Барлык яңалыклар
Иҗат
18 ноябрь 2019, 23:05

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле... (хикәя)

Аларны бәрәңге таныштырды. Кемнәрне булсын – Надия белән Хәлилне инде... Казан университетының икенче курсында укып йөргән егет белән кызны... Нинди бәрәңге дисәгез, бәрәңге кебек бәрәңге лә! Синең дә, минем дә бакчада үсә торган – «йодрык кадәрле, йомры гәүдәле... бик тә тәмле бәрәңге!» Менә шул! Шимбә җитүгә Надия авылга ашыга иде ул чакта. Ничек ашыкмыйсың ди! Әнисе белән энеләре дүрт күз белән көтеп ала ла үзен. Надия дә буш кул белән кайтмаска тырыша. Энеләрен гранат, банан, ананас ише җимешләр белән дә беренче тапкыр ул сыйлады. Авыл кибетендә андый әйберләрнең эзе дә юк чак. Ә Надия акча табарга тырыша, стипендиясен махсус шуның өчен саклап тора.

Егерме беренче гасырда яшә дә, бананның, гранатның тәмен дә белмә, имеш! Иң зур, иң өлгергән бер җимешне сайлап ала ул. Күчтәнәчне, берәү генә булса да, шатланып кабул итәләр, төп-төгәл дүрт кисәккә бүләләр: әнисенә, ике энекәшкә, аннан – үзенә. Әтисе исән булса, аңа да өлеш чыгар иде әле. Теге җырдагы кебек – «бер алманы бишкә бүләек»...
Әтисен уйласа, кызның күзеннән яшьләре атылып чыга. Күпме вакыт узып та киткән югыйсә, ә барысы да кичә генә кебек... Өйләре яныннан үткәндә, «КамАЗ»ын гел пипләтә иде әтисе.

– Пи-и-ип! Пи-и-ип!

Балалар, сикереп торып, өчесе дә тәрәзәгә үрелә:

– Әти-и-и! Әнә – безнең әти!
– Пока, әти! Пока!

Тәрәзә аша өч бала әтиләренә кул болгый.

...Нинди матур хатирә!...
Хәзер инде ул юк... Өйдә – Надия хуҗа. Әнисе көн-төн фермадан кайтып керми. Абзардагы мал-туарны карау да – балалар җилкәсендә. Абзар артында – егерме биш сутый бәрәңге бакчасы. Анысы да – аларга...

– Ярый әле бәрәңге бар, – ди әниләре.

Көзен бәрәңге сатып, балаларның өс-башын яңарта, мәктәпкә әзерли. Надиянең Казанга укырга керүе дә шул рәхмәт төшкере бәрәңге аркасында булды.

– Миңа үпкәләмә, кызым, институтларда укытып булмас сине... Малайлар үскәч, заучный укысаң гына инде... Әтиең янда булса, тырышыр идек тә...

Әнисе яшьләрен сөртеп куйды. Надия дәшмәде, сүзсез генә ризалашты. Шулай булачагын күңеле алдан ук сизгән иде.

– Казанда заводка урнашкан Әминә әнә уч тутырып акча ала, ди. Өстенә менә дигән пәлтә алып кигән, өйдәгеләргә дә өлеш чыгара, ди...

Әнисе гел шул Әминәне мактый. Ә Надиянең укырга керәсе килә! Казанга! Университетка ук!
Римма белән Мөнирә әнә чыш та пыш килә, әллә нинди планнар кора. Кулларында «Керү имтиханнарына әзерлек» дигән юка гына китап. Әй актаралар шуны, әй актаралар.

– Казанда укый башлагач... – диләр дә, бер-берсенә карап елмаешалар.

Югыйсә, аттестаттагы билгеләре аларныкы ише генә түгел Надиянең. «Дүртле»ләре дә бармак белән генә санарлык!
Әнә шул чакта бәрәңге коткарды Надияне. Шул бәрәңге аркасында көтмәгәндә-уйламаганда студент булды да куйды.
Ярты бакчага иртә өлгерешле яңа сорт бәрәңге утыртканнар иде ул елны. Әй уңды, әй уңды шул бәрәңге! Куш йодрык кадәрле булгандыр, билләһи! Фермасыннан йөгерә-атлый кайтып керде дә әнисе, ашыктыра-ашыктыра балаларын йокыдан уятты:

– Балалар, әйдәгез, бакчага! Мансурның «КамАЗ»ы иртәнге җидедә Казанга китә... Шуңа җитешергә кирәк! Теге «ранни сурт» бәрәңгене сатарга аппарабыз...

Бакчада тузан купты. Көрәкләр ялт та йолт килде, чиләкләр шалтырады, өч капчык бәрәңгене бастырып та куйдылар. Сәгать тә үтмәгәндер, биш-алты хатын «КамАЗ» арбасында капчыклар өстендә утыра иде инде. Ул чакта гаишниклар җәфаламый торган чак. «КамАЗ»га түгел, «Беларусь» арбасына утырсаң да сүз әйтүче юк. Элдерделәр генә Казанга! Рәхмәт яугыры, әнисе бәрәңге сатарга Надияне җибәрде.

– Үзең дә бәрәңге чаклы гына! «Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле!» – дип көлеште хатыннар.

Яшь бәрәңгегә Казан халкы ябырылды гына. Тукай әйтмешли, «күз ачып йомганчы» алып та бетерделәр. Буш капчыкларын сумкага тутырып, хатыннар кибеткә чапты, ә Надия – туп-туры университетка. Әнисенә әйтми генә документларын да үзе белән эләктергән иде. Фонтан буенда битен-кулын юды да ап-ак колонналарга юнәлде, зур авыр ишекне курка-курка гына ачып эчкә үтте. Бүген инде утыз бере дә килеп җиткән, документ тапшыруның соңгы көне лә! Олы сумка аскан, аякларына чүәк кигән кызга берәүнең дә исе китмәде, документларын алып, имтиханга чакыру кәгазен тоттырып чыгарып та җибәрделәр.
Ике көннән – беренче имтихан! Әдәбияттан инша язарга кирәк икән. Иншаларны гел «бишле»гә яза иде Надия, шуңа күрә әллә ни курыкмады да. Тик менә алдашырга туры килүе генә... Гомерендә беренче тапкыр ялганлады ул әнисен. Эш белешергә барам дип, Казанга чыкты да китте. Дүрт сәгать буе инша язып, караңгы төшкәч кенә авылга кайтып егылды. Язуын бик тырышып язды үзе, тик алда әле тагын өч имтихан бирәсе бар бит.
Бәхете бар икән Надиянең! Икенче имтихан көнне тагын бәрәңге сатарга килде ул. Фонтан янында гына битен-кулын юып, тагын университетка чапты. Соңга калмасам ярар иде дип юкка борчылган икән лә. Килеп керсә – шаккатты: су буе чират! Күбесе борыннары белән китапка төртелгән, кемдер – бәхәсләшә, кайберләре ләчтит сата. Үзләре шундый матурлар, «казанский» итеп киенгәннәр. Болар сиңа чүәк кигән Надия түгел инде. Кызның үкчәле түфлие дә бар барын, тик түфли киеп, бәрәңге сатарга йөрмәссең бит. Конкурс дигәннәре шундый зу-у-ур икән! Бер урынга – алты кеше ди!

Их, шушы яшерен эшләрне! Әнисеннән кача-поса имтихан бирүләр бигрәк читен икән лә!
Керде... Курка-курка гына билет алды... Менә дигән итеп җавап бирде!
«Биш!» – диделәр! – «Биш!»
Ә иншаны «дүрт»лелек дип бәяләгәннәр!
Соңга калып кайтуына әнисе ачуланырга уйламады да. Әллә нигә эче пошкан кешедәй дәшми-тынмый гына йөрде дә Надияне кочаклап ук алды:

– Миңа үпкәләмә инде, кызым. Сине укырга җибәрми ялгыштым, ахры. Ничек тә тарткан-сузган булыр идек әле. Бүген хатыннар сөйләп торды: Мөнирә белән Риммага «ике»ле куеп кайтарганнар, ди. Син алар ише генә түгел идең... Эх!
Надия шунда елап җибәрде... Һәм елый-елый дөресен сөйләде дә бирде. Бер орышты, бер куанды әнисе.
Рәхмәт төшкән бәрәңге! Тәки студент итте бит кызны! Тик менә әнисенең, никтер, кызын тулай торакта яшәтәсе килмәде. Яңа бистәдә торучы чыбык очы туганы Билал абыйларга урнаштырды да куйды. Фатир хакы да тиз килешенде... Бәрәңге! Тагын бәрәңге! Былтыр Мансур абыйлары колхоз машинасы белән китереп кенә ташлаган иде дә, быел машина дигәннәренең җае чыкмый да чыкмый. «Фатир хакын» Надия һәр атнада күтәреп килергә тиеш әлегә. Әнисе ике чиләк бәрәңге сыешлы чүпрәк капчыкны тегеп тә куйды.
Бәрәңге күтәреп, авылдан стансага барулар – ай-һай! Арча белән Казан арасын поездда үтү түгел шул ул. Юл чатында торучылар – чутсыз.

...Автобуска ябырылган халыкны аралап, Надия әле алгы, әле арткы ишеккә барып карады. Эчкә үтү бәхетенә ирешкән кайсыныңдыр тышка бүлтәйгән җилкәсен дә дөмбәсләп бакты. Ике чиләк бәрәңге күтәреп, дыңгычлап тулган автобуска кереп кара син!

«Юл чатында берүзем калам, ахры!» – дип, елап җибәрергә әзерләнгән бер мәлдә автобус эчендәгеләр Надияне кызгандылар бугай.

– Әзрәк кысылганнан гына сытылмассыз әле! Бер генә кыз керми калды, шуны да сыйдырмаска! – дип чәрелдәде бер хатын.

Инде беркем дә, бернәрсә дә сыймас кебек тоелган автобуста, ниһаять, Надиягә дә урын табылды. Кызый кысыла-сытыла баскычның түбәнге басмасына сыланды. Гәүдәсе дә эчке якка үткәч, автобусның шыгырдавык ишеге, җилкәсен тырный-тырный, ябыла ук башлады.
Каһәр суккан теге капчык! Ике чиләк бәрәңге белән бүлтәйгән шул капкорсакка автобуста урын каян табылсын ди. Ыңгырашып-шыгырдап кузгала башлаган машинаның гармун ишеге бәрәңгене шундый итеп ике яктан китереп кысты: тарт, йолык, кузгатырмын да димә.

– Нәрсәгез кысылды анда? Арткы ишек ябылмыйча урынымнан да кузгалмыйм!- дип аваз салды автобус шоферы.

Шулай да кызый капчык сабын кулдан ычкындырмады. Фатир хакы ла ул! Биргән вәгъдә бар бит. Кинәт кемнеңдер көчле зур кулы, тыгызланган билләр, җилкәләр аша үрелеп, бәрәңге капчыгын әсирлектән йолкып алды.
Рәхмәт төшкере «кемдер!»
Әнә шул билгесез зат капчык сабы белән бергә Надиянең кулын да үзенең зур учына кысты. Учы җылы, кулы көчле иде аның, капчык авырлыгы сизелми дә башлады. Кулның хуҗасы үзе күренми дә, берәүнең киң җилкәсе бөтен «горизонт»ны каплап алган.

«Нинди миһербанлы бәндә булды соң бу? Берәр таныш абзый микән?» Надиягә әллә ничек уңайсыз да, җайсыз да иде. Чөнки теге зур уч Надиянең кулын ычкындырырга уйламый да. Шулай, кулга-кул тотышып, Арчага да килеп җиттеләр. Автобустан төшкәндә генә капчыгын күтәрешкән «берәү»не күрү бәхетенә иреште ул.
«Бә-ә-әй! Хәлил икән лә! Тарих бүлегендә укып йөрүче күрше авыл малае ла!»

Бер-берсенә карап, рәхәтләнеп көлештеләр, вагонга да бергәләп керделәр. Ике сәгатьлек юл сизелми дә үтте.
Кара инде бу Хәлилне! «Безнең группа», «безнең общага» дип исе китеп сөйли. Әллә нинди кызыклы походларга, очрашуларга барган. Әле җитмәсә: «Камал театрына еш йөрисеңме? Кайсы спектакль ошады?» – дип, Надияне аптыратып бетерде.

Әй оялды Надия, әй оялды! Ни дип әйтсен ул? Казанга килгәненә елдан артты, инде икенче курсны да башлап җибәрде, ник бер кинога, ник бер театрга барсын. Кызның «режимын» Билал абыйсы бик төгәл үтәтә шул. Укудан кайтканын көтеп кенә тора да, «гектарлы» теплицасына ала да чыгып китә. Ә анда инде эш – муеннан. Арып-талып керәсең дә дәресләргә тотынасың, ул арада ярты төн узган була. Китапханәгә барырга туры килсә дә:

– Матри, кызый, сәгать 9 га кайтып җиткән бул! Ату капканы бикләп куям, – дип арттан кычкырып кала абзый.

...Трамвайга да Хәлил белән бергә утырдылар, теге капчыкны кызның кулына тидермәде дә егет:

– Бу бәрәңге сиңа ярты кышка җитә инде! – дип көлгән булды.

«Җитә ди! Машина җае булмаса, киләсе атнада да күтәрәсе була әле». Монысын Надия кычкырып әйтмәде, билгеле.
Трамвайлары ниндидер бизәкле зу-у-ур афиша яныннан үтеп бара икән, Хәлил ни арада күреп тә өлгергән.

-Эх! Карый алмадым бит шул киноны! Шундый шәп ди! Бүген соңгы көне! Әйдә, барабызмы?

Надия сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды: Хәлил аны бәрәңгесе-ние белән трамвайдан тартып та төшерде. «Дружба» кинотеатры якында гына булып чыкты. Билал абзыйның «матри, кызый!» дип янаулары да онытылды. Чаптылар гына. Тик бәрәңге күтәреп кинога кермәссең бит инде! Анысын Хәлил кинотеатр артындагы агачлыкка «замаскировать» итеп куйды.

– Кино беткәнче шушында көтеп тор! – дип көлде ул, капчыкны урнаштыргач.

...Алар кинодан чыкканда, тышта кап-караңгы иде. Әле генә булган манзарадан тәэсирләнгән егет белән кыз сөйләшә-сөйләшә тукталышка юнәлделәр, трамвайга утырып шактый бардылар әле. Шунда гына «кылт» итеп, бәрәңге искә төште.

– Бәрәңге! Бәрәңгене онытканбыз!

Трамвайдан төшеп, кире якка утырып киттеләр. Тик...
Тик бәрәңгене тапмадылар алар. Караңгыда кармалана-кармалана күпме эзләсәләр дә, ике чиләк бәрәңгедән җилләр искән иде. Ул арада төн җитеп, трамвайлар да йөрми башлаган... Яңа бистәгә кадәр җәяү тәпиләргә туры килде аларга. Егет үз «общага»сына кайтып киткәндә, ярты төн узган иде инде.

Билал абыйсы сукрана-сукрана ишекне ачты. Надияне ни ачуланса да, кызның күңеле күтәренке иде. Ул елмая-елмая урынын җәйде. Нәфис гәүдәсе юрган астына шуып кына керде дә иреннәре үзеннән-үзе «Хәли-и-и-л!» дип пышылдады.

«Хәлил! Нинди матур исем!»

Дөньяга тагын бер гашыйк «Галиябану» туды...

Иртәгесен ул, чәй дә эчеп тормыйча, университетка ашыкты.

Чыкса – капка төбендә авызын ерып Хәлил утыра иде.

– Таң атуга бардым теге агачлыкка. Тәки таптым бит әй! Караңгыда күрмәгәнбез генә... Күтәрергә җайлы булсын дип, сумкага бушаткан идем...

Егет ике чиләк бәрәңге сыешлы зур сумканы кызга сузды. Куллар тагын очрашты... Ышанычлы җылы уч Надиянең кулын кысты...
...Бер атнадан студентларны колхозга бәрәңге эшенә җибәрделәр. Надия белән Хәлил анда да бергә туры килде. «Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле» рәхмәт төшкере бәрәңге соңрак аларны кавыштырып та куйды...

...Шактый еллар үткәч, Хәлил абзый көлә-көлә сөйләде:

– Теге чакта бәрәңгене ни эзләсәм дә, тәки тапмадым бит мин. Син чибәркәйне бер дә кулдан ычкындырасы килмәде шул...

Автор : Гүзәл Әдһәм.
Читайте нас: