Барлык яңалыклар
Иҗат
27 ноябрь 2019, 11:45

Барысы да яратудан...

Фируза Бәдамшина Әнисен җирләргә кайткан Актүтәенә серләрен чиште. Апасы аптырап китте. Рәсимә акылыңа кил. Болай яшәп булмый дөньяда. Яшь гомерең биата карап үтә бит, диде ул. Актүтәй, биата үзе мине карый, дип сүз башлаган иде Рәсимә. Биата да түгел әле ул сиңа, кайткач та документларыңны әзерлә. Минем янга киләсең.

Иртәгә юлга чыгасы, әйдә, Валентина мунчада юынып чыгыйк, дип сөлгеләр карап алды Рәсим
Рәсимә бу вакытта ниләр кичергәнен үзе генә белә. Хыянәтне кичергән кешеләр генә аңласалар аңлыйдыр бу халәтне. Елый-елый иртәнгә таба йоклап киткәндәй булды. Күзләрен ачканда Рәсим белән Валентина китәргә җыеналар иде.Чәй дә эчеп тормыйча, чыгып китте алар.
Көннәр үтә торды. Бу турыда берни сөйләшмәделәр. Рәсимә берничә көннән, мин ни эшлим, кая барыйм, дип елап җибәрде.
  • Әле ничек яшәп ятсак, шулай яшәрбез. Баланы исән-сау үстерергә кирәк. Мин исән чакта беркая да китмисең, дип җаваплады Сәгыйть карт.
Кая барсын инде Рәсимә.Үз әтисе күптән үлде. Әнисе абыйлары белән яши. Балаларына тәрбияче, йортка йозак. Абыйсы белән җиңгәчәсе бик әйбәт кешеләр дә соң. Ул анда бала белән яши алмас. Кул баласы белән кем көтеп тора?
Рәсимә мәктәпкә эшкә башлады. Җәй буе мәктәп бакчасында балалар белән мәш килде. Баласын коляскага утыртып куя да, эшли. Эш белән барысында онытырга тырышты. Рәсимне көтте. Кире кайтыр кебек иде. Ялгыш булды матурым, яратканым, шаярдым гына бит, синнән башка яши алмыйм, бик яратам сезне, сагындым, дип әйтер кебек. Сирәк-мирәк Рәсимнән әтисенә хат килсә дә хатынын да, кызын да сорашмады. Сәлам дә язмады. Соңгы хатында гына, Рәсимә киттеме, дип сораган иде.
Әнисе – сабыр ит балам, сабыр төбе сары алтын, ди торган иде. Табылыр микән, кайда икән ул сары алтын. Мәктәптә эшләү бик ошый Рәсимәгә. Балалар белән күңелдәге бушлык юкка чыккандай була. Баланы Сәгыйть карт белән күрше Флүрә апа карый. Яшь баланы калдырып, ник эшләп йөрим икән, дигән сорауга җавап эзләде. Җавап бик гади һәм ачык иде. Беренчедән, яшәр өчен акча кирәк. Икенчедән, көннәр буе коры җиргә эләккән балык кебек, ары сугылып, бире сугылып әрнеп көн үткәрүләре дә бик авыр. Хыянәтне уйламаска кирәк тә соң. Ничек түзәргә?
Октябрь бәйрәменә мәктәп концер куярга тиеш иде. Күмәк биюгә Рәсимәне дә чакырдылар. Аның оста, җиңел биюен күреп, ялгыз биергә дә сорадылар. Ни эшләп биемәскә әле. Очып-очып, дәртләнеп, барысын онытып биеде.Залдагылар кат-кат чакырып сәхнәгә чыгарды. Ул дулкынланып, өйгә кайтты.Сәгыйть картның гына йөзе ачулы иде. Бала ташлап эшләп йөрүеңә сүзем юк, әмма сәхнәдә сикергәләп йөрүеңә мин каршы, диде ул. Бала елаган икән. Рәсимәгә бу хәл алдагы көннәренә сабак булды. Мәктәптә аның гаилә хәлен беләләр идеме икән, сорашучы булмады. Ул яшь белгеч, биология укытучысы, Сәгыйть абзый килене, улының тормыш иптәше.
Әкренләп вакыт үткән Рәсимәнең авылга кайтуына өч ел тулган. Әнисенең авыруы турында хәбәр килде. Ул әнисе янына кайтып китте. Алар бик ерак иде шул. Әнисен җирләгәч, бөтенләй үзен япа-ялгыз тойды.
Әнисен җирләргә кайткан Актүтәенә серләрен чиште. Апасы аптырап китте. Рәсимә акылыңа кил. Болай яшәп булмый дөньяда. Яшь гомерең биата карап үтә бит, диде ул.
Актүтәй, биата үзе мине карый, дип сүз башлаган иде Рәсимә. Биата да түгел әле ул сиңа, кайткач та документларыңны әзерлә. Минем янга киләсең. Җизнәң вафатын беләсең. Балаларым таралып бетте. Өч бүлмәле фатирда берүзем яшим бит. Танышларым, дус-ишләрем күп, эшкә урнаштырырмын. Балаң үскән инде, үзем карармын. Әзерлән, көтәм, дип ярып салды.
Рәсимә уйга калды. Иренең әтисенә язган хатларында Рәсимә турында бер сүздә юк. Әйтерсең лә, алар беркайчан да бер-берсен белмәгән. Баланы уйламый микән? Быелдан соң монда калмаска, кайда булса да урнашырга ният иткән иде инде. Рәсим белән хатынының парлашып, балалары белән кайтканын көтеп ятмас бит инде. Китәргә кирәк.
Ахыры бар.
Читайте нас: