Барлык яңалыклар
Иҗат
28 октябрь 2019, 21:45

Сөю хакы (Өченче өлеш) Сөю хакы (Өченче өлеш)

Бер-берсенә бик тиз ияләшеп китмәсәләр дә, ярыйсы гына яши башладылар. Фирүзә игезәкләргә Ана капиталы алгач, Денисның фамилиясе өчен сораган акчасын да кушып, бер бүлмәле фатир алдылар. Акчалары җитәсе түгел иде, ике яклап та әти-әниләре булышты.

“Моңарчы йөзгә кызыллык китермәдегез. Киләчәктә дә кеше арасында ким-хур булмыйча, тигез-тату яшәгез. Сез бәхетле булсагыз, безгә башка берни кирәкми”, – дигән иде әтисе өй туйларга килгәч. Тик аның сүзләре Ходайның “Амин!” дигән чагына туры килмәде бугай...
Яңгырлы пыяла аша кичке шәһәрне күзәтеп, тәрәзә төбендә утырган Фирүзәнең күңеле тулды. Тәүдә сыңар яшь бөртеге уң бите буйлап тәгәрәп төшеп, юк булды. Анысы салган эз буйлап икенчесе йөгерде. Сул битеннән тәгәрәгән күз яше генә ирен читендә туктап калды. “Сагыш тәме... Бу тозлы күз яшендә сагыш тәме микән ул? Әллә ялгызлык тәмеме? Барыбер түгелмени? Кайсы да миңа инде...”
Уйларында үз-үзе белән сөйләшкән хатын кул арты белән яшен сыпырып алды. Тик күзеннән мөлдерәп чыккан тозлы су янә-янә аның ирененә таба акты. Ул йомшак халатына төренә төште.
Теге чакта, тулай торакның кечкенә бүлмәсендә бар курыкканы ялгызлык булды. Шуннан качарга теләде. Әмма кемнең үз язмышыннан качалганы бар икән...
***
Тәүдә назлы иде Денис. Сөйде, иркәләде. Ләкин яши башлауларына бер ел тулып та өлгермәде, тормышлары үзгәрде. Эшкә киткәндә суырып үбүләр биткә ирен тидереп алуга күчте. Ә бераздан бөтенләй онытылды. Иртән иренең чыгып киткәнен Фирүзә ишек ачылып ябылудан гына аңлап кала башлады. Кайтып кергәндә дә коры “сәлам”нән башка берни юк. Бөтен сөйләшүләре шул дөнья мәшәкатьләре, кредит түләү, кибеткә бару, ашарга алудан читкә китми. Кайвакыт малайлар турында тыңлап алырга мөмкин инде. Игезәкләрне ярата Денис. Аларның караваты янына барып басу белән йөзләре яктырып китә. Кулларыннан да төшерми, уйный. Ә Фирүзәне күрми. Ир буларак түшәктә үз бурычын үти, әлбәттә. Тик әллә нигә бер көтеп алган андый төннәрдән соң хатын үзен тагын да бәхетсезрәк тоя.
Вакытлычадыр, берәр нәрсәгә үпкәләгәндер, ачулангандыр – үтәр дип өметләнде. Әмма көннәр узган саен ир суына гына барды. Беркөн шулай улларының туктаусыз шаркылдап көлгәнен ишеткәч, юып торган табак-савытын калдырып, залга чыкты. Караса, сабыйлары Денисның икесе ике кулына ябышып тәпи китәргә азаплана. Бу аларның беренче адымнары! Шатлык белән горурлык хисеннән күңеле тулган хатын, үзе дә сизмәстән, ирен кочаклап алды. Тик аның бу кыланышы сокланырга теләп кар бөртеген учка салуга тиң булды. Бер минут элек кенә игезәкләргә кушылып көлгән Денисның йөзендә елмаюның әсәрәсе дә калмады. Ул сак кына сабыйларны идәнгә утыртты да, бармакларын учларыннан алып, телевизор каршына китте. Уен кинәт тукталганга тәүдә малайларның берсе елап җибәрде, аннан аңа икенчесе кушылды. Фирүзә юатырга теләп, аларның икесен дә берьюлы кулына күтәрде. Тик дулкынланудан хәрәкәтләре кискенрәк килеп чыкты бугай: сабыйлар ныграк еларга кереште. Сабырлыкның да чиге була, диләр. Ул балаларын тиз генә караватларына утыртты да Денисның каршысына барып басты.
– Ичмасам, әйт син! Аңлат миңа нәрсә булганын! – дип ялварды ул, ике тавышка кычкырган балаларыннан уздырырга тырышып. – Гаебем булса, әрлә авыз тутырып! Сугып җибәр! Тик дәшми генә йөрмә. Буш урын түгел бит мин! Ашарыңа пешерәм, кереңне юам, ни телисең, шуны эшлим бит. Нәрсә булды соң?
Денис бер сүз дәшмәде. Хатыны әйтәсен әйтеп, үксеп елауга күчкәнче утырды да:
– Син тынычлангач, кайтырмын, – дип чыгып китте.
Ул төнне кайтмады. Бергә яши башлагач, беренче тапкыр өйдә кунмады. Ул төнне дә, икенчесендә дә...
***
Өченче көн кичкә авышканда да Фирүзә ни уйларга белми аптырап йөрде. Ишектә кыңгырау чыңлады. Тик ашыгып барып ачуга ул Денисны түгел, ә чабата чаклы авызын колагына кадәр сузып җибәргән Гөлияне күрде. Университетны тәмамлаганнан соң бер-ике генә очраткан группадашының пәйда булуына аптырап калды Фирүзә.
– Я, исәнме диген инде!
Гөлия хуҗабикәне кочаклап алды да, бер уңга, бер сулга аудара язып, аркасыннан кагарга кереште.
– Бер дә үзгәрмәгәнсең, әй! Күрмәгәнгә ничә ел бит инде. Ә син элеккечә чибәр. Ә болар кемнәр?! – Игезәкләрне күреп калган кыз кулын чәбәкләп куйды. Аннары Фирүзәне этеп диярлек эчкә үтте. – Абау, бигрәк матурлар. Күз тимәсен! Тфү-тфү!
Болай да көчле тавышлы таныш түгел хатынның кыланышыннан куркыбрак калган малайларга бу җитә калды: бертавыштан авызларын күтәреп елап та җибәрделәр.
– Син дә үзгәрмәгәнсең шикелле, Гөлия. Тынычрак сөйлә әле. Балаларны куркыттың. Уз, әйдә.
Фирүзә елмайгандай итте дә улларын алып түр якка үтте. Тиз генә киемнәрен салып, кунак кеше дә аның артыннан иярде.
– Ничек килеп чыгасы иттең? Кайдан таптың минем адресны?
Күңеле иләсләнеп торган бу минутларда кемне-кемне, ә Гөлияне бер генә дә күрәсе килми иде Фирүзәнең. Юха елан кебек “җан дускаем” дия-дия бер кешенең бәгыренә үтеп, йөрәк серләрен ачтыра да икенчегә барып шуны сөйли. Биш ел эчендә кемнәрне генә талаштырмады да кемнәрнең генә араларын бозып бетермәде ул. Тик, кыен булса да, хуҗбикә буларак Фирүзә кунакка ачык йөз күрсәтергә тиеш иде.
– Уфадамы син?
– Уфада, җаный, Уфада. – Гөлия фатирга күз йөгертеп чыкты. – Бик матур яшәп ятасыз икән. Күз тимәсен. Эх, үз фатирың үзеңнеке инде! Ә адресыңны Миләштән алдым. Әйтмәгән идемени күрештек дип? Интернетта табыштык без аның белән. Безнекеләрнең барысы да бар анда. Сине дә эзләп караган идем, тапмадым. Миләүшә компьютерлары юк дигәч, килеп чыгарга булдым менә. Күрәсе килә бит, ни дисәң дә биш ел бергә укыган группадашлар.
– Кемнәрне күргәнең бар?
– Мондагыларның барсын да. Райондагыларны гына күргән юк, сөйләшкән бар. Миләүшә белән еш күрешәбез.
– Алай икән...
Гөлия әлеге сүзләргә ниндидер өстәмә мәгънә салып әйткән кебек тоелды Фирүзәгә. Миләш белән дуслыгына юкка басым ясамый булса кирәк. Соңгы арада ахирәте ни өчендер сирәк килә башлады. Чакырган очракта да төрле сәбәп таба. Ниндидер күңелсез хәбәр ишетү тойгысы хатынның аркасын өшетеп үтте. Сөйләшүне өзәргә теләгәндәй ул урыныннан торып басты.
– Чәй куеп җибәрим булмаса. Чәй эчәрбез.
– Каршы килмәс идем. Рәхмәт. Денис кайтканчы иркенләп чөкердәшеп утырыйк әле.
Хуҗабикә әлеге сүзләрдән соң бөтенләй каушап төште. Кайдан белә ул барысын да? Ни өчен килгән? Ни кирәк аңа? Ни уйларга да белми, Фирүзә табын әзерләргә кереште. Шул арада Гөлия дә аш бүлмәсенә чыкты. Сумкасыннан бер-бер артлы күчтәнәчләрен чыгарып өйде дә, канәгать рәвештә өстәл янындагы утыргычка җәелеп төште.
– Рәхмәт. Ник шулкадәр мәшәкатьләндең?
Шул сүзләрне генә көтеп торган кыз киң итеп елмаеп җибәрде.
– Нинди мәшәкать булсын, ди. Ашагыз. Малайлар да рәхәтләнеп ашасын. Зур булып үссеннәр. Икәү бит әле алар.
– Рәхмәт.
Күчтәнәчләрне өстәлгә урнаштыргач, Фирүзә чәй ясап кунак алдына куйды. Үзе аның каршысыннан урын алды. Сөйләшми утыру килешмәсә дә, ничек сүз ялгап китәргә белмәде ул.
– Кияүдәме син?
Гөлия суытырга тырышып, чәенә өреп утырган җиреннән тискәре баш какты.
– Юк. Кияүгә чыгып кем бәхет күргән?
Бергә укыган берничә кызның язмышы белән кызыксынуны исәпләмәгәндә, чәй артында бөтен сөйләшүләре шул булды. Ниһаять, Гөлия бушаган чынаягын этеп куйды да җитди итеп Фирүзәгә карады.
– Бу нигә килде икән дип баш ватасыңдыр, әйеме?
– Дөресен әйткәндә, әйе.
– Фирүзә, син мине беләсең. Мин алдауларын яратмыйм. Җенем сөйми. Үземне алдаганнарын да кабул итмим. Башкаларны алдап йөрүләренә тыныч күңел белән карап тора алмыйм. Синең күзеңне ачарга килдем мин.
Күңеленә шом йөгергән хатын игътибар белән Гөлиягә текәлде.
– Я, килгәнсең икән әйт. Нәрсәгә күзем йомык минем?
– Иреңә. Аннан бигрәк ахирәтеңә.
– Аңламыйм.
– Нәрсәсен аңламыйсың? Очраша алар. Сөяркәләр.
– Нәрсә?!
Фирүзә өстәл артыннан сикереп торды. Аның берничә минут элек кенә ирония белән карап утырган күзләре очкыннар чәчә иде.
– Нәрсә сөйләп утырасың син! Минем өемә килеп!
Тик Гөлия мондый реакциягә әзерләнеп килгән, күрәсең. Күзен дә йоммый тыныч кына утыра бирде. Ул үзен тынычрак тоткан саен Фирүзә ярсый барды.
– Хәзер үк чыгып кит моннан. Синең кем икәнеңне белмиммени?! Мә, күчтәнәчләреңне дә ал. – Хатын тиз генә кайдандыр пакет тартып чыгарды да өстәлдәге сый-нигъмәтне бушата башлады. – Барсын да ал. Өеңә кайткач ашарсың. Тор, дим, нишләп утырасың. Әллә үзгәрдең микән дисәм!?
– Мин китәрмен. Сиңа яшәргә килмәдем, кайгырма. Кызгандым гына. Бөтен танышлар белә: син ике бала карап ятканда Миләүшә белән Денисның көпә-көндез урам буйлап җитәкләшеп йөргәнен. Бүген төнлә кайда кунды дип беләсең иреңне?
Гөлияне тартып торгызып, эткәләп чыгарырга җыенган Фирүзә туктап калды.
– Ә син кайдан беләсең? – диде ул кинәт көчсезләнеп калган тавыш белән.
Шуны гына көткән Гөлия ирен чите белән мыскыллы елмаеп куйды.
– Күркә кебек кабарынганчы, тәүдә тыңла. Мин монда сине алдап утырырга килгәнмени? Үзем күрдем. Подъезд ишекләре кара-каршы безнең. Денисыңның кич килгәнен күрдем. Иртән генә чыгып китте. Ә Миләш тәрәзәдән кул болгап калды. Менә шул. Тый син иреңне. Югалтасың килмәсә. Ә Миләүшәнең кирәген бирергә кирәк. Кеше иренә нәфесен сузган өчен...
Фирүзә аның сүзләрен ишетте дә, ишетмәде дә. Күзаллары караңгыланып, колаклары гөжли башлагач, егылып китмәс өчен урынына барып утырды. Бар күңеле белән Гөлиянең бу минутта югалуын теләде. Ялгызы гына каласы килде. Тик тегесе югалмады. Һаман нидер сөйләде дә сөйләде.
– Җитәр! – Кинәт кычкырып җибәргән хатын үзенең тавышыннан үзе курыкты. – Җитәр. Калдыр мине. Бар кит, Гөлия, кит!
Чакырылмаган кунак ялындырып тормады. Әйтәсен әйткән иде инде ул. Эчке бер канәгатьлек белән җыенды да уңышлар теләп, хушлашты.
***
Тыштагы һәр тавышка колак салып, лифт алар катында туктаган саен ишек ачылуын көтеп, тагын бер төн үткәрде Фирүзә. Миләүшә яшәгән фатирга барырга әзерләнеп беткән иде – Денис кайтты. Бер ни булмагандай керде дә, дөньясын онытып, малайлар белән уйнарга кереште.
– Кайда йөрдең? – диде Фирүзә, тыныч булырга тырышып.
– Дусларда кундым.
Денис җавапны әзерләп кайткан иде. Хатынының күзенә карап алдашса да, керфеге дә селкенмәде.
– Ә Миләүшәнең хәле ничек?
Фирүзәнең тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты. Күз яшьләре укмашып тамагына утырды аның. Шулай да Денис сорауны аерымачык ишетте. Өстенә менеп уйнаган игезәкләрне читкә алды да идәннән торды. “Ә син кайдан беләсең?” дигән сынаулы караш белән бераз Фирүзәгә карап торгач, тыныч кына:
– Әйбәт, – диде.
– Димәк, чын.
– Чын.
– Ни өчен? Мин шулкадәр начар хатынмыни?
Фирүзә үзе сорады, үзе ишетәсе җавабыннан куркып, куырылып, кечерәеп калды. Берара хәтта тын алалмый торды кебек. Кызганыч кыяфәттә иде ул. Шуңа күрә Денис аңа карамаска тырышты, әмма башлаган сөйләшүне тәмамларга булды. Иртәме-соңмы барыбер аңлашырга туры киләчәк.
– Ачуланма, Фирүзә. Мин тырышып карадым, тик... Яратмыйм мин сине.
– Аны яратасыңмы?
– Яратам.
– Әмма син бит миңа өйләндең! Миңа ир булдың! Ә хәзер берни булмагандай сөяркә сөюеңне сөйләп торасыңмы?!
Фирүзә, ярсып, ирнең изүенә ябышты. Денис өчен бу көтелмәгән хәл булды. Әмма ул бик тиз хатынның кулларын ычкындырды да диванга таба этеп җибәрде.
– Син балаларыңа ата сатып алдың. Үзеңә ир булган өчен түләмәдең син миңа.
Кабат очып кунарга әзерләнгән Фирүзәгә бу сүзләр сугып җибәрүдән дә көчлерәк тәэсир итте. Йөрәген кәгазь белән кискән кебек сызып үттеләр алар. Аяклары тотмас булды, буыннары таралып төште.
– Нәрсә?..
– Нәрсә ишеттең. Мин синең балаларыңа начар әти түгел. Ияләштем аларга. Тәрбияләшермен. Ә үзең... Гафу ит... Башка берәрсен табасың икән, тап. Каршы булмам. Әмма мин Миләүшәне яратам һәм аның белән араны өзәргә җыенмыйм. Ошый икән, шушы рәвешле яшәүне дәвам итәрбез. Ошамый икән, китәм.
– Кит.
Фирүзә бу сүзне тыныч һәм җитди итеп әйтте.
Хәлнең мондый борылыш алуын көтмәгән ир хәтта беразга каушап калды.
– Бу синең соңгы сүзеңме?
– Әйе.
– Ныклап уйладыңмы?
– Уйлап торасы юк.
– Үзең беләсең.
Денис почмакта торган шкафтан авылга кайтканда йөртә торган юл сумкасын тартып чыгарды да, төреп тә тормый, киемнәрен тутырырга кереште. Сумкасын ишек янына илтеп куйгач, хушлашмакчы булып, идәндә уйнап утырган балалар янына атлады. Тик Фирүзә игезәкләрнең икесен дә үзенә тартып китереп, кочагына кысты. Ир, чәчләреннән булса да сыйпарга теләп, янә малайларга үрелде. Әмма ана кеше моңа да юл куймады –сабыйларын яшереп арты белән үк борылып утырды. Тәүдә бик тәвәккәл җыена башлаган Денис бераз таптанып басып торды да, кулы белән “пока” дип, ишеккә юнәлде. Инде чыгып киттем дигәндә “Тәт-тә!” дигән тавыш туктатты аны. Игезәкләрнең зурысы, әнисе аша үрелеп, нәни кулын болгый, берни булмагандай “куян” тешләрен күрсәтеп елмая иде...
***
Гаҗәп, ләкин Денис киткәч, Фирүзәнең күзеннән сыңар яшь бөртеге дә чыкмады. Айратны югалткач өзгәләнгән кебек, өзгәләнеп тә тормады. Кайвакыт түшәктә ялгыз йоклавын аңлап сискәнеп уянып китә иде, әлбәттә. Тик андый чакларда да Денисның мендәрен идәнгә атып бәреп, борылып ятудан узмады. Сәер бер җиңеллек тойды. Әйтерсең, моңарчы күңелендә яшәгән ялгызлык тышка чыкты да һавада эреп югалды. Бушлык кына торып калды. Һәм шул бушлык эчендә томан артыннан күтәрелеп килгән кояш кебек тонык кына өмет уянды. Сөеп һәм сөелеп яшәүгә өмет иде бу. Ә сөю турында уйлаганда ни өчендер аның күз алдына гел Айрат килеп басты. Әллә ике тамчы судай охшаган сабыйлары аны хәтерләтте, әллә үзе күңеленнән алып ташлый алмады. Яраткан бугай шул... Ярату дигәннәре Боз йөрәгенә дә кагылып үткән бугай...
***
Яңгырлы тәрәзә аша шыксыз шәһәрне күзәтеп, хатирәләргә чумган Фирүзәне ишектәге кыңгырау чыңы айнытып җибәрде. Шунда гына ул күңеленә үтеп кергән көз салкынлыгыннан оеп, тәрәзә төбендә утыруын аңлады. Һәм пыялага терәлеп торганлыктан суык алган беләген уа-уа, ишеккә таба атлады. Кичкә каршы беркемне дә көтми иде. Шуңа күрә чишелә төшкән халат билбавын кысыбрак буып куйды да аны-моны уйлап тормыйча барып ачты. Ишектә Денис иде. Көтелмәгән күрешүдән Фирүзә каушап калды. Аның каравы, ир очрашуга әзерләнеп килгән.
– Исәнме, Фирүзә. Бу сиңа, – дип, сыңар роза чәчәге сузды. – Мөмкинме?
Хатын уңай баш какты.
Денис ишек алдында озак тоткарланмыйча игезәкләр янына ашыкты.
– Сәлам, ирчекләр!
Ярты ел күрми торсалар да, малайлар аны тиз танып алды. Уйнаган җирләреннән ялт итеп сикереп тордылар. Ир кулларын сузып килгән сабыйларның әле берсен, әле икенчесен өскә чөеп уйнатырга кереште. Шул арада Фирүзә дә каушавын җиңде.
– Көтмәгән идем. Нишләп килеп чыгарга булдың?
Ир, уйнавыннан туктап, аңа борылды.
– Сиңа сүзем бар иде. Бик җитди.
– Алай икән. Ярый. Чәй эчик.
Табын әзерләргә дип аш бүлмәсенә чыккан Фирүзә үзалдына елмаеп куйды. Денис киткәч бүген беренче тапкыр кыстыбый пешергән иде ул. Аның яраткан кыстыбыен. Менә бит, ризыгы булгач, дип уйлап алды. Шул арада Денис та аның артыннан чыкты.
– Ничек соң хәлләрегез?
– Яхшы. Рәхмәт. Яшәп ятабыз.
– Малайлар чирләшмиме?
– Юк, Аллага шөкер.
– Әйбәт. Монысы әйбәт. Үзең ничек?
– Мин ничек... Балалары әйбәт булса, ана да әйбәт була инде ул.
– Үзең генәме?
– Үзем генә. Парлы тормыш белән яшәп карадым. Миңа җитеп торды шул.
Фирүзә дулкынлануын сиздермәскә тырышса да, калтырый башлаган куллары аны сата иде.
– Я? Сөйлә инде сүзеңне. Минем хакта сорашырга килмәгәнсеңдер бит.
– Юк. Аңа килмәдем.
Моңарчы бик иркен сөйләшеп утырган Денис тынып калды. Шикәр салган чәен әле бер якка, әле икенче якка болгатып бертын сүзсез утырды.
– Фирүзә, мин монда килер алдыннан озак уйландым. Әгәр башка чара булса, килмәс идем. Борчымас идем. Үземә шулай дип сүз бирдем мин. Ләкин барып чыкмады. Көтелмәгән хәл... Көтелмәгән түгел, киресенчә, көтеп алынган инде ул. Тик башкачарак көткән идек...
– Денис, ык-мык килеп утыруыңнан икебезгә җиңел түгел, урап йөрми турысын гына әйт.
– Ярый. – Ир чынаякны этеп куйды. – Кыскасы шул: Миләш авырга калды. Безнең балабыз булачак. Тик йөклелек нык авыр уза. Дәвалану курсы кыйммәт.
Аралары өзелсә дә, Фирүзәне ахирәтенең язмышы кызыксындыра иде. Аның турында кемнән сорарга гына белми йөри иде. Һәм менә көтмәгәндә-уйламаганда шундый хәбәр.
– Мин сезнең өчен шат, – диде ул. – Чынлап, шат. Авыр күтәрүе генә яхшы түгел. Үзебездә дәваланамы?
– Әйе.
– Ә миннән нәрсә таләп ителә соң? Мин нишли алам?
– Ярдәм ит безгә.
– Ничек?
– Килешү буенча аерылышу кәгазе кулга күчкәндә минем кулда 600 мең сум булырга тиеш иде...
“Килешү” сүзен ишетү белән Фирүзә сискәнеп китте.
– Без бит... Без бит килешүне таркаттык.
– Әйе. Ул чакта шулай дөрес кебек иде. Ләкин син үзең дә аңлыйсыңдыр, чынлыкта алай дөрес түгел. Мин кеше балаларына бушка үз исемемне биргән булып чыгам.
Фирүзә бер мизгелгә телсез калды. Нидер әйтмәкче булып авызын ачты да япты, әмма бер сүзе дә чыкмады. Утырган җиреннән торып басты, әмма аяк астында идән чайкалгандай тоелгач, нишләргә белми кире утырды. Ниһаять, көч-хәл белән:
– Мин бит сиңа ул акчаны биреп бетерә яздым, – дип сыгып чыгарды.
– Ул акчаны мин фатир алганда куштым. Димәк, алар синдә калды.
Фирүзәнең зур булып ачылган күзләренә мөлдерәп яшь тулды.
– Әйе, тик... Бездә акча юк, Денис. Эшләмим мин. Бала акчасы кредит түләүгә кереп китеп бара. Син бит аңлыйсың...
Ир уңайсызланып читкә борылды.
– Аңлыйм. Тик син дә аңла. Минем баламның язмышы хәл ителә. Ул туачакмы-юкмы, шул акчалардан тора.
– Булмаган акчаны кайдан табыйм соң???
– Фатирыңны сат.
– Ничек?...
– Шулай. – Денис Фирүзәнең яшьле күзләренә карамаска тырышып, кыюлана төште. – Монда калырга телисең икән, фамилия өчен акчаны башка җирдән табып бир. Бирмисең икән, фатирны бүлешеп судлашырга туры киләчәк.
– Юк, син андый адымга бармаячаксың!...
– Барам, Фирүзә, барам. Сөйгән кешемне бәхетле итәр өчен шундый хак түләргә кирәк икән, мин аны түлим.
Тагын бер атнадан киләчәген әйтеп, Денис кайтып китте. Ә Фирүзә хисләр ташкынында берьялгызы утырып калды. Аның Миләше авырлы. Ул да әни булачак. Шатланырга кирәк. Тик дусты өчен шатлык үз язмышы, аннан бигрәк уллары өчен борчылу белән үрелгән.
***
Аралары бөтенләй өзелер алдыннан Фирүзә Миләүшәне бер генә тапкыр күрде. Ике малаен ике кулына күтәргән, шуңа өстәп бер пакет ашамлык тоткан килеш кибеттән чыгып килә иде. Ачылган ишекнең көчен исәпләмирәк калды: кинәт ябылып та китте, кулындагы пакетын тартып та төшерде. Керер якка килгән купшы туташ ашамлыкларны җыеп аңа сузды. Миләш иде ул. Уйламаган җирдән очрашу икесен дә каушатты. Шулай да кешеләрне тоткарламас өчен кыз:
– Әйдә, алып чыгып бирәм, – дип тышка ымлады. Фирүзә берсүзсез алга атлады. Ишек алдындагы сакчыга күз-колак булып торырга калдырган арбасы янына ашыкты. Балаларын урнаштыргач, тын гына басып торган ахирәтенең кулыннан пакетын алды.
– Рәхмәт.
– Аха, – диде Миләүшә һәм сөйләшүнең өзелүеннән куркып өстәп куйды. – Үскәннәр...
Кыз малайларның башларыннан сыйпап алды.
– Үсәләр инде. Әти әйтмешли, тиреләре тегелмәгән бит.
Кысып кочаклап аласы урынга бердәнбер якын дусты белән чит кешеләр кебек сөйләшеп торганлыктан, Фирүзәнең тавышы калтырап китте. Күзенә яшь тулды. Ул аларны сиздермәс өчен читкә борылды. Миләүшә дә дерелди башлаган иреннәрен тешнәде. Тик яшьләре аңа карап кына тыелып калмады: ике битендә ике кара юл сызылды.
Сүзне Фирүзә башлады. Тирән итеп сулыш алды да:
– Беләсеңме, бу дөньяда минем өчен иң куркынычы нәрсә? – диде ул, кайдадыр еракка карап.
Миләүшә дәшмәде.
– Хыянәт. Ялган да, икейөзлелек тә, кылану да – барысы да чүп кенә. Аларны күреп була. Сизеп була. Аларга әзерләнеп торып була. Ә хыянәт... Бигрәк тә якын дустымның хыянәтеннән курыктым мин. Гадәттә, киноларда да, китапларда да, иң якын ахирәтләре ирләренең сөяркәсе булып чыга. Мин моңа көлеп кенә карый идем. Тормышта алай була алмый дип уйладым. Ничек инде сиңа ышанып йөргән, эч серләрен сөйләгән кешене шулай алдап булсын, ди... Курыкканым алдыма килде дип атала бу.
– Фирүзә, булдыра алсаң, гафу ит. Ничек болай булып чыкканын аңлата да алмыйм. Тик ышан, без синең артыңда очрашып йөрмәдек. Денис килә иде, әйе. Килгән саен “яратам, синсез яши алмыйм”, диде. Әмма мин һәрвакыт аны кудым. Мине яратса да, ул синең балаларыңны да ярата иде. Аларны сөйләгәндә аның йөзенең ничек яктыруын, күзләренең ничек очкынланып яна башлавын күрсәң икән син! Ике арада бәргәләнде аның җаны. Торган саен ешрак килде. Килгән саен боеграк күренде. Ә беркөнне түзмәдем, куна калырга рөхсәт иттем мин аңа.
Миләүшә бер минутка тынып калды. Аннары, сумкасыннан кулъяулыгын алып, битен сөртте дә, элеккечә күзләрен җирдән күтәрми дәвам итте.
– Иртәгәсен дә эштән соң туры миңа килде ул. Бары тик өченче көнне малайларны сагындым дип кайтырга булды. Денис киткәч, мин бик озак уйландым. Безнең язмышлар эт эчәгесе урынына уралып беткән иде. Ул мине яратуын син малайларыңны тапканчы ук әйтте бит. Тик мин аны этеп җибәрдем. Бала бәхетеннән мәхрүм итәсем килмәде. Ә ул миннән дә суынмаган, балаларга да ияләшкән. Ә мин аңа ияләштем... Кысыр икәнемне белеп тә, яратуы белән ияләштерде ул...
Фирүзә, йоклап киткән сабыйларын җайлап яткырган җиреннән күтәрелеп, туп-туры ахирәтенең күзләренә карады.
– Ник әйтмәдең соң, ичмасам, сине яратканын?
– Теге ике төннән соң мин сиңа барырга әзерләндем. Ни булса да, шул булыр, дөресен әйтеп бирергә кирәк, дидем. Тик өлгермәдем. Денис сумкасын күтәреп килеп керде. Фирүзә барысын да белә, диде. Инде барып ни генә дип әйтә ала идем мин?
Ул янә тынып калды. Урамда үтеп-сүтеп йөргән кешеләрне аптыратып, шулай икесе ике якка караган килеш сүзсез генә тагын бераз елап басып тордылар әле алар. Аннары Миләүшә бөтен кыюлыгын җыеп, ахирәтенә эндәште.
– Гафу ит мине.
Сөйләшәсе сүзләре сөйләшеп бетелгән иде. Фирүзә китәргә җыенды.
– Булдыра алмыйм. Денисны алып киткән өчен түгел. Иртәме-соңмы ул барыбер китәр иде. Яратмады, яраталмады. Иң авыр чакта син минем бердәнбер терәгем булдың. Хәзер мин шул терәктән яздым. Менә шунысы өчен гафу итә алмыйм мин сине, Миләүшә. Га-фу и-тә ал-мыйм.
Ул тиз-тиз адымнар белән китеп барды. Ә Миләүшә атлаган саен ераклаша барган таныш сынны күз яшьләре аша озатып калды.
***
Фирүзә ярты төн боргаланып ятты да, уйларыннан тынгы таба алмагач, торып утырды. Берни булмагандай мыш-мыш танау тартып йоклаган игезәкләренә күз ташлады. Өсләренә яхшылап ябып, идәнне шыгырдатмаска тырышып, кухняга чыкты. Чәй кайнатып җибәрде. Суыткычтан кунаклар килгәндә генә чыгарыла торган туңдырылган кура җиләген алып өстәлгә куйды. Ул аны авылдан килгән сөзмә белән бутап, матур пыяла савытта табын түренә куярга ярата. Кунаклар мактый-мактый ашарга керешә һәм башка тәм-том юклыгына игътибар итми. Коткаргычы ул аның. Кунак киләм дигән саен ике баласын күтәреп кибеткә йөгерә алмый бит. Шуңа да саклап кына тота. Әле менә җиде төн уртасында зур кашык белән шул кура җиләген капкач, ничектер, рәхәт булып китте. Тагын капты, тагын... Аннары кунаклар килгәндә генә куллана торган ялтыравык чынаякларының берсен алып куе итеп чәй ясады. Һәр йотымының тәмен тоярга теләгәндәй, ашыкмый гына эчте ул. Тәне буйлап җылылык таралды. Бармак очларына кадәр төшеп җиткәч, рәхәтлектән Фирүзә колаклы йомшак куян-тапочкаларын бер-берсенә бәреп алды. Алар инде күптән таушалган. Кайчандыр озын матур керфекле күзләре урынына да тишекләр генә торып калган. Малайларның игътибарыннан читтә каламы соң инде андый әйберләр?! Киярлек җирләре калмаса да, Фирүзә аларны чыгарып ташлый алмый. Дистә елдан артык инде ул тапочкаларга. Миләүшә белән бер-берсеннән качып, 8 Мартка бүләк әзерләгәннәр иде. Икесе дә бер кибеткә барып, бер үк төрле тапочка күтәреп кайткан булып чыктылар. Төсләре генә төрле. Тагын да кызык булсын дип, берәр сыңарын бүләк итештеләр. “И, бигрәк инде монаулар! Дуслыкларына көнләшеп үләрсең!” – дип көлешә иде кызлар, шул сыңарлы тапочкаларны парлап кигәннәрен күргәч...
Уйларына бирелеп таң атканчы утырды Фирүзә. Авылда иртәнге савымга торыр вакыт җитүгә телефонга үрелде. Сүзне кыска тотты: “ Исәнме, әти. Кайсыгыз булса да, беренче автобус белән үк Уфага килегез әле. Килгәч барысын да аңлатырмын”, - диде дә трубканы куйды.
Өч сәгать үттеме-юкмы, Мәдинә килеп тә җитте.
– Таң белән шалтыратып котны алдың бит. Ни булды? Балалар авырыймыни? – диде ул ишектән керә-керешли. – Автобус көтү кайгысы да булмады. Әтиең такси белән җибәрде.
Ул килгәндә Фирүзә балаларга ашарга пешерә иде.
– Әни, гафу ит, куркытырга теләмәдем. Әле барысын да аңлатып торырга вакыт юк. Син бүген малайлар белән торып торалмассыңмы икән? Минем барасы җирем бар.
Фирүзәнең һәр хәрәкәтендә ниндидер кискен тәвәккәллек сизеп, Мәдинә куркып калды. Мондый тәвәккәллекне кызында ул бер тапкыр күргән иде инде. Теге чакта, авылда...
– Нинди ашыгыч эшең килеп чыкты? Денис килдеме әллә?
Фирүзә сагайса да, ачылып китәргә ашыкмады. Эндәшми генә җыена бирде. Мәдинә дәвам итте.
– Бер килергә тиеш иде инде ул. Акчасын сорарга килдеме?
Фирүзәнең өстенә бер чиләк бозлы су койган кебек булды. Ул чак аягында басып калды.
– Нәрсә?
– Беләм мин барысын да, балам, беләм...
– Кайдан? Ул сезгә дә кайттымыни???
– Юк, кайтмады. Безгә генә кайтасы калган! Теге чакта килешү кәгазең дә акчаларыңнан ерак ятмый иде бит.
Фирүзә киемен кулына тоткан килеш әнисенә карап катып калды. Үз колагы белән ишеткәнгә үзе ышанмый иде ул.
– Син башта ук белә идеңмени?
– Белә идем.
– Бер сүз дә әйтмәдеңме?..
– Нәрсә дип әйтим инде... Уеңнан кире кайт дисәм, тыңлар идеңме соң?
Фирүзә җавап бирмәде.
– Шул шул менә. Килешүне укыгач, башта берәр уендыр дип уйладым. Китаплар арасыннан акча килеп чыккач кына эшнең никадәр җитди икәне башыма барып җитте. Әмма нишли ала идем? Әтиеңә әйтергә шүрләдем. Син карамадың, дөрес тәрбияләмәдең дияр дип курыктым. Аннары әйтсәм дә, миңа гына ышанмыйча синнән сорар иде. Син аңа дөресен әйтмәс идең бит инде. Үзең белән сөйләшеп карамакчы булдым. Тагын курыктым. Тыеп калсам, соңыннан “син генә кысылдың” дип әйтерсең дидем. Үги әни бит мин. Үз анаң булсам, әллә тыңлар идең дә соң... Аптыраганнан акчаңны урларга булдым. Бәлки кем икәнен белмәссең дидем. Ә белсәң, нәрсә инде үги ана үги инде. – Мәдинә тынып калды. Аннары тирән итеп көрсенеп куйды. – Эх, балам... Ир кирәккә генә чыкмадым мин синең атаңа. Сине кызгандым. Кыз баланы ялгыз ир тәрбияли алмас, дидем. Үз балаларым булмагач, бар күңел җылымны сиңа бирергә тырыштым. Ходай Тәгалә шулай кушкандыр, дидем. Тик барыбер ана белән кыз булып бетә алмадык без синең белән. Нәрсәнедер дөрес эшләмәдем.
– Әни! – Фирүзә Мәдинәне кочаклап үксеп елап җибәрде. – Гафу ит мине, әникәем! Гафу ит! Ул чакта мин сине нахакка рәнҗеттем.
– Балакаем!
Беренче тапкыр кочаклашып, күңелләре булганчы елашты алар.
Аннан соң Фирүзә, булдыра алган кадәр сүзне кыскарак тотарга тырышып, хәлне аңлатып бирде.
– Шуннан? Нишләргә карар кылдың инде син? – диде Мәдинә, кызын тыңлап бетергәч.
– Ә нишли алам мин? Сатам фатирны.
Җавапны чамаласа да, Мәдинә корт чаккан кебек сикереп торды.
– Сантыймыни син? Бүгенге көндә кеше фатир сатамыни?! Ике бала белән нишләргә җыенасың?
– Яшәргә, әни, яшәргә җыенам. Теге чакта Миләүшә булмаса, мин нишләр идем, күз алдына да китерә алмыйм. Алар булмаса, бәлки бүген дә тулай торак бүлмәсендә берүзем каңгырып ятар идем. Җитмәсә, аборт ясатып ана булу бәхетен дә тоя алмый калыр идем. Хәзер минем чират аңа ярдәм итәргә.
Мәдинә башын чайкады.
– Эх, бала, бала... Ялгышасың бит тагын.
– Әни, мин уйладым инде. Хәзер миңа сезнең битәрләвегез түгел, ярдәмегез кирәк. Сез – малайлар белән минем өчен бердәнбер терәк. Ташламассыз бит безне?
Мәдинә ялварулы караш белән үзенә төбәлгән кызын күкрәгенә кысып, аркасыннан сөйде.
– Нишләп ташлыйк, ди, инде? Нишләп ташлыйк...
***
Ахирәте кергәндә, Миләүшә йокламаса да, күзләрен йомып ята иде. Туктаусыз анализ алулар, тикшерүләр, дару исеннән тәмам гаҗиз булып, үзенең урамнан атлап баруын күз алдына китерергә тырышкан чагы. Яңгыр астында алтын-сары төсләрен җуйган көзге яфраклар да аңа чүп булып күренми. Соры йортлар да шыксыз булып тоелмый. Көн дә суык түгел. Киресенчә, үпкәсе тулганчы көзге салкын һаваны сулый ул.
– Миләүшә, син йоклыйсыңмы?
Кыз үзенең исемен ишетүгә күзләрен ачып җибәрде.
– Фирүзә? Син мондамы?
– Әйе.
– Димәк, йокламыйм.
Миләүшә күтәрелеп, җайлабрак утырды.
– Төш күрәм икән дип торам.
Фирүзә елмайды.
– Юк, төш түгел. Саташмыйсың, курыкма. Хәлеңне белергә килдем. Ничек син? Ничек СЕЗ?
– Әйбәт.
– Менә витаминнар алып килдем. Сезгә бик кирәк алар.
Фирүзә кулындагы пакетын дустына сузды.
– Рәхмәт.
Соңгы вакытта болай да күңеле тулырга гына торган кыз пакетны алды да, елап та җибәрде.
– Әй, алай итмә инде син. – Фирүзәнең дә керфекләре чыланды. Яшьләре тәгәрәп төшмәсен өчен ул челт-челт күзләрен йомарга тотынды. – Табиблар күрсә, дулкынландырасың дип мине чыгарып җибәрәчәк. Әле дә чак кердем.
– Юк-юк бетте. Еламыйм. Китмә.
Миләүшә тиз генә күзләрен сөртеп алды. Бер уңайдан өйрәнелгән гадәте буенча чәчләрен рәтләп, киемен тарткалап куйды да елмайгандай итте.
– Менә бетте. Мин бик шат синең килүеңә. Күз алдыңа да китерә алмыйсың ничек шат икәнемне. Әллә ничә тапкыр шалтыратырга укталдым – йөрәгем җитмәде.
– Мин дә шат, Миләүшә. Чын.
Фирүзә бераз тынып торды да сорап куйды:
– Табиблар ни ди?
– Табиблар ни генә дими инде ул. Төшү куркынычы зур, диләр. Тапканчы шушында ятарга мөмкинсең, диләр.
– Түзәсең инде.
– Түзәм, анысына гына түзәм. “Ых” та итмәм.
Кинәт ул ике куллап ахирәтенең кулына ябышты. Бармак очлары агарып чыкканчы кысып тоткан килеш:
– Син генә гафу ит, Фирүзә. Рәнҗемә миңа. Дениска да рәнҗемә. Синең рәнҗешең балама төшүдән куркам мин. Балама. Балакаема! Үтенеп сорыйм, гафу ит, – дип кабатлый-кабатлый, тыела алмый еларга кереште.
Фирүзә көтелмәгән хәлдән каушап төште.
– Миләүшә, Миләш, тынычлан! Тынычлан берүк. Ярамый бит сиңа дулкынланырга, ярамый. Рәнҗемим мин сезгә. Ишетәсеңме? Тынычлан! – Ул дустын кочаклап юатырга кереште. – Тс-с-с, тс-с-с... Бетте. Барысы да әйбәт булыр. Тс-с-с...
Миләүшәнең ярсып елавын ишетеп, шәфкать туташы йөгереп керде.
– Нәрсә булды? Ник елый? Аңа дулкынланырга ярамый. Зинһар, чыгып китегез.
Миләүшә ныграк еларга кереште.
– Юк, чыгармагыз аны.
– Тынычланыгыз хәзер үк. – Шәфкать туташы кызның кулларын Фирүзәдән ычкындырды. – Ул соңрак керер. Соңрак керер. Даруларның бер файдасы да булмаячак, әгәр сез үзегезне кулыгызда тота алмасагыз.
Фирүзә сумкасын алып, чыга башлады.
– Тынычлан, борчылма. Мин сезгә ачу тотмыйм. Рәнҗемим. Миләш, ишетәсеңме? Барысы да әйбәт булыр. Мин тагын килермен. Тынычлан, яме.
Палатадан чыкканда Фирүзәнең йөрәге дөп-дөп ярсып тибә иде. Дәваханә бусагасына чыгып җитеп, тирән итеп сулыш алгач кына бераз тынычланды ул. Тиз-тиз күз яшьләрен сөртеп, плащын каптырды да, өенә ашыкты. Малайлары янына. Кулчатырын да ачарга онытып, яңгыр астына атлады. Кайтып җиткәнче Миләүшәнең тавышы колагыннан китмәде: “Рәнҗешең балама төшүдән куркам. Балама. Балакаема!”... “Балама. Балакаема!”...
3 бүлек
Тәрәзәдән төшкән кояшка иркәләнеп яткан Фирүзә, ниһаять, торырга булды. Кулларын як-якка сузып киерелеп алды да җитез хәрәкәт белән сикереп торды. Әллә ничек күңелендә рәхәт иде аның. Төшендә ишетеп уянган көйне авыз эченнән көйли-көйли көзге каршында биергә кереште.
– Торыгыз, кояшчыкларым. Яңа көн башлана!
Инде күптән уянып, караватларында уйнап утырган игезәкләр бер тын әниләренә карап тордылар да уеннарын дәвам иттеләр. Фирүзә аларның кыланышыннан кычкырып көлеп җибәрде. Аннары әле берсен, әле икенчесен кысып-кысып кочаклап, сөяргә кереште.
– Шатлыкларым бит сез минем, бәхетләрем.
Бер тын сабыйлары белән мәш килеп алганнан соң, иртәнге аш белән төшкелеген бергә кушып, ашарга әзерләргә кереште. Фатирын саткач, үз кухнясы булу уңайлыгын онытырга туры килде. Дениска биргән акчадан калганы кредит каплатырга һәм шушы тулай торак бүлмәсенә урнашыр өчен комендантка түләргә генә җитте. Ә монда озын бер коридорга ике кухня. Икесендә дә көнозын кеше өзелми. Тик ни гаҗәп, бүген газ өсте буш иде. Фирүзәнең кәефе тагын да күтәрелде. Ул иртәнге җырын көйли-көйли төче коймак койды. Шул коймакка сыек каймак белән чия кайнатмасы ягып ашарга тырышканда чәчләренә кадәр буялып беткән малайларын алмашлап култык астына кыстырып юындырып керде дә тышка чыгарга киендерә башлады. Тизрәк саф һавага чыгасы килә иде аның. Язгы җылы көнгә шатланып чыпчыкларның черкелдәшүе ябык тәрәзә аша да ишетелә иде.
Инде ишекне яптым дигәндә телефоны уйнап җибәрде. Калып маташа икән ләбаса! Фирүзә, ишек алдындагы көзгегә күзен кысып, кире бүлмәгә үтте. Телефон төймәсенә басарга да өлгермәде, Денисның тавышы колагын ярып керде.
– Фирүзә! Минем улым бар! Улым бар!!!
– Котлыйм! Миләш ничек?
– Әйбәт. Табиблар, тиз генә чыгармыйбыз, диделәр. Ләкин барысы да әйбәт булачак. Фирүзә, рәхмәт сиңа!
Фирүзә көлеп җибәрде.
– Хатыныңа рәхмәт әйт. Минем монда ни кысылышым бар?
– Бар, нишләп булмасын?! Син булмасаң, безнең улыбыз туа алыр иде микән? Без бергә булыр идекме? Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә рәхмәт! Фирүзә, безне бәхетле иткән өчен Ходай үзеңә бәхет бирсен! Берүк кенә бәхетле бул!
– Тырышырмын.
Бүген йокыдан уянганда ук күңелен кытыклый башлаган көтелмәгән шатлык тойгысы шушыңа булдымы? Әллә алда тагын нидер көтәме? Бәйләнеш өзелгәч, Фирүзә бер мизгел тын торды да, үзалдына елмаеп, җитәкләшеп чыгар якка китеп барган малайлары артыннан атлады.
Төштән соң аның массаж ясарга барасы бар иде. Бераз акчасы булыр дип махсус курслар үтте бит. Урамда нинди күләвек күрәләр, шунда кереп, рәхәтләнгән балаларының өстен алыштырып ашатты да, күрше хатынга калдырып, язылган адрес буенча китте. Төп эшендә бер кабинетта утырган хезмәттәшенең энесенә бара. Ике ел элек машинасы белән шәһәр уртасында бәлагә юлыгып, умыртка сөяген зыянлаган булган. Озак кына түшәктә яткан. Шул арада хатыны баласын алып ташлап чыгып киткән. Аягына баскач, бәлки кайтыр дип өметләнгәннәр – кайтмаган. Хәзер үзе генә яши, ди. Билгеле бер вакыт аралыгыннан соң даими массаж ясарга кирәк икән. Шуңа күрә апасы Фирүзәне яллады. Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда, дип уйлап куйды хатын баскычтан күтәрелгәндә. Кыңгырау төймәсенә басуга ишекне апасы ачты.
– Ә Фирүзә килеп җиттеңме? Әйдә, үт. Айрат, әзерлән, массажчы килде!
Клиентының исемен ишетүгә Фирүзә дертләп китте. Ярсып тибәргә керешкән йөрәген тынычландырырга тырышып: “Я, сантый, беткәнмени дөньяда Айратлар, тынычлан”, – дип боерык бирде ул үзенә. Кулларын югач, бармакларын яздыручы күнегүләр эшләп алды да кая барырга дигән кебек хезмәттәшенә карады.
– Әйдә, менә монда. Без махсус массаж өстәле дә алдык. Айрат әзерме син?
– Әйе, – дигән тонык тавыш ишетелде.
Авыру капланып яткан иде. Аркасын бер сыпырып үтүе булды, Фирүзәнең бармаклары кулбашындагы таныш миңне тоеп алды. Бөтен тәне буйлап ут йөгерде. Ул! Әлеге сүзне кычкырып әйтте булса кирәк.
– Кулыгыз йомшак, теге юлы эшләгән хатынныкы кебек булмаса ярар иде дип котым очкан иде, – дип сөйләнә башлаган ир туктап калды. – Нәрсә дидегез?
Фирүзә үзендә эндәшергә көч тапмады. Көтмәгәндә урамда, кибеттә, транспортта очратсам дип, әллә ничә вариант сүзләр әзерләгән иде. Ә хәзер очрашуга әзер түгеллеген аңлады. Бар теләге – чыгып йөгерү. Инде ишеккә борылдым гына дигәндә, бүлмәгә апасы килеп керде.
– Фирүзә, мин тиз генә кибеткә чыгып керәм. Чәйгә нәрсә алыйм?
Айрат яткан җиреннән торып утырды.
– Бу – син?
– Мин.
– Сез танышмыни? Сез бер-берегезне беләсезмени?
Апа кеше каушап калган яшьләрнең әле берсенә, әле икенчесенә бу сорауларны биреп-биреп тә, җавап ишетмәгәч, чыгып китүдән башка чара тапмады.
Фатир ишеге шап итеп бикләнгәч тә, Фирүзә белән Айрат бик озак сүзсез карашып торды. Күрешмәгәннәренә нибары ике ел булса да, алар инде бөтенләй башка кешеләр.
– Минем сине күрәсем килә иде, – диде, ниһаять, Фирүзә, озакка сузылган тынлыкны бозып.
– Минем дә.
– Күзеңә карап сорыйсым килә иде: нәрсәдән курыктың син шулкадәр? Алимент таптырырмын дипме? Балаларымны сиңа тагармын дипме?
– БалаЛАРымны? – Айрат ике кулы белән башын тотты. Төшем түгелме дигән кебек чытырдатып күзен йомган килеш башын чайкап алды да көлеп җибәрде. – Фирүзә, икәү? Игезәкләр?
Фирүзә аның шатлыгын уртаклашырга ашыкмады. Битараф кына:
– Әйе, – дип куйды.
– Син нәрсә дип сорадың?!
Көтелмәгән хәбәрдән Айратның зиһене таралган иде.
– Алименттан курыктыңмыни? Ник исемеңне бирми качтың, дип сорадым.
Ирнең йөзендәге шатлык моңсу сагыш белән алышынды.
– Фирүзә, мин гаепле синең алдыңда. Тик барысы да син уйлаганча түгел. Утырып сөйләшик әле.
Ул җай гына тәүдә утыргыч артына эленгән чалбарын, аннан күлмәген алып киде.
– Язмыш булды микән, язмыштан узмыш шул идеме – белмим. Синең белән сөйләшкәннең икенче көнендә мин авариягә юлыктым. Түшәктә ятарга туры килде. Үзен-үзе карый алмаган гарипкә әйләндем, аңлыйсыңмы? Әгәр хатын безнең хакта белсә, ташлар дип курыктым. Берүзем калудан курыктым. Ә ул барыбер ташлады. – Айрат көлемсерәп куйды да тынып калды.
– Ә ул ташлагач?
– Нәрсә ул ташлагач? Эзләмәдемме? Эзләп карадым. Номерыңны яттан белми идем. Телефонда гына язылган иде бит. Ә ул авария вакытында чәлпәрәмә килгән. Аськага кермәдең, сайтларда юк идең. Ә элек яшәгән тулай торагыңда кияүгә чыгып, күчеп китте, диделәр.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Икесе дә хатирәләргә бирелде.
– Синең берәр булса да безне уйлаганың булдымы?
– Булды. Минем сине, хәтта, төштә күргәнем булды. Кулыңа малай күтәргән килеш. Ул сиңа охшаган иде.
Ишек ачылган тавыш ишетелде.
– Ярый, миңа китәргә кирәк. Озак сөйләштек.
– Фирүзә, тукта, китмә. Ничек китәсең? – Айрат аның каршына аркылы төште. – Әйт, ичмасам, малайлармы?
– Малайлар.
Фирүзә сумкасын алып, чыгар якка атлады. Кабаланып чөйдәге пәлтәсен алалмый торды. Аннары беретының җаен табалмый азапланды.
Шул арада кухнядан Айратның апасы чыкты:
– Бәй китәсең дә мени, Фирүзә, чәй әзерлим. Чәй эчәрбез, ашыкма.
– Рәхмәт, чәйләп тормыйм, өйдә көтәләр. Хушыгыз!
Айрат аны үз бүлмәсенең ишек яңагына сөялгән килеш сүзсез генә озатып калды.
– Нәрсә булды инде бу?
Ир апасының соравына җавап бирмәде. Сак кына атлап үз ягына керде дә караватына йөзтүбән капланып ятты. Ә бераздан ярсып-ярсып мендәр тукмаганы ишетелде.
– Нишләвең бу? Әйт әле, дим, энем, ни булды?
Айрат яткан җиреннән торып утырды да янына килеп баскан апасын кысып кочаклады.
– Беләсеңме бу кем? Минем бәхетем. Минем игезәк улларымның анасы.
– Нәрсә???
– Ул мине ярата иде. Чынлап. Ихлас. Ә мин гаиләне сакламакчы булдым, имеш. Югалттым мин аны. Бәхетемне югалттым. Шул кирәк миңа.
– Ә ник югалттың? Ник җибәрдең син аны? Аңламыйм.
– Хәзер аның гаиләсе бар, апа. Кияүдә бит ул.
– Фирүзәме?
– Әйе.
Хатын елмаеп куйды.
– И, юләр дә инде үзегез. Аерылды ул күптән. Тулай торакта ике улы белән яшәп ята.
Айрат ничек сикереп торганын үзе дә сизми калды.
– Чынмы? Эх, апа!!!
Бер сәгатьтән Айрат тулай торакта иде инде. Бер шаку белән ачылган ишек артында күз яшьләре аша елмаерга тырышкан Фирүзә басып тора. Ә аның ике ягында нәни куллары белән итәгенә ябышкан игезәкләре елмая иде.
2012 ел.
Читайте нас: