак яңгырады. – Үзенә ошаган машинаны табалмый булса кирәк. Акчаны сорамады әлегә... Безнең эш хакын тоткарладылар. Денис шуннан алып тормакчы иде. Акчаларның юклыгын күргәч... сугып җибәрә язды.
Мәдинә өчен бу һич көтелмәгән җавап булды. Ул аптыраулы-сынаулы карашы белән кызга төбәлде. Тик тегесе керфеген дә селкетми туп-туры карап торды. Ул мизгелдә дөньяда башка дөреслек була алмаганына үзе дә ышана иде булса кирәк.
Мәдинә тавыш-тынсыз гына йокы бүлмәсеннән акчаларны чыгарып кызына тоттырды да чыгып китте.
30 яшенә җитеп, Фирүзә беренче тапкыр әнисен үгисетте. Беренче тапкыр әтисе алдында аның гаебен фашлады. Бу эзсез үтмәячәк. Бозылышачаклар. Фирүзәнең күңеле сызып сызлап куйды. Ләкин кыбырдап алган вөҗдан газабы акча табылу шатлыгы янында бик тиз эреп югалды. Шулай да әнисенең әледән-әле торып дарулар тартмасыннан нидер эзләгәнен ишетеп, төн буе йоклый алмады. Бары тик тәрәзә артындагы караңгылык тарала башлаганда гына оеп китте.
Ә уянуына аны ишек алдында күчтәнәч тутырылган сумка көтә иде. Алмыйм дисә дә, әтисе мәҗбүри такты.
– Сиңа ашарга кирәк. Ал, ал! Моннан үзем озатып куярмын, Уфада ирең каршы алсын. Шалтыратырсың.
Мәдинә сөйләшмәде. Болай да күп сөйләнеп бара торган кеше түгел ул, тик бу юлы аның эндәшмәвеннән өйдәгеләргә аеруча нык авыр иде. Фирүзә тизрәк җыенып китәргә ашыкты. Ишектән чыгып барганда түзмәде, Мәдинәгә борылып:
– Гафу ит мине, әни, – диде.
Тик Мәдинә тәрәзәгә карап торган җиреннән кузгалмады. Борылмады да...
***
Дулкынланулар, күз яшьләре Фирүзәнең сәламәтлегендә чагылмый калмады. Соңлап табучылар исемлегендә торган, җитмәсә, игезәкләргә авырлы булган хатынны табиблар да күзәтү астында тотарга тырышты. Йөклелегенең соңгы айларын тулысы белән дәвахәнәдә үткәрде. Миләүшә көн саен булмаса да, көнаралаш килеп, аның хәлен белеп торды. Вакыт-вакыт Денисны да ияртеп алып килде. “Фирүзәнең ялгыз икәнен табиблар белергә тиеш түгел. Андыйларга мөнәсәбәт башкача,” – дип үгетли иде ул аны. Чынлыкта нинди мөнәсәбәт булгандыр кыз белми, ләкин Денис та аны билми бит.
Ә көннәр үтә торды. Фирүзә дәваханәдән чыга алмагач, өстәлгән 100 меңне табу хәстәре дә Миләш өстенә төште. Ул уйлаганча, процентлар эшләү генә җитмәде. Бүлмәдәге сатарлык бар нәрсәне дә сатып бетерде. Ноутбук та, фотоаппарат та, электрон үлчәү дә китте. Кием шкафыннан беренче булып туй күлмәге, аңа ияреп яңа алынган, ләкин инде Фирүзәгә тиз генә кирәкмәс булган шәрыкъ биюе костюмы һәм тагын берничә модалы күлмәге дә юк кына хакка “очты”. Бирнә әйберләре белән туйга кергән бүләкләрне әйтеп торасы да юк. Алары беткәч, игъланнар гәзите аша сандыкның үзен дә сатып җибәрде. Әтисе үз куллары белән бизәп ясаган сандыгын Фирүзәнең сатасы килмәгән иде, ни чарадан бичара, Миләүшәгә каршы сүз әйтә алмады.
– Син нәрсә?! Сатмыйм, имеш, мин аның өчен мең ярым сорадым. Аннары бүлмәңдә борылыр урын да юк. Сандык асрарсыңмы, бала караваты куярсыңмы?!
Бала караватын да Миләүшә тапты. Игъланнар аша кулдан сатып алды. Ә бүлмәгә Денис алып кайтып урнаштырды. Кызның сүзен екмыйм дип йөри торгач, ул үзе дә берникадәр яшь ата роленә кергән иде. Бигрәк тә дуслары алдында туачак игезәкләр белән мактанырга ярата башлады. “ Мин аларны самбога йөртәчәкмен. Көрәшче булачак алар”, – дип сөйләргә керешүен сизми дә кала. Тик малайларның анасы итеп Фирүзәне түгел, Миләшне күрде. Менә бүген дә тулай торакка аны күрер өчен генә килде.
Кыз ахирәтенең бүлмәсен сабыйлар кайтуга әзерләп йөри иде. Ишекне ул идән юган җиреннән барып ачты.
– Сәлам. Нишләп йөрисең?
Сылашып торган джинсы чалбары да, бераз күтәрелә төшкән футболкасы да аның буй-сынын ымсындыргыч гүзәл итеп күрсәтә. Бер иелә, бер турая торгач, биле дә бераз ачылган. Денис кызны шәрә биленнән кочып, үзенә тартып китерүдән чак тыелып калды.
– Менә килдем әле. Хәлеңне белим дип.
Ул заколка белән өскә җыеп куйган чәченең аерылып күзенә төшкәннәрен читкә җибәрергә азапланган кызның битенә үрелде. Сак кына чәчләрен читкә алды.
– Рәхмәт. Минем монда икәнне кайдан белдең?
– Ә син соңгы арада монда яшисең бугай инде.
– Үземә дә шулай кебек.
Миләүшә көлеп җибәрде.
– Бигрәк мәшәкатьле икән ул бала каршыларга әзерләнү. Аякларыңны күтәреп диванга менеп утыр. Идәнне юам.
Денис күрсәтелгән урынга барып утыруга җитез хәрәкәтләр белән эшен дәвам итте. Мунчала тоткан кызыл тырнаклы куллар ясаган дулкын-дулкын хәрәкәтләр ниндидер биюне хәтерләткән кебек тоелды егеткә. Тик аның карашы тыгыз ак беләкләрдән шуып кына үтте дә, качышлы уйнаган сыман иелгән саен күренеп-күренеп алган күкрәкләрдә “ябышып” калды.
Кыз тәүдә уңайсызланды. Әмма ачык түшле футболка белән берничек тә тыйнаграк иелеп булмаганын аңлагач, “карасана, жәлмени” дип, игътибар итмәскә булды.
– Күп дигәндә бер атнадан монда “үә-үә” килеп ятачак инде теге маңка танаулар. Алла бирса. Тизрәк тусыннар иде, күпме көтәргә була?!
Денис эндәшмәде. Ул бүген үзен әллә ничек артык җитди тота иде.
Шул җитдилектән Миләүшә уңайсызланды. Тынлыкны бозарга теләп һаман сөйләнде:
– Синең аларны күрәсең киләме? Алар синең исемеңне йөртәчәк бит. Бөтен кеше өчен дә алар синең улларың булачак.
– Миңа үз улларым кирәк, Миләүшә.
Егет туп-туры кызның күзләренә карады. Соңгы вакытта Денисның үзенә карата үзгәрүен сизгән иде Миләүшә. Сүз башламаса гына ярар иде дип йөрде. Бу сөйләшүдән курыкты, сөйләшәсе килмәде.
– Булыр әле. Үзеңнекеләр дә булыр.
– Табып бир миңа бер малай!
– Нәрсә???
Егет кинәт тәвәккәлләп әйткән сүзләрен өзмәс өчен ашыгып дәвам итте.
– Малай тап миңа. Мин бит сине яратам. Мәктәптән үк яратам. Син моны беләсең. Элек сөйгән егетең бар иде. Хәзер син үзең генә бит. Әйдә өйләнешәбез, Миләүшә!
Денис чүгәләп утырган кызны беләгеннән тотып торгызды да кулларын учларына алып, әле берсен, әле икенчесен үбәргә кереште.
– Нишлисең! Идән юам бит, алар пычрак!
– Мин сине яратам! Ишетәсеңме? Яратам!
Миләүшә кулларын чак ычкындырып, читкә китте.
– Денис, нишлисең ул? Тынычлан әле.
Тик Денисның тынычланырга уенда да юк иде.
– Мин боларның барсына да синең өчен риза булдым бит. Миңа акча кирәк дисеңмени? Син сораганга гына. Якынрак булыр өчен генә.
Ул ике атлауда кызның каршына барып басты. Кочагына кысып, саранланып иреннәрен, битләрен, күзләрен үбәргә кереште.
– Җибәр! Нишләвең бу? Хыялландыңмы әллә?
– Әйе, хыялландым. Син хыялландырдың. Син моны үзең дә телисең, мин күреп торам.
Денисның куллары кызның тәне буйлап шуды. Муеныннан “өтеп” төшкән иреннәренә “юл ачып”, алар аның футболкасын кулбашына тартты. Киемнең кайсыдыр бер җебе шартлап өзелде.
– Кит! – Миләүшә бар көчен җыеп, егетне этеп җибәрде дә яңгына китереп сукты. – Тиле!
Денис катып калды. Башта һушына килергә теләгәндәй башын чайкап тирән сулыш алды. Аннары ике кулы белән башын тотып диванга барып утырды.
Миләүшә киемнәрен рәткә китергәч, тынычланырга теләп, тәрәзәдән нидер күзәтә башлады.
– Шулкадәр үк яратмыйсыңмыни мине?
Кыз эндәшмәде.
– Бөтенләй яратырлык түгелменмени?
Миләүшә җавап бирми өстәл янына барып утырды. Минералка шешәсенең борыныннан гына берничә йотым ясады да тәрәзә каршына барып басты.
– Эш ярату-яратмауда түгел.
Ниһаять, кызның телгә килүеннән бер җиңеллек тоеп, Денис башын күтәрде. Тик Миләүшә аңа карамады. Тыныч кына сөйләвен дәвам итте.
– Син “миңа малай тап” дисең. Так вот. Таба алмыйм мин сиңа малай. Малай да, кыз да.
***
Миләүшә – хисле кеше. Мәхәббәт утында да дөрләп янарга кирәк иде аңа. Һәм ул янды. Егетләренең һәркайсын бердәнбер итеп яратты ул. Юк, җаны-тәне белән бирелеп түгел, йөрәген ачып салып. Һәрберсен гомерлек мәхәббәте дип кабул итте. Ә “мәңгелек мәхәббәтләр” килә торды, йөрәгенә яра салып китә торды. Ялгыз калган саен тормышның бар мәгънәсен югалта, “үлеп” бетә иде. Андый чакларда Фирүзә һәрвакыт аның янында булды. Бернәрсә дә эшләмәде. Бары тик тыңлады. Миләүшә тәүдә “ансыз яши алмыйм!” дип елый. Берникадәр вакыт үткәч, “кадеремне белмәде, юләр” дип орыша. Ә офыкта икенче берәү күренгәч, “кайсы җирен ошаталдым икән?” дип аптырый да тынычлана иде.
Рунил белән генә барысы да башкачарак булды. Үз-үзенә нык ышанган шәһәр егете Миләүшәгә беренче күрүдә бөтенләй ошамады. Бигрәк тә аның “бу тормышта үз алдыңа максат куеп, план билгеләп һәм шуны үтәп яшәргә кирәк” дигән сүзләре кызның ачуына тиде.
– Алдан язылган сценарий буенча яшәргә тормыш спектакль түгел бит, – дип гаҗәпләнде ул. Һәм егеткә план буенча гына яшәп булмаганлыгын исбатлап күрсәтергә булды.
– Үземә гашыйк итәм мин аны. Гашыйк итәм дә ташлыйм. Бу аның планында юктыр. Карап карарбыз – нишләр икән?
Шулай уйнап кына башлаган иде... Үзе дә гашыйк булганын сизми калды. Моңарчы Миләүшә беркемне дә алай яратмады. Бар булмышы белән. Бар җаны, күңеле, йөрәге белән, тәненең һәр күзәнәге белән тартылды егеткә.
– Әгәр чыннан да кешеләр дөньяга парлы итеп яратылган икән, Рунил минем икенче яртымдыр. Без шулкадәр бертөрле, без шулкадәр бер-беребезне тулыландырабыз, – дип сөйли иде ул аның белән очрашып кайткан саен.
Һәрвакыт кемгәдер гашыйк булып йөргән ахирәтенең сүзләренә башта әллә ни әһәмият бирмәгән Фирүзә дә беркөнне килеп:
– Син бик җитди каптың бугай, дускаем, – дип көлеп куйды.
Ә Миләүшә бәхетле иде. Түшәгенә яткан беренче егет – аның табигать тарафыннан яратылган икенче яртысы иде бит. Алар бер-берсен меңнәр, миллионнар арасыннан эзләп таба алдылар. Һәм югалтырга җыенмыйлар. Киләчәктә туй үткәрү турында да сөйләшә башлаганнар иде. Шуңа да кыз авырга узганын белгәч, сөеклесен шатландырырга ашыкты. Тик ул көткәнчә сер итеп пышылдаган хәбәрне ишетүгә, сөйгәне шатлыгыннан сикермәде. Гаиләдән бигрәк бала аның планнарында “карьера”, “үзе эшләп алган фатир” пунктларыннан соң гына тора иде шул. Өйләнүдән баш тартмады Рунил. Яратам, диде. Әмма бала белән ашыкмаска сорады.
Ул сөйләшүдән соң Миләүшә төн буе елап чыкты. Ә иртәгәсен дәваханәгә китте. Кызның шешенгән күзләренә карап, табиб:
– Ирләр – хайван ул. Алар сүзенә карап хатын-кыз үз эчендәге баласын үтерергә тиеш түгел. Калдыр, соңыннан үкенерсең, – дип кат-кат кабатлады. Ләкин аның сүзенә колак салмады Миләүшә. Башка бала табалмавың бар дигәнгә дә игътибар итмәде. Бөтен очрак да аянычлы булмый, бәла мине урап үтәр әле, дип уйлады.
Аборттан чыккач, күңелендә аңлатып бетерә алмаслык бушлык тойды ул. Анда бернинди хис тә калмаган: бары берничә көн тоеп калган ана булу бәхете дә, хатын-кыз булу шатлыгы да, хәтта Рунилгә булган чиксез мәхәббәте дә юк. Салкын бушлык.
Башкача Рунил белән очрашмады. Тегесе сөйләшик дип килеп тә карады – ишек ачмады, телефоннан шалтыратты – алмады, Интернеттан язды – җавап бирмәде. Фирүзә аша гына: “Сиңа кияүгә чыгу минем планнарыма кермәгән”, – дип әйттерде.
Ә табибның кисәтүләре бушка булмаганын ул былтыр “граждан никахлы” ире белән яши башлагач аңлады. Күпме генә тырышсалар да, Миләүшә авырга уза алмады. Билгеле, эш туйга барып җитмәде. Иргә никахка кадәр яшәп карау да булачак хатынының бала табарга сәләтле икәнлеген тикшерү өчен генә кирәк булган.
– Гафу ит, син яхшы кеше, хатын, сөяркә. Әмма миңа бала кирәк, – диде дә әйберләрен алып чыгып китте...
– Менә шулай, – диде Миләүшә, сүзен тәмамлап. Боларның барысын да исенә төшерү, аннан бигрәк Дениска сөйләү җиңел түгел иде. Тик әйтәсен әйтеп бетергәч, ничектер күңеле бушап калды.
– Дус буларак бер киңәш бирәсем килә сиңа, Денис. Җибәрмә Фирүзәне. Әйбәт хатын булачак. Малай да табып бирәчәк. Кирәк икән кыз да табар. Бүген хатын-кызны матурлыгына карап та, байлыгы, ата-анасына карап та сайламыйлар. Бала таба аламы-юкмы – шуны карарга кирәк. Заманы шундый. – Кыз авыр көрсенеп куйды. – Әллә нинди заманда яшибез. Әллә нишләтеп бетердек дөньяны.
Алдындагы чынаягын этеп, өстәлгә капланды.
– Ә хәзер бар. Калдыр минем үземне генә.
Аның соңгы сүзләре ерактан, астан ишетелде. Шулай да егет аларның мәгънәсен чамалап торып басты. Миләүшәгә нидер әйтәсе, ничектер, юатасы килде. Әмма сүзләр табылмады. Сак кына чәчләренә кагылып сыйпады да дәшми генә чыгып китте.
***
Килешү буенча балаларның туу турындагы таныклыклары алынган көннән соң бер ай үтүгә Денис аерылышуга гариза бирергә тиеш иде. Тик шәфкать туташы ике кулына ике малай тоттырып куйгач, күңелендә нидер булды егетнең. Нидер өзелдеме, киресенчә, ялгандымы, ул аңламый да калды. Бары тик беренче тапкыр ике тамчы судай бер-берсенә охшаган кечкенә кешечекләрнең аның фамилиясен йөртәчәге турындагы уй канәгатьлек бирде.
Тәннәрендәге җыерчыклары тигезләнә, кызыллыклары кими төшкән саен сабыйлар Денисны үзләренә ныграк тартты. Әле бер, әле икенче сәбәп табып, тулай торакка көннән-көн ешрак килде ул. Дөньяның бөтен ыгы-зыгысы яшь бәби исе аңкып торган бүлмәнең тышкы ягында кала кебек тоелды. Көн дәвамында булган барлык кыенлыклар кечерәеп, вакланып бетә иде анда. Җанга тынычлык иңә. Шундый чакта әнисенең: “Кайчан йөреп туясың инде? Гаилә тәмен белми әрәмгә уза бит гомеркәең”, – дигән сүзләре исенә төшә. Аларның мәгънәсен шушы бүлмәдә генә аңлый башлады кебек Денис. Һәм бер килүендә тәвәккәлләде. Нарасыйларын йоклатып утырган хатынның күзләренә карады да:
– Тормышка ашмас хыяллар артыннан куып йөрмик инде. Яшик тә куйыйк бергә, – дип пышылдады.
(Дәвамы бар.)
Автор : Эльмира Ибраһимова
Фото: Эльмира Ибраһимова
Читайте нас: