Ә анда-а бер генә түгел, өеме белән ул яраткан кәнфитләр. Саша сөенеченнән сумканы идән уртасына бушатып, аларны бүлә башлый: «Монысы – миңа, монысы – әтигә, монысы, әни, сиңа».
– Әни, күрше Артемга да бирсәм буламы?
– Әлбәттә, улым, анда Артемга да җитә.
Саша ике әтәч кәнфитен эләктерә дә, ишеккә таба йөгерә. Ләкин шул ишекне бервакытта да ачып чыга алмый – ул бикле.
Ничәнче тапкыр инде кәнфит кебек бу татлы төш шул урында өзелә. Саша аны гел таң атканда күрә һәм гел тәрбияченең «Балалар, торыгыз!» дигән тавышына сискәнеп уянып китә.
Балалар йортында бу гадәти иртә. Аннан барысы да көндәге тәртип белән китә: юыну, иртәнге аш, күнегүләргә бару, аннан кайту, төшке аш, тышка уенга чыгу... Бар да гадәттәгечә.
Саша ялан аяклары белән яңа гына юылган идәнгә чалт-чолт басып, тәрәзә янына барды. Юк, капка яны буш. Әнисе бүген дә килмәгән. Ә бит ул аңа, киләм, мин сине бөтенләйгә калдырмыйм, дип вәгъдә биргән иде. Бүген дә Саша тамак төбендәге төерен йотып җибәрә алмады. Кайнар эре күз яшьләре булып, алмадай битеннән тәгәрәде.
Балалар йортына килгәндә аңа биш кенә яшь була. Күпләр бу чакларын бик исли дә алмый. Ә Саша хәтерли. Бүгенге кебек куе томан төшкән салкын көн иде. Әнисе аны гадәттәгедән иртәрәк уятты. Күзләрен ачалмый, куллары белән уып, янә йокыга китәргә исәпләгән улын кычкыртып та алды. Тиз генә киенергә кушты. Иртәнге чәйне дә оныттылар, гомумән, әни кеше аш бүлмәсенә узып тормады. Тыш салкын иде. Шыксыз җил малайның курткасыннан тәненә үтте. Саша калтыранып куйды. Тукталышта да озак кына торырга туры килде. Өшегән кулларын Саша кесәсенә тыкты, ә перчаткалары өйдә торып калган. Нигә аның әнисе эндәшми, кайда баралар алар? Малай тирән уйга батты. Сорарга батырчылык итмәде: болай дә әнисенең кәефе юк.
Балалар йорты капкасы алдында алар бераз туктап торды. Лариса, кемнедер көткәндәй, як-ягына каранды да, улына:
– Мин сине балалар янына алып килдем. Син алар белән уйна, аша. Мин еракка китәм, – диде ул ашыга-ашыга.
– Ә мине кайчан килеп аласың?
– ---
– Мине килеп аласыңмы? – улының ялварулы карашын күрмәмешкә салышып, коры гына:
– Килермен, – диде.
Менә шул көннән алып кыш, яз, җәй узды. Тагын көз җитте. Ә аның әнисе һаман килми. Кайгыны һәркем үзенчә кичерә: кемдер тышка чыгара, кемдер эчкә йота. Саша да башта үз-үзенә бикләнде. Ни өчен ул монда һәм ни өчен беркемнең дә әти-әнисе килми? Бу сорауга ул җавап таба алмый иде. Әмма вакыт үзенекен итте. Акрынлап Саша үзенә дуслар тапты. Аеруча Русланны якын күрде. Ул бик тә уңышлы гаиләдән иде. Аның якыннары юл һәлакәтендә вафат булганнан соң килгән ул бу йортка. Сашадан дүрт яшькә зур булуга карамастан, алар бер-берсенә якын иде.
Бер көнне алар уен бүлмәсендә икәү генә калды.
– Саша, яңадан әниле буласың киләме? Өеңә кайтасың киләме? – диде кинәт кенә Руслан. Саша өметле карашы белән башын какты.
– Алай булгач, тыңла. Кичә минем тешем төште.
– Шуннан?
– Син кайчан да булса теш феясы хакында ишеткәнең булдымы? Мин аны үзем беркайчан да күргәнем булмады, ә бүләкләрен соңыннан ала идем. Бер вакытны конструктор, икенче тапкыр пультлы машина калдырып китте, – диде һәм, – өйдә яшәгәндә, – дип өстәп куйды.
– Юкчы, булмас!
– Ә менә монысында, әниле булсам, өйгә кайтсам ярар иде, – дип язып мендәр астына тыктым.
– Алып киткәнме соң?
– Әйе, Саша, алган!
Алды шул аны тәрбияче Мария Ивановна. Караватын тәртипләгәндә идәнгә килеп төште ул язу. Теш феясы булып, балаларның вак-төяк теләкләрен гел тормышка ашырып торды. Тик ничек Русланны гаиләле итәргә? Әлегә белми иде.
Бигрәкләр дә бала җанлы апа ул Мария Ивановна. Булдыра алса, һәр ятим баланы өенә алып кайтыр иде. Кичтән йокларга ятканда һәрберсен аналарча башларыннан сыйпап чыга, үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйли. Бүлмәдәге утны сүндергәч тә, чыгып китәргә ашыкмый ул, канатларын җәйгән фәрештә сыман, озаклап басып тора, берәм-сәрәм балалар мышный башлагач кына, аяк очларына басып, үз бүлмәсенә юнәлә. Ул дежур иткән көнне балалар да шат була. «Марьванна! Марьванна!» дип аның янында гына бөтерелеп йөриләр. Аңлый ул, бөтен күңеле белән сизә: балаларга ничек кенә җылы булма, алар әниләрен көтә: усал булсада, эчсә дә, төнлә чыгып китсә дә, үз әниләре кирәк. Усал язмышның ачы дөреслеге бу. Сагыш тулы күзләргә яхшы уенчыклар да, бүләк тотып килеп китүчеләр дә очкын өрә алмый.
***
– Тәк, коллегалар, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Быел да традициябезне бозмыйбыз, хәйрия акцияләрендә актив катнашачакбыз. Безгә Калинники авылындагы картлар һәм 1нче санлы балалар йортлары бүленеп бирелде. Зөлфия Илдаровна, елдагыча сез Карсылу ролендә булырсыз дип ышанам. Оешма җитәкчесенең сүзләрен коллектив тыныч кына кабул итте. Алар бу эшкә күнеккән. Әмма балалар йортында булганнары юк иде әле.
Капчык-капчык уенчыклар, күчтәнәчләр төяп, 20 декабрь көнне алар балалар йортына юнәлде. Инде күптән ятланган сүзләр. Сөйлисе дә, котлыйсы да, бүләкләр тапшырып чыгып китәсе. Тик нигә шул кадәр дулкынлана Зөлфия?!
Барысын да түгәрәк залга җыйдылар. Уртада чыршы, әйләнә-тирәли балалар гөж килә. «Шул кадәр ятим бала!», дип уйлап куйды Зөлфия. Үзен кулга алырга тырышып, шигырьләрен кабатлап чыкты, туып килүче Яңа ел белән котлап, уеннар башлады. Чират балаларга иде. Һәркем үз һөнәрен тәкъдим итте. Биеделәр, җырладылар, күпләр Кыш бабай турында шигырь сөйләде. Азаккы булып Карсылу янына Саша килде.
– Минем шигырь әни турында, – диде ул акрын гына. Барысы да тын калды.
«Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
Әни сүзен таптарга!»
Зөлфиянең йөрәгенә ук кадалгандай булды. Калтыранган куллары белән капчыктагы иң зур машинаны сайлап бирде дә, Сашаны кысып кочаклады. Беравык сагыш тулы күзләр очрашты. Саша аңардан «Тагын килерсеңме?» дип сорый сыман, ә Зөлфия «Килермен» дип җаваплый кебек иде.
Ни булды бу? Зөлфия кайткач та тынычлана алмады. Саша аның уеннан китмәде. Һава төсендәге зәңгәр зур күзләр аны көтәләр иде.
***
– Менә, Людмила Александровна, сез таләп иткән бөтен документларны да җыйдым.
– Зөлфия Иргизова, яхшылап уйлагыз. Сабый – ул песи баласы түгел, теләдем – алдым, ялыктым – ташладым булырга. Биредәге балаларның күңеле болай да китек. Алар язмыш тарафыннан тугач та кимсетелгәннәр. Күбесенең психикасы тайпылышлы. Аңлыйсызмы? Ә Саша – ул бөтенләй үзенчәлекле бала: барысын да күңеленә нык ала, барысы өчен дә кайгыра, әле дә әнисен өзелеп көтә. Бер-берегезгә иләшә алмый, янә китереп бирсәгез, ул моны күтәрә алмас. Ә фантазиягә ничек бай! Язучы, яки рәссам булачак ул.
– Без ирем һәм улыбыз белән җентекле уйладык. Бу – йөрәк кушуы, күңел тартылуы. Аны мин сезгә төгәл генә аңлата да алмыйм. Ходай үзе эшкәртә, күрәсең. Ә әнисе? Әнисе аның кайда?
– Әнисеме? Белмәвегез хәерлерәк булыр. Аңа Саша кирәкми, күңелегез тыныч булсын. Фәхишә ул. Ә хәзер мин Сашаны алып киләм, бүлмәдә генә утырып торыгыз.
– Людмила Александровна, рөхсәт итсәгез, мин үзем барыр идем.
Зур йорт. Күктән кояш елмая. Ә беседкада бер малай белән әнисе журнал карап утыра. Бу Сашаның парлы тәрәзәгә бармаклары белән сызып эшләнгән сурәте иде. Малай Зөлфия апасының килеп басып бер рәсемгә, бер аңа елмаеп каравын сизми торды.
– Улым, ә мин сине алырга килдем. Мәңгегә, мәңгегә. Капка төбендә сине әтиең белән абыең көтә. Риза булырсыңмы?
Саша җавап бирә алмады. Бары муеныннан кысып-кысып кочаклады. Улының кайнар яшьләре Зөлфиянең битеннән акты. Нәфрәт тә, өмет һәм бәхет тә яшьләре иде бу.
Марьванна Зөлфия белән Сашаны күздән югалганчы тәрәзәдән кул болгап, озатып калды. Менә бит ул бәхет! Тагын бер сабый әти-әниле, гаиләле булды! Тагын бер кошчыгы үз оясын тапты. «Бәхетле бул, кошчыгым минем, безне дә онытма», – дип пышылдады ул.
Әнә алар инде капкага якынлаша. Саша бер кулы белән әнисен җитәкләгән, ә икенче кулында ул яраткан әтәч кәнфите иде.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.