Барлык яңалыклар
Иҗат
26 ноябрь 2019, 16:30

Барысы да яратудан

Рәсимәнең тормышын кискен үзгәрткән бу танышу көтмәгәндә килеп чыкты. Ул педагогия институты студенткасы, бик тырышып укып йөри, тулай торакта яши. Бервакыт педагогия институты студентлары белән берлектә авыл хуҗалыгы институты студентлары эчтәлекле кичә үткәрделәр. Кичә бик күңелле башланып китте. Башта лекция укылды, аннан соң талантлы яшьләр концерт күрсәтте. Иң күңеллесе җыелып биюләр, төрле уеннар уйнау булды. Җебегән уенында Рәсимә таныш булмаган егет белән парлап татарча биергә тиеш иде.

Тәкъдир, тәкъдир! Кеше тәкъдиренә ни язылса, ул шуларның барысын да күрә дигәнне ишеткәне бар Рәсимәнең. Ул да тәкъдиренә язылганны күрәме икән ни? Анда нәрсә язылганын белеп булмый. Рәсимәнең бар булган мөлкәте кулындагы бала һәм зур гына чемодан. Вокзалда поезд көтеп утырган хатынның битләреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде. Туктарга, җебемәскә, үз-үзеңне кулга алырга кирәк. Кызчыгы күрмәсен. Хәзер елап ни файда? Кызым, шатлыгым, бәхетем минем, җан кисәгем, дип, кызын ныграк күкрәгенә кысты ул. Тиздән поезд килә.Үткәннәр куркыныч төш булып кына калачак. Хәерле генә булсын юлыбыз, дип пышылдады. Ходай Тәгалә күтәрә алмаслык җәзалар бирми, һәркемнең чыдамлыгына карый. Шул сынауларны үтә алдык бугай. Сабырлыгыбыз җитте шикелле. Рәсим белән танышкан кичәне исенә төшерде:
Рәсимәнең тормышын кискен үзгәрткән бу танышу көтмәгәндә килеп чыкты. Ул педагогия институты студенткасы, бик тырышып укып йөри, тулай торакта яши. Бервакыт педагогия институты студентлары белән берлектә авыл хуҗалыгы институты студентлары эчтәлекле кичә үткәрделәр. Кичә бик күңелле башланып китте. Башта лекция укылды, аннан соң талантлы яшьләр концерт күрсәтте. Иң күңеллесе җыелып биюләр, төрле уеннар уйнау булды. Җебегән уенында Рәсимә таныш булмаган егет белән парлап татарча биергә тиеш иде. Биергә Рәсимә булдыра инде ул. Ә менә парлап биергә кемне чакырырга соң әле? Әнә, бер егет аны ашардай булып карап утыра. Күргәне юк бу егетне, авыл хуҗалыгы институтыннан булса кирәк. Чакырабыз үзен биергә.
Гармунчы уйнап җибәрүгә Рәсимә биеп китте. Бөтерелеп килеп, егетне биергә чакырды. Егет тә төшеп калганнардан түгел икән, кызга каршы биергә төште. Рәсимә дәртләнеп, чын күңелдән биеде. Егеттә аннан һич тә калышмады. Аяклар музыка агышына бер булып тыпырдады. Яшьләр аларга сокланып кул чапты. Биюдән дәртләнгән егетнең күзләре яна. Рәсимәнең дә йөзләреннән елмаю китми. Егет кызның нур чәчкән йөзенә карап, кулын сузды
  • Рәсим, – дип үзен таныштырды.
  • Рәсимә, – дип кулын бирде кыз. Икесе дә көлеп җибәрделәр. Кичә беткәнче егет кыз яныннан китмәде. Аннан икәүләшеп кайтырга чыктылар. Урам буйлап акрын гына атлады алар. Озак кына сөйләшеп йөрделәр, яңадан очрашырга сүз куештылар. Егет бик акыллы, тыйнак күренде. Очрашкан саен очрашасы килде. Һәр очрашуны сагынып көтеп алды Рәсимә. Кыскасы, ул гашыйк булды. Гашыйк булу гаҗәеп хис бит ул. Кешене үз кочагына бөтереп алып, утларга, суларга салган хис бит ул. Гаҗәеп халәт. Авылдагы җан атып торган сөйгән яр да онытылды. Күз алдында Рәсим, Рәсим генә. Егет тә тимерне кызуында сукты – тәкъдим ясады. ЗАГСка барып язылышып та кайттылар. Тулай торакта ямьле итеп студент туе үткәрделәр.Үзләренә башка бер бүлмә табып, матур итеп яшәп китте алар.
  • Бала тугач, Рәсим хатынын туган ягына, иң ерак районнарның төпкел авылына кайтарып куйды. Аның әтисе авылда ялгыз яши. Таза, нык, тыныч кына карт. Рәсимнең әнисе үлгәненә дә күп еллар үткән. Биата Рәсимәне, оныгы Гүзәлияне бик җылы каршы алды. Килененә эш кушмады, мал кырына да чыгармады. Сыерын савып, малларның эшен бетереп керә иде. Өс-башын да Рәсимәдән юдырмады. Аны яратып, кызым, дип эндәште. Оныгын бик яратып, кадерләп карады. Мунчасын якты, өен җылы тотты. Рәсимәдә биатайга төрләндереп, тәмле итеп ризыклар пешерде. Өйне чиста тотты, юды, җыештырды. Гүзәлия бик тыныч бала. Исеменә туры килеп бик гүзәл булып күзгә күренеп үсә, тешсез авызын ерып елмая, үзенчә гү-гү килеп йөри башлады. Үсәбез, янәсе.
  • Яз якынлашуга Рәсимә баласын алып, шәһәргә юл тотты.Укуын төгәлләп, дипломлы булу исәбе. Шәһәргә үзенең әнисен бала карарга чакырды. Иртә белән Рәсимә укуына чаба. Бала караулы, укуда артка калмаска, калганнарын да тапшырып бетерергә кирәк. Курсташлары ярдәм итәргә генә тора. Укытучылары да мәрхәмәтле булдылар. Ничек итсә итте, сынауларын үтте Рәсимә. Авырлыкларны җиңеп, диплом алуга иреште. Сөенә-сәенә барысына да рәхмәтләрен укыды. Үзен бик бәхетле итеп санады ул. Әлбәттә бәхетле – ире бар, баласы бар, дипломлы булды. Эше дә булыр. Шатлыклы көннәр кичерде Рәсимә.
    Ир дигәннән, авыл хуҗалыгы институты ятагында яшәгән Рәсим үзен ничектер салкын тотты. Хатыны, баласы яшәгән бүлмәгә килеп йөреде. Баланы яратты. Гүзәлем, Гүзәлем, үземә охшаган, дип сөйде. Күтәреп һавага да алып чыгып йөрде. Әмма ничектер җан җылысы җитмәгәндәй тоелды. Аңлап булмый үзен. Кәефе юк иде Рәсимнең. Укуыннан, имтиханнарның авырлыгыннан зарланды. Укытучыларны сүкте. Яңадан-яңа проблемалар чыгарып кына торды. Шулай да кайтыр вакыт җиткәч, Рәсим хатынын, кечкенә кызын вокзалга кадәр озатып куйды. Кайткач, иркенләп сөйләшербез әле, дип әйтеп калды. Нәрсәне иркенләп сөйләшергә икән? Ләкин ул тиз генә кайтырга ашыкмады. Әле бер сәбәп, әле икенчесен табып кына торды.
    Матур кояшлы көндә Рәсимнең, кайтабыз, дигән хәбәре килде. Рәсимә кая басканын да белми очып кына йөри. Идәннәрне яхшылап юып чыгарды. Сөйгәне чиста идәннәргә генә басып йөресен әле. Ире яраткан шулпалы бәлеш куйды. Камыр ашлары пешерде. Сәгыйтъ карт мунча якты. Чабынырга мәтрүшкәле миллек пешереп куйды. Бик сагынып көттеләр. Исән-сау кайтсын.
    Бу көн Рәсимәнең исенә төшкән саен тәннәре чымырдап, башлары әйләнеп китә. Кичкә таба Рәсим сумкаларын күтәреп бер ят хатын белән килеп керде. Рәсимә аптырап ят хатынга күз салды. Чибәр, күзләре ут кебек янып тора. Кем икән? Ник ияреп килгән иренә? Рәсимә исенә килеп, Рәсимне кочаклап алды. Ире аның кулларын кул башыннан алып, этеп үк җибәрде. Рәсимәнең аяк астында җир убылгандай булды. Хәле бетеп, башы шауларга кереште. Сәгыйть картта агарып, катып калган. Рәсимә таныш бул, минем хатыным Валентина. Әти аның белән таныш. Безнең авыл кызы ул. Әтинең Валяны килен итәсе килмәде. Әти, сиңа яраткан киленең Рәсимә бар. Мин Валентинаны яратам. Яшьтән үк бер-беребезне яратканны беләсең. Рәсимә, аны ташлап сиңа өйләнүем зур хата булды. Гафу ит. Уйлап бетермәгәнмен. Иреннән ишеткән бу сүзләрне Рәсимә бик төшенеп тә җитмәде шикелле.
    • Ә бала? – дип пышылдады ул.
    • Бала хакы, имеш, алимент түләрмен. Тиздән үзебезнең дә бала булачак. Рәсим Валентинага карап елмаеп куйды. Валентина гына мине бәхетле итәчәк, дип өстәп тә куйды.
    • Рәсимә соңыннан белде: Валентина дәү әнисендә үскән, шушы авыл кызы. Татарча татар кызларыннан остарак сөйләшә, теле телгә йокмый. Эх! Баскан урыныңда эреп кенә юкка чыга алсаң икән. Рәсимә тутырып иренә карады, ят хатынга күз төшерде. Нәрсә соң бу дөнья? Кай җире артык соң бу хатынның? Хатын төз басарга тырышып, баласына таба атлады. Гәүдәсе генә төз, бәгыре өзгәләнә, җаны айкала.
      • Без Валентина белән әнисе яшәгән җиргә эшкә китәбез. Саубуллашып, аңлатып китәргә кирәк, дип кенә кайттык. Беркемнән дә курыкмыйбыз, бездә чын мәхәббәт, диде Рәсим
      • Болайда сүнеп барган кояш бөтенләй сүнгән кебек булды. Дөнья караңгылыкка чумды. Ә иртәгә ул тагы тирә-якка нурын сибеп калкачак.
        Нәрсә соң бу? Яраткан ире, сагынып көтеп алган Рәсиме, баласының әтисе, сездән китәм, ди. Нәрсә ишеттем, нәрсә эшләргә, дип Сәгыйть картка карады, карашын Рәсимгә төбәде Рәсимә. Иренең күз карашы салкын иде. Бала, дип, яратмаган кеше белән гомер итмәм, диде, исе китми генә. Рәсимә йөгереп барып баласын кулына алмакчы иде, куллары аны тыңламады, чак баланы төшереп җибәрмәде. Кызын кочаклап караватка ауды. Күз яшьләренә ирек бирде. Ай, елау гына ярдәм итсә. Валентина гына бик тыныч күренә. Ул барысына да әзер иде шикелле. Утырып ашагач, өстәлне җыештырып, савыт-сабаларны юып куйды. Әйтерсең гомер буе шушы йортта яшәгән.
        Дәвамы бар.
        Читайте нас: