Барлык яңалыклар
Иҗат
22 ноябрь 2019, 12:25

«Тамаша» юлын дәвам итә

Күрдем мәдәният йорты сәхнәсе элек-электән халыкны спектакльләр белән рухи яктан баетып, шатландырып, уйландырып, сөендереп торды. Якташыбыз Зинира Атнабаева, Фидан Гафаров, Рәсимә Кәримова кебек артистлар чыгышы аша театрны яратып үстек, алар тудырган образлар аша тәрбия һәм гыйбрәт алдык.

Күрдемлеләр үзләре дә талантлы. Театр конкурсларында катнашып, беренче урыннарга чыккан, җырлы-моңлы, талантлы халык яши монда. Әнгам Атна­ба­ев­ның «Балакайларым» пьесасын сәх­нә­ләштереп, тамашачы залын тутырган «Тамаша» театр сөючеләр төркеме моны тагын бер кат исбатлады. «Театр елы» кысаларында үткән конкурска әзерләнгән бу спектакль хә­зер­ге заманның актуаль темасын чагылдыра. Анда гаилә кыйм­мәте, әти-әни һәм балалар проблемасы күтәрелә.
Хәзинә – гомере намуслы хезмәттә үткән биш бала анасы. Кызлар-кияүләр, уллары-киленнәре кайтуга шатланып тәмле ашлар пешерә, аларның һәрберсенә йөрәк җылысын өләшә. Берүзе генә калса да сынмый, сыгылмый ана. Бу образны Мөршидә Зөфәрова тулысы белән гәүдәләндерде. Күрше карты Балбабай образын 77 яшьлек Фәрит абый Шәехов тудырды. Ул үзенә йөк­ләтелгән рольгә җитди караган. Өлкәннәрнең яшьләргә әйтер сүзен читләтеп кенә бал кортлары тормышы аша чагылдыра. Хәзинәнең олы улы әтисен җыярга кайтырга мөмкинлек тапмаган, ягъни санаторийдә калган Кәшаф ролен бик оста итеп Боргынбаштан Данис Шәм­сиев башкарды. Иренә авыз ачарга да ирек бирмәгән Сәхия ролендәге Гөлшат Гыйндуллина да үз образын тулысы белән ачып салды. Бакчасындагы өч алмагач, алты төп карагаты белән мактанып йөргән Шакир ролендә Фирдәвис Латыйпов басалкы ир һәм аның хәләл җефете Сәкинә ролен башкаручы Гөлназ Шәмсиева иркә хатын-кызны гәүдәләндерде. Нәкъ тормыштагыча. Җизнәсенә гашыйк тоткан Алия образын гәүдәләндерүе бик катлаулы. Гаиләсеннән аерылган хатын тыштан көлә, эч­тән яна. Бу рольне башкаручы Лира Гатауллина да тамашыга үз героинясының уй-кичерешләрен оста җиткерде дияргә мөмкин.
Эльмира Шәйхлисламова гәү­дәләндергән Фәния образында татар хатын-кызларына хас тыйнаклык чагылды. Рифат ролен башкаручы Рамил Әскаров тамашачыны көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте.
Спектакльдә яшьләрнең катнашуы бик сөенечле. Әлфәрит образын Рәшит Тимершин, Зи­ләйлүк ролендә Динара Солтанова үзләренә йөкләтелгән рольне бик матур башкарды. Хә­зинәнең төпчек улы Дамир ролендә Данир Ханов. Тамаша залы аларның чыгышын алкышларга күмде. Ә соңыннан балаларын озатып ялгыз калган ана халәте йөрәкләргә үтеп кереп, һәркемнең күзләрен яшь­ләндерде.
Булдырдыгыз! Әйтергә кирәк, спектакльне сәхнәгә кую бик зур тырышлык, сабырлык та­ләп итә. Барсы да эш кешесе. Монда пешекче, оператор-заправчик, механизатор, нефть чыгару операторлары, шәфкать туташы, электромонтер, слесарь да бар. Репетициягә икенче авылдан йөреп халыкка фәһемле, җыр­лы моңлы спектакль күрсәт­те алар. Финия Сәхипгәрәева һәм Миләүшә Гыйльмуллина оештырган «Тамаша» театр төркеменә уңышлар телибез
Фәрзәнә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: