Барлык яңалыклар
Иҗат
30 ноябрь 2019, 21:40

Фәнис ГАЛЛӘМОВ. Соры бүре белән очрашу

Бүреләр белән миңа өч тапкыр: беренчесендә – бүре балалары hәм ике кабат зур бүреләр белән очрашырга туры килде. Шулар искә төшсә, әле дә тәнем чымырдап китә...

Балачагыбыз Агыйдел елгасы ярында урнашып, урман белән уратып алынган Заготзерно авылында үтте. Аксакаллар сөйләве буенча, сугыш hәм аннан соңгы елларда бүреләрнең йорт хайваннарына hөҗүм итү очраклары еш булган. Ерткычлар авылда үзләрен хуҗаларча иркен тотып, җәза бирүче булмаудан файдаланып, сарык hәм кәҗәләрне рәхәтләнеп “чалып” йөргәннәр. Алдан сөйләшеп куйгандай, “чакырылмаган кунаклар” авылга килеп кергәндә, этләр өрүләреннән туктап, ояларына яки абзарларга кереп качканнар. Ә инде “мәҗлес” тәмамланып, урман кунаклары киткәч кенә, “тревога буенча” бөтен халыкны аякка бастырганнар.
1968 елның кызу җәй уртасында, оста балыкчы булып танылган күрше агай, ничектер ерткычларның оясына тап булып, ике-өч айлык бүре балаларын капчыкка салып өенә алып кайткан. Төртмә теллеләр, әллә кармакка каптырдыңмы бу “маймычларны” дип көлделәр үзеннән. Кайберләре кызыксынып, якын килмичә, бүреләр токымын читтән генә карап тордылар. Кыюраклары исә, ерткычларны кулларына алып, төрлечә әйләндергәләп карадылар. Нишләсеннәр, мескеннәр чинап, тырнашып, тешләрен ыржайтып ырылдап, котылырга тырыштылар. Тарткалашып, күпме иреккә чыгарга азаплансалар да, ычкына алмадылар бахыркайлар. Нәни тоткыннарның алдагы язмышы миңа билгесез. Соңыннан авылда балалары өчен ата-анасы килеп зыян салачак дип сөйләгән сүзләр ишетелде. Бездән зуррак яшьтәге малайлар, балаларын балыкчы кире өннәренә илтеп куйгач, бүре “галиҗәнәпләре” кабат шундый тозакка эләгүдән куркып, авылны урап узачак, дип, безне тынычландырды...
Шушы вакыйгадан соң бүре балаларын кызганып, алар турында гел уйлап йөрдем. Бала күңелем бу сирәк очрый торган вакыйганы үзенә нык сеңдерде. Никтер аларның киләчәге күңелемне борчып җәфалады, бигрәк тә караңгы урамда ялгызым гына калганда, хыялым бүре балалары янына hәрчак әйләнеп кайта иде. Исән-сау үсеп җитеп, чын, тәҗрибәле бүреләргә әверелгәч, балыкчы күршемне юллап табып, аның җан тынычлыгын бозып, юкка кыерсытканы өчен hичшиксез үч алачаклары күңелемне шомландырып куя иде.
Ел фасыллары күктә каядыр ашыгып йөзгән болытлар кебек алышынып торды. Вакыт алга җилде. Алтынчы сыйныфта укып йөргән чаклар. Икенче сменада укыганлыктан, көзге-кышкы айларда дәресләр соң тәмамланып, тышта караңгы төшәргә өлгерә иде. 1969 елның Яңа ел алды көннәрендә ничектер юлга ялгызым чыгарга туры килде. Авылыбызга мәктәптән өч чакрым, җәяүләп басу аркылы үтәргә кирәк. Урман полосасына җитеп килгәндә кар каплап өлгергән юлда кемнеңдер туктап көтеп торуын тоемладым. Болытлар арасыннан саран гына сирпелгән ай яктысында каршымда билгесез сын утырып торган төсле күренә. Берни турында да уйлап өлгермичә алга атлавымны дәвам иттем. Кинәт, куркырга да өлгермичә, баскан урынымда катып калдым. Телефон баганалары арасы чамасы ераклыкта гына, янып торган куздай күзләре белән чын бүре үзе мине тыныч кына күзәтеп, көтеп утыра иде. Нигә бер карауда ук бүре дип уйладым? Чөнки укыган китапларым буенча миңа ерткычларның – мәче, төлке, юлбарыс, шул ук вакытта бүреләрнең дә – күзләре караңгыда янып торуы билгеле иде. Аннары “соры юлбасарлар”ны безнең урманда күрүчеләрнең сөйләве дә хәтеремдә калган. Юлбарыслар безнең якларда яшәми. Төлкеләр исә бүре белән чагыштырганда күпкә вак hәм кешеләрдән курка, якын килми. Этләрнең исә күзләре караңгыда янмый. Шулай булгач, алдымда чын бүре утыруына hич шигем юк! Ул эткә караганда зуррак hәм арткы аякларына утырган хәлдә дә минем буема тәңгәл. Ерткыч кыймылдап та карамыйча, тыныч кына мине күзәтте. Ниhаять, шушы мизгелдә чынлап торып миңа куркыныч янаганын аңладым. Кинәт кенә өстемә эссе су койдылармыни – бөтен тәнем яна башлады! Әллә суыктан, әллә инде урман ерткычының карашынан дер калтырап төштем. Үземә калса, ничек булса да, эчке халәтем, җаным-тәнем белән куркуымны сиздермәскә тырыштым. Аннары, үз-үземне кулга алып, ерткычтан карашымны алмыйча, акрын гына урман полосасына табан юнәлдем. Күзләремне шар ачып, бер секундка да йоммыйча бара торгач, ихтыярсыздан кайнар яшьләр бәреп чыкты. Аннары, ни өчен икәнен үзем дә аңламыйча, мүкәләп кар өемнәренә бата-чума авылга табан юнәлдем. Үзем никтер бүрегә мөрәжәгать итеп, бертуктаусыз сөйләнәм: “Теге вакытта балаларыңа минем зыяным тимәде...” Үз тиңе итеп күрсен өчен, дүрт аяклап, әллә бүрегә охшарга тырышканмынмы, берничек тә аңлата алмыйм... Ерткыч кыймылдап та карамады, шул мизгелдәге кыланышларымнан көлгәндер инде, вәт, булдыра бу адәм баласы, дип. Әллә инде, чынлап та, үзенең туганы сыйфатында кабул иттеме?..
Күпме вакыт үткәндер, hәрхәлдә, мүкәләп авылга килеп кергәнем бүгенгедәй хәтеремдә. Ярый әле урамда караңгы, кеше-фәлән куренми, көндезге яктыда булса, нәрсә уйларга да белмәс иде авылдашлар... Башымнан үткәннәрне өйдәгеләргә сөйләп ишеттергәч, зурлар: “Аллаhы Тәгалә саклаган”, – дип, хәлемне аңларга тырышты. Энекәшләрем исә, минем маҗараларымнан эчләре катып көлде. Берсе явыз бүре булып кылана, икенчесе мин-мескендәй мүкәләп курсәтә: “Шулайдыр шул, дүрт аяклап йөргәч, соры бүренең чын дустына әйләнгәнсең дә куйгансың! Аның белән аулакта күзгә-күз очрашкач, бүре кебек улап та җибәргәнсеңдер әле, мөгаен?”. Туганнарыма карата hич үпкәм юк. Аларның да минем хәлдә калулары мөмкин ич дип кенә уйладым.
Ул төнне көчле хис-тойгылар тәэсиреннән бик озак йоклый алмый яттым. Бүре миңа теге вакытта балаларына зыян салмаган өчен hөҗүм итмәгәндер әле, дип уйладым. Бәлки әлеге “танышым” инде үсеп җиткән шул бүре балаларының берсе булгандыр hәм, мине исемнән танып, үзенең дусты итеп кабул иткәндер, чөнки алар исне хәтерләрендә бик яхшы калдыра, дип фаразладым...
Соры юлбасарларның безнең төбәкне якын итүләрен исбатлаган янә бер вакыйга хәтеремдә саклана. Әтиебез төнге сменада эштә иде. Без, чыр-чу килеп торган ишле бала-чага әниебез карамагында кич үткәрәбез. Зурраклар дәрес әзерли: китап укып, язып-сызып мәш килә. Кечкенәләр пластилиннан төрле җәнлек сыннары әвәли, сурәт төшерә, рәхәтләнеп уйный. Кинәт, йортыбызның тәрәзәләре төбендә генә бүре улаган ачы тавыш ишетелде. Без сискәнеп бер-бербезгә елыштык. Әниебез: “Бүре ич бу! Каян килеп чыккан, бозауга тия күрмәсен!”, – дип, керосин лампасын кабызып (ул вакытларда авылда электр юк иде), ашыгып киенеп, сөйләнә-сөйләнә өй алдына чыгып йөгерде. Без кечкенә бозавыбызны кызганып, бүре ботарламаса гына ярар иде, дип кайгырыштык. Энекәшләр: “Бүре әниебезне дә ашамасмы?” – дип елашты. Үзебез аны коткарырга чыгарга батырчылык итмәдек, кыюлыгыбыз җитмәде. Барыбыз да явыз бүрене куркытырга теләгәндәй тәрәзәләргә ябырылдык. Шунда янә: “У-у-у-у-у-у-у!” – дигән колакка ят авазны ишеткәч, барыбыз бергә бүредән дә яманрак улый башладык...
Безнең шатлыкка әлеге четерекле хәлнең азагы яхшы булды. Соңыннан әтиебез: “Маладис, минем улларым! Кычкырып, хәтта усал бүрене дә куркытканнар!” – дип, безне мактады.
Иртәгесен, таң ату белән, безнең каралтылар янына кызыксынучан малайлар hәм өлкәннәр җыелды. Авылда хәбәр тиз тарала бит ул. Койма буйларын җентекләп тикшереп, төнлә барлыкка килгән яңа эзләрне этләрнеке белән чагыштырып карагач, авыл агайлары, чынлап та, ялгыз бүре “кунакка” килгән дигән нәтиҗә ясады. Барысы да кыю әниебезнең куркусыз гамәлен хуплады.
Ә инде авылның hәвәскәр аучысы Саша агай бүре эзләре белән янәшә тагын бер чит эз барлыгын күреп, аның урман мәчесе – селәүсеннеке (рысь) булуын әйткәч, барысы да шаккатып аптырашта калды. Монысы инде бөтенләй башка, тагы да кызыклырак тарих...
Фәнис ГАЛЛӘМОВ, Дүртөйле районы.
Читайте нас: