Беркөнне күрше Флүрә апаның сүзе барысын да хәл итәргә этәргеч булды. Ул үзенең читтә яшәгән улы Мансурны мактап алҗытты. Күргәне бар ул егетне Рәсимәнең. Бик мактаулы булгач, нигә әлегә кадәр гаиләсе юк. Әллә ул да гаиләсеннән киткән, кем белә аны. Рәсимәгә кирәкме ул кеше?
Йокысыннан уянып та җитмәгән иде әле, өйдә кычкырып сөйләшкән Флүрә тавышына колак салды.
–Рәсимә тормадымени әле? Мансурым кайтты. Рәсимәне кызы белән алып китәм, ди.Син ни уйлыйсың?
–Бик кычкырып сөйләшмик әле, ярык барабан кебек пыр-пыр киләсең. Бала төне буе йончып чыкты, йокласыннар. Мин бер нәрсә дә уйламыйм.
Киленеңне бигрәк яратасың, улыңның хәбәре бармы соң? Озакламый кайта, бөтенләй, бетеп кайта. Валентинасы ташлап кияүгә киткән. –Әстәгфирулла тәүбә. Ничек шулай.
–Менә шулай, белмим инде, Рәсим кайда урнашырга уйлыйдыр. Мин килен белән оныкны беркая да җибәрмим.
–Җибәрмим дип, Мансурга бирәбез, димлик. Өйләнешсеннәр, кайтып йөрерләр. Мансур яшәгән урынын бик мактый. Рәсимәне дә ярата шикелле.
Алар аш бүлмәсенә үттеләр.
Менә ничек икән? Әйтәм Флүрә апа көндә кереп Мансурны мактый. Гүзәлияне дә бик ярата. Рәсимәнең барыр җире булса, үзе алып кала. Флүрә апаның күчтәнәчләре, бүләкләре бердә юкка түгел икән. Начар күрше түгел дә соң. Юк инде. Китәргә булгач, китәргә. Рәсимне дә кайта диләр. Ул кайтканчы китәргә. Рәсимә документларын әзерли башлады. Барысы да тәртиптә.
–Әти, сөйләшик әле, дигәч, Сәгыйть карт сискәнеп китте. Рәсимәгә сораулы карап куйды. Әти – сөйләшик әле, тагын кабатлады Рәсимә. Мин китәргә булдым. Монда башкача яши алмыйм. Рәсим дә кайта икән. Синең яхшылыкларыңны гомергә онытмам. Сине яратучы, хөрмәт итүче мин бар, оныгың үсә. Без сине онытымабыз, ташламабыз. Син безнең өчен әти, дәү әти булып каласың. Картны кочаклап, елап җибәрде. Ничектер үзеннән-үзе җайга салыныр кебек тоела Рәсимәгә. Күңеле шуны көтә.
–Ярар, балам, үзең беләсең. Мин ризалыгымны бирәм. Азагы хәерле булсын. Һәр кешенең үз язмышы. Кайчан кайтсагыз да ишегем ачык. Картның күзеннән мөлдерәп яшь акты. Шулай саубуллашып, юлга чыкты Рәсимә.
Поезд китәргә санаулы гына вакыт калды. Кузгалырга кирәк. Әйберләрен чак күтәреп, утырасы вагон туктардай урынга барып басты. Менә поезд килеп туктады. Күрше вагоннан берничә кеше төште. Алар арасында юл сумкасы тоткан Рәсим дә күренде. Рәсимә куркып, бөрешеп куйды. Ир алар ягына карамады, күрмәде. Ашыга-ашыга автобус тукталышына китте.
Яратты, бик яратты ул Рәсимне. Кыз кешенең йөргән егете булмый тормый. Алар онытылды. Рәсимне яраткан кадәр башка берәүне дә яратмады. Бәлки хәзер дә? Күңеле белән көтте. Тик аның белән бәхетле була алмас инде. Ул Рәсимә белгән Рәсим түгел инде, башка кеше. Бәлки ул белгән Рәсим аның хыялында гына булгандыр. Ул Рәсимәне яратмады микәнни? Ярата белмидер ул, яратса, шушы хәлләр булыр идеме мени? Рәсимә өчен хәзер барыбер. Әйе, яраткан кешең рәнҗетсә, бизәсең икән. Җан бизә. Рәсимәгә ирен шушы вокзалда соңгы тапкыр тагын бер күрәсе булган икән. Күрде. Әрнүләр күпме булды? Күпме күз яшьләре түгелде. Бала әтисез үсә. Язмышмы, тәкъдирме? Рәсимә баласын кочаклап, билгесезлеккә юл алды.