Барлык яңалыклар
Иҗат
10 ноябрь 2019, 00:05

БӘХЕТ

Әнгам АтнабаевМинем белән бергә бәхтем туган —Өлешемә тигән көмешем.Шул бәхтемне эзләп юлга чыктым,Шул бәхтемне эзләп килешем.

Шул бәхтемне эзләп тапканым юк,

Инде таптым дисәм — югалтам.

Якын дустым — мескен өмет белән

Үз-үземне тагын юатам.

Юлларымда бәхет күп очрады,

Тик берсе дә түгел минеке.

Юл чатында, әнә, көтеп торган

Ул аныкы яки синеке.

Ә минеке, бәлки, мине көтеп,

Кайгырадыр әллә кайларда…

Ул бәхетсез икән, мин бәхетсез,

Мин табарга тиеш, табарга!

Минем белән бергә бәхтем туган —

Өлешемә тигән көмешем.

Шул бәхтемне эзләп юлга чыктым,

Шул бәхтемне эзләп килешем.

Шул бәхтемне эзләп китеп барам,

Юлым сикәлтәле, әремле…

Җиңел килгән бәхет — бәхет түгел,

Эзләп тапкан бәхет кадерле.

Читайте нас: