3 ноябрь көнне Тәтешле тарихи-туган якны өйрәнү музее да «Сәнгать төне» Бөтенрусия акциясенә кушылды. Бик җылы, дусларча мохиттә узды бу чара. Ул балалар сәнгать мәктәбе, китапханәләр системасы, мәдәни ял үзәге, балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Гомумән, музей ул шундый урын, анда тынычлык, үзенә башка күңелгә ятышлы атмосфера хакимлек итә.
«Сәнгать төне» кунаклары итеп виртуоз курайчы, балалар сәнгать мәктәбе директоры Айнур Кыямов һәм рәссам, Ялгызнарат мәктәбе директоры Рәмзил Солтанов чыкырылган иде.
Айнур Сәүбән улы үзенең ике видеоклипын тәкъдим итте. Клип төшерү идеясе ничек туган, анда кемнәр катнашкан, ул кайларда күрсәтелгән, болар һәм үзенең башка уңышлары хакында җентекләп бәян итте. Клипны караганда районыбыз, аның талантлы кешеләре, милләтебез төрлелеге өчен горурлык хисләре кичереп утырдык. Айнурның алдыгы планнары да матур. Алдан кычкырган күкенең башы авыртыр, дип, әйдәгез әлегә алар сер булып калсын.
Рәмзил Солтановның картиналары күпчелеге туган ягы табигатенә, аның кешеләренә багышланган. Гади генә тоелгән әйберләрдә дә гүзәллек күрә белү, аны түкми-чәчми халыкка җиткерү бу чын осталар эше. Рәссамның картиналарында үзеңә таныш булган урыннарны күрәсең дә, кара әле, ничек матур, төгәл җиткерелгән, дип куясың.
Рәмзил Рәмзи улы үзен декоратив кулланма сәнгать остасы итеп тә танытты. Алай гына да түгел, үзенең укучыларына бу сәнгать төренә карата сөю уята алды. Алар берничә ел рәттән Русия күләмендә узган олимпиада призерлары. Тамбов, Санкт-Петербург, Армавир, Сочи, Новосибирск жюриларын таң калдырып кайткан укучылар. Бу сәнгатькә вакыт табып (ә ул бик күп таләп ителә), илһам канатлары астында туган яңа эшләре белән Рәмзил Солтанов
безне киләчәктә дә сөендерер әле.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.